Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Кышкы матурлык

Мин яратам, кышкы табигатьне, Сызылып алсу таңнар атуын. Кичләр житсә, матур алсуланып, Кызыл булып кояш батуын.

Табигать бит сихри көчкә ия,
Аңлатмаслык әйтеп сүз белән.
Бу гүзәллек аңа каян килгән?
Ходай аны үзе тергезгән.
Кышлар җитсә, суык-рәссам ясый
Бер-берсеннән матур рәсемнәр.
Кичә әле «чәчәк-үлән» булса,
Бүген инде агач булганнар.
Мин яратам, кышкы табигатьне,
Сызылып алсу таңнар атуын.
Кичләр житсә, матур алсуланып,
Кызыл булып кояш батуын.


Розалия МӨХӘММӘДИЕВА.

 

«КУ» 08, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев