Логотип Казан Утлары
Бәян

Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)

Мин аның ник сораганын беләм. Без кайтып кергәнче, ут йотып торганын да. – Тәртип, – дим мин, сизелер-сизелмәс кенә баш кагып. Ул да, минем ымны кабул итеп, ирен чите белән генә елмая. Аннан мин әбигә су сибешергә бакчага йөгерәм. Шарик белән бабай икәүләп тузан кубарып якынлашкан җен өерен – көтүне каршыларга урам якка юнәлә.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Урсай

Кибәч әбием белән бабам башта Кызлауда8 яшәгән. Бер кичтә
зур бәхәс кубып, бабайның энесе аларга төп йортны бушатырга
кушкач, әби белән бабай озак уйлап тормаган: дүрт яшь ярымлык
яшь бабайны, өч яшьлек әтине тиз генә торгызып киендергәннәр дә,
булган кадәр әйберләрен чемоданга җыеп, аны аркылыга бау белән
бәйләп, төн уртасында Югары очтагы туганнарга чыгып та киткәннәр.
Аларда ике кич кунган арада Кибәч бабай Кызлауда йорт килешкән,
һәм алар шунда күченеп утырган.
Кибәч бабай ул чакта межага җирләр бүлгән, бригадир булып
эшләгән, әби – колхоз эшендә. Кызлаудагы йортны: «Кечкенә генә
бер бүлмә иде ул», – дип искә ала яшь бабай, әти әллә ни хәтерләми.
Анда аш өстәле, берничә урындык, йоклар өчен сәке булган. Бабай
пич җиткереп кергән.


8 Кызлау (Козловка) – Кибәчтән 3 чакрым ераклыкта урнашкан рус-керәшен авылы, хәзерге вакытта юкка
чыккан авылларга карый.

Тора-бара яңа өйдә, минем булачак урсаем Зоя тугач, урындык-
сәкегә бишек тә өстәлгән. Бабайның уңган кулы белән йорт
иркенәйгән, каралты-кура, бакча барлыкка килгән. Ул Кибәчтә дә,
зурдан кубып, өй торгызырга керешкән.
Гомер буе кешеләргә буралар бурады ул. Җәйләрен безнең утар
эчендә кайчакта берьюлы җидешәр-сигезәр бура кукраеп утыра иде.
Кайсыларын килеп, төяп алып китәләр, ул арада, бер төн эчендә
диюләр төзеп куйган әкияттәге бакыр, көмеш, алтын сарайдай
яңалары калкып чыга тора.
Кибәч белән Кызлау арасы – өч чакрым гына, бабай белән әби
колхоз эшендә булганда, яшь бабай белән әтинең гомере шул ике арада
теркелдәп йөреп узган. Яшь бабай, әтидән яшь ярымга олырак булгач,
күбрәк үз иптәшләре белән уйнаган, ияртеп алып чыккан җирдән
әтине еш кына калдырып киткән. Шулай берсендә, арыш арасында
йөргәндә, әти йоклап китеп, шунда калган. Аны күрше авылларның
берсеннән Кызлау аша Кибәчкә килүче Әминә апа дигән кеше, юл
читеннән күреп, арыш басуы арасына кереп табып алган. «Тукта әле,
Шараларның кечкенә малае түгелме соң бу», – дип, уятып, кап-кара
тузанлы битен кулъяулык белән сөртеп, чырамсыткан да әбиләргә
кайтарып тапшырган.
Ә икенче юлы, яшь бабайлар белән бергә Кибәчтә клубка кино
карарга качып кергән җирдән, әти шулай ук мич артында йоклап
калган. Төн уртасында Кибәчнең авыл клубы яныннан узышлый,
иләүләп бала елаган тавышны ишетеп, кунактан кайтып килгән Кәрпи
Күчи әби: «Син кем баласы?» – дип сораган да, төшенгәч, әби белән
бабайларның тәрәзен барып шакыган. «Начтук, кара әле, бөтен балаң
да өйдәме?» – дигән. Карасалар, яшь бабай белән җәен бездә кунып
йөргән туганнарның балалары сәкедә тәгәрәп йоклап ята, ди, ә әти –
юк. Әтине кара төндә, клубның ватык тәрәзәсеннән кереп алганнар.
Кызлаудагы өй кара күмергә калып янгач, яңадан Кибәчкә күченгән
әби белән бабай. Күрше-күлән малайлар уйнап йөргән җирдән ут
чыгарган да, безнең өйгә дә килеп капкан. «Бик кызу җәй иде ул, –
дип искә ала Кибәч әби, – өйләрнең түбәсе – салам, җарты урам көлгә
калды ул чакта».
«Җанасыз!» дигән сөрәнгә алар басудан Кызлауга йөгереп кайтып
төшкәндә, өйне инде ялкын чорнап алган һәм түшәмнәрне тетеп
төшерә башлаган булган. Яшь бабай да, әти дә, бәхеткә, урамда уйнап
йөреп калган, ә менә бишектәге урсай – имезеп йоклатып калдырган
килеш өйдә. Әби, ике дә уйламый, ут эченә томырылып кереп, үзе
яна-яна, урсайны күтәреп алып чыккан.
Без үскәндә инде Кызлауда беркем дә тормый иде, нигез урыннары
белән ташлар гына бар. Бала-чага анда уйнарга менеп йөрибез.
Кызлауда өрәкләр бар дип куркыталар, безнең аларны бик тә очратасыбыз, күрәсебез килә, әмма алар никтер чыкмый-күренми.
Кызлау, гадәттә, кояш баеганда матур: көтү кайтып, бөтен тирә-юнь
кызылга күмелгәч, алтынга мангандай алагаем ташларга кунаклап,
нурга коенып, Кибәчкә карап утыру – үзе бер хозурлык.
Әби белән зиратка менешли, без Кызлауга еш сугылабыз. Шундагы
олы бер ташка утырып, әби миңа урсайны ничек уттан алып чыгуы
турында сөйли. Мин ул тарихны яттан беләм, әмма барыбер ым да
итми тыңлыйм. Әбигә сораулар да бирәм. Кибәчкә кайтарганда, әни
белән әти миңа кат-кат кисәтеп, әйтеп куйган иде: «Әбиең янында
берүк урсаең турында искә төшермә, кызым, сорашма, сак бул, яме!»
Баштарак мин ул кагыйдәне бик тырышып, җиренә җиткереп
үтәдем-үтәдем, ә берсендә, икәү мунча кергәндә, әби, чем-кара
толымнарын сузып салып, сүтеп тараганда, миңа: «Синнән башка
кемдер җанында Зояны искә алсам, җуаталар, ә миңа җуату кирәкми
бит, кызым... Җә ул бөтенләй булмаган кебек кыланалар, җарый әле,
син бар сөйләшергә...» – дигәч, әни белән әтигә биргән вәгъдәмне
боздым. Һәм әбигә икенче вәгъдә бирдем: без икәү беркайчан да
урсай дөньяда булмаган кебек итеп кыланмыйбыз!
Урсайны ничек җирләгәннәрен мин аермачык хәтерләмим. Венок
тотып, авыл башына кадәр барганымны хәтерлим. Әбинең табутка
чатырдатып ябышканын, аны аннан кулларын каерып, аерып
алганнарын. Дәү түтинең туганым апа белән әнигә: «Начтукны бик
сакларга кирәк инде хәзер, башы китеп шашмаса гына җарар иде,
ярабби...» – дигән сүзләрен. Мине авыл кешеләренең сөеп-сыйпап:
«И бала, урсаеңсыз калдың шул, урсай бит ул гомер-гомергә кирәк,
нишләтәсең инде... Бу кадәр дә Зоя булырсың икән, абау җаным...» –
дип әйткәннәрен...
...Аннары мин нигәдер бик каты арып киттем дә, кинәт кенә
кемнеңдер куенына сыенып, йокыга убылдым.
Мине Кибәч халкы кечкенәдән урамда тотып алып: «Суйган да
каплаган Зоя бу Шараларның кечкенә кызлары, ә кайсыныкы соң
әле бу – Генаныкымы, әллә Коляныкымы?» – дип сөя. Мин инде
кайберләренә кат-кат кабатлаган булсам да, сабыр гына тагын бер
мәртәбә ачыклык кертәм: «Мин – Коляныкы, Генаныкылар – икесе
дә малайлар. Олысы – Руслан, кечесе – Марсель. Истә калдырыгыз!»
Урсай минем күз алдымда гел Казан читендәге өйләре болдырына
йөгереп чыгып: «Луизаны алып килгәннәр, ниһаять! Күрми үләрмен
дип курыкканнарым...» – дип кочагына алган һәм суларга тыным
калмаганчы кысып-кысып сөйгән хәлдә тора.
Ул җәйне без аларда озак кунак булдык. Мин көн дә рәхәтләнеп
аның биек үкчәле матур-матур туфлиләрен, босоножкиларын киеп,
ишегалдын кат-кат әйләндем, яулыкларын, шарфларын урап йөрдем,
блузкаларын, ефәк комбинацияләрен киеп карадым... Алдында
утырып, тирбәлеп, китаплар укыганын тыңладым…

Урсайлар өе каршында бик матур зур күл бар, ул күлдә үрдәкләр
белән казлар чупырдый. Без – Толик җизни белән мин күлгә
аларны ашатырга чыгабыз да, тәпиләрне суга тыгып утырып,
рәхәтләнеп гәпләшәбез. Аннары Толик җизни, урсай тыгыз итеп
үргән чәчләремнән сыпырып: «Урсаең бик өзелеп көтте инде синең
килүеңне, күрми калырмын дип бик курыкты», – ди.
Шул сүзләрдән соң ул берара дәшми утыра.
Мин дә аның уйларын бүлмим.
Мин ул җәемдәге бәхетле-рәхәт көннәрдә олыларның сүзләрне
бик сак сайлап сөйләшкәнен, юктан гына күзләре яшьләнгәнен
сизеп торганга, нәрсәдер бар икәнен шунда ук аңладым. Әмма
сорарга шикләнгәнгә, күбрәк күзәтергә, тыңларга һәм үзем аңларга
тырышырга булдым.
– Бигрәк матур бала инде, үләм! – дип, битләремә, күзләремә,
бармакларыма кадәр үбеп бетереп сөйде ул җәйдә мине урсай.
Аннары болай дип тә өсти. – Мин бит синең урсаең, Луиза, мин сине
карарга, якларга, сакларга тиеш гомер буена... – Шулай ди дә елый.
Аннары көлеп җибәреп, мине кочагына күтәреп, бакчага, күл буена
алып чыгып китә дә әйләндерә-әйләндерә сөя, таганга утыртып,
чырылдатып, күккә кадәр чөеп атындыра.
Әти үз гомерендә ике төш күргән. Шуның беренчесе нәкъ менә
урсайның үлеме алдыннан. Урсай чем-кара чәчләрен, уртада буразна
калдырып тарап, ике толымга үргән. Аннан ул буразна, киңәеп,
сукмакка әверелгән. «Без барыбыз да шул юлдан китеп бардык,
урсаең берүзе Кибәчтә кул болгап, сукмак уртасында басып калды», –
дип сөйли ул төшне әти.
Әти белән урсай кечкенәдән бик якын булып, икәү уйнап, тегү
тегеп, курчаклар бәйләп, чигү чигеп, чишмәдән су ташып, сер
бүлешеп, берегеп үссә дә, шушы төштәге сукмак аларны аерган.
Мин әтидән сорыйм:
– Урсай үлми кала ала идеме?
Ул миңа:
– Юк, кызым, урсаеңның бик тә бәби алып кайтасы килде... Әмма
аның инде бер бөере юк иде, икенчесе дә кибеп беткән... – ди.
Мин аннан:
– Ә бөер нәрсә ул? – дип сорыйм.
Әти әйтә:
– Ул – организмны, аннан аккан канны чистартып тора торган
парлы орган. Бөгәрләнеп яткан яңа туган балага охшаган. Урсаең
кайчандыр бөерләренә салкын тидергән, шуннан алар авырта
башлаган, вакытында дәваларга сизмәгәнбез... Коткарып булмый
торган хәлгә килгән...
Мин урсайның кап-кара булып кипкән ике бөерен төшләремдә күреп саташып бетәм. Менә алар бәләкәй генә ике бәби булып ак
җәймә өстендә ята. Кулларын суза, тыпырчына, кемнедер чакыра.
Аннан бөрешеп, кап-кара булып кибә башлыйлар. Кибеп бетәләр дә
көл булып уалып таралалар...
Көл! Бу бит көл!
Мин кычкырып уянам да, әбидән утны кабызып, юрганны
кайтарып-ачып күрсәтүен сорыйм. Әби тыңлый. Юрган астындагы
җәймәнең ап-ак һәм буш икәнен күргәч, башта ышана алмый карап
торам... Аннан, аның иңнәремне сыйпап, юатып, җилкәмә нидер
пышылдап ятуын тоеп, башта сулкылдап, бераздан тынычланып
йоклап китәм.
Урсай үлгәч, Кибәч әби: «Зоя кабергә мине дә алып китте», – диде.
Ул, зиратка менеп, урсай каберен кочаклап ята, хәтта төнгә калып
кунып та йөри башлагач, бабай әбинең үзен генә зиратка менгерми
хәзер. Мин кайткач, без зиратка әби белән икәү йөрибез.
Менә, Кызлауда ташка утырып, әби миңа урсайның кечкенә чагы
турында сөйли. Аннары, зиратка менгәч, каберен кочаклап ятып: «И
Зоя-а-а-а... Никләр генә Кызлауда җанган җорттан алып чыктым соң
мин сине, барыбер үләсең булган ич... Кечкенә чакта үлгән булсаң,
бу кадәр үкенечле булмас иде...» – дип улый.
Мин аны елый дип әйтә алмыйм, киек кебек улый әби, урсай
каберен тырнап. Аннары, башын күтәрә дә:
– Кызым, бар әле, басудан арыш арасыннан күкчәчәк җыеп кил,
урсаеңа салып калдырырбыз, – ди.
Зиратның үз эчендә дә олаулап үсә инде ул күкчәчәк. Әби мине
чыгарып җибәреп, урсай белән үзе генә калып сөйләшәсе килә –
аңлыйм ла мин.
– Көтү кайтканчы, безгә дә авылга кайтырга кирәк, – дим мин,
әбинең күзләренә озак итеп, керфек тә какмыйча карап торып.
– Кайтабыз, балам, – ди әби. – Кайтабыз!
Мин күкчәчәк җыярга чыгып китәм. Башта биш йөзгә кадәр,
аннары меңгә кадәр саныйм. Урсай турында уйлыйм: ул хәзер кайда
икән? Иисус янындамы? Бәлки Аның әнисе – Изге Кыз Мария
беләндер? Аннары әнинең әле ике яшен дә тутырмый, яшь бала килеш
авырып үлгән Зоя исемле игезәк сеңлесе турында уйлыйм – ул кайда?
Алар урсай белән бергәме? Шикләнеп куям: юктыр, ул бит әнинең
Кибәчкә кияүгә чыгып, Зоя урсай белән туганлашканын белми. Әллә
андагылар барысын да беләме икән?
Ничек кенә булмасын, берсе миңа урсай, берсе җырак түти булырга
тиешле бу ике Зоя да хәзер җирдә түгел. Җирдә булмагач, алар Күктә
булмый кая булсын?!
Мин кабат зиратка кергәндә, әби, елый-елый шешенеп бетсә дә,
инде тынычланган була. Күкчәчәкләрне урсайның кабере өстенә тезеп салам да аның качка беркетелгән, шакмаклы күлмәген киеп төшкән,
күзләре көлеп торучы фотосын кат-кат үбәм. Кулымны туфракка куеп,
иман әйтеп, өч мәртәбә кач ясыйм: «Безне сагынып җатма, урсай, без
сине сагыныйк», – дим9.
Аннан без зираттагы башка кадерле кешеләрнең өсләрен дә, кабер
саен тары ярмасы сибеп, тәберсен итеп10 йөреп чыгабыз. Әби миңа
һәрберсенең тарихын сөйли. Ул авылның караучысыз каберләрен
дә кычыткан белән тигәнәктән утап чыга, кайсыларына озаграк
тукталып, аерым иман укый.
Менә укытучы Сылу апа кабере («И Сылу апа, әрәмнәр генә
булдың, монда җата торган чагыңмыни әле синең!»), менә суга батып
үлгән ике кыз кабере («Әй балакайлар, инде ничә җыл җатасыз,
җаннарыгыз анда күбәләк куып, бер ваемсыз уйнап җөри күрсен!»),
менә билгесез ике айлы кабер («Кызым, менә болар безнең иманга
караган кешеләр булмаса да, үскәч, гел карап, дога укып китә торган
бул, җәме, безне оныттылар дип җатмасыннар, Алла – бер ул!»), менә
ниндидер билгесез кешеләр төнлә үтереп, ашык-пошык, тезләре
чыгып тора торган итеп, Кибәч зиратына ике ир-ат мәете күмелгән
кабер («И-и-и-и, мәндәләрнең хәерсезлеген, имансызлыгын күргән
бичаралар, җазык кырык җылдан соң да беленә ул, сезнең өчен кемнәр
күзеннән кан-җәш агызып җылый икән?.. Ходай караңгы гүрегезне
җакты итсен!..»).
Бу ике мәетне тапкан көнне, Кибәч халкы җыелышып, имәнеп,
әйтер сүз табалмыйча, берара өсләрендә тын торды. «Мондый хәлне
революциядә дә күргән җук ие әле, и Кодрәт, кая бара заманнар...» –
диде авыл картлары. Аннан катгый карар кылды: кемнәр икәнен
эзләп табарга, табу белән туганнарына хәбәр итәргә, ә үзләрен, эзе
табылганчы, болай «мәнсез итеп җаткырмаска», кешечә, ике төрле
доганы да укып, җир куенына иңдерергә. Ике төрле дога – христианча
һәм мөселманча. Бәлки кайсыдыр мөселмандыр...
Болын ягыннан тузан күтәрелеп, инде көтүгә елга аша узарга гына
калганда, без дә әби белән авылга юл тотабыз. Өй каршындагы яшел
уемтыкта икебезне дә (мин аны «безнең болын» дип йөртәм) бабай
һәм койрыгы як-якка өзлексез айкалып торган бәхетле Шарик каршы
ала. Мин килә-килешкә Шарик өстенә менеп атланам, ә ул куанып
һау-һаулый. Мине әле бөтенләй кечкенә чакта үзе дә үсмерлектән
яңа гына чыккан Шарик, атландырып, чишмә буйларына алып төшеп
йөргән дип сөйлиләр.
– Сине аерым җакын итте Шарик-җан, анаң кулында җоклап
китсәң дә, килеп, иснәп-җалап, иминлегеңне тикшереп китә иде, –


9 Зиратта кабер өстендәге туфракка кул белән басып кач ясау һәм иман әйтү йоласы.
10 Тәберсен – кабер өстендә иман укып, ризык калдыру йоласы. Керәшеннәрдә бик борынгы мәҗүсилек
чорларыннан, төрки инанулар вакытыннан калган дип исәпләнә. «Тәберсен» сүзенең борынгы мәгънәсе
«Тәңре бирсен» булган дип фаразлана. Йола шулай ук үрәнхәй (Тыва җирлеге), Абакан (Енисей)
төркиләрендә сакланып калган.

дип сөйли Кибәч әби, көлә-көлә. – Аннан инде авыл буйлап, өстендә
генә атландырып җөретте, җаныңа бер чит кешене дә китерми, ике
ал аягы белән кочаклап кына тора ие үзеңне...
– Кайттыгызмы, кызым? – ди Кибәч бабай миңа йомшак итеп
кенә. – Шөкер... Тәртипме?
Мин аның ник сораганын беләм. Без кайтып кергәнче, ут йотып
торганын да.
– Тәртип, – дим мин, сизелер-сизелмәс кенә баш кагып.
Ул да, минем ымны кабул итеп, ирен чите белән генә елмая.
Аннан мин әбигә су сибешергә бакчага йөгерәм.
Шарик белән бабай икәүләп тузан кубарып якынлашкан җен өерен –
көтүне каршыларга урам якка юнәлә.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев