Логотип Казан Утлары
Кардәш халыклар әдәбиятыннан

«Мин сөямен сине!» – дип әйттем дә таңга...

Кичен дә, көндез дә бер тавыш колакта. Таңыбыз да балкый, күр, әнә еракта... «Мин сөямен сине», – диеп әйтче миңа.

«Мин сөямен сине!» – дип әйттем дә таңга,
Җырларын, җылысын мул сипте ул миңа.
Ягымлы бер тавыш ишетте колагым:
«Мин сөямен сине», – диде таң. Куандым.
«Мин сөямен сине», – дип әйттем елгага...
«Мин сөямен сине», – дип акты елга да.
«Мин сөямен сине», – дип әйттем агачка,
«Мин сөямен...» – дип чайкалды агач та.
Кычкырдым кыяга: «Мин сине сөямен!»
Кайтаваз ишеттем: «Сөямен... сөямен...»
«Мин сөямен...» – дидем, пышылдап җилләргә.
«Мин сөямен сине...» – дип исте җилләр дә.
«Мин сөямен сине», – дип әйтәмен сиңа. –
Җавап юк шул миңа, җавап юк шул миңа...
Мин түгел кинәле, мин түгел үпкәчел –
Син генә тик миңа ул сүзне әйтмәүче.
Бу якты тавышны үзәндә, тауларда,
Ишеттем күп язлар эңгердә, таңнарда.
Шаулады елга да: «Яратам мин сине!»
Көйләде агач та: «Яратам мин сине!»
Яңгыратты кыя: «Яратам мин сине!»
Назлады, сыйпады, юатты җил мине...
Кичен дә, көндез дә бер тавыш колакта.
Таңыбыз да балкый, күр, әнә еракта...
«Мин сөямен сине», – диеп әйтче миңа.

А б д у л л а х
Б е г и е в

Сания ӘХМӘТҖАНОВА тәрҗемәсе

 

«КУ» 08, 2025

Фото: Raphael ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев