Логотип Казан Утлары
Әдәби берләшмәләрдә

Кайтмас инде

Туган ягым калган якта Алсуланып таңнар ата.

Туган ягым калган якта
Алсуланып таңнар ата.
Шул алсулык күңелемдә
Моңсу хатирә уята.
Ул хатирә әни булып
Калка күңел түремдә,
Ачык йөзле газиз әнием
Исәндер күк... бүген дә.
Чишмәгә дип килгән җирдән,
Каш өстенә куеп кулын,
Болын юлларына карап,
Көтә сыман үзенең кызын.
Ә күзләре элеккечә,
Зәңгәр күктәй һәм сагышлы.
«Кызым» диеп бер дәшүе
Шул кадәр җанга ятышлы.
Юксындыра йомшак кулы,
Тәмле чәе, чәй-ашлары,
Тыелып кына көлүләре,
Хәтта кигән киемнәре,
Салмак басып атлавы...
Шунда кинәт
Чәнчеп куя йөрәк:
«Кайтмавы бу,
Мәңге кайтмавы!..»

Сөмбелә ИБРАҺИМОВА

"КУ" 11, 2021

Фото: raphaelai.org

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев