Каюм Насыйриның рус телен өйрәтү алымнары
Рус телен укытуда ул мәдрәсә каршындагы рус классларына өстенлек биргән, ә методик җәһәттән тел өйрәтүнең башлангыч чорында уку материалын аңлату коралы итеп туган телне актив куллану яклы булган.
Рус телен өйрәтү методикасын эшләгәндә, Насыйри русларның педагогика
фәне классигы К.Д.Ушинский хезмәтләренә таяна. Үзенең «Туган тел» (1861)
дигән концептуаль мәкаләсендә К.Д.Ушинский рус кешесенә чит тел өйрәтүнең
дүрт максатын күрсәтә: беренчесе – телен өйрәнә торган халыкның әдәбияты
белән таныштыру; икенчесе – акылның логик үсешенә этәргеч бирү: чөнки теләсә
кайсы телне өйрәнү – акылны тәртиптә тоту өчен иң үтемле чара; өченчесе – телен
өйрәнә торган халык вәкилләре белән телдән яки язмача аралашу мөмкинлеге
бирү; дүртенчесе – шул ук телдә сөйләшә торган якташлар белән аралашу һәм
язышу ихтыяҗын канәгатьләндерү (Ушинский К.Д. Родное слово // Ушинский К.Д.
Избранные педагогические произведения. М., 1968 С.334).
К.Насыйриның карашлары аның да максат-бурычларын ачык күрсәтеп
тора. Татарларның күпчелеге дәүләт телен белмәү сәбәпле, Насыйри рус телен
өйрәтүнең иҗтимагый һәм социаль ягына басым ясый. Ул иң элек туган телне
белү кирәклеген билгеләп үтә, туган телнең чит телләрне, шул исәптән гарәп
телен үзләштерү өчен нигез булуын ассызыклый, туган телне үзләштергәч кенә,
чит телне өйрәнә башларга киңәш итә. Рус теленең милләттәшләре өчен рәсми
дәүләт теле икәнен, аны белү хакимият структураларына мөрәҗәгать итү һәм
аралашу ихтыяҗына җавап бирүен искәртә.
Насыйри рус мәдәниятенә тирән ихтирам белән караган, рус интеллигенциясе
вәкилләре белән дустанә мөнәсәбәтләрдә булган. Бу аралашуларны мәгърифәтче
белемен арттыру һәм дөньяга карашын киңәйтү өчен дә, дөньяви белемнәрне
милләттәшләре арасында популярлаштыру максатыннан да файдаланган.
1901 елда Миргазиз Укмасыйга Насыйри мондый киңәш бирә: «Безнең Ватаныбыз
руслар белән бергә, аларда гыйлем зур, без файдалана белмибез, мәдрәсәләрдә рус
теле булмау – зур кимчелек... Русча укырга тырыш, кирәкле белем шунда, энем»
(Миргазиз Укмасый. Каюм абзый Насыйри // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи
һәм документаль-биографик җыентык/ төз. Р.Ф.Исламов. Казан, 2017. Б.512).
К.Насыйриның рус телендә дөнья күргән мәкаләләре рус җәмәгатьчелеген татар
халкының рухи мәдәнияте белән таныштыру максатында язылган, шул рәвешле
мәгърифәтче мәдәниятләр аралашуының нигез ташларын салган.
Икенче мөһим максатны Насыйри рус теле аша Европаның, шул исәптән
Россиянең фәнни һәм техник казанышларын туган халкы үсеше өчен файдалануда
күргән. Моннан тыш, ул рус телен рус халкы вәкилләре белән аралашу чарасы
буларак куллануны мөһим санаган. Мондый аралашуның социаль нигезен
татарлар һәм русларның тарихи рәвештә күрше яшәвендә дип исәпләгән: «Россия
кешесе мөселманнар белән бер җирдә торган һәм бер җирдә үскән, бер икмәкне
ашап үскәнлекләре сәбәпле, бу ике халык бер-берсенең гадәтен вә мөгаләмәсен
яхшы беләләр» (Насыйри К. Казан шәһәрендә мөселман балалары русча укый
торган мәдрәсәнең ибтидасы // Насыйри К. Сайланма әсәрләр. Ике томда.
Беренче том. Казан, 1874. Б.55). Аныңча, диннәрнең төрле булуы һәм башка
идеологик факторлар ике халык арасындагы тыгыз мөнәсәбәтләргә комачау
итәргә тиеш түгел: дин – һәркемнең шәхси эше, мөселманнарның башка диндәге
кешеләр белән аралашуына каршы килми. «Кеше белән әңгәмә корганда, –
дип яза мәгърифәтче, – аның диненә түгел, ә акылына игътибар ит, чөнки дин сиңа түгел, аңа кирәк, ә акыл – сиңа да, аңа да кирәк» (Абдуллин Я.А. Татарская
просветительская мысль (Социальная природа и основные проблемы). Казань,
1976. С.233). Бер үк вакытта Насыйри үз кавеме вәкилләренең этник һәм
конфессиональ үзаңын һәм бөтенлеген саклауны беренче урынга куя, татар һәм рус
халыклары арасында толерант мөнәсәбәтләр булырга тиеш дигән фикер уздыра.
Насыйри текстларында татарларга рус телен өйрәтү методикасына караган
кайбер фикерләр урын алган. Шуларга күзәтү ясап, безне кызыксындырган
методика мәсьәләләренә ачыклык кертергә тырышып карыйк.
Насыйри яшәгән заманда чит тел өйрәтүдә төп ысул дип тәрҗемә итү
исәпләнгән. Ул исә ике юнәлештә тормышка ашырылган: грамматик (басым
грамматиканы өйрәнүгә ясала) һәм текстларны укып тәрҗемә кылу.
Беренче юнәлеш тарафдарлары урта мәктәптә чит тел өйрәнүнең максаты –
грамматик күнегүләр ярдәмендә укучының логик фикерләү дәрәҗәсен үстерә
торган гомуми белем бирү дип санаганнар. Грамматика «акыл өчен гимнастика»
сыйфатында, шулай ук текстларны яхшырак аңлау өчен өйрәнелгән. В.В.Радлов
«Грамматика русского языка, составленная для татар Восточной России. Часть 1.
Этимология» (1873) дәреслеген төзегәндә, нәкъ шушы методиканы куллана.
Тәрҗемә ысулының икенче юнәлеше, инде әйтелгәнчә, текстлар укуны
һәм аларны туган телгә әйләндерүне күздә тота. Моның өчен дәреслекләр
белән беррәттән хрестоматияләр дә кулланыла. «Мондый китапларга очраклы
мәзәкләрдән һәм әдәби әсәрләрдән өзекләрдән алып тирән мәгънә салынган
борынгы текстлар һәм Европа әдәбияты үрнәкләренә кадәр тупланган, алар
укучыларны өйрәнелә торган телдә сөйләшүче ил халкы, аның мәдәнияте,
көнкүреше, йолалары һәм рухи кыйммәтләре белән таныштырырга тиеш булалар.
Хрестоматиягә кергән культурологик эчтәлекле текстлар балаларны укытуга,
тәрбияләүгә һәм фикерләрен үстерүгә юнәлтелгән» (Закирова Л.Н. Василий
Васильевич Радлов: казанский период деятельности: Монография. Казань, 2013.
С.15). В.В.Радловның «Первая книга для чтения» (1874) китабы шушы методика
нигезләнеп әзерләнгән.
Казан рухани семинариясендә эшләгәндә, Насыйри тәрҗемә ысулының
ике юнәлешен дә уңышлы кулланган. Бер үк вакытта татар телен укытучы
практикант буларак, ул текстларны тәрҗемә итеп укытуга аерым игътибар
биргән. Тел өйрәтүнең шушы методикасын кулланып, Насыйри «Буш вакыт»
исемле хрестоматия әзерли һәм рус телендә «Поверья и обряды казанских татар,
образовавшиеся мимо влияния на жизнь их суннитского магометанства» (1867)
дигән мәкалә яза. Шул рәвешле Тау ягы татар авылларында экспедицияләрдә
йөргәндә җыйнаган фольклор материалларын да уңышлы файдалана.
Халык мәгариф министрының 1873 елның 24 февраль боерыгы нигезендә
Казан уку-укыту округының татар, башкорт һәм казакъ мәктәпләре инспекторы
В.В.Радлов 6 айга чит илгә командировкага җибәрелә. Аннан кайткач, инспектор
көнбатыш Европа галимнәре Г.Оллендорф, А.Лувье һ.б. укыту концепцияләре
белән мавыгып китә. Алар укытуда дәрес темасына кагылышлы картиналар һәм
төрле иллюстрацияләр куллануга өстенлек биргәннәр. Милли мәктәптә рус телен
укыту методикасын камилләштерергә омтылып, инспектор «Учебник немецкого
языка по методу Лувье» (1872), «Разговорные уроки по картинам Винкельмана»
(1878), «Материалы для разговорных уроков и способы наглядного обучения
в инородческих школах» (1878) дәреслекләрен яза (Закирова Л.Н. Василий
Васильевич Радлов: казанский период деятельности. С.80, 81, 83).
Насыйри исә чит тел укытуда Россиядә тупланган тәҗрибәдән читкә тайпылмау
яклы була. Өстәвенә, бу чорда дәресләрдә рәсемнәр куллану мөселманнарга
православие иконаларын хәтерләтә, ислам динендә тере җан ияләре сурәтләрен карау тыелганлыкны да онытмаска кирәк (Насыйри К. Казан шәһәрендә мөселман
балалары русча укый торган мәдрәсәнең ибтидасы // Насыйри К. Сайланма
әсәрләр. Ике томда. Беренче том. Казан, 1874. Б.53).
Замандашлары истәлекләрендә Насыйриның өй мәктәбендә рус телен өйрәтү
методикасы турында кайбер хатирәләр сакланган. Рус хәрефләрен ул төсле
кәгазьләргә төшерә торган булган: кызыл кәгазьгә – «А» хәрефен, яшелгә – «Б»ны
һ.б. Ул хәрефләрне язарга һәм аларны төрле китаплардагы текстлардан табарга
өйрәткән. Истә калдыру өчен хәрефләрне укучыларның күзләрен йомдырып
яздырган; аннан соң аларны кушып укырга кушкан (Әхмәт Хөсәенов. Каюм
Насыйри турында кайбер истәлекләр // Каюм Насыйри: Әдәби-тарихи һәм
документаль-биографик җыентык. Б.505).
Насыйриның татар һәм рус телләренә өйрәтү буенча беренче әсбабы «Краткая
татарская грамматика, изложенная в примерах = Нәхү китабы. Русча өйрәнүче
мөселман егетләре өчен вә һәм татарча өйрәнүче рус егетләре өчен тәсниф
кыйлынды» (1860). Хезмәттә беренче тапкыр татар һәм рус телләренең сузык
авазлары чагыштырыла. Насыйри теоретик характердагы кереш сүзендә татар
теленең килеп чыгыш турында да фикер йөртә.
1878 елда Насыйри «Татарча-русча лөгать китабы»н бастырып чыгара, ул
аны 1859 елда төзи башлаган була. Казан рухани семинариясен тәмамлаган
П.П.Масловский Н.И.Ильминскийга «хезмәт сөючән Насыйриның» әлеге сүзлеген
бастырып чыгарырга киңәш итә (Харлампович К. П.П.Масловский и его переписка с
Н.И.Ильминским // Известия Общества археологии, истории и этнографии. 1907.
Т. XXIII. Вып.2. С.94). Насыйри үзенең укыту-педагогик эшчәнлеге дәвамында
терминнарның лексик составын төгәлләштереп, тулыландырып торган.
120 битлек «Татарча-русча лөгать китабы»на 2923 сүз кергән. Хәзерге заманда
1500–3000 сүз белү теге яки бу телдә иркен аралашу өчен кулай санала. Белгечләр
фикеренчә, Насыйри үзенең сүзлегенә тел өйрәнер өчен җитәрлек сандагы сүз
урнаштырган (Юсупова А.Ш. Двуязычная лексикография татарского языка
XIX века. Казань, 2008. С.98-99).
Егерме еллык педагогик тәҗрибәсенә таянып, автор биредә татарларга рус
телен чит тел буларак өйрәтү методикасы хакында фикерләре белән уртаклашкан.
Иң элек Насыйри рус телен кече яшьтән өйрәнә башларга киңәш иткән, чөнки
17–20 яшькә теләсә кайсы телне үзләштерү кыенлаша: яшь барган саен кеше чит
телне авыррак истә калдыра дип ассызыклаган. Моның өчен бик нык тырышып,
күнегүләрне телдән кабатларга кирәк. Насыйри аңлап тыңлау (аудирование)
принцибын тәкъдим итә. Аның фикеренчә, У-О-А сузык авазлары, шулай ук
Ы-ның үзенчәлекләрен балалар төгәл ишетә, моңа аларның теле тиз күнегә.
Рус телен үзләштерү һәм аның бөтен төгәллегендә әдәби чагылышын, бик
нечкә төсмерләрен һәм үзенчәлекләре байлыгын куллану өчен ким дигәндә
10–15 мең сүз белергә кирәклеген искәртеп, Насыйри аларны истә калдырганда
аз-азлап, эзлеклелек принцибына таянырга өндәгән. Күп сүзне истә калдыру – тел
өйрәнгәндә иң авыры һәм иң мөһиме дип санаган Насыйри болай яза: «Иң элек
телнең аерым сүзләрен күп белергә кирәк. Иң авыр булганы да шушыдыр. Күп
тәҗрибәләрдән мәгълүм ки, сүзләрне күп белмәсәң, сөйләшергә яки язарга сүз
кайдан аласың. Ун мең сүзне берьюлы белер хәл юк. Сүзләрне берәм-берәм ятлап,
һәрбер ишеткән сүзне исеңдә тотып, берәм-берәм зиһен тубалына тутырырга
кирәк. Моның мисалы шундый: берәү, бер чиләк алып, урманга җиләк җыярга
бара. Иң элек, урман авызына кергәч, чиләгенә бер җиләк өзеп сала. Шулай
кичкә чаклы йөреп, чиләген тутыра». Шул рәвешле, Насыйри укучыларга рус
теле грамматикасын яхшылап өйрәнергә киңәш итә (Насыйри К. «Татарча-русча
лөгать»тән // Каюм Насыйри. Сайланма әсәрләр. Ике томда. Беренче том. Казан,
1974. Б.36). Икенче мөһим шарт итеп Насыйри авазларның ясалыш урыннарын
белүне атый.
Өченче шарт – рус теленең морфологиясен һәм синтаксисын белү. «...ике
юллык адрес яза башласаң да, ничә төрле кагыйдә белергә кирәк. «Бер-ике ай
укыйсы иде, адрес һәм телеграмма язарлык кадәр белсәм, ярар иде», – дип укый
башлыйлар. Моның белән һичбер нәрсәгә ирешеп булмый. Элек кайсы тел булса
да, бер телнең грамматикасын белергә кирәк. Шуңа чагыштырып, рус теленең
кагыйдәләрен тиз төшенерсең» дип ассызыклый Насыйри (Насыйри К. «Татарча-
русча лөгать»тән. Б.36-37).
Дүртенче шарт – рус теленең үзенчәлекләрен исәпкә алу. Насыйри
«...рус телендә фигыльләр күбесенчә бәйлекләр ярдәме белән ясала. Бәйлекләр,
һәркайсы фигыльгә ялганып, төрле мәгънәләр бирәләр» дип билгеләп үтә. Ул
рус грамматикаларында бу хакта аз язылуны, чөнки ул китапларның руслар өчен
төзелүен искәртә. Ә татарлар мондый күренешләр белән беренче тапкыр очраша,
һәм шуңа телдәге мондый яңа билгеләрне зур кыенлык белән кабул итәләр. Димәк,
туган телнең үзенчәлекләрен истә тотып, татар балалары өчен махсус рус теле
әсбаплары булдыру зарур. Насыйри укучыларга рус теле грамматикасын яхшылап
өйрәнергә киңәш итә (Насыйри К. «Татарча-русча лөгать»тән. Б.37).
Насыйриның татарларга рус телен өйрәтү буенча хезмәтләр язуына һәм
аларны тиз арада нәшер итүенә дәүләт сәясәте дә йогынты ясамый түгел.
Билгеләп үтелгәнчә, Мәхкәмәи Шәргыя округына кергән төбәкләрдә мулла
вазифасына кандидатлар өчен рус теленнән имтихан бирү турындагы 1888 елның
16 июль законы 1891 елны юридик көченә керә. Диния нәзарәте утырышчысы
(казый) вазифасына кандидатлар – гимназиянең дүрт сыйныфы яки Казан
татар укытучылар мәктәбе, яисә өяз, шәһәрләрнең ике сыйныфлы башлангыч
училищелары курсы күләмендә; шәһәрләрдә ахун һәм хатыйп вазифасын биләргә
теләүчеләр бер сыйныфлы халык училищесы курсы программасы буенча имтихан
тотарга; авыл җирлегендә мулла вазифасына кандидатлар «рус сөйләм теле»н
белүләре турында өяз училищелары советының таныклыгын күрсәтергә тиеш
була (Полное собрание законов Российской империи. Собр. 3-е. Т.8. №5419).
1888–1890 елларда мөселманнар арасында күзәтелгән төрле тынгысызлыклар
һәм аларның империя хакимиятенә күпсанлы петицияләр бирүе сәбәпле, хөкүмәт
яңартылган кагыйдәләр эшли, алар 1890 елның 11 октябрь канунында чагылыш
таба (Полное собрание законов Российской империи. Собр. 3-е. Т.10. №7120). Яңа
канун 1891 елдан башлап Мәхкәмәи шәргыя әгъзаларыннан рус телендә укый-яза
белүне таләп итә, 1896 елдан башлап алардан шәһәр училищеларында курслар
тәмамлау турында таныклык соралачагын билгели. Авыл муллалары дәүләт
телендә сөйләшә һәм яза белергә тиеш. Яңа кагыйдәләр 21 губернада, 4 өлкәдә
һәм Эчке Бүкәй Урдасында тарала. Оренбург казаклар гаскәренең атаманы үтенече
белән, аларда муллалыкка кандидатларга таләпләр авыл муллаларыныкы белән
тигезләштерелә – русча сөйләшә һәм укый белгәнеңне исбатларга гына кирәк була.
Ә Урал белән Себер казаклар гаскәрләрендә, шәһәр ахуннары белән хатыйплардан
таләп иткән кебек, рус телен бер класслы училище дәрәҗәсендә белү сорала.
Яңа иҗтимагый вазгыять йогынтысында Насыйри 1889 елда «Русская азбука
для первоначального чтения в русском языке» (24 бит) уку әсбабын яза, анда
эзлекле рәвештә татар теле нигезендә рус теленә өйрәтү өчен 49 дәрес урнаштыра.
Беренче дәрес рус алфавиты белән таныштыруга багышлана. 2-3 нче дәресләр
язмача баш һәм юл хәрефләре белән таныштыра. Дүртенче дәрестән иҗеккә
күчелә. Биредә бер үк тартык аваз бөтен сузыклар белән, бер үк сузык бөтен
тартыклар белән бирелә (4–9 дәресләр). Унынчы дәрес иҗекләр тезмәсен аңлата,
ә унберенче дәрестән тулы сүзләр килеп керә; башта ике иҗекле, аннан соң күп иҗекле сүзләр бер үк вакытта татарча транскрипциядә китерелә (12–18 дәресләр).
Бу сүзләрдә рус алфавитының бөтен авазлары да эзлекле рәвештә колачлана.
19, 20, 21 дәресләр татарча транскрипциясез генә гади рус сүзләре белән
таныштыра; аннан соң укучы русча җөмләләрне татарча транскрипциясез укуга
күчә (22–28 дәресләр); ә 29–49 дәресләрдә рус телендә уку өчен әхлак тәрбиясе
бирә торган катлаулырак текстлар китерелә.
Я.И.Ханбиков фикеренчә, телне башлап өйрәнү өчен бу система бик үк туры
килеп бетми. Шулай да биредә алфавитлар арасындагы аермаларны һәм китапның
мондый уку әсбабы төзүдә беренче тәҗрибә икәнен исәпкә алырга кирәк. Шуңа да
Насыйри хаклы рәвештә өстәмә алымнар – укытуны җиңеләйтү өчен транскрипция
кертеп җибәргән (Ханбиков Я.И. Из истории педагогической мысли татарского
народа. С.192).
1891 елда Насыйри «Образец русско-татарской грамматики по методу арабской
грамматики» дигән уку әсбабын нәшер итә, ул татарларга рус грамматикасын
өйрәтү өчен эшләнә. Автор, берничә рус теле грамматикасын татар теленә
тәрҗемә итеп, материалны гарәп теле синтаксисы кагыйдәләре буенча төзи, китап
мәдрәсә шәкертләре өчен бик кулай килеп чыга. Материалның гади итеп бирелүе
нәтиҗәсендә, аның ярдәмендә рус телен мөстәкыйль рәвештә дә өйрәнеп була.
Яңа басма белән танышкач, И.Гаспринский шунда ук аның муллалар өчен
төзелгән булуын абайлап ала һәм гарәп грамматикасын белгән кешеләргә рус телен
өйрәнү өчен менә дигән кулланма булып хезмәт итәчәк ди (Модернизационные
процессы в татарско-мусульманском сообществе в 1880-е – 1905 гг.: документы
и материалы / Сост. И.К.Загидуллин, Н.С.Хамитбаева, Л.Ф.Байбулатова,
Х.З.Багаутдинова; под ред. И.К.Загидуллина. Казань, 2014. С.62).
«Рус хөлүф һиҗасе вә үзрә мөрәттип лөгать китабы»ның («Рус телендә кулланыла
торган чит телдән кергән фәнни терминнарның русча-татарча сүзлеге», 264 битлек)
1892 елда басылып чыгуында да 1888 елның 16 июль кануны билгеле бер роль
уйный. Сүзлекнең рус телен өйрәнә торган татарлар өчен белешмәлек форматында
төзелүе һәм рухани вазифа биләргә әзерләнә торган шәкертләргә рус телен үзләштерү
өчен тәгаенләнүе очраклы түгел. Милли театрга нигез салачак Г.Камал 1893–1900
елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыганда, шәһәр театрында караган «Садко»
спектакленең мәгънәсен аңлар өчен бу әсәрнең текстын К.Насыйри сүзлеге
ярдәмендә тәрҗемә итүен теркәп куя (Камал Г. Яза башлавымның тарихы // Камал
Г. Сайланма әсәрләр. Өч томда. 3 т. Казан, 1981. Б.305).
Насыйри сүзлеге озак вакытларга рус һәм татар телләре хакында кирәкле
белешмә материаллар туплап, чагыштыру юлы белән төзелгән бердәнбер
лексикографик хезмәт булып кала. Сүзлекнең керешендә Насыйри бу хезмәтенең
35 еллык укыту эшчәнлеге нәтиҗәсе булуын искәртә. Биредә, күрәсең, мәгърифәтче
сүзлек төзүне генә түгел, ә озак еллар буена татар балаларына рус телен укыту
эшчәнлеген дә күздә тота. Сүзлекнең 1904 һәм 1911 елларда кабат бастырылуы
укучы татар яшьләре арасында аңа ихтыяҗ булу турында сөйли (Батыршина Г.Г.
Каюм Насыйриның лексикографик эшчәнлеге. Казан, 2007. Б.47, 137).
Шул рәвешле, Каюм Насыйрины татарларга рус телен чит тел буларак татар
теленең фәнни нигезләрен һәм үзенчәлекләрен исәпкә алып укытуда үзенең
концепциясен булдырган беренче методист дип шикләнмичә әйтергә мөмкин.
Рус телен укытуда ул мәдрәсә каршындагы рус классларына өстенлек биргән,
ә методик җәһәттән тел өйрәтүнең башлангыч чорында уку материалын аңлату
коралы итеп туган телне актив куллану яклы булган.
«КУ» 08, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев