Әдәби берләшмәләрдә
Кайтсаң иде
Томан сарган җирне, күкне... Күрә алмыйм туган ягымны. Бер сагышлы халәт били – Әти җаным, сине сагындым.
Томан сарган җирне, күкне...
Күрә алмыйм туган ягымны.
Бер сагышлы халәт били –
Әти җаным, сине сагындым.
Мартның шушы соңгы көне
Кылын тарта нечкә күңелнең.
Туган көнең белән котлап,
Кочаклыйсы килә үзеңне.
Матур сүзләр, кадер-хөрмәт
Исән чакта, беләм, аз булган...
Кичер диеп, сиңа талпынам –
Араларны бүлгән ак томан.
Тормыш агышын үзгәртеп
Булса әгәр серле көч белән,
Дәшәр идем: «Кайт дип, әтием,
Туган көнгә һәр ел яз белән!»
Сөмбелә ИБРАҺИМОВА.
«КУ» 08, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: шигърият
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев