Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җиләклектә

Яңгыр явып җирен дымландырган, Таң җилләре сыйпап үстергән, Чәчәгенә кунып күбәләкләр, Бал кортлары яшәр көч биргән...

Җәен ямьле җылы көннәр җиткәч
Аланнарда җиләк өлгерә.
Кызарышып пешкән җиләкләрне
Иренмичә җыеп йөр генә.
Яңгыр явып җирен дымландырган,
Таң җилләре сыйпап үстергән,
Чәчәгенә кунып күбәләкләр,
Бал кортлары яшәр көч биргән...
Шуңа йомшак, шуңа сусыл алар –
Җир җиләге, каен җиләге!
Кем килсә дә, хуш исләре белән
Каршы ала җәйнең келәме.
Сөендерә – өлеш миңа да бар
Сыйланырга күмәк табында.
Җанга рәхәт хозурланып йөрү,
Җиләк тәмен тату – тагын да.
Иренемә сеңә җиләк тәме,
Ә йөземә – кояш нурлары.
Бу ләззәттән, татлы куанычтан
Күтәрелә күңел югары!

 

«КУ» 08, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев