Җиңү хисе
Нинди бөек, нинди данлы Җиңү сүзе! Кадерледән-кадерле ул Җиңү хисе.
Нинди бөек, нинди данлы Җиңү сүзе!
Кадерледән-кадерле ул Җиңү хисе.
Зур шатлыклар балкытса да бүген йөзне,
Истә әле үткән авыр юллар эзе.
Барлап торыйк орден-медаль алганнарны,
Сугыш мәхшәреннән исән калганнарны,
Җанын биреп, утка-суга кергәннәрне,
Туган илне азат итеп йөргәннәрне!
Дан җырлана, узылса да ел арты ел,
Батырларның исемнәре мәңгелек ул!
Яши алар китапларда, мәйданнарда,
Яши алар, яши – искә алганнарда.
Тетрәндерә кайгы-хәсрәт күмерләре,
Миллионнарның өзелгән яшь гомерләре.
Онытылмый – вәхшилекләр мәңге истә,
Ул фаҗига хисе җаннан чыкмас һич тә...
...Җиңү дәрте Берлингача рухландырган,
Кызыл байрак һәрчак алга дәшеп торган,
Халкым аны дошман каласына элгән –
Дүрт ел буе яуланылган Җиңү килгән!
Фашистларның тырнагыннан йолып калып,
Ауропага без азатлык биргән алып!
Дөнья белә илебезнең батырлыгын,
Без – шул дәһшәт елларында туган буын...
Яз шикелле шау чәчәкле һәм хуш исле
Китми безнең күңелләрдән Җиңү хисе!
«КУ» 08, 2025
Фото: raphaelai.org
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев