Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
– Ник алып менгән идегез соң аларны анда, кызым? – Парижны күрсәтергә! – дим мин шуны да аңламыйсызмыни дигән киребеткән бер турсаю белән. Әни белән әти, Янсуар бабамның сораулы карашына җавап итеп, безнең Кибәчтәге утар каршында торган электр линиясе баганасы турында әйтәләр дә бөтен могҗизаны бозалар.
Париж
Бөтен эшне тагын олылар бозды. «Ташла бәбкәне, ташла бәбкәне,
быел болай да яшь бабаңнар белән ике семьяга – ике генә бәбкә!» –
дип инәлеп, әби белән Пидуч түтинең кибән тирәли әйләнеп йөргәнен
күргәч, әбисеннән уттан курыккандай курыккан Валя гына түгел,
мин дә каушап калдым. Озак уйлап торырга вакыт юк, яшен тизлеге
белән карар кабул итәргә кирәк.
Кибәнне терәп торган баскычка ике сумала башыбызны да сузып
иелеп карадык: менәтерәк, җир бит бөтенләй аста, әллә кайда...
әбиләр дә курчак булып кына күренә. Әллә ничә КамАЗ белән алып
кайтып күтәргән кибәнгә без инде бибиләрне алып менеп «Париж
күрсәтергә» берничә атна кызыгып йөрдек. Аңа терәтеп куйган
баскычны да менә-төшә үлчәп карадык. Баскыч дигәнең аста калгач,
саламга ябышып кибәннең башына ук менеп җитү геройлык булып
тоелса, көч биреп, рухландырып торса, төшүне уйлау... төшүне уйлау
бер дә күңелле тоелмый әле монда... Без менеп үлчәп караганнан
соң, кибәнне тагын да күтәрәселәре турында нишләптер алдан
уйламаганбыз.
Шунда исемә Кибәч бабайның «гыйбрәт булсын» дип сөйләгән
кыйссасы килеп төште. Кыйсса дип, кыйсса да түгел инде ул, чынлап
булган хәл диләр. Аны безгә, балаларга, беренче мәртәбә иң өлкәнебез
Руслан түбә башына менгәч сөйләгәннәр иде. Имеш, Русланның
әтисе, минем әтинең олы дәдәсе, ягъни яшь бабай да, Руслан яше
тирәсендәрәк, нәкъ шул ук абзар түбәсенә менеп караган булган.
«Кан тартамы соң аларны ул түбәгә, җан тартамы», – дип сукранган
иде сирәк сукрана торган Кибәч әби.
Менүен менгән кечкенә яшь бабай, әмма төшә алмаган. Әйтүләренә
караганда, бабай, аның түбәгә атланып утыруына исе дә китмичә, күз
генә сирпегән дә: «Ничек менгән, шулай төшсен!» – дип, умарталарын
карарга урманга киткән. Яшь бабай түбәдә ике төн утырган дип
сөйлиләр, дөрес булса. Икенче версия дә бар: янәсе, бу хәл җәй түгел,
ә кыш булган. Димәк, логика буенча, яшь бабай түбәдә берничек тә
ике тәүлек күт катырып утыра алмаган, әби дә андыйга юл куймас
иде. Икенче версия буенча ул түбәдән, елый-елый, үкенә-үкенә, гафу
үтенә-үтенә, үзе төшкән.
Руслан үзе төшмәде, аңа Кибәч бабай, сүгенә-сүгенә, тимер
баскычны чыгарып куйды. Ул шуннан Юрий Гагарин космостан
кайткан кыяфәт белән бик һавалы гына шуып төште дә бабай белән
аерым сөйләшер өчен ишегалдындагы малларга ризык хәстәрли
торган «карөй»гә кереп китте. Карөйдән инде алай һавалы чыкмады.
Кибәнгә менәр алдыннан никтер бу хәлләрне уйламаганбыз. Ну,
кибән түбә түгел бит инде ул. Кибән башына үзебез генә менеп-төшеп
йөргән бар, и, аннан нинди манзара ачылганын белсәгез... «Париж!»
дип йөртәбез без ул маназараны36. «Әйдә, Парижны карарга!» Үзебез
печәнгә ябышып менәбез дә, төшкәндә, баскычка кадәр шуып
төшәбез, аннары – баскычлардан аска инде, артка борылып карамый
да, яшен тизлегендә элдерәсең, бернинди проблема юк.
Тик менә бибиләр белән, бер кул буш булмагач, кыенга килә икән
шул... Әле дә ярый, беребез менеп җиткәч, икенчебез, икесен дә
тотып торып, югарыга чөйде. Чыелдап кына куйдылар да, Париж
кадәр Парижны күргәч, бәбкәләрнең дә тыны кысылды, телләре
аңкауларына ябышып катты. Исебез китеп, дүртәүләшеп озак кына
карап тордык шулай... аста әбиләрнең чырылдавы ишетелгәнче...
Баксаң, без алдан ук стратегик планны дөрес кормаганбыз
булып чыкты. Пидуч түтиләрнең арттагы өй тәрәзәсе безгә таба
карап торганын онытканбыз. Ну, тагын ике кул буш булмаганда,
нишләргә икәнен дә уйлап куймаганбыз. Юкса, бу ике чыелдавык
сары йомгакны чүпрәк букчага утыртып, аркага асып алып менгән
булсакмы... әүлия буласыбыз…
36 ЛЭП – электр линиясе баганасы турында сүз бара.
«Юк, лучше төшмәскә!» – дип карар кыла минем эчемдә утырган
Луиза, бөтен булган кыюлыгын бер йодрыкка җыеп. Валяның күзләре
белән очрашам – анда да шундый ук тәвәккәллек. «Бәбкәләрне биреп
котылырга кирәк!» – икебезнең дә карары анык, юкка гына без аларны
ярты җәй буе тилгәннән сакламадык бит. Әле томшыкларына сусыл
яшел үлән белән коныгып йотып җибәрә торган судан кала бер ризык
үтми торган хәчтерүш чакларыннан бирле.
Карар кабул ителүгә, мин «переговорлар»га керешәм: без
бәбкәләрне төшерергә риза, әмма сез безгә эләктермисез. Әби шунда
ук элдереп ала: нинди эләктерү инде, хәзер баскыч башына кадәр
менәм дә капчыкны җәям, шунда төшерерсез, башта бибиләрне
алып төшәбез, аннары – үзегезне. Валя белән тагын бер-беребезгә
карашабыз: ниндидер бик җиңел килешү булып чыга әле бу,
ышандыра торган түгел. Сыек чыбык турында сүз дә юк.
Юкса ул, әлегә кадәр чын-чынлап сукканнары булмаса да, матчага
кыстырып куелган килеш, арттагы өйдә гел эленеп тора. Әйтүләре
буенча әле әти белән яшь бабайлардан калган чыбык. «Чыгырдан
чыкканрак чакларда» мөгрәп кенә куя да Кибәч бабай шул матча
ягына күз сирпеп ала. Без инде шунда ук, үз сүзебезгә яртылаш
ышанмасак та: «Бүтән алай булмыйбыз», – дип, антлар эчәбез.
Ә монда... әбинең тавышында ачуның тамчысы да юк, ә чып-чын
курку. «Мәтәлеп кенә төшә күрмәгез, атаң белән анаңа башым белән
дә түләп бетерә алмам!» – ди ул.
Шулчак әби тавышы өстеннән бабайның тыныч та, кистереп кенә
сала торган салмак, әмма кырыс сүзләре яңгырый: «Кояш баеганчы,
ничек менгәннәр, шулай төшмәсәләр, шунда кунсыннар. Иртәгә,
икесен дә тотып, өйләренә озатыгыз!» Бу сүзләрдән соң мин әни
белән әтинең бабай каршында гаепле кыяфәттә басып торуларын
күз алдына китерәм дә күңелем болгана. Инде андый хәл бер генә
булмады, соңгысында минем белән өч көн рәтләп сөйләшмәгәннәр
иде. «Аша», «эч», «йокла»дан башка – ләм-мим, әйтерсең мин –
урындык, өстәл яки лампа.
Cөйләшә башлагач та, әни: «Син безне бик куркыттың, әбиең
белән бабаңны да хурлыкка калдырдың, кызым, ярый үзегезгә
зыян килмәгән... Болай булсаң, мин сиңа ничек ышана алам», –
диде. Югыйсә гаебебез дә әллә нәрсә түгел иде инде – янәшәдәге
медпункттан чүплеккә чыгарып ташлаган ватык ампулаларга су
тутырып, шуны буш шприцларга суыртып алып, бер-беребезгә укол
кадап, «врачлы» уйнадык...
Валя белән бертавыштан: «Бибиләрне бирергә риза, әмма әниләргә
әйтмәгез!» – дип кычкырабыз да, ике чыелдыкны кибән башыннан
томырып, колакларыбызны каплап ятабыз. Әбинең астан: «Бетте башлары! Дөмектеләр!» – дип кычкырганын гына ишетеп калам.
Аннары дөнья Эйфель манарасы белән бергә асты-өскә килә...
Кыскасы, исән калды бит теге ике космонавт бәбкә – кыш көне
әни Яңа ел табынына каклаган каз чыгарганда, Янсуар әбиләргә бу
тарихны көлә-көлә сөйләде. Мин генә, ике колагым кызышса да, берни
булмагандай, экранга төбәлеп, «Песня года» карап тик утырдым.
Янсуар бабам, минем Кибәч әбиләрдә кылган этлекләремнең,
дөресрәге, «батырлыкларымның» күбесен хуплаучы буларак, сорап
куйды:
– Ник алып менгән идегез соң аларны анда, кызым?
– Парижны күрсәтергә! – дим мин шуны да аңламыйсызмыни
дигән киребеткән бер турсаю белән.
Әни белән әти, Янсуар бабамның сораулы карашына җавап итеп,
безнең Кибәчтәге утар каршында торган электр линиясе баганасы
турында әйтәләр дә бөтен могҗизаны бозалар. Ярый әле, Янсуар
бабай минем яклы:
– Әәә, алай булгач, без французча какланган каз ашыйбыз инде
бүген, – дип, тел шартлата да, миңа күз кысып, юка гына итеп
теленгән, авыздан суларны китереп торган итне кабып җибәрә.
(Дәвамы бар.)
«КУ» 07, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев