Логотип Казан Утлары
Шигърият

Баш өстемнән йолдыз очып үтте...

И кешелек, сезнең янәшәдә Үксез җаннар әле дә соң азмы?

Баш өстемнән йолдыз очып үтте,
Язмыш-шагыйрь үз фикерен язды:
«И кешелек, сезнең янәшәдә
Үксез җаннар әле дә соң азмы?
Сез шартлаткан корал-афәтләрдән
Фәрештәләр куркып күккә оча.
Җир сискәнә, өзелә гомеркәйләр,
Каләмемне канлы җилләр коча!»
Язмыш-шагыйрь кисәтүен язды:
Үксез җаннар әле дә соң азмы?!

"КУ" 08, 2025

Фото: raphaelai.org

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев