ЯУ (романның дәвамы)
– Син нәрсә оя таба алмаган көчек шикелле боргаланасың? – диде Айдар, аның янына килеп. – Тик яту ошамыймы? Әсир торып утырды һәм Айдарга әрнүле караш ташлады: – Кулларны чиш әле, бөтен тәнем оеша, йөрәк авырта.
7
26 август, 2024 ел, иртән. Дүшәмбе. Купянск юнәлеше.
Карась көйсезләнә башлады.
– Син нәрсә оя таба алмаган көчек шикелле боргаланасың? – диде
Айдар, аның янына килеп. – Тик яту ошамыймы?
Әсир торып утырды һәм Айдарга әрнүле караш ташлады:
– Кулларны чиш әле, бөтен тәнем оеша, йөрәк авырта. Җитмәсә,
автомат приклады белән иңсәгә шундый итеп сыладың, сызлауга
түзеп булмый. Шикләнмә, сөйләгәннәремнең барысы да дөрес,
сезнең якка үзем теләп чыктым. Кирәгем булыр, кулдан килгәнчә
ярдәм итәрмен.
– Кулдан килгәнчә... – Айдар, Карасьның зәңгәрләнә башлаган
кулларына карап, бераз уйланып торды. Хәмиткә эндәште: – Икар,
ни уйлыйсың, кулларын чишәргәме?
– Чиш, тик коралга якын килмәсен. Шунда гына утырып торсын.
Аннан уйлашырбыз. – Хәмитнең тавышы хәлсез иде. – Ут янам,
тамак кибә...
Карась, кулларын чишкәч, рәхмәт сүзләрен кабатлый-кабатлый,
Айдарга күтәрелеп карады. Икарга ым какты:
– Аңа ни булды?
– Монда килгәндә дроннар һөҗүм итте. Яраланды.
– Безне медицина ягыннан шактый әзерләделәр. Өч ай Франциядә
өйрәтү үткәрделәр. Рөхсәт итсәң, яраларын карар идем. Бәлки ярдәм
күрсәтә алырмын. Биштәрдә беренче ярдәм күрсәтү өчен шактый
байлык бар, мине бит медицина белгече буларак төркемгә керттеләр.
Белемем буенча медик. Биштәрнең берсен үзем тутырдым. Дарулар,
инструментлар. Кыр госпитале ясарлык.
Айдар, шикләнгән сыман, бер Караська, бер Хәмиткә карап алды.
– Алай медик булгач... – диде Айдар, өмете уянганын сиздереп. –
Гаҗәпләндерәсең, әле пацифист син, әле медик... Ну, алайса,
эшкә кереш, утырма бөрешеп, яралыга ярдәм күрсәт... Минем
контрольлектә...
Карась арадан бер биштәрне алып актарына башлады. Ул инде
медик буларак эш йөртә иде. Ярдәмчесе сыйфатында күреп, Ябалакка
эш куша башлады:
– Бер тартма китер, мондагы дару-мазарны тартма өстенә әйбәтләп
таратып сал. Ә мин яралыны карыйм. Фонарь бир, караңгырак,
ныклап күреп булмый.
Айдар биштәр белән булышкан арада, Карась Хәмитнең иңсәсен
бәйләгән бинтны сүтеп ташлады.
– Куркынычы – иңсәдәге яра, – диде ул, җентекләп тикшергәннән
соң. – Ярчык тирәнгә кергән. Бәхете – беренче ярдәм әйбәт
күрсәтелгән, шулай да ялкынсыну билгеләре бар. Операция ясарга
туры киләчәк. Ярчыкны алмый булмый.
– Операция? – дип сорады Хәмит куркынган тавыш белән. – Син
нәрсә, монда минем тәнне актармакчы буласыңмы?
– Операция! – диде Карась, нык итеп. – Соң булуы мөмкин. Актару-
актармау ярчыкның тирәнлегенә бәйле.
– Тирән шул, үзем дә алып ташламакчы булган идем, курыктым.
Иңбашы бит, кан тамырлары мыжлап тора. – Айдар, эшен тәмамлап,
тартманы Карась кул астына китереп куйды. – Бар булганы шушы.
Карась тартма өстенә таратып салган дару, инструментларга
игътибар белән күз ташлады.
– Тырышсак, ни дә булса килеп чыгар төсле, – диде ул өметләндергеч
тавыш белән. – Кирәкле әйберләр күренгәли монда.
Карась эшкә кереште. Авыртуны баса торган укол кадагач, Хәмит
тынычлана төште. Ярчыкны алганда, Айдарның да кирәге чыкты.
– Кулның көче җитеп бетми. Ит белән сөяк арасына кереп утырган,
каһәр, – диде Карась, Айдарга борыла төшеп. – Яраны булдыра
алганчы ачып торам, син менә бу келәшчә белән ярчыкны эләктерергә
тырыш. Җәһәт бул, кан тибеп тора, мин яраны тампон белән корытам,
ярага кан тулганчы эшләп өлгерергә кирәк.
Ябалак ут яктысында каралып торган ярчыкны күреп алган иде,
көтелмәгән тәвәккәллек белән, ярчыкны эләктереп, кисәк кенә тартып
чыгарды.
Хәмит, ыңгырашып, бармакларын Айдарның беләгенә батырды.
– Сабыр, – диде Айдар, читкә тартылып. – Беләкне сытасың...
– Каты кыланасың... – Хәмитнең тавышы әрнүле иде, җебегән дип
әйтмәсеннәр дигәндәй, читкә карады.
– Булды! – диде Карась, елмаеп, Ябалакны мактап алды. –
Бармакларың көчле синең! Спортчы егеткә охшагансың.
– Көн дә спорт, көн дә чыныгу монда, – диде Айдар, Карасьның
осталыгына хәйран калып. – Французлар иренмәгәннәр, яхшы
өйрәткәннәр.
– Башкасын өйрәнмәсәк тә, беренче ярдәм өлешен нык өйрәндек, –
диде Карась. – Үзебезгә кирәк бит. Укол Америкадан, авыртуны тиз
баса. Икар сызлауларын сизә башлаганчы, вакыт үтәчәк әле. Дарулары
да әйбәт...
Айдар, тәрәзә янына килеп, тышны күзәтеп алды. Тыныч иде.
Карасьның күп сөйләшүен өнәмичә, кырысрак тавыш белән:
– Яраларын яхшылап чистартып бәйләп куярга һәм...
– Госпитальгә! – диде Карась – Яра тирән, мондый шартларда
дәвалау мөмкин түгел. – Маңгай тирен сөртеп, зарланып куйды. –
Һава җитми, югыйсә бөтен яктан җил йөргән кебек. Инде аякка күчик.
Үтәли чыкмаган кебек, ярчык тәндә калгандыр.
Хәмит көйсезләнеп алды.
– Тере килеш туныйсыз, сезгә актарырга гына булсын...
– Башкача булмый, – диде Карась, чын табиб кыяфәтенә кереп. –
Озакка да сузарга ярамый. Түз, солдат, исән каласың килсә, бөтен
сабырлыгыңны җыеп, түзәргә туры килер.
Шактый азапланды Карась.
– Бот сөягенә тиеп, тукталып калган, – дип хәлгә аңлатма кертте. –
Бәхетең бар, сөяк чатнаган кебек, әмма ватылмаган. Шулай сизелә.
Ярчыгы зур гына, җегәре нык кимегән булган сиңа тигән чагында.
Югыйсә аягыңны өзеп кенә атар иде.
Хәмит ачыклык кертәсе итте:
– Мотоцикл тимере коткаргандыр... Миңа рикошет белән эләкте
бугай...
Ярчыкны алып, яраны бәйләп куйгач, Карась кулларын ниндидер
сыекча белән ныклап сөртте дә үз почмагына барып утырды.
Хәмит әле авыртуны баса торган дарулар тәэсирендә иде,
йокымсырап китте.
Айдар рацияне төзәтергә маташа – ватык аккумуляторны алып
ташлап, запасын куярга тотынды.
Алай итте, болай итте, юк, рация эшләмәде.
– Җәфа, нык зарарланган икән, кечкенә ярчык тиеп, чипларны
эштән чыгарган... – диде ул, чарасызланып. – Үзебезнекеләр белән
элемтәгә чыгып булмый, димәк. Элемтә юк икән, эшләр хөрти дигән
сүз... – Айдар кулына трофей рацияне алып, тоймәгә басты. – Ачык
тавыш ишетелде. Кемдер тозлап-борычлап сүгенә иде. – Бочар...
Бочар... Ник җавап бирмисең? ... – Катлы-катлы сүгенү сүзләре
тезелеп китте. – Эчеп ятасызмы? Иртән нинди шау-шу кубардыгыз
анда? Көне буе дроннар кайнашты тирәгездә! ... – Тагын сүгенү
сүзләре тезелде. – Нәрсә, үлемегезне чакырып китердегезме?
Башыгызны калкытасы булмагыз!.. Кич, караңгы төшә башлагач,
БТР килә сезгә. Десант. Ун кеше. Коры елгада каршы алыгыз. Нәрсә
булганын да аңлатырсыз, башкасын да.
Карась аяк өстенә басты.
– Кич диме? Боларны әйбәтләп каршы алырга кирәк. Танкка каршы
миналар бармы?
– Җитәрлек, – диде Айдар. – Нишләмәкче буласың?
– Киләбез ди бит! Каршы алырга кирәк. Эңгер урап алуга, килү
юлына миналар куям. – Айдарның шикләнүле карашын тотып,
аңлатма бирүне кирәк тапты. – Аптырама, бу эшнең дә чамасын
беләм. Окоптагыларны элемтәсез калдыргансың бит инде. Үзең
әйтмешли, элемтә булмаса, үлем генә көтеп ятасы монда. Ярдәмнең
киләчәген белмиләр. Без беләбез! Информация – уңышның башы
дигән бер полководец. Килсеннәр, мин каршы алам! Коры елганың
сөзәк ярыннан төшкәч, шәп урын бар, истә калдырдым. Ротация
вакытында солдатлар төягән БТРлар шул сөзәк ярдан төшүгә туктап
калалар. Күтәрелсәләр, каршы яктан туптан бәрәчәкләр. Шуңа күрә
БТР туктап кала, десантчылар калган өлешне җәяүләп кенә үтәләр.
БТР исә чокыр төбендә алыштырылган солдатларны көтеп тора. Тирә-
якта сазлыклы җир, башка юл юк. Мина куярга шәп инде!
– Бу рациядан үзебезнекеләргә чыксам? – диде Айдар уйга калып. –
Ешлык билгеле бит.
– «Тегеләр» эләктереп кенә алачаклар, – диде Карась, катгый
рәвештә каршы төшеп. – Локацияне ачыклау кыен түгел, секунд
эчендә сезнең штабның кайда икәнен белеп алачаклар. Күз ачып
йомганчы он-талкан да итәчәкләр.
Ябалак килешүен белдерде.
– Үзем дә шуннан шикләнәм. – Кисәк ачуы кубарылды, урыныннан
торып басты. – Вәт, кабихлар, рацияне гамәлдән чыгардылар бит. –
Шундук тынычланып калды. – Хәер, рация булмаса, ярты гәүдәне
ботарлап ташлый иде ярчык. Күкрәккә эләгәсе булган...
– Миналарны әзерләргә кирәк. Бәлки пехотага каршыларын да
куярга туры килер.
– Әле син минёр дамыни? – Һушына килгәндәй, Айдар янә
урыныннан торып басты. – Кара әле, беләгеңә дә, балтырыңа да сары
тасма уралган. Алыштыр, алай безнең якка чыгасы булгач, кызыл
тасма ура, – дип, Караська запас тасмасын сузды. Кесәдә гел йөри
минем. Кирәге чыкты.
– Өлгерербез... – диде Карась. – Коры елга тирәсендәгеләрне
бинокльдән күзәтеп торсалар...
Айдар килешмәде.
– Эңгердә күрмиләр алар. Әгәр күрә калсалар, тасма төсен аерып
маташмыйлар, шундук өстеңә мина җибәрәчәкләр. Аларның гадәтен
яхшы беләм.
Карась карышмады, сары тасмасын алып ташлап, кызыл тасма
урап куйды.
– Шевроныңны да алып ташла. «Җәһәннәм сакчылары»
бригадасыннан икәнсең бит, фәрештә булып кыланасың.
Карась әсир төшкән солдатларга, тылда калган кешеләргә карата
кылган явызлыклары белән даны таралган бригадага ничек эләккәнен
аңлатып алды.
– Хәзер барысы да буталып беткән. Франциядән кайтардылар да
шушы бригадага китереп куштылар. Явызлыкны командирлар, алар
тирәсендәге бандитлар кыла. Гади солдатларны әле бер позициягә,
әле икенче җиргә илтеп ташлыйлар. Туп өчен корбаннар, кыскасы.
– Франциядә күп һөнәргә өйрәткәннәр икән.
– Башыңа төшсә... Өйрәттеләр. Өйрәнергә яратам мин, – диде
Карась, көлемсерәп. – БТРны үзем каршы алам, аларның гадәтләрен
мин яхшырак беләм.
– БТР, ун десантчы... Икәү барабыз. – Айдар миналар салынган
тартманы ачты. – «Байлык» бар монда...
– Миңа ышанмыйсыңмы? – диде Карась үпкәләгән тавыш белән.
– Ышанмау – бер хәл. Танкка каршы дүрт мина куярга кирәк
булачак. Пехотага каршы миналарны да алмый булмый. Берничәне.
Ашыкмыйк, әйбәтләп уйлашыйк. Шактый йөк җыела, үзең генә
башкарып чыга алмассың. Булган коры-сары белән тамакны ныгытып
алыйк, капкалагач, баш ныграк эшләр, маршрутның һәр сантиметрын
өйрәнергә кирәк.
Караська ышаныргамы-юкмы, анысын Айдар ныклап уйлап та
бетермәде бугай. Хәмиткә операция ясаганда ничек тә саграк булырга,
мөмкин кадәр зыян салмаска тырышуын күреп торды, шуңа күрә аны
кулдаш итеп саный башлавын сизми дә калды.
...Кичкә кадәр бинокль кулдан төшмәде, җайлырак маршрутны
билгеләп, байтак вакыт мәш килделәр. Коры елгага төшү өчен башта
өч йөз метрлап уң яктагы авыш болынлык буенча үрмәләргә туры
киләчәк. Әгәр сизмәсәләр, Коры елга ярына җитәрәк, алар барасы
сукмак өстендә куаклык үсә, шунда посып торырга була. Бөтенләй
караңгы төшкәнче, шунда барып өлгерергә кирәк булачак. Миналарны
куйгач, кире кайту өчен ун минут чамасы вакыт кала. Йөгереп узуы
икеле, әнә каршы окопта хәрәкәт сизелә. Исән калганнары нидер хәл
итәргә тиешләр бит инде. Хәмиткә һуш кереп килә, аңа каршы якны
контрольгә алу йөкләнде.
Карась, чыннан да, һәр эшкә чос егет булып чыкты. Минага оялар
ясау, аларны күзгә күренмәслек итеп маскировкалау – шушы шөгыль
өчен ясап куелган кебек.
Айдар, пехота миналарын урнаштырып, өстенә комлы балчык
сибештергәндә, Карасьны үртәп алды.
– Нык чарлаганнар сине, ә?
– Алар сине чарлап тормый, бер күрсәтә дә вәссәлам. Калганы үз
эшең. Исән каласың килсә, өйрәнәсең. Әйтәм бит, ни өйрәтсәләр,
шуңа ябырылдым. Ни өченме?
– Ни өчен?
– Өйгә исән кайтасым килә. Әнигә кайгы буласым килми. Аның
нинди хәлдә икәнен чамалыйм. Эшкә барып кайтам дип чыгып
киткән кеше бит мин. Хәбәр ирештергәнче күпме вакыт үтте. Көтә,
өзгәләнәдер.
– Әниләрнең барысы да шулай... Минем дә әнинең чәчләре агарган.
Япь-яшь, елмаеп-балкып йөргән әни, мин Донбасста чакта, бөтенләй
икенче кешегә әйләнгән. Ялга кайткан идем, картайган, кочакка
сарылды да елый да алмый, ниндидер аһлы шыңшу гына. Елмая да
белми бугай инде. Карашын миңа төби дә катып кала.
– Сугышта үлем гадәти хәлгә әйләнә икән. Сәер, үлемгә күнегелә.
Үлем сайлап тормый, сине көтәләрме, юкмы – куып җитә дә исәннәр
исемлегеннән сызып ташлый. Утка барып керәсең, исән калсаң – хуп,
ятып калсаң – гәүдәңне чәчәкләргә төреп, кабергә озаталар. Бездә
шулай. Гәүдәләре табылса... Күбесе хәбәрсез югалган чутында йөри,
өйдәгеләр хәрби комиссариат тупсасына тузан төшермиләр, аларга
җылы сүз дә әйтүче юк. Күпләрне беләм.
Айдар, эндәшми торгач, сүз катып алды.
– Безгә дошман дигәне дә кемнеңдер газизе бит... Шулай, Карась,
барыбызны да көтәләр.
Эшне төгәлләп, «өн»гә кайтырга борылганнар иде, дрон барлыгын
күрсәтүче детектор чиелдый башлады. Айдар куак арасына чумды,
ботакларны аралап, һаваны күзәтергә кереште.
– Безне күреп алган булса кирәк, баш очында бөтерелә. «Яшен»
бугай.
– Алайса, нигә минасын ташламый, мизгел эчендә бездән көл генә
калдыра бит, – диде Карась, Айдарның артык пошаманга бирелмәвен
аңлый алмыйча. – Ябалак, нәрсә булыр бу?
Дрон әле бер якка, әле икенче якка ыргым ясады, куак тирәсен
әйләнеп үтте, аннан тагын ерагаеп, бер ноктада торгандай итте, ул да
булмады, безнең позицияләр тирәсенә – бу тирәдән читкәрәк китеп
барды.
– «Тегеләрнең» дроны түгел бу. Оператор шомарган, күренә, безнең
мина урнаштырганны да күреп торгандыр. Шулай сизәм. Үзебезнең
разведчиклар икәнен искәргәндер.
Озаклап торып булмый, «тегеләрнең» билгеләгән вакыты җитеп
килә, куак арасыннан чыгып, иелә төшеп «өн»гә чаптылар. Тагын
дрон-детектор сызгыра башлады. Дрон аларны, башкалар сизенмәсен
дигәндәй, һавадан торып озата барган сыман тоелды.
«Өн»гә кайтып егылуга, Коры елга тирәсендә БТР тавышы
ишетелде. Карась тәрәзәгә капланды, Айдар тепловизорлы бинокльдән
күзәтә иде. Эңгерлек җуелмаган, андый чакта тепловизор бик үк ачык
күрсәтми, шулай да БТРның аксыл-кучкыл шәүләсен чамаларга була.
БТР өстендә десантчылар күренә. Машина, яр өстендәге чокырсу
җирне үткәндә, күздән югалып торды, аннан кинәт калкып чыкты
да Коры елга үзәненә төшә башлады. Бертын туктап, тирә-якны
күзәтеп тә алдылар. Нидер сөйләштеләр, бәхәсләштеләр, сүзнең ни
турында барганын аңышып булмый, терәк нокта урнашкан блиндажга
разведка ясап алырга ниятләделәр, ахры, аннан бу уйларыннан кире
кайттылар булса кирәк. БТР ипләп кенә Коры елга үзәнлегенә төшә
башлаган иде, колакны ярып шартлау ишетелде, десантчылар як-яка
сикерештеләр, тагын бер-бер артлы ике шартлау ишетелде, БТР дөрләп
яна, бераздан эчтәге снарядлар ярылырга тотынды, машинаның көле
күккә очты. Шул мәлдә окоптан үз-үзләрен белештермәгән дүрт
солдат атылып килеп чыктылар да, кулларын бутый-бутый, нидер
кычкырып, БТР ягына таба йөгерделәр. Бераздан алар төрле якка
таралып яткан десантчылар янына барып җитеп, аларны читкәрәк
сөйрәргә маташканда, тагын шартлаулар ишетелде.
– Соңгы миналар... – диде Карась битараф тавыш белән.
Төн үтеп, таң беленгәндә, тагын детектор чиелдавы ишетелде.
«Өн» каршына дөпелдәп, нидер төшкәне ишетелде. Айдар сак кына
ишекне ачты, ике адым чамасы ераклыкта кызылга төрелгән әйбер
ята иде. Кулына төргәкне алды да тиз генә кире эчкә чумды. Дрон
моны күзәтеп торган икән, «барысын да күрдем» дигән шикелле,
баш очларыннан әйләнеш ясап, кире үз позицияләренә таба очты.
Төргәктә язу, бер шешә су, шоколад плиткалары, кәгазь белән
каләм иде.
Карась, шешәне алып, Хәмиткә сузды.
– Эчеп җибәр.
Айдар язуны укыгач, елмаеп, биегән сыман аякларын тыпырдатып
алды. Хәмитнең сораулы карашын тотып, тынычлана төште һәм
язуны кычкырып укып чыкты: «Сәлам, яугирләр! Икенче көн сезне
күзәтәбез. Кичәге кыюлык өчен командование исеменнән рәхмәт!
Без җибәргән төркемме? Яки башкалармы? Аңлатып языгыз, ни-
нәрсәгә мохтаҗлык бар? Ни өчен рациядән бер хәбәр дә бирмисез?
Озакламый сезгә квадрокоптер җибәрәчәкбез. «Өн» авызына килеп
төшәчәк. Язулы кәгазьне шуңа кыстыру җаен карагыз. Урыны бар
аның. Сак булыгыз, аппаратка зыян сала күрмәгез!»
Айдар, каләм, кәгазь алып, язарга тотынды: «Без – десантчылар
бригадасыннан, корректировкага җибәрелгән төркем. Монда Ябалак,
Икар һәм бер әсир солдат. Ул да безгә булыша. Икар яраланды. Аңа
ярдәм кирәк булачак, әсирне дә монда яткырып булмый – тизрәк
безнең якка озату кирәк. Рация сафтан чыкты. Беренче чиратта, рация,
запас аккумуляторлар җибәрегез. Сезгә «тегеләрнең» ике рациясен
озатам. Әгәр квадрокоптерның көче җитәрлек булса, урнаштырып
карыйм. Ризыклар җибәреп торырга онытмагыз, монда ашказаны
яхшы тарта, ә «ашханә начар эшли» дип тә өстәде.
Берничә минуттан «өн» каршына квадрокоптер килеп кунаклады.
Айдар, чыгып, язулы кәгазьне квадрокоптерның сыртына кыстырды,
кыска бауга рацияләрне бәйләп куйды. Кечкенә дә төш кенә икән,
аппарат, эш бетүгә, җай гына күтәрелеп, артык биек менмичә, үзәнлек
буйлап безнең якка очты.
Айдар, квадрокоптер белән булышканда, төгәл булырга тырышты,
битлек киеп чыкты, киемнәрен дә пөхтә күрсәтәсе килде, һәр
хәрәкәтен оператор гына түгел, аның тирәсендәге офицерлар күзәтеп
торганын чамалый иде ул.
(Дәвамы бар)
«КУ» 08, 2025
Фото: raphaelai.org
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Комментарии
0
0
Бер тында укыла торган, мавыктыргыч әсәр. Авторга рәхмәт, дәвамын көтеп калам.
0
0