Логотип Казан Утлары
Роман

ЯУ (романның дәвамы)

Җиденче күктәге ләүхелмәхфүз тактасына ни язылгандыр, әмма үзенең алдагы язмышын бәхетле булырга тиеш дип саный иде Ибраһим. Әле французларга каршы барган беренче походта ук, кайдадыр ят бер илдә хикмәтле төш күргән иде ул.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

2

17 июль, 1812 ел. Шимбә. Иркәнәш.

Олы капкадан читтәрәк ясалган ат бәйләр өчен корылган читән
тирәсендә ниндидер хәрәкәт тоеп, Ибраһим урам якка күз салды. Өч
җайдак ашыкмый гына атларын бәйләп азапланалар. «Башланды» дип
куйды эченнән генә йорт хуҗасы. Ерак болындагы печән кибәнен өй
тирәсенә алып кайтып өяргә иде исәбе. Әле генә арба белән алагаем
бер йөк төяп, бушатып кына өлгерделәр, кунаклар пәйда булды
менә. Эш өзелә инде. Кунак килсә – ит пешә, ит пешмәсә – бит пешә.
Йөзне җиргә орып булмый, кунакны өйгә чакырып, сыйлап җибәрү –
борынгыдан калган гадәт.
Ике айлап өйдән еракта, Бөгелмә өязендә йөрде. Инде андагы
эшләрне түгәрәкләп, өйгә кайтып кергәч, иң беренче эш итеп, болынлыкта чапкан печәннәрне ындырга алып кайттылар, кибәнгә
өеп кенә куясы калды. Бер уңайдан иген басуларын карап-тикшереп
чыгарга да форсат табылды – борай, арыш, арпа, солы өлгереп килә.
Быел яңгырлар бик куандырмады, булганын җыеп алырга насыйп
булсын – бөтен теләк шул. Һәр иртәне Ибраһим шул фикер белән
чын күңелдән дога кыла. Печәнне болай калдыру акылга муафыйк
булмас, Зарифҗан белән Габделкаһир өя торсыннар, аңа кунаклар
белән көн үткәрергә туры килмәгәе. Башында уй бөтерелә: «килеп
тә җиттеләр»...
Юка чикмәнен салып, Зарифҗанга тоттырды, җиңнәрен сызганып,
кое янындагы кисмәккә салынган суда битен, кул-беләкләрен юып
алды. Питрау үтә, җәй бетә, ди, кайчан гына чәчүгә чыкканнар иде,
инде игеннәр җитеп килә. Җәйге болыннарда печән чапкан, кибән
өйгән; тәне чуен төсенә кереп, кара янып тора. Быел җәй эссе килде,
җирне көйдерде, Ык саекты, балыклар тирән су эзләп, шабыр-шобыр
килеп әле бер якка, әле икенче якка йөзгән булалар. Эре балыкларны
кул белән тотып алырлык булды. Соңгы вакытларда күк йөзендә
болытлар күренгәли, бәлки яңгыры да булыр. Тик эш үткән, соң булса
да, уң булсын дисәләр дә, алай түгел шул – соңарган һәр нәрсәнең
файдасы ташка үлчим, булган игенне җыеп алырга комачауламаса
ярар иде.
Ап-ак киндер тастымал тотып, кече малае Габделмалик
каршысына килеп басты. Эндәшмичә генә әтисенә тастымал сузды
һәм, кызыксынып, аның таза, җегәрле беләгеннән тәгәрәшкән су
тамчыларына текәлде. Көчле аның әтисе, гайрәтле шул!
Күңеле сизенгән иде, нәкъ бүген кемдер мөһим йомыш белән
килеп чыгар төсле тоелды, шуңа иртәнге намаздан соң күзенә ак-
кара күренмәгәндәй кыланды, өйдәгеләрне пыр туздырып ташлады.
Хезмәтче Зарифҗанга ике арбага атларны җигәргә боерды, балалар
белән булышкан хатыннарга ындыр астын яхшылап себереп
чыгарырга кушты. Тиздән уракка төшәсе, ул вакытта мондый вак-
төяк эш белән маташырга вакыт булмас, ә зур эш башлангач, шулар
кулны тотачак.
Иртән болай барысы да матур башланды. Зарифҗан, уналты
яшьләрдәге үсмер, карусыз, баш күтәрми эшләп тик йөрүче хезмәтче
малай, аны дөнья ятиме дисәң дә була, атларның әзер булуын хәбәр
итүгә, олы малае Габделкаһирны, дилбегә тоттырып, беренче арбага
утыртты, өч җәпле сәнәкләрне, тырма, бау-ыргакларны кичтән үк
әзерләп куйган иде, аларны арттагы арбага салгач, йөгереп диярлек
килеп, җай гына сикереп, беренче арбага, улы янәшәсенә менеп
утырды. Арба төбенә, печән бөртекләре исраф булмасынга, аксыл
чыпта җәелгән. Аңа да күңеле күкәй салды: Зарифҗан – булган җегет,
һәр нәрсәгә кулы җитә. Үсмер генә булса да, зиһенле, үткен бала, үзе
белеп эш итәргә өйрәнде. Зарифҗан хуҗасының бер-бер хәрәкәтен күрми калып, аның ризасызлыгына дучар булудан куркыбрак, арттагы
арбаның төбенә чүмәшеп утырган хәлдә, муенын сузып, аның
кыланмышын күзәтеп тора иде, шактый зур гәүдәле Ибраһимның
шулай яшьләрчә каударланып йөрүенә күңеле булыпмы, берара
авызын ергандай итте. Ибраһим абзасының куанычлы көннәре иде,
ниһаять, икенчегә яшь хатын алып кайтты. Өч айлар элек Чүплек
мулласы никах укыган диделәр, яшь бичә үзе дә Чүплек авылыннан
бит. Ничә яшьтә, кем кызы – Зарифҗан бу кадәресен төпченмәде.
Килешми. Шунысы гына күзгә чалынды: хуҗа утырган арба
ишегалдыннан чыгып киткәнче, ак өйнең ишек катындагы тәрәзә
пәрдәсен сизелер-сизелмәс кенә тарта төшеп, аларны кемдер күзәтеп
торды.
Ибраһимның җанына ләззәтле рәхәти җылы йөгерде: яшь бичә
тере нәрсә булып чыкты, үзе дә иркәләүгә иренчәк түгел, назлауны да
ярата. Йорт эшләренә дә һәвәс икән, олы хатыны Гизделҗамал белән
уртак тел дә таптылар бугай инде. Тапмыйча ни?! Яулардан кайтып
кермәгән Ибраһимның исендә дә юк иде, икенче хатын алу турында
беренче булып Гизделҗамал үзе сүз катты. Кызлары Гөлниса тугач,
бөтенләй йорт эшләренә җитешми башлады бит. Төп йорт өстенә, көн
дә кунак төшмичә калмый торган Ак йортны да карап торырга, аш-
суын өлгертергә кирәк. Хәер, нигә санап торырга, хатын-кызга өйдә
эш бетәмени?.. Берүзе ничек өлгерсен? Берсендә, таң алдыннан түр
ятактагы чаршау эчендә иркәләнеп ятканда, колагына пышылдады:
– Карт, сизәсеңме, бил тирәсе калынаеп китте...
Ибраһим, сүзнең ни тирәдә барганын чамалап, хатынын ныклап
кочаклап, күкрәгенә кысты. Хатыны назланып, иренең кулын
читкәрәк алып куйды.
– Ипләп, әзмәверкәем, нарасыйга зыян салма тагын.
– Шулай дисеңме, карчык? – диде калтыранган тавыш белән
Ибраһим, аның дәрте ташый иде. – Әйтәм соңгы вакытларда
кайнарланып йөрисең. Никах укытып, зөфаф киченнән соң ук
алар бер-берсенә «карткаем», «карчык» дип эндәшә башлаганнар
иде. Йола шулай куша, яшь парларга күз тимәсен, аларның
бәхетләренә көнләшеп шайтаннар азмасынга шулай итәләр. Карт
белән карчыкларга шайтаннар якын да килмиләр, аларда бөтенләй
эшләре юк, шайтаннар яшьлек дәрте белән миңгерәүләнгән яшь
кияү-киленнәрне юлдан яздырып йөриләр.
Гизделҗамал ире Ибраһимны яратып яши. Бикчура карт, йолага
туры китереп, димче җибәреп, әткәсеннән малаена кызының
кулын сорады, шаһитлар, вәли вәкилләр ияртеп килеп, мәһәрләрне
килештереп, кулга-кул сугышып, никах укыттылар. Беренче күрүдә
үк Гизделҗамал егетнең пәһлевандай гәүдәсе, төскә-биткә ким-хур
булмавын ошатса, егет кәләшенең якты йөзле, чибәр, елмаеп-балкып
йөрүен үз иткән иде.

Җиденче күктәге ләүхелмәхфүз тактасына ни язылгандыр, әмма
үзенең алдагы язмышын бәхетле булырга тиеш дип саный иде
Ибраһим. Әле французларга каршы барган беренче походта ук,
кайдадыр ят бер илдә хикмәтле төш күргән иде ул. Имеш, туган
авылы Иркәнәшнең Казанлы урамы буйлап ашкынулы адымнар
белән Ык буена төшеп бара. Көн кояшлы иде, кинәт Ыкның каршы
ягыннан – Кәҗә авылы өсләп каты җил чыкты, аны каядыр кире якка
куалап-очыртып алып китмәкче булып йолыккаларга, җилкәсеннән
эләктереп дер селкетергә тотынды. Бу кадәр җәһәннәм зилзиләсенә
каршы торырлык көч тә юк сыман, битенә, күзенә елга ярыннан эре
ком сибелә. Теш арасына тулган комның шыгырдау тавышы колакны
яра. Көн караңгыланды, елга ярындагы камышлар ком белән буталып
ярга ятып беттеләр, аяк астында тузгыган кош оялары таралып ята.
Мәхшәр! Шул чагында, кара болытларны ярып, һавада Ак ат пәйда
булды. Дөлдөл дигәннәре шул буладыр, күкрәге белән болытларны
ерып бара, артыннан җиргә якты тасма сузыла. Ат, Ибраһим янына
килеп җиткәч, җиргә төште һәм «әйдә, атлан!» дигән сыман, бер
аягын алга сузып, аңа башын иде. Ак атның күзләре шундый ягымлы
елмая, йөрәгендә бер шом калмады. Ул арада Ибраһим ничектер атка
атланып өлгерде, Акбүз ат һавага күтәрелде, зилзиләнең уртасыннан
очып кына үтеп киттеләр дә куе үләнле, аллы-гөлле чәчәкле, бал
кортлары, төклетуралар гөжләп торган якты болынга килеп төштеләр.
Ибраһим ат өстеннән җиргә сикерде һәм Акбүз аттан:
– Каян килеп чыктың син? Сине минем янга кем җибәрде? – дип
сорады.
Ат, озын керфекләрен җиргә кадап, тыныч тавыш белән:
– Дөньяда кодрәт иясе бер генә – илаһи Аллаһ! – диде. – Синең
яныңа Аның әмере белән килдем. Моннан соң синең нәсел-нәсәбең
сагында мин – Акбүз ат торачакмын! Кешеләргә игелекле бул,
мәрхүмнәрне догадан калдырма! – диде дә каядыр юкка чыкты.
Икенче көнне французлар белән каты бәрелеш булды. Шушы
сугышта ул Зарифҗанның әткәсе, үзенең якын дусты, бер кыерчык
ипине бүлеп ашаган яугир Хәбрахманны югалтты. Авылга кайткач,
Хәбрахманның үлү хәбәрен утыз яшьләрдәге бичәсенә җиткерде:
«Үз кулымда җан бирде, дога белән үтте», – диде. Хәбәрне бичә
авыр кабул иткән шикелле иде. Ибраһим әйткәннәргә генә риза
булмыйча, Гизделҗамал аша кат-кат иренең кайда ничек һәлак
булганын сорашты, төпченде, кемнәр, ничек җирләгәннәр, кем җеназа
укыган – барысын да белеште. Гүр садакасына Ибраһимга бер сарык
китерде. Шуның белән шул, көннәрдән-беркөнне, кайгыдан башын
да күтәрми йөргән җирдән, үсмерлеккә чыгып килүче Зарифҗанны
ялгыз, авыру бианасына калдырып, күрше авыл Ятуга бер тол иргә
кияүгә чыгып китте. Улын югалту хәсрәте карчыкны озак яшәтмәде,
вафат булды, Зарифҗан таушалган йортта тома ятим калды. Ире арифҗанны сыйдырмый икән, хатынга хәтта өенә кайтып йөрергә дә
рөхсәт итми, ди. Хәлнең мөшкел икәнен чамалап, Ибраһим яудашы
Хәбрахманның улы Зарифҗанны үзенә асрау малай итеп алды. Унике
яшьлек малай иде, ныгыды, көч керде, инде борын астында мыек
шытып килә. Ибраһим үсмерне какмый-сукмый, җәберләми яшәтә,
әнкәсе малайның язмышы белән кызыксынганы да юк, ахры.
Ир, уйларыннан аерылып, хатынын үзенә табан тартты.
– Куйсана! – диде Гизделҗамал, ачулана төшеп. Хатыны бер
башлагач, сөйләшүгә нокта куярга азаплана иде. – Бер бала – юк
бала, ике бала – ярты бала, өч бала – бер бала. Өченче бала татлы
булырга охшаган, кыз булмагае, бик назланып кына кымшанган
була. – Аннан хатыны, тәвәккәлләп, күңел түрендә йөргән сүзен
пышылдады. – Син, карткаем, икенче хатын алып кайту турында
уйламыйсың дамы? Хәзерге дәвердә синең кебек ир солтаны балага
баткан бер хатынга багынып яшәргә тиешме? – Иренең сүзсез калуын
килештерми, башын күтәрә төште. – Син уйламасаң, мин уйлыйм! –
дип үҗәтләнде хатын, башын ирнең култык астыннан төртеп. –
Әнә Чүплектә Иманшаһ хәзрәтнең кызы җиткән диләр. – Исеме дә
ятышлы – Миңлезифа. Тәрбияле, эш тәртибен белеп үскән кыз. –
Соратып ал, бөтенесен үзем генә тартып бара алмыйм бит инде, күреп
торасың, болай да түздем, үзең сүз багларсың дигән идем... Бала-чага
арта тора, кышын кунак өзелми, җәен чүп утау, печәнен әзерләү, урак
уру, көзгә керүгә – кырлачтан чабагач белән ашлык сугу, җилгәрү...
– Ярый, чәпчемә, әллә ничек булып китте. Кинәттән генә дигәндәй.
Мин бит сиңа өйрәнгән. Бер караштан барысын да аңлап аласың,
сиңа торырлык булырмы соң ул яшь бичә?!
– Аллаһым икән! Өйрәнер, мин дә тел тешләп утырмам,
әйткәләрмен. Әнә каршы як Әхмәтҗан инде өченче хатын алып
кайтты. Югыйсә ул кем дә, син – гөрнәдир Ибраһим кем! Авыл
башлыгы – староста итеп сайлануыңа да байтак еллар бар бит.
– Көндәш дисең инде. Өйнең коты калмаса? – Ир сүзен әйтеп
бетермәде.
– Йоласы шул, – диде хатыны, тагын иреннән читкәрәк тайпылып. –
Бездән генә калмаган. Булдыксыз адәм түгел бит син – тавышланырга
юл куймассың. Бу хакта уйламыйча гына сүз катмадым, карт. Шулай
кир-ә-ә-әк, – дип сузды ул һәм иренең күкрәгенә башын салды.
Ирнең күңеленә корт керде. Гизделҗамалны артык яратамы соң,
бер дә аның янәшәсендә тулганып йөрүче икенче бичәне күрәсе килми
иде кебек. Шул ук вакытта мондый сүз чыгасын да сизенгән сыман
иде – димәк ки, вакыт җиткән.
Шул сөйләшүдән соң, озак та үтмәде, өйдә яшь бичә пәйда булды.
...Иртән ашыктыруы әйбәт булган икән. Староста булгач, өй
каршысында атлар туктап кына торалар. Килгән һәркайсының атын черү, җәен яңа чабылган үлән, кышын Ык болыныннан чабып
киптерелгән хуш исле печән салу – Зарифҗанга йөкләнгән бурыч.
Йорттагы атларны, тай-колыннарны, сыер-сарыкны карау лазем,
хуҗаның йомышларын да үтәп өлгер – үсмер малайга хуҗалыкны
җигелеп тартырга туры килә, ара-тирә аңа Габделкаһир булышкалый
анысы. Тик ул укырга һәвәс, беренче кар төшүгә Минзәләгә шкулга
илтеп куя аны Ибраһим. «Кантуннан кушалар, староста балалары
шкул белеме алырга тиеш», – дип кантун Солтанов гел тукып тора.
Печәнне бушаткач, Ибраһим ындыр табагыннан урап килде.
Ибраһимның күңеле булды – ындыр табагы ялт итеп җыештырылган
иде. Миңлезифа тырышкан инде. Бүген мактап сүз әйтергә онытмаска
кирәк дип уйлап алды хуҗа кеше. Җылы сүз – җан азыгы, эшен
күрә белгәнне һәммәсе ярата. Башланган эш – беткән эш. Менә шул
сәнәк-тырманы, бау-ыргакны чүнниккә кертеп урнаштыруга, урам
якта кунаклар килеп җиткәнен сиздереп, ат пошкырып алды. Ерактан
килгәннәр, димәк ки...
Яныннан җәһәт атлап, Гизделҗамал үтеп китте. Дәшми генә,
дорфарак хәрәкәт белән кече улының кулыннан тастымалны
алып, читәнгә элеп куйды. Кыланмышыннан чамалады Ибраһим –
Миңлезифаны никадәр үз итәргә тырышса да, көндәш көндәш инде,
көнчелек шаукымы уйнап ала өлкән бичәдә.
Капкадан керүче җиргә нык басып, үзен хуҗаларча тотарга
өйрәнгән нык бәдәнле адәм иде. Артыннан тагын ике яшь кеше
күренде. Алдагы адәм өстенә энәдән-җептән чыккан өр-яңа кием
кигән. Башында кама бүрек, өстендә атлас җилән, аякларында болгар
күн итеге, кулында сары каештан үрелгән камчы.
Керә-керешкә кунак кычкырып сәлам бирде:
– Әссәламегаләйкүм, Ибрай!
– Вәгаләйкүм... – диде ирексездән хуҗа кеше. Исемен болай
кыскартып, азлар гына сөйләшә. Күзе аерып бетерми тора иде, инде
танып алды. Баксаң, кантун Баязит Солтанов үзе икән бит. Мәчтидәге
утарын калдырып, нишләп йөри икән? Хәерле булсын!
Аралары артык якын булмаса да, әле үткән ел гына әткәсе
Габделмәҗит Солтановны алыштырып, дәрәҗәле эшкә билгеләнгән
ир уртасы булып килүче Баязит аңа карата миһербансыз дип булмый.
Эш буенча җыелган мәҗлесләрдә аны һәрвакыт түргә, яраннары
тирәсенә утырта, сүз әйтергә кирәк булса, аның сүзен көтә иде. Шуңа
күрә мәҗлесләрдә Ибраһим үтә игътибарлы, кантун авызыннан
чыккан һәр сүзне күңеле аша үткәреп, башында ун тапкыр әйләндереп
чыгарырга өлгерә иде. Чөнки, кантун кайсы якка суктыра, кайсы
якны алга сөрә, чамалап торырга кирәк, андый чакта һәрчак зиһенне
алда йөртергә туры килә. Кантун фикерен аңышмый калып, сүз
әйтергә кушкач, чабата башын кирегә кайтарып утырсаң, күрерсең күрмәгәнеңне! Кансыз, рәхимсез андый чакта Баязит. Хикмәт
Баязиттан куркуда түгел, курку күлмәге тузган инде аның, кирәкмәгән
тавыш-ызгышны җене сөйми Ибраһимның. Шул гына.
Ибраһим, артык җебеп төшмичә, каршысына барып, Баязитка
күрешергә ике кулын сузды.
– Ак йортка үтегез, Баязит җәнаплары, әйдәгез, үтегез, шулкадәр
юл үтеп, арып та киткәнсездер.
– Кая монда ару кайгысы, – диде Баязит илтифатсыз гына. – Нәрсә,
печәнне зуратка куярга өлгердеңме?
– Тәмамлап киләбез, кантун хәзрәтләре, – диде хуҗа. Болай
караганда кабаланып-каударланып сөйләшкән сыман булса да,
Ибрайның кем икәнен яхшы белә Баязит. Оренбург хәрби округында
танышлары күп, ышыкланыр кешесе бар. Авылны ныклы кулда тота,
чакырылса, билгеләнгән вакытка килеп җитә, кирәк булса, үз сүзен
кистереп әйтә, һәм, бусы иң мөһимедер, ул әйткән сүз Баязит кантун
фикереннән бик аерылмый иде.
– Эшнең тәмамлауга таба баруы әйбәт, Ибрай. Йорт-җиреңне
ышанычлы кулларга калдырып торырга туры килмәгәе. Полковой
старшиналарны иртәгә Минзәләгә җыярга фәрман килде. Губернатор
галиҗәнаплары үзе кул куеп, мөһер баскан. Димәк ки, җитди мәҗлес
булачак. Өяз башлыгы колакка киртеп әйткән, соңга калучыны
камчы белән тотып ярдырачак. Бусына ышанырга була. Милость
бар дисәләр дә, катылыкка килгәндә, өйдә кем хуҗа икәнен күрсәтә
белә алар. Сиңа кагылганчы, Олы Имәнгә кереп чыктым, – дип дәвам
итте Баязит. – Йөзбашы Габделманнаф Сөюшевка әйтелгән. Хәбәр
салмасаң да була. Габделманнафның әткәсе Сарбулат Ибраһимның
атасы синең әтәң Бикчура морза белән әшнәләр иде. Яхшы беләсең,
аларның карусызлыгы нәселдән килә.
Габделманнаф – тапкыр сүзле, җиңел гәүдәле кеше, походларда
аның белән җайлы, әйткән сүзне эләктереп кенә тора, беркайчан
да сүзен сүз итәм дип, кирегә сукалап маташмас иде. Аның исемен
ишеткәч, Ибраһимның күңеле күтәрелеп китте. Кунаклар озаклап
тормас. Гизделҗамал бәлеш пешереп өлгерткән чакка туры килде,
юлчылар озакка сузмастан, тәһарәт алып, сәфәр намазы укып алдылар,
артык иркенәйми ашап-эчтеләр дә Минзәләгә кузгалдылар. Өяз
башлыгы, кантуннарны кичкә җыеп, чакыру сәбәбен аңлатачак икән.
Иртәгә мәҗлескә команда старшиналары, йөзбашлары җыелырга
тиеш, ди. Кеше хәйран булачак. Сүз дә җитди булыр инде, походка
чыгарга туры килмәгәе...
Яуга әзерлек эшләренә кантон башлыклары җаваплы булса да,
өяз башлыгы да бу эштән читтә калмый, Оренбургтагы Хәрби округ
белән һәрдаим элемтәдә тора, кантоннарга күзәтчелек итә иде.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2025

Фото: Ләйсән Зарипова

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев