Логотип Казан Утлары
Шигърият

114 АДЫМ

Үтәсе юл кыска – кем өчендер, Кемнәргәдер ул юл озын булыр... Әйткән чакта: «Кеше соң минутта Кыйбласына карап йөзен борыр!»

 (Унбер каһарман эзеннән)

ЦИКЛ

Сугыш узган җирләр – хәтәр музей:
Сөяк, каска, мылтык, пистолетлар...
Унбер батыр.
Хәтер төпкеленнән
Хатирәләр калка, истәлекләр...
Унбер батыр.
Унбер татар улы.
Татар улы, димәк, киң җилкәле.
Кормаш, Алиш, Баттал, Зиннәт...
Муса –
Шулар арасында иң өлкәне.
Фуат, Сәлим, Гариф, Симайларның
Аркадашы, рухи әйдаманы –
Җәлил! –
Күп тә үтмәс, һәйкәл булып,
Казаннарда калкыр бер заманны...
Аңа кадәр, гаярьлеккә тиклем,
Батырлыкка хәтле юл үтәсе;
Тузан булып яткан еллар аша
Тарих катламнарын селкетәсе…

* 114 адым – үлемгә хөкем ителгәннәр камерасыннан гильотинага кадәр җәлилчеләр узган ара.

 

Үтәсе юл – гомер...
Әхмәт Симаев

Үтәсе юл – гомер: түзү кирәк
Кырыкмаса-кырык сынавына –
Мостафаның Муса Җәлиленә,
Яңа Аллаголның Симаена.
Әйткән чакта: «Ирешәлсәк иде
Аллаһының олуг рәхмәтенә!» –
«Ил-милләтем!» – диеп шәһит китәр
Яңа Аллаголның Әхмәте дә...
Үтәсе юл матур, озын, якты –
Хыяллар да түгел күтәрмәслек...
Әйткән чакта: «Еллар җырлап узар,
Барабаннар кагып үтәр яшьлек!»
Килеп төшә һичбер көтмәгәндә
Бу тормышның ачы сынаулары:
Гүя или җиде җиз иләктән
Җәлил, Кормаш, Алиш, Симайларны...
Үтәсе юл тәмуг-җәһәннәм күк.
Тик өметләр чынга ашар сыман.
Әйткән чакта: «Чорлар күкрәп очар –
Кыялардан төшкән ташлар сыман!»
Сискәндереп, шулчак башка төшә,
Өскә килә зәхмәт-сынаулары...
Илкәенә канлы иңен куяр
Баттал, Фоат, Әхәт, Симайлары...
Үтәсе юл кыска – кем өчендер,
Кемнәргәдер ул юл озын булыр...
Әйткән чакта: «Кеше соң минутта
Кыйбласына карап йөзен борыр!»
Шулчак янә уйлар төшәр башка
Һәм көттермәс яңа сынаулары:
Үткен балта кыеп кына алыр
Зиннәт, Хәсән, Фәрит, Симайларны...
Үтәсе юл сират күпередәй –
Кылдан нечкә, үткен кылычтан да...
Әйткән чакта: «Гомер күкрәп калыр,
Тыңла аны һәркөн тыныч таңда!»
Өтеп алыр шулчак хәтер уты,
Баш калкытыр хәтәр сынаулары...
Сынап, Күктән багып тора сыман –
Гариф, Сәлим, Саттар, Симайлары…
 

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев