Логотип Казан Утлары
Роман

ЯУ (романның дәвамы)

Ниһаять, август ахырында үз частена кайтып егылды Мирхәмәт. Югыйсә солдатка кайда да бер сыман – кулыңда коралың төзек булсын да, кушканны вакытында үтәргә өлгер. Каршыда – дошман, аның тар-мар ителүенә бер совет солдаты да шикләнми.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

3
24 август, 1943 ел. Сишәмбе. Смоленск тирәсе.

Ниһаять, август ахырында үз частена кайтып егылды Мирхәмәт.
Югыйсә солдатка кайда да бер сыман – кулыңда коралың төзек булсын
да, кушканны вакытында үтәргә өлгер. Каршыда – дошман, аның
тар-мар ителүенә бер совет солдаты да шикләнми. Командирлары –
тәҗрибәле офицерлар, күбесе – утны-суны кичкән егетләр. Мәскәү
тирәсендә утка кергән татар егете, дошманнар белән алыша-алыша,
инде Смоленск тирәсенә килеп җитте. Шул арада ике мәртәбә
яраланды, язмышка язылгандыр инде, һаман исән, һаман сафта.
Яраланулар булып тора анысы, баш исән, кулда кылыч, аркада
винтовка, атлар гына кызганыч. Бишенче атын югалтты Мирхәмәт
шушы көннәрдә. Шәп бахбай иде, шикәр бирсәң, башын иңсәгә куеп,
рәхмәтләрен җиткереп бетерә алмый иде.
Район хәрби комиссариатында ук үзенең кавалериягә билгеләнүе
турында кәгазь тоттырдылар аңа. Район үзәге Пучыдан Әҗәкүлгә
озаттылар. Анда баржага атлар, печән төяп, ике көн үтте, Чулман-
Иделдә атна чамасы йөзделәр. Туктала-туктала бардылар, эч
пошыргыч сүлпәнлек иде, сәфәр барышында кемнәр генә тулмады
ул баржага, һәммәсе кавалериягә билгеләнгән, атна-ун көн эчендә
немецның муенын борып атабыз дип ашкынучы мобилизованныйлар.
Мирхәмәт Әҗәкүлдә бергә тупланган команда егетләре белән
танышып өлгергән иде инде. Алардан ерак китмәскә тырышты,
барыбер, ни булса да, янәшәдә үзең белгән кешеләр – якташлар булса,
җан тынычрак шикелле.
Сызрань шәһәрендә полкларга аердылар. Кавалерия дип текә
сөйләшсәләр дә, атлар – гади колхоз маллары, яу кырында чатыр
чабып, дошман өстенә алып кереп китәргә бер дә охшамаганнар шул.
Аларны бу «һөнәргә» өйрәтергә дә өйрәтергә кирәк әле. Иң мөһиме –
малкайларны дөрес тукландыру. Мирхәмәт, сугыш башланганчы,
Минзәләдә ветсанитарлар курсын тәмамлаган иде, Сызраньда аңа чат
ябыштылар. Резерв частьның баш мал табибы Гурьев, аны шушында
калдыруларын үтенеп, командирлары янына да алып кергән иде,
рөхсәт бирмәделәр. Мал табибы фронтта унлата кирәк, монда качып
ятасы түгел дип, кырт кына кисте чылгый мыеклы командир. Үзенең
тотышы, йөз-кыяфәте, бигрәк тә озын куе мыегы аны командарм
Будённыйга тартым итә, ул, моны белгән хәлендә, үзен бик тәкәббер,
һавалы тота иде. Полкны куа, ашыктыра, кайсы солдат төркеме
тирәсенә килеп төртелсә, тизрәк фронтка китү турында сөйли,
«болай ятсак, фашистларны безнекеләр кырып-себереп он-талкан
итеп бетерәчәкләр, нишләп һаман фәрман килми», – дип өзгәләнә.
Көн саен каядыр шалтырата, кем беләндер нык итеп сөйләшкән
була, тик җавапка һаман бер сүз ишетә – кавалерия полкын кырда өйрәтүне дәвам итәргә! Бу тиктормас Поликарповны тынычландыра
алмагач, «август башында инспекция килеп, әзерлекне тикшерәчәк»
дигән фәрман төшерделәр. Шуннан соң гына полк ныклап өйрәнүгә
кереште.
Мирхәмәт утызынчы елларда армиядә чакта кавалерия частенда
хезмәт иткән иде, башкалар алдында аның күнегүләрне эшләү
осталыгын мисал-үрнәк итеп, берничә көннән өйрәтүче-инструктор
итеп «үрләттеләр». Инде өйрәтүләр өчен җаваплы комиссар
аны инструктор итеп калдырырга тырышып йөри башлады.
Поликарповның монда да җавабы кыска булды – мин җыен әтрәк-
әләм белән яуга барырга тиешме? Һәр кавалерист осталыкка ирешсен,
әгәр шулай булмаса, сугыш вакыты кануннары буенча... Комиссар
кыяфәте белән – Будённыйга, холкы белән башкисәр-атаманга
охшаган командирдан ераграк йөрүне хуп күрде. Солдат формаларын
киеп алгач, гәүдәләр ыспайланып, кыяфәткә бердәй төс керде, кемнең
кем икәнен аерып та бетереп булмый башлады. Иң дуслашкан кешесе
Сәет авылыннан күптәнге танышы Галимҗан иде. Мирхәмәтнең
туган авылы Әмәкәйдән ерак түгел аның Сәете. Ике солдат ничек
тә бер эскадронга эләгергә ният кылдылар, комиссар миһербанлы
кеше булып чыкты, шулай эшләде дә – теләкләрен искә алып, аларны
аермады. Алда ниләр көтәдер – белгән юк, шулай да булачак поход-
яуларда бер-берсен күздән югалтмаска сүз бирештеләр. Хәрби яктан
шактый чарлангач, юлга кузгалырга фәрман килеп төште. Ул көнне
Поликарпов очынып кына йөрде.
Беренче сугышчан чыныгуны Мәскәү астында, Можайск тирәсендә,
Бородино кырында алдылар. Кавалерияне дошман өстенә кертеп
җибәрделәр җибәрүен, тик баш өстендә чебен урынына свастикалы
самолётлар өере, каршыда танклар, туктаусыз туптан аталар, сафлар
буталышты, кылыч болгап яуга ыргылган җайдакларны атлары
белән бергә кырып кына салды дошман. Беренче сугыштан полкның
өчтән бере исән калдымы, юкмы – кем кемгә хисап бирсен монда?..
Сул як флангтан һөҗүмгә кергән берничә дистә сугышчы якындагы
урман эченә кереп кача алды. Арада Поликарпов та бар иде, ул каты
яраланган, агач ышыгына салып, ярасын бәйләгәндә, Мирхәмәткә
бер генә җөмлә әйтергә өлгерде:
– Атлар белән танкка, самолётка каршы торып булмаячак, солдат... –
Сүзен әйтеп бетерүгә вафат та булды. Командирны җирләп
өлгермәделәр, калган кавалеристларга чигенергә, баштагы позициягә
кайтырга фәрман килеп иреште. Бу сугышта Галимҗан җиңелчә
җәрәхәт алган иде, тылга озатмадылар, санчастьта яраларын бәйләтеп
йөрде.
Кавалерияне турыдан яуга кертеп, берничә мәртәбә авызлары
пешкәч, югарыдан тактиканы үзгәртергә уйладылар булса кирәк.
Хәзер инде кавалерия частьларын яшерен генә дошман тылына озатып, аларга тылдагы фашист гаскәрләрен, азык-төлек запасын,
коралларны юк итү бурычы куелды. Дөресен әйтергә кирәк, сентябрь
ахырларында ныклап гамәлгә кергән бу тактика беренче мәлләрдә
отышлы булып чыкты. Мирхәмәт полкы күпме дошман солдатын,
коралны, арада хәтта танк, самолётлар да күп иде, кирәк-яракны юк
итүләрдә катнашты. Әмма Кызыл Армия ягыннан да югалтуларның
исәбе-хисабы юк иде.
Октябрь башында полкны кабат тулыландырдылар. Бу юлы
Себердән сугышчылар килеп төште. Шактый йончу иде алар, юлда
айлар буе товар вагонында килү эзсез калмаган. Берничә сугышчыны
Мирхәмәт белән Галимҗан хәстәрләгән блиндажга керттеләр. Яңа
күршеләре күрсәтелгән почмакта урын көйләп маташа башладылар,
«Хуҗа» сыйфатындагы ике солдат – Мирхәмәт белән Галимҗан үз
эшләре белән мәшгульләр, ара-тирә ике якташ сөйләшкәләп алалар,
әлбәттә, татарча инде. Шул чагында яннарына бер солдат килеп
чүмәште.
– Татарлармы? – диде ул ничектер үз иткән кыяфәт белән.
Таныш түгел кешегә чишелеп китү яхшыга түгел. Монда һәркем
шикләнүчәнгә әйләнә.
– Соң?.. – диде Мирхәмәт, сорауга теләмичә генә җавап биргәндәй. –
Үзең кайсы яктан?
– Читадан, Байкал аръягыннан, – диде ят сугышчы. – Сугышның
башыннан алгы позициядә дисәң дә ярый. Яраланып, госпитальдә
ятып чыктым. Яңа килүчеләр янына кушып, сезнең частька
җибәрделәр...
Рус кешеседер, теле чатылдап тора. Татар икәнлекләрен каян
белгән, ике якташ бер-берсенә мәгънәле карап алдылар.
Яңа күрше дәвам итте.
– Тыңлап торам да таныш телдә сөйләшәсез кебек.
– Татар телендә инде, – диде Галимҗан. – Үзебезнең туган
телебездә.
– Аңлашыла, – диде теге иптәш, елмая төшеп. – Бергәләп сөйләшик,
мин дә татар бит.
Җиңел сулап куйдылар. Хәтта күңелле булып китте. Юкка
шикләнәләр бугай. Мирхәмәт солдатны баштанаяк күздән кичерде.
Уртача буйлы, яңаклары эчкә суырылып тора. Көч бар монда, куллары
саллыга охшаган, ара-тирә кулын йодрыклап ала, нидер аңлатырга
маташамы шунда – йомарланган йодрык бәләкәй арба тәгәрмәче
кадәр бардыр. Яше егермедән өстә кебек.
– Ул Чита, Байкал дигәннәрне ишеткән бар анысы. Болай аз-маз
укыштырган кеше без, география ят түгел. Колакка татарча сыман
ишетелә, ятышлы сүзләр. Курсларда укытучыбыз бөтен атаманы да
татарга бәйләп аңлата иде. Шулай истә кала дип. Чита – таулар белән
дала кисешкән чат дигән сүздән килеп чыккан дип хәтергә сеңдерде, чик буендагы кала дигәне дә бар бугай. Кыскасы, татар сүзе. Байкал –
бай күл, тирән сулы, балыклы күл дигәнне аңлата ди иде. – Мирхәмәт
Галимҗанга сабак биргән кыяфәттә сөйләнеп алды. Аннан кырт кына
яңа күршегә сорау бирде: – Нишләп туктаусыз йодрык йомарлыйсың,
кул сугышына әзерләнәсеңме? – Үзе якташына күз кысып алды.
– Юк ла, – диде яңа күрше. – Бокс түгәрәгенә йөргән идем, шуннан
калган гадәт. Ят кешеләр янында шулай килеп чыга. Нервылар...
– Нервы – татарда теңкә дигән сүз. Ятсынган чакларда, теңкәң
тартыша, димәк. Ветеринария курсларында укыдым, атлар да
ятсынганда теңкә тилмерүенә дучар булалар.
Галимҗан сумалалы җеп белән кубарылган итек башын тегеп
утыра иде, кызыксындырган төп сорауны бирде:
– Исемең ничек, Чита җегете? – Шул арада итеген аягына киеп
куйды. – Тагын бер яуга кереп чыгарга ярар әле...
– Нургали... – диде егет. – Бикчурин, – дип фамилиясен дә өстәп
куюны кирәк тапты.
Галимҗан – үтә кызыксынучан кеше, төпченмичә кала алмыйча,
сорау бирүен дәвам итте.
– Нургали Бикчурин дисең инде?.. Читада татарлар бармыни?
Җәһәннәм читендә диләр бит аны.
– Нишләп булмасын? Татар урамы бар анда. Татар мәктәбе эшли
иде. Мин шунда укыдым. Әле Казаннан килеп укытып йөрүчеләр
булган. Абыем сөйли иде, егерменче елларда Хәсән Гөлзизин дигән
кеше татар теленнән сабак биргән. Аннан Казанда ул Хәсән Туфан
булып киткән. Поэт.
– Шагыйрь... – диде Мирхәмәт.
– Ни генә юк бу дөньяда, – дип, башын селкеп алды Галимҗан,
каршысында утырган Мирхәмәткә карап. – Мин Габдулла Тукайны
гына ишеткәнем бар. Мәдрәсәдә хәлфә сөйләнгәләп ала иде:
«Шундый шәп татарымыз бар», – дип. Хәсән Туфанны белсәң, син
генә беләсең инде, белмәгәнең юк бит.
Сүзгә Мирхәмәт кушылды.
– Минзәләдә укыганда, бер төркем язучылар килгән иде. Пароход
белән. Курья пристаненнан барып алдык. Берсе Хәсән Туфан дигән
иде кебек. Техникум клубында янып шигырь сөйләгән иде.
– Шул Хәсән Туфан булырга тиештер, абый мактап туя алмый иде.
Үзем күрә алмадым, бәләкәйрәк чак булган.
Галимҗан сүзне икенчегә борды.
– Бу кадәр татарчага ничек остардың соң, агай-эне? Гел беднеңчә
сүләшәсең?
– Өйдә татарча, эштә дә татарлар күп иде. Җомга мәчеткә
җыелабыз. Без бит мөселманнар.
– Чукынсын, беднең як кешесе бу! – Галимҗан калгынып
куйды. – Әтәй-инәң кайсы яктан, шунда туып-үскәннәрме? Беднең мәчетләрнең манарасын аударып, клуб-мәктәп иттеләр, әллә кайдагы
Читада мәчеткә җыелып, намаз укыйлар икән, һушың китәр!
– Менә иптәш Минзәлә дип сөйләшә бит. Бабайлар Минзәлә
өязеннән минем. Иркәнәш дигән авылдан. Ишетсәгез... Соңгы
елларда мәчеткә җыелулар сирәгәйде, тикшереп тора башладылар,
яшьләр куркып кача, картларны куалар.
– Иле белән шундый хәл инде, – диде Галимҗан төксе тавыш белән.
– Сугыш башлангач, мәчетне ачтылар, кабат эшли башлады.
Картлар җыелып, җиңү теләп дога кылалар.
– Иман кирәк инде, имансыз кешедән ни көтәсең? – диде Мирхәмәт.
Галимҗан кабынып китте.
– Бабаңның исеме кем? Бәлки таныштыр. Без бит шул як кешеләре.
Мин – Сәет дигән авылдан. Иркәнәшкә күп булса, унбиш чакрымдыр.
Мирхәмәт – Әмәкәй дигән авыл тумасы. Алар Иркәнәшкә ераграк
инде.
– Аңа калса, минем хатынның бертуган апасы Иркәнәшкә кияүгә
чыкты. Җәй саен кунакка барып кайтабыз, – диде Мирхәмәт, мактана
төшеп.
– Кая карама туган-тумача синең. Алай Читада да туганнарың
юкмы? – диде Галимҗан, шаяртып.
– Кем белгән, революциядән соң Байсар апабыз, бер дворянга
кияүгә чыгып, Себер якларына китеп барган. Хәбәр-хәтерләре
булмады. Кая китеп юкка чыкканнардыр...
– Исем-фамилияң ятышлы – Нургали Бикчурин, – диде Галимҗан,
яңа сугышчыга төбәлеп. – Бер дә ишеткәнем булмады.
– Иркәнәшләр бер сөйләнеп утырганнар иде. Борынгыда Бикчурин
дигән зур кешеләре булган. Полк командирымы, яугир, гаярь кеше, –
дип, ачыклык кертәсе итте Мирхәмәт. – Наполеонга каршы сугышкан,
ахры. Истә шулай калган.
Галимҗан кулын селтәп алды.
– Тузга язмаганны сүләмә, Мирхәмәт! Нинди полк командиры
чыксын Иркәнәштән. Беднең авылдан да бәләкәй бит ул.
Нургали, күп сүз – юк сүз дигәндәй, тамак кырып алды да үз
урынына китеп барды.
Ул арада блиндажга бригада командирының сәяси эшләр буенча
урынбасары подполковник Сидоркин килеп керде. Артыннан кулына
тартма тоткан бер сержант – ординарецы ияргән. Барысы да аяк өсте
бастылар.
Сидоркин керә-керешкә ачык тавыш белән:
– Сафиуллин, Гәрәйханов мондамы? – дип кычкырды.
Мирхәмәт белән Галимҗан икесе тиң:
– Монда! – дип җавап бирделәр.
– Булуыгыз әйбәт. Барыгыз да үзегезне тәртипкә китерегез, тезелеп
басыгыз!

Блиндаждагы солдатлар, «нәрсә булыр бу?» дигәндәй үзара
шөбһәлерәк караш ташлаштырып, җәһәт кенә гимнастёркаларының
сәдәфләрен эләктереп, билләренә каешларын буып, Сидоркин
каршысына килеп бастылар.
– Сафиуллин, Гәрәйханов, икегезгә дә Ржев операциясендә
күрсәткән батырлыклар өчен «Сугыштагы батырлык өчен» медален
тапшырам, – дип, озакка сузмастан, сугышчыларның кулын кысып,
медальләрен түшләренә элде. Ординарец солдатларның кулларына
бүләкләнү турындагы таныклыкнамәләрне тоттырды. Сидоркин
тагын да ачыграк тавыш белән:
– Котлыйм! – диде. Аннан тавышын баса төште. – Иптәш
сугышчылар, әзерләнегез, иртәгәдән алгы сызыкка... – дип,
блиндаждан чыгып китте.
– Ун көнгә ялга чыгарганнар иде, биш көн дә үтмәде, тагын
атларны иярләргә... – диде Галимҗан, ризасызлык күрсәтеп. – Ничә
айга бер тын алган идек...
Каршыларына Нургали килеп басты.
– Котлыйм, абзыйлар, – дип, һәркайсының кулларын кысты.
Түзмәде, кызыксынып, сорау бирде: – Орден-медальләр күп
җыелгандыр инде?
– Син дә сугышның башыннан бирле дисең бит. Ничә тапкыр
бүләкләндең? – диде Галимҗан үчекләбрәк.
– Әлегә тәтемәде, – диде Нургали тыныч кына. – Бүләк өчен
сугышмыйбыз.
Галимҗан иреннәрен кысып куйды. Бүләккә лаек булу күңелледер,
әлбәттә. Әмма дошман тылында тагын ниләр күрәсе булыр?
– Ике ел йөреп, беренче мәртәбә бүләкләнү. Моңарчы медаль
кайгысы булдымыни? Мондагы мәхшәргә соң... – диде, ул түшендәге
медаленә күз ташлап. – Без сугышның алгы рәтендә, исән калсак –
иң зур бүләк шул. Орден-медаль штабтагыларның күкрәкләрендә
арта тора, күренә... – Аннан снаряд тартмасыннан рәвешенә китереп
корылган өстәл өстендәге чәйнеккә үрелде. – Әйдә, чәй кайнатып
алабыз, медаль алуны билгеләп үтик инде. – Алдагы сүзгә ачыклык
кертәсе итте: – Орден, медаль дисең... Кемнең ни кыланганын кем
белә монда? Берәүләр сугыша, берәүләр түш киереп, кәпрәеп йөри.
Дөнья шулай корылган инде, – дип тә өстәде.
«Күп сөйләшәсең» дигәнне аңлатып, Мирхәмәт якташына батырып
карап алды.
Нургали кызыксынып сорау бирде:
– Нинди батырлык өчен бирелде соң бу медаль?
– Кем белгән инде, – диде Галимҗан исе китмәгәндәй. – Ярты ел
ал-ял белмичә ут эчендә йөрдек. Ул Ржев, Вязьма калалары төшләргә
кереп йөдәтә. Андагы сугыш, андагы кырылыш... Ходай язмасын
яңадан күрергә.

– Алга таба да шул булачак, – диде Мирхәмәт, авыр сулап. –
Дошман теше-тырнагы белән карыша бит. Үз илләрендә генә ятсалар,
ни булган? Монда эшелоны белән килеп кырылалар, үлем эзләп
йөриләр, явызлар!
– Безнекеләр дә... – дип сүз башлаган иде Галимҗан, тынып калды.
Сугышның бер көне – бер гомергә бәрабәр. Моңарчы ниләр
генә баштан кичмәде. Башта, яуга кереп чыккач, булган хәлләрне
күңелдә әйләндереп ятарга һәвәс иде, күзгә йокы керми, саташып
хәлләр бетә, һаман яуда, дошман белән бәрелештә дип хис итә үзен.
Хәзер ияләште кебек. Ул Ржев, Вязьма өчен барган сугышларны
уйласаң... Атлар белән дошман тылына кереп китү була, дошман
чыгу юлларын ябып та куя. Рейдка кереп, немец тылын туздыруын
әйбәт туздыралар, әмма дошман да йоклап ятмый, беренче мәлләрдә
мондый көтелмәгән һөҗүмнәрдән шыр җибәреп, акылларын югалтыр
дәрәҗәдә, өсләренә җен шикелле кайдандыр килеп чыгып, тыйгысыз
көч белән ташланган кавалериядән качып котылу ягын карасалар,
берничә шундый һөҗүмнән соң тылларын сакларга өйрәнделәр.
Тылда җиңел самоходкалар ишәйде, миномётлар иң куркыныч корал
икәнен расладылар, ут позицияләрен корып куярга өйрәнделәр.
Һавадан самолётлар өскә бомба коя, чыда гына. Безнекеләр берничә
алыштан соң ук элемтәсез, күп чакта командирларсыз да калалар.
Бер рейд – ярты полкны югалту дигән сүз. Кире үзебезнең якка
чыга башлагач, чын җәһәннәмнең үзенә килеп капкандай буласың,
тимер капкынга эләккән вак җәнлек сыман бәргәләнергә туры килә.
Камалыштан чыкканда полкның байрагы сакланып калса, калганы
берсен дә артык борчымый кебек. Атларны әйтәсе дә юк инде, меңләп
җайдак дошман тылына кереп китә, күп булса бер яудан йөз чамасы
аткай исән чыга. Аларының да тәннәрендә ничә яра әрни, ничә ярчык
эчтән бәгырьләрен ашый…

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев