Логотип Казан Утлары
Шигърият

АВГУСТ ЙОЛДЫЗЛАРЫ

Иртә-кичен җиләс, төннәр кара, Август йолдызлары баш өстендә.

Тирләп-пешеп челлә үтеп бара,
Басу-кырлар инде җиз төсендә.
Иртә-кичен җиләс, төннәр кара,
Август йолдызлары баш өстендә.
Ерак калды минем зәңгәр таңым,
Үтмәс иде кебек югыйсә.
Сау бул инде, яшел яфрак чагым,
Орлыкларны коеп җил исә...
Тирбәлә-чайкала саргая куаклар,
Яңгырлы җилләрдә көрсенеп.
Уйлана-уйлана соклана бу яклар,
Иң моңсу көннәрнең берсе дип.
Төсләр сынды суык уйсуларда,
Котсызланды сары сусар иле.
Шыксыз калган сары басуларда
Сары сагыш себерә сармат җиле.

 

«КУ» 08, 2025

Фото: Raphael Ai

 

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев