Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
Укырга өйрәнгән кышта мине еш кына өйдә берүземне калдыра башладылар. Ул елны авылдагы почта бүлеген җитәкләгән Темәпи җизни, безгә ат җигеп төшеп, әбине эшкә чакырып алды. «Син булсаң, тәртип кертер идең инде анда», – диде.
Почта
Укырга өйрәнгән кышта мине еш кына өйдә берүземне калдыра
башладылар. Ул елны авылдагы почта бүлеген җитәкләгән Темәпи
җизни, безгә ат җигеп төшеп, әбине эшкә чакырып алды. «Син
булсаң, тәртип кертер идең инде анда», – диде. Шулай итеп, әби
почта өләшергә эшкә керде.
Янсуар бабай фермага таң беленгәндә үк чыгып китә дә кара кичтә
генә кайтып керә. Әбигә җизни: «Үз вакытың белән җөрерсең», –
дигән иде. «Үз вакытың» дигәне ул инде әче таң белән кара кич дигән
сүз. Тиз генә йөгертеп йөреп чыгасың да авылны шуның белән шул,
янәсе.
Әмма капчык-капчык кайткан хатлар белән газета-журналларның
очына чыга башлагач, хәлләрнең алай гади генә түгел икәнен аңлап
алдык. Әби: «Син минем үскән кызым бит, булышчым», – дип, бу
эшкә мине дә катыштыра башлады. Икәүләп без җайлы гына ысул
булдырдык.
Бабай почтадан капчык-капчык почтаны чанада өйгә алып төшеп
куя да үзе фермага эшкә китеп бара. Аны озаткач, бераз гына эңгер
таралганчы, әби Ночканы савып керә, малларны карый, мин торуга
мичне тартып куеп, шишара23 пешереп алган була. Мин, күземне
22 Сөт өсте – аертып алынган куе сөт, каймак.
23 Шишара – төче камырдан әзерләнә торган татлы ризык. Кечкенә дүртпочмаклар рәвешендә, чәй белән
бик тәмле. Элек, кәнфит-мазар булмаганда, бәйрәмгә әзерләнгән. Олы бәйрәмдә – күкәй җыярга, Туым
вакытында иман әйтергә йөргән балаларга биреп чыгарганнар.
ертып, юынып-сөртенеп, фуфайка салган урындыгыма килеп
кунаклагач, әби яраткан алтынсу каймалы бәләкәй касәмә чиле-пешле
күкәйне урталай ярып сала да бал кашыгы тоттыра:
– Җәле, үзең ваклап, папай кисәге белән кабып ашап җибәр,
кызым, – ди.
Шакы-шокы китереп, тырыша-тырыша күкәйне ваклап, тәмләп
ашап куям. Чиле-пешле күкәйне мин олылар шикелле өстән кабыгын
тишеп, тоз сибеп, эченнән калак белән кубарып алып ашарга бик
кызыгам. Әмма миңа әле алай ашарга рөхсәт бирмиләр: «Ялгыш
кабыгын йотып җибәрерсең», – диләр.
Аннан әби кап-кайнар, исләре борынны кытыклап торган
шишараларны коштабак белән, өстенә кызыл башлы тастымалны
каплап, өстәлгә китереп утырта. Икебезнең дә чынаякларга хуш исле
карлыган чәе агыза, борынын киереп утырган бәләкәй ак чүлмәктән
куе сөт катып куя. Шишараларны, кулны пешерә-пешерә, кызыл
башлы шакмаклы тастымал астыннан берәмләп алып ашыйсың.
Әби белән кара-каршы утырып, тирләп-пешеп, өч-дүрт чынаяк
иртәнге чәйне эчкән арада, тәрәзә артлары тәмам яктырып китә.
Әбинең ак, кызыл, алсу яраннары аша урам үзе һәм урамнан үтеп-
сүтеп йөргән кешеләр шәйләнә башлый. Әнә, үзе кадәрле көрәге
белән каршы як күрше Пауал бабай капка төпләрен көрәп маташа, әнә
астагы күршеләр, тимер чанага кызыл балоннарны тезеп утыртып,
газ будкасына баллон алыштырырга менеп бара. Аннан аркага
ранецларын аскан, шарфлары белән авызын каплап бәйләгән эреле-
ваклы балалар пәйда була – мәктәпкә дәрескә ашыга. Болары минем
күңелемне айкап ташлый: кайчан мин дә шулар кебек булырмын да
мәктәпкә барырмын инде...
Савыт-сабаны юып, киштәләргә урнаштыргач, эшкә керешәбез:
почта сортировкасына. Дивандагы һәм ике караваттагы җәймәләрне
тигезләп хәстәрлибез дә башта бөтенесен өч очка бүлеп чыгабыз:
Казак очы, Чуваш очы, Вьетнам очы24. Иң күп почта, бигрәк тә
журналлар, Чуваш очка туры килә, чөнки анда, әби әйтмешли,
«интеллигенция яши». «Әтиең белән әниең дә шул категориягә керә», –
ди ул миңа.
«Чувашка» таратыр өчен без, газеталардан тыш, «Казан утлары»,
«Азат хатын», «Ялкын», «Весёлые картинки», «Огонёк», «Вокруг
света», «Здоровье», «Крестьянка», «Чаян», «Работница», «Советская
женщина», «Наука и религия» журналларын аралыйбыз. Анда тагын
элек мәктәп директоры булып эшләгән, хәзер тарих укыткан Филипп
24 Әмма әби-бабайлар аның әле дүрткә бүленгән, морзалар яшәгән чакларын да искә ала: «До пожара
14 июня 1883 года, истребившого 70 дворов в деревне Янцевар, были кварталы: 1) Мурза нуклар – потомки
мурз, 2) Казак-очо – казацкий конец, 3) Чуваш очо – чувашский конец, 4) Урусь очо – русский конец»
(Илиодор Износков (1835–1917) – российский деятель народного образования, краевед).
Андреевичка авылда башка беркем дә алмый торган ике журнал килә –
«Новый мир», «Иностранная литература». Аннары ул безнең кебек
үк «Роман-газета» алдыра.
«Роман-газета»ны әбием «Казан утлары» кебек үк аерым ярата. Без
аларның икесеннән яңа гына чыккан, «бөтен ил укыган» әсәрләрне
укып барабыз. Әби горурланып, болай дип тә өсти: «Дөнҗадан артта
калмыйбыз, белеп торабыз!»
Ул язучыларга аерым бер хөрмәт белән карый. Дөрес, бөтенесенә дә
түгел. Кайберләрен: «Җарап тора инде», – ди, кайберләрен бөтенләй
«ташка үлчим»гә чыгара, «бүтән укымый торганнар» исәбенә кертә.
Әбинең «укый торганнар»ы исемлегендә – Миргазиян Юныс,
Мөхәммәт Мәһдиев, Әмирхан Еники, Аяз Гыйләҗев, Кояш Тимбикова,
Гурий Тавлин, Ибраһим Сәлахов, Фаил Шәфигуллин, Гомәр Бәширов,
Мәхмүт Хөсәенов, Гариф Ахунов, Ринат Мөхәммәдиев, Фәүзия
Бәйрәмова, Рабит Батулла, Флүс Латыйфи, Атилла Расих...
Миңа соңгы мәртәбә, кичләрен йокларга яткач, ярымпышылдап
«Роман-газета»дан Чыңгыз Айтматовның романын укыды.
«Бүгенгенең иң олы язучысы шушы, ахрысы, кызым», – дип куйды.
Аңлап җиткермәгән җирләрем күп булгач, русчадан тәрҗемә итеп,
шунда ук татарча аңлатып та барды. Ул бик куркыныч роман, анда
казакъларның бер ыруын, үзләренең килеп чыгышын хәтерләмәсен
өчен, башына хайван тиресе киертеп, маңкорт ясыйлар. Әби
әйтмешли, «дивана итәләр, кайчандыр безне иткән кебек». Маңкорт
булган бер малайны кол итеп саталар, ул хәтта, танымыйча, үз әнисенә
дә кул күтәрә25.
Романны укыганнан соң, дөньямның асты-өскә килде. Ул миңа
бик озакка җитте. Җәйләрен челлә кызуда көтүгә төшкәндә, кояш
башны бик каты кыздырганда, хафаланып, уйлап йөри торган булдым:
«Минем дә башым артык кызып, тиресе кибеп, «маңкорт» булмасам
гына ярар иде». Аннары Янсуар бабай мине тынычландырды:
«Башыңа чи дөя тиресе каплап киптермәсәләр, үз тирең кибеп кенә
маңкортка әйләнмисең, кызым, борчылма!» – диде.
Укуны әллә ни өнәп бетермәсә дә: «Бу китапларны баланың башын
бетерер өчен генә уйлап чыгарганнар», – дип өтәләнсә дә, язучыларны
Кибәч әби дә этеп екмый. «Ул тиклем калын китапларны җазар өчен
нинди баш булырга кирәк адәмдә», – ди.
Корреспонденция дә күбрәк Чуваш очына була. Хатлар,
открыткалар, телеграммалар шулай атала. Әби миңа бу сүзнең
мәгънәсен аңлаткач, мин гел шуны кулланып сөйләшә башладым.
Беренчедән, миңа яңгырашы ошый, икенчедән, шулай әйткәндә,
үземне бик акыллы, олы, эшкә яраклы итеп хис итәм. Бабай
25 Чыңгыз Айтматовның «Бер көн – бер гомер» («И дольше века длится день» («Буранный полустанок»)
романы турында сүз бара. Әсәр 1980 елда «Новый мир» журналында дөнья күрә, ә 1982 елда «Роман-
газета»ның 3 нче санында (937) басылып чыга.
кичләрен өстәл артында үчекли мине: «Җә, кызым, бүген никадәр
корреспонденция тараттыгыз соң әбиең белән?» Ярар, үчекләсен,
минем кул арасына керүемә куанып үчекли лә ул.
Казак очы күбрәк газета укый, журналлардан анда иң күп
таратыла торганы – «Чаян» һәм «Азат хатын». Ул очка әби олавы
белән «Татарстан яшьләре», «Труд», «Социалистик Татарстан»
һәм үзебезнең район газетасы «Алга»ны ташый. Вьетнам очында
басмаларны берничә кеше генә ала, корреспонденция дә юк диярлек.
Ара-тирә бәйрәм уңае белән аерым йортларга хатлар, открыткалар
килгәли.
Открыткалар тулаем минем карамакта. Миңа аларны, сурәтләрен
карап, адресатын барлап, кайсы өйгә барасы билгеле булган, хәтта
очын өчпочмаклап бөгеп үк куйган төргәккә шудырасы гына кала.
Өчпочмаклап бөгеп кую – газета-журналлар белән бергә бу семьяга
хат яки открытка да килгән дигәнне аңлата. Кеше шунда ук белеп
торсын өчен эшләнә.
Үзебезгә дигән газета-журналларны, корреспонденцияне дә,
башкаларныкы кебек үк, хәстәрләп куя әби. Әле открытка йә хат-
мазар булса, йоласын китереп, өчпочмаклап уемты ясап, анысын да
эчкә чумдырабыз.
Аннары аны почта ящигыннан чыгып алып керүнең үзенә бер
төрле ләззәте бар.
(Дәвамы бар)
«КУ» 08, 2025
Фото: raphaelai.org
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев