Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
«Получка» алганнан соң кайберләре будка ишеген шакый: «Әләксей дәдәй, дәфтәрдән карап кына әйт әле, никтер ким чыккан кебек тоела», – диләр. Бабай, тартманы ачып, дәфтәргә төртеп, көннәрен, ташыган кадәр сенаж-печәннең күләмен исәпләп күрсәтә. Бабай белән безнең эшебез «счетовод» дип атала.
«Сертотмас үрдәк»
Һәр елда туган көнемә бөтен гаилә, туган-тумача бергә җыела да,
өлкәннәр минем исән-имин булуыма шаккатып тел шартлата. «Кара, малай, бу елны да исән чыкты бит бу бала!» – диләр. Аннары ел буена
минем «могҗиза белән исән калуларымны» истән кичереп, мәзәк
итеп сөйләүдән тәм табалар.
Быелгы казанышларым арасында берничә «уртача хәвефле»се бар,
ә менә өчесе «фаҗига белән тәмамлана ала иде» категориясенә карый.
«Фаҗига белән тәмамлана ала иде» категориясендәгеләрнең берсе –
ферма үгезе качкач, тизәк чокырына төшеп бату, икенчесе әтәч талау
булса, өченчесе – быел җәй мин чактан гына суга батмый калдым.
Олылар өчен иң куркынычы суга бату белән тизәккә төшү
вакыйгасы булса, минем өчен әтәч очрагы – күпкә җитдирәк. Чөнки
теге очракларда, дөресен генә әйткәндә, мин бөтенләй диярлек
курыкмадым, ә менә әтәч белән, киресенчә, озакка сузылган
куркуымны җиңдем.
Үзләре белән бала-чаганы бик ияртергә яратмаса да, «Луиза белән
сөйләшергә кызык» дип, гел үзләренә ияртә торган күрше кызлары ул
елны берничә мәртәбә инешкә су керергә мине дә алып барды. Безнең
Нырсы бик матур – алар төшкән урында ул бормаланып-бормаланып
ага, еламсар таллар суга аксыл-яшькелт чәчләрен манып утыра.
Агымның буеннан-буена аларның сүткән толымыннан бизәкләнеп
эзләр кала.
Сөзәк урынны сайлап, анда да комлыкка кадәр үк төшмичә, чирәмле
җиргә яулыкларын җәеп салдылар да мине шунда утырттылар.
– Хәзер без тиз генә чумлап чыгабыз да, аннары мин сине үзем
җөздерәм, җәме, – дип вәгъдә итте мине гел ияртеп йөртә торган
Марина түти.
Казак очы һәм безнең тирә-юнь кызлары арасында минем иң
җараткан түтием ул. Бер елдан мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга
китәргә тиеш, шуңа мин инде аны хәзер үк юксынам.
Марина түти, клубка чыкканда, ал өйләрендәге трельяж дип
аталган зур көзге каршында озак итеп бизәнә – күз кабакларына
зәңгәр кершән яга, сөрмә тарта, ирененә кызыл помада тидерә, шул
ук помаданы аннан битенә дә төртеп, яңаклары алланып чыкканчы
ышкый. Озын матур чәчләренә начёс ясый да аларны шпилькалар
белән йә башына тау кебек биек өемгә өя, йә ике якка сузып, аерып
салып, чигә яннарыннан ялтыравык заколкалар белән беркетеп куя.
Казанга барып, институтка кергәч, ул чәчләрен кыска итеп
кистереп ташларга кызыга, әлегә аңа әнисе рөхсәт бирми. «Кыркып
кына кара чәчеңне, шул кырыккан толымың белән тотып кисәм!» –
дигән ул аңа.
– Син чәчләреңне кыркысаң да, барыбер матур булачаксың... – дим
мин Марина түтигә, аны рухландырырга тырышып.
– Чынлапмы? Син шулай уйлыйсыңмы? – ди ул, миңа көлемсерәп
карап.
– Ие, – дим мин, бик тырышып башымны кагып. – Чөнки син – Казак очындагы кызлардан иң матуры. Мин генә түгел, Линар да
шулай уйлый, – дип, бөтенләй телемне чишеп ташлыйм.
Марина түти башта башын артка ташлап көлеп җибәрә дә аннары,
килеп, минем чәчләремне тузгытып ташлый.
– Әйдә, мин сиңа французская косичка җасыйм, сиңа ул бик
килешә, – ди.
Һәм минем көне буе йөри-йөри инде бушап, тузгып калган
чем-кара толымнарымны сүтеп, үзенең пластмасс, тышына кыз
сурәте төшкән массажкасы белән тарый да, баш түбәмнән үк алып,
чәчләремне матур итеп кушып үрә. Ул елда чәчләрем бигрәк тә тузгый
башлады, чөнки аларны пыяла савыттагы олылар гына куллана
торган «Лесной» шампуне белән юа башладылар. Моңарчы башымны
тюбиктагы «Детский» белән юалар иде. Кибеткә яңа «Яичный»37
дигәне кайткач, бер мәртәбә аның белән дә юып карадылар. Әмма ул
шампуньне кырылып алган авыл халкының күбесе бетләгәч, срогы
чыккан булудан күрделәр дә аның белән бүтән юмадылар. Мунчада
әбиләр башларын тугарук суы белән юуын дәвам итсә дә, без әни
белән хәзер «яшел шампунь»ны үз итәбез.
Үреп бетергәч, помада капкачын ачып, бармак очына гына ягып
алып, Марина түти иренемә бераз кызыл иннек тидерә. Мин, аннан
күреп, иреннәремне бер-берсенә ышкып, иннекне ялап куям. Бит
очларым да помада төсенә кереп яна башлый.
Минем әни иннек-кершәннәрне әллә ни өнәми, аның косме-
тичкасында да карандаш, пудра белән «кычкырып тормаган» төсле
помада һәм бер плитка тушь кына бар. Шуңа мин җете төсләргә бай
косметика күрсәм, аларны комсызланып актарып карарга, ягынып
мавыгырга бик яратам.
– Үсеп җиткәч, үзең дә җегетләрнең башын әйләндерә торган кыз
буласың, менә күр дә тор! – ди миңа Марина түти, күз кысып.
– И, аңа кадәрле әле... – дим мин, кашларымны җыерып, әйтерсең
ул килеп җитүе бөтенләй шикле булган киләчәк турында сөйли. – Мин
алар белән бөтенләй җөрергә җыенмыйм!
– Мин дә шулай дия идем, син хәзер шулай сөйлисең... –
Шулай ди дә, мутланып, кашларын сикертә. – Бергә уйнап җөргән
малайларыгызның икесенә син точно ошыйсың...
Мин югалып калам: нәрсә дигән сүз бу? Кайсына?! Мин бит алар
белән уйнарга чыкканда, бер көнгә өч сугышып керәм. Нинди ошату
турында сөйли бу Марина түти?!
Ярның текә урыныннан инешкә таба сузылган аркылы колгага
менеп, кызларның чыр-чу килеп, суга чумлаганнарын карап утырам-
утырам да, эшсезлектән эчем поша башлый. Ул арада таллыкта
нәрсәдер ялтырап куя. Менә тагын, тагын... Мин, торып, карап
37 «Лесной», «Детский», «Яичный» – совет чоры шампуньнары.
килергә кирәк дип уйлыйм. Таллык арасына кереп, үләннәргә
ябышып, тырышып-тырмашып, текәрәк урынга менәм дә карана
башлыйм. Теге ялтыраган әйбер тагын уйнаклап чагылып китә. Мин
таллар суга ук тиеп торган урында җемелдәп йөзгән нәрсәнедер
күреп, алырга иеләм. Һәм юеш, үзле балчыкта таеп, йөзем белән
суга мәтәләм.
«Нинди йомшак һәм җылы» дип уйлап куям, су эченә шуып кына
кереп чумган мизгелдә. Аннан йөземә, иңнәремә таллар, суүсемнәр
килеп бәрелә – әйтерсең мине төптән күтәрелеп, берьюлы әллә ничә
кул белән кочып алалар. Ул куллар назлап-уйнаклап төпкә әйдәкли.
Мин карышмыйм, миңа, чынлап та, рәхәт. Чайпалып торган бу
тынлыкның, күзләремне ачып, төсен дә күрәсем килә. Карасам –
күксел-яшел. Гел минем күзләрем төсендә...
Шулчак кинәт кенә ниндидер көч ыргылып, күтәреп ала да, мин
шау-шу тавышлар һәм чатнама кояш янып торган яктылыкка килеп
чыгам.
– Сула, сула, Луиза, син мине ишетәсеңме?! – дип кырыс та,
таләпчән дә итеп дәшкән кызларның берсе – Тамара түтинең тавышын
танып алам. Ул минем яңакларымны чәбәкли, тезенә салып, аркылыга
бөкли, аркама суккалый. Минем авыз-борынымнан актарылып, теге
күксел-яшькелт су ургылып чыга. Аннары Тамара түти, мине үзенә
каратып, күзләремә төбәлә:
– Син мине таныйсыңмы? Сөйләшә аласыңмы?
Мин «ие» дип баш кагам. Әмма бөтен кызлар арасыннан аеруча
җитди-кырыс булган Тамара түти бу җавапка гына ризалашмый:
– Ие, мин сине таныйм, – дип җавап бир.
– Ие, мин сине таныйм, – дип чатнатып җавап бирәм мин аңа,
шулай хафалануына аптырабрак.
Аннан мине сөзәк ярга алып кайтып, карышуыма карамастан,
яп-ялангач калганчы чишендерәләр дә, коп-коры, кояш җылысын
сеңдергән йомшак олы сөлгегә төреп утырталар. Киемнәремне
кибәргә тал ботакларына җәеп эләләр. Бөтенесе дә тешләре тешкә
шакылдап тиеп калтырана.
– Шулкадәр куркыттың бит... Шулкадәр... – дип пышылдый
Марина түти, мине сөлге аша сыйпап, аның куллары да вак калтырау
белән калтырый.
– Мин нәрсә җалтыраганын гына күрергә теләгән ием... – дип
пышылдыйм, аларны куркытканыма бик каты борчылып, инде бүтән
үзләре белән алмаслар дип шомланып, әмма үземне бер дә гаепле
итеп тоймыйча. – Ачуланма...
Марина түти, шунда йөземә үк төбәлеп, ике битемне учына ала да:
– Нинди ачулану?! Апа белән Николай Николаевичка, Начта
түтигә генә сөйли күрмә берүк... Җәме? Без сине хәзер киптерәбез,
чәчләреңне дә яңадан тарап үрәбез…
Мине өйгә алып кайтып, капкадан кертеп җибәргәндә, Марина
түти бик озак итеп кочаклап тора да кайнар маңгаемнан үбә. Күзләре
дымланганын күргәч, мин тагын борчуга калам:
– Беркемгә дә әйтмим мин... – дип пышылдыйм.
Ул миңа яшь аралаш елмая:
– Гафу ит мине, җәме... Бар, әйдә, җөгер өйгә!
Өйдә минем гадәти көннәргә караганда тынычрак булуымны
абайлап алып, шиккә төшәләр: нинди этлек эшләдем икән дип
сагаялар, сорашалар. Әмма хафаланырлык берни дә тапмагач, җиңел
сулыйлар. Мин дә җиңел сулыйм. Ул көнне, кичке ашны ашаганнан
соң ук, телевизор каршында утырган бабай алдында сүнеп йоклыйм.
Төштә дә мин теге күксел-яшел суүсемнәр белән дулкынланып,
уйнаклап торган җып-җылы суга шуып төшкән мизгелемне
күреп саташып бетәм. Менә мин суүсемнәр арасында җып-җылы
суда тирбәлеп ятам, миңа шундый рәхәт... «Әллә шушында гына
калыргамы икән?» дип тә уйлап куям. Аннары астан ниндидер
салкын агым китереп бәрә дә, мин бөтенләй төпкә үк төшеп китәм.
Төпкә төшкән саен теге якты һәм җылы яшеллек сүнә бара, су да
сап-салкынга әйләнә, нидер мине бөтереп аска – кап-кара чоңгылга
ук тарта.
Ә анда кинәт кенә теге янган мәетнең күзләре дөрләп кабына да, ул
миңа үзенең кара сөяккә генә калган бармакларын суза. Кул чукларын
әйләндереп уйната да уйната. Аның кул хәрәкәтенә буйсынып, су
төбеннән кап-кара ил күтәрелә. «Мәетләрне әллә шунда – су төбенә
алып төшеп яшергәннәр микән?!» дип уйлыйм мин, үз ачышыма үзем
шаккатып. Әйтәм, аларны шушы көнгәчә беркаян да таба алмый
аптырыйлар...
Кычкырасым килеп, әмма тыным кысылып, үз сулышыма үзем
буылып уянып китәм дә, лычма су булып тирләп-пешеп чыканымны
абайлап алып, торып утырам. Әби мине бүген йокларга аерым салган,
шуңа аны уятмавыма җиңел сулап, тынычланып калам.
Торып утырам да, вак-вак зәңгәр чәчәкләр төшкән юка гына җәйге
одеялыма төренеп, тум-тулы ай караган тәрәзәгә төбәләм. Җәйге ачык
тәрәзәдән чикерткәләр чикердәгән тавыш ишетелеп тора, өздереп
кошлар сайрый. Сәрвиләрдән татлы да, бераз гына әчкелтемрәк тә
ис бөркелә. Челтәр пәрдәләр җай гына җилпенеп куя. Күршедәге
чабылдыкта, тигез сулап КГБ йоклый, янәшә чабылдыктан бабайның
җиңелчә гырылдавы ишетелеп тора.
Мин тәрәзәгә карап елмаям:
– Миңа әле вакыт җитмәгәндер... Син мине шуңа кире
кайтаргансыңдыр, име? – дип эндәшәм тәрәзәдәге айга, әмма
чынлыкта – Иисуска.
Айдан тәрәзәгә кадәр сузылган нурлы сукмак, бөтен бакчаны яктыртып, җемелдәп тора. Ул торган саен яктырак җемелди. Мин аңа
кулымны тидереп карасам, тоташ нурга манылырмын да шул нурдан
гына тукылган булып калырмын төсле... Аннары әби-бабайлар, әти
белән әни мине бөтенләй танымаслар...
Чикерткәләр шашып-тилереп, бер-берсен уздырып сайрый. Мин
Тамара түти белән Марина түтигә биргән вәгъдәмне искә төшереп,
телемне тешләп йөрергә, сак булырга кирәк дип уйлап куям. Шул
сайрау астында, үз-үземә елмаеп, тагын изрәп йоклап китәм.
Тик мин телемне аркылыга тешләп, ләм-мим йөрсәм дә, Марина
түти үзе «сертотмас үрдәк» булып чыга. Суга бату вакыйгасыннан соң
ике көн узгач, ул әбигә кереп, бәйнә-бәйнә барысын да сөйләп бирә.
Мине дә, аларны да каты итеп ачуланмыйлар. Әмма шундый
«җитди хәлне» яшереп калуым өчен, өйдә кичен барыбыз бергә
җыелгач, барыбер шелтәлиләр. Марина түтигә әйтмәскә сүз биреп,
шул сүземдә торуымны белгәч кенә:
– Менә анысына молодец, кызым, болтун булырга җарамый, биргән
сүзеңдә торырга кирәк ул, – дип хуплап, аркамнан кага Янсуар бабай.
Ферма
Фермага без Орликны җигеп, арбага хуш исле печән җәеп, шуның
өстенә Янсуар бабай белән утырып йөрибез. Гадәттә, мине фермага
җәен алып баралар, кышларын – бик сирәк, анда да әби берәр кая
утырмага бара калса гына. Андый «утырмалар» бездә берәр читтәге
туган-тумачада авыру-мазар, үлем-җитем булса килеп чыга. Бабай
да кайчак кабер казышырга барып, ферма эшен калдырып тора. Йә
инде – туйлар вакытында, чөнки аларга әби аргыш булып йөри, аңа
барысын да ыптымаклап38 әзерләп куярга кирәк.
Бу әле тагын кышларын фермада эшнең җәй көнендәге кебек күп
булмавы белән дә бәйле. «Кышын мин үзем генә дә җырып чыга алам,
ә менә җәйләрен синсез – ике кулсыз, кызым», – ди бабай. Шулай
итеп, җәй көне мин фермага аның белән көн дә диярлек «эшкә» йөрим.
Фермада мине бик яраталар, көтеп алалар. Кешеләр дә, терлекләр
дә. Бигрәк тә бабай белән төшке аш вакытында бергә утырып капкалап
куя торган Ычтапан бабай39: «Шушы баланың килгәнен күз текәп
көтеп җиткерәлмим», – ди. Ычтапан бабай миңа фермада туып,
әниләре янында берничә көн имеп яткан, аннары инде дерелдәвек
аяклары ныгып, утарга йөрергә чыккан яшь бозауларны «сата».
Ул бозауларны башта: «Җае бар аның, кызым, назы», – дип,
сыйпап карарга рөхсәт итә. Мин аларның төпсез дымлы күзләренә
карап торам, йоп-йомшак, озын матур керфекләренә орынып карыйм.
Колак артларын кашыйм. Җып-җылы маңгайларыннан үбәм. Бозаулар
38 Ыптымаклап – җиренә җиткереп.
39 Ычтапан – Степан исеменең керәшенчә әйтелеше.
башта ятсынып, куркыныбрак кыбырсыйлар, әмма тора-бара тәмам
ияләшәләр – үзләре үк, кытыршы салпы телләрен буе белән чыгарып
салып, үбешергә-ялашырга үрелә башлыйлар.
– Җә, кайсын аласың, менә кара, кенәген40 бөтенләй күз җавын
алырдае чыкты – үзе җирән, маңгаенда ап-ак җондозы да бар...
Ул күрсәткән бозауга карап, мин дә таң калам. Чыннан да, бик
матур. Үзе турында сөйләгәнне аңлап булса кирәк, ул шунда ук арт
гәүдәсен чөеп җибәреп, уйнаклап чабып та күрсәтә. Янәсе, күрәсеңме,
мин ничек булдыра алам!
Мин өебездәге, гәүдәгә быел башка елдагылардан чаграк булса
да, инде үсеп, тәмам буй җитеп килгән бозавыбыз Карсакны да
бик яратам. Ул туганда урамда качманган салкыннар иде, аны әле
юпь-юеш көе, одеялга төреп, өйгә алып керделәр. Одеялдан чыккач,
и күтәрелде бөркелеп аннан пар! Аягына ул, тая-тая, сары буяулы
идәнгә басып атлап китте. Чирләшкәрәк булгач, ике атна верандада
тоттылар, ветеринар чакырып, уколлар кададылар, массаж ясадылар.
Әнисе Ночка, бик хафаланып, абзарда көне-төне мөгрәде.
Карсакны мин пешкән вак бәрәңгене олы агач мискәдә изә-изә
ашатып үстердем. Тагын әле минем Кибәчтә дә бик яраткан бозавым –
Черныш бар. Аны Кибәч бабай «Чирмеш» дип үртәргә ярата.
Черныш-Чирмеш холыксыз – аңа ашарга чиләкне китереп куйгач,
бик уяу торырга кирәк, әз генә дикъкатеңне җуйдыңмы, чиләгең-ниең
белән хәзер чөеп ата...
Бездә бозаулар җитәрлек-җитәрлеген дә, әмма монысы бит җирән,
йолдызлы, әнә нинди көр, шаян!
– Ну, нәрсә уйладың, Луиза, җә? – дип сорый, төшке ашны
ашарга чүгәләгәч Ычтапан бабай, тәмәкедән саргайган сап-сары эре
тешләрен ялтыратып. – Аласыңмы җаңа бозауны?
Мин иртән генә баздан алып менгән сөзмәгә яшел суган ваклап,
кара ипекәйне мулдан турап куеп кабып җибәргән бабайга мөлдерәп
төбәләм. Алабызмы, бабай?
– Копилкадагы акчаларыңны санап карарга кирәк, җитәме икән, –
ди бабай ашыкмыйча гына, бик җитди итеп сөзмәгә манган кара
папаен чәйнәп. – Син аларны нәрсәгә җыя идең әле?
– Велосипедка... – дим мин ишетелер-ишетелмәс, эчтән генә ике
оп-олы теләк – берсе сәпит, берсе яңа туган яшь бозау арасында...
кайсына тукталырга белмичә.
Бабай ясап биргән, колаклары тырпаеп торган песиле копилкамда
минем кәгазь һәм тимер акчаларым саклана, аларны әти белән безнең
инде әллә кайчаннан санаганыбыз юк. Соңгы кайтканда, минем ул
копилкага акчаны урсәти дә, Сандра җырак түти дә салып китте,
Кибәч бабай белән яшь бабайлар килгәндә, Ленин бабай башы
40 Кенәген – кичә.
төшерелгән кәгазь акча да бөкләп чумдырып җибәрелде. Бәлки, анда
бозаулык та җыелгандыр инде?
– Санап карарбыз да аннары Ычтапан бабаңа әйтербез... – дип
түгәрәкли сүзне бабай, тәгәрәткән бәрәңгесен ярып җибәреп, өстенә
тоз сибеп һәм термостан хуш исле үлән чәен өчебезнең дә калай
кружкаларына агызып. Минем эчемдәге өмет уты тагын келпеп китә.
Төшке ашны ашаганнан соң, бабай будкадагы такта сәкегә ятып,
битенә газета йә челтәр эшләпәсен каплап, бераз черем итеп ала.
Бу вакытта көннең иң челләсе, шуңа беразга ферма тормышы да
сүлпәнәя. Тракторлар белән машиналар йөри башлаганчы, тагын бер
сәгать, сәгать ярымлап вакыт бар, мин дә калган эшләремә ашыгам.
Таңнан килүгә, бабай белән чутлау эшенә керешкәнче, бөтен алты
коровникны да йөреп чыгарга өлгермәгәнлектән, кайсыберләренә
төшке аштан соң йөрергә чыгам. Коровникларга төшке печәнне инде
йә кертеп салган булалар, йә нәкъ менә таратып йөрешләренә эләгәм.
– Ә, Луиза, килдеңме, сыерларың җуксынып бетте инде... – дип
каршы ала мине печән таратучы дәдәйләр.
Рәхәтлектән мөгезләрен як-якка айкый-айкый, мөгри-мөгри ашаган
сыерларның һәммәсен барлап күз йөртеп чыгам да коровниктагы
эшемә керешәм.
– Акыйларыгыз41 беткән икән, – дип елмаям үзләренә. – Хәзер
агызам.
Алларындагы улакка аска каратып, солдат каскасы шикелле итеп
беркетеп куелган су йомрыларының капкачына кечкенә кулларым
белән тырыша-тырыша басып, мөлдерәмә су тутырып чыгам. Ул
«каскалар» инде искереп тутыккан, шуңа кайсыларын басып торып-
торып та эшләтеп булмый. Андый чакта мин коровник башында
эленеп торган калай кружка белән суы аккан «каскалардан»
башкаларына да тутырам.
Сыерлар шунда ук комсызланып чөмерергә тотына, коныга-коныга
«каскаларын» бушатып та куя. Эчеп бетергәч, әле үз танаулары белән
дә төртелеп торып, суы акканнарына яңадан агызалар.
Мин аларның барысының да исемнәрен беләм. Кайсы нинди
күләмдә сөт биргәнен, кайсының җилене ялкынсынып, чирләп
торганын, кайсының ташланганын, холкы нинди икәнен.
– Син булмасаң, җарты эш бармас иде бу фермада, – ди миңа
печән ташучы дәдәйләр, үсендереп. Алай ук булмавын беләм инде,
әмма аларга да, сыерларга да файдалы булуым барыбер йөрәкне
җилкендерә.
Коровниклар белән эшемне бетергәч, Кызыл почмакка сугылып
чыгам – бөтен яңалыклар, гадәттә, шунда була. Тәүлек эчендә ничә
41 Акый – су.
бозау туганын да беләсең, кемнең фотосын «алдынгылар» дип
аталган Почёт тактасына элгәннәрен дә, төн эчендә нинди матавыклар
булганын да...
Шуннан инде ферманың кырдагы бәрәңге бакчаларына чыгып
тоташа торган читендә акаеп утырган алагаем өч башнясына таба
юл аласың. Аларга ашлык тутыралар. Мин әле ике олысына менеп
карарга шикләнәм, ә менә кечкенәсенең эченә ачык калган ишектән
кереп, ян-ягындагы тимер баскычтан үрмәләп менеп, ашлык эченә
сикереп караганым бар. Кечкенә башня янына һәрчак пакетка төреп
сумала китереп аударалар – шуны тикшереп карарга килүем.
Сумаланы гадәттә саксыз китереп оралар да, ул уалып, кап-кара
вак кисәкләргә таралып кала. Шул кисәкләрне тузаннан аралап алып,
кесәләргә тутырып алып кайтасың да газета ертыкларына төреп
куясың. Урамга уйнарга чыкканда, төргәктән ачып күрсәтәсең...
Дәрәҗәң шунда ук ике-өч башка үсеп китә!
Бигрәк тә малайлар мондый табышны югары бәяли, чөнки
бөтенесе дә фермага кадәр төшеп йөрми. Тигез кисәкләргә бүлеп
алып, хәлдән тайганчы чәйнәп йөрисең аннары шул сумаланы, авыз
күтәреп. Төнлә йокларга ятканда, өстәлнең йә тәрәзә төбенең аскы
ягына, почмаккарак ябыштырып куясың, иртән кубарып алып тагын
чәйнисең.
Мин ферманы, бабай әйтмешли: «Кечкенә генә зур җөрәгем белән
җаратам». Анда бабайның үз «өе» дә бар. Ул бәләкәй генә, җыйнак
кына будка, янәшәсендә тимердән ясалган, бик олы тракторларны да
сыйдыра һәм чыдата торган плитә урнашкан. Шул плитәнең будка
ягында үлчәве, бик дәү һәм кечерәк герләре дә бар, аларны як-якка
шудырып йөртеп була. Сенаж төягән трактор-машиналар әнә шул
тимер плитәгә кереп туктыйлар да, бабай мине герләрне карарга
чыгарып җибәрә – ничә тонна да центнер икәнне карап әйтергә.
Ничек карарга икәнен ул миңа бик җентекләп өйрәтте. Мин карыйм
да башыма саннарны теркәп куям. Аннары, кереп, саннарны бабайга
әйтеп бирәм – ул аларны олы амбар дәфтәрләрендә сызып ясаган
таблицасына язып куя. Герләрне шудыра алмасам, бабай үзе чыга.
Дәфтәрләре берничә бабайның, җәйдә без аларның берсен башлап
тутырабыз да аннары икенчесенә, өченчесенә язуны дәвам итәбез.
Тулганнарын бабай өстәл астындагы тартмага ачкыч белән бикләп
куя, ачкычны кая саклаганын миңа да күрсәтә. Мин «беркемгә дә
әйтмәскә» сүз биреп, «авызымда – йозак» дигән билгене ясап, «бер-
бер хәл булса, башкаларга табып бирергә» вәгъдә итәм.
Дәфтәрдәге таблицаларда җәйге сезонда эшләгән тракторчылар
белән машина шофёрларының исем-фамилияләре язылган.
Һәрберсенең көненә күпме күләмдә сенаж-печән ташыганы төп-төгәл
итеп теркәп барыла, чөнки шул саннар исәбеннән алар «получка» ала.
«Получка» алганнан соң кайберләре будка ишеген шакый:
«Әләксей дәдәй, дәфтәрдән карап кына әйт әле, никтер ким чыккан
кебек тоела», – диләр. Бабай, тартманы ачып, дәфтәргә төртеп,
көннәрен, ташыган кадәр сенаж-печәннең күләмен исәпләп күрсәтә.
Бабай белән безнең эшебез «счетовод» дип атала.
Фермадагы ызбаны бабай «будка» дип йөртә. Ә иң яраткан
уеныбыз – будканың диварын тутыру. Уен «Стена» дип атала. Һәр
яңа көн әнә шул «Стена»ны барлаудан башлана. Көн дәвамында да
аны гел барлап, карап торырга кирәк – күз уңыннан бернәрсәне дә
ычкындырмас өчен. Югыйсә штрафной аласың һәм бер-береңнең
гозерен, йомышын үтисең. Җәдәч тарткандагы кебегрәк.
Ул бик кызык уен – газета-журналлардан сине шаккатырган, җәлеп
иткән фотоларны, язмаларны кисеп аласың да аларны будка диварына
кнопка белән беркетеп куясың. Әмма беркеттең дә, шуның белән эш
бетте түгел, һәр беркеткәнеңнең тарихын да сөйләп бирергә кирәк.
Будка дивары катлы-катлы булып тулгач, рәсемнәрне сүтеп алып,
«Дело» дип язылган ак папкага җыеп яшерәбез дә, баулары белән
бәйләп, теге өстәл тармасына тыгып куябыз. Аннары «Стена»ны
яңадан башлыйбыз.
Атна эчендә иң кызык нәрсәләр тапкан кешегә әле тагын «бүләк»
тә була. Гадәттә, мин җиңәм, «бүләккә» миңа бабай бер кочак кузгалак
белән ирен җаргыч42 апкайтып сала, кайчакта әче кукы да эләгә,
кукыга инде мин куанычтан турыга сикерәм. Әле без тагын басуга
чыгып, көтүче сумкасы белән мәче үләне төймәләрен дә җыеп бик
тәмләп ашыйбыз, аннары тукранбашларның балын да тәмләп куйсаң,
бөтенләй хушланып китәсең.
Безнең диварда бу җәйдә беркеткән сурәтләр белән яңалыклар
арасында әллә нинди кызыклар бар – Андропов бабайның үлеме,
Кар кешесенең барлыгына дәлилләр, НЛО күргән кешеләр
тарихы, Высоцкий турындагы мәкалә, Кышкы Олимпия уеннары
фигуристларының фотолары, Нико Пиросмани төшергән зәңгәр
сыерлар белән көрән җәйраннар, Джуна Давиташвили дигән
экстрасенс түтинең картиналары, космоска очкан Белка һәм Стрелка,
шахматчы Гарри Каспаров, Рерихның очсыз-кырыйсыз таулары белән
монахлары, Марк Шагал дигән дәдәйнең серле сурәтләре...
Алар турында мин Ычтапан бабайга да, шофёрларга да сөйләп
күрсәтәм, алар шакката. Аннары миңа үзләреннән дә тарихлар өсти,
диварга эләр өчен хәтта рәсемнәр дә алып килә.
Машина-тракторларның йөген үлчәгән вакытта мин күрсәткән
саннарны теркәп куйса да, бабай, үзләре плитәдән кузгалганчы,
чыгып, шофёрлар белән сәлам бирешә, герләргә күз төшереп ала.
– Сиңа ышанмаганга түгел, кызым, төгәллек җаратканга гына, –
42 «Ирен җаргыч» – балтырганның бер төре, халыкта «ирен көйдергеч» дип тә йөртәләр.
дип елмая үзе. Бабайга мин үпкәләмим, ул – бөтенесенә караганда
да, миңа ирекне иң күп бирүче кеше, иң нык ышанучы да. Шулай
да аның ышанычын мин көннәрдән-беркөнне аклый алмадым һәм
«икебезне дә харап итә яздым».
– Әгәр ул көнне сиңа бер-бер хәл булса, минем өчен бүтән
җәшәүнең мәгънәсе калмый иде, кызым, – диде соңыннан бабай,
мине алдына утыртып. Һәм күзеннән ике бөртек яшь тәгәрәп төште.
Аның сүзләреннән уч төпләрем лычма булып чыкты. Бик каты
дулкынлансам, учларым гел дымлана минем. Мин шул дымлы
учларым белән бабайның күзендәге яшьләрне сөртеп, үбеп, кат-кат
гафу үтендем.
Бүтән андый ваемсыз булмаска антлар эчтем.
(Дәвамы бар.)
«КУ» 08, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев