Логотип Казан Утлары
Роман

Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)

Ул төнне төшемә чишмә бурасы эчендәге суда ялтырап уйнаклаган тәңкәләр арасында йомарланып яткан Ак елан керде. Мин учымны чак кына уйнаклап, чайкалып торган суның йөзенә куйдым. Ак елан өскә күтәрелде...

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Ак елан

Әби Ак еланны11 өч мәртәбә күргән. Беренчесендә – әле кечкенә
чагында ук – әнисе Татый әби үләр алдыннан. Ул чакта идәндә
бөгәрләнеп яткан еланны күргәч, ул бик курыккан. Алар карашып
торганнар-торганнар да, әби нәрсәдер абайларга өлгергәнче, Ак елан
аның аягы яныннан ук шуышып узып, бусагадан чыгып юк булган.
Әби артыннан йөгереп чыкса, еланнан җилләр искән. Шунда гына
аңышып алган: ә бит урамда яз да, җәй дә, хәтта көз дә түгел, ә кыш
азагы. Әле кар ята.
Татый әби үлгәч, әби бик озак һәм авыр чирләгән. Саташып,
алмашынып, кеше танымыйча, үзен-үзе белештермичә. Шул чирдән
тернәкләнеп торганнан соң, ул башкаларның кай җире авыртканын
тоя башлаган. «Утыра каршымда кеше, мин аның аягы сызлаганын
ишетеп, авыртуын тоеп торам», – ди әбием.
Баштарак ул бу тоюы белән нишләргә дә белмәгән. Аннан бер бик
ышанычлы имнәүче карчыктан сорашып караган.
– Бу әмәлең беленгәнче, күзеңә бер-бер нәрсә күренмәдеме? – дип
төпченгән аннан имнәүче карчык.
Әби башта ни әйтергә дә белмәгән, уйга калган.
– Гадәти булмаган берәр нәрсә, – дип ачыклык керткән теге, –
моңарчы күренмәгән...
Әбинең өстенә кайнар су сипкәндәй булган:
– Ак җылан күрдем, – дигән ул, курка-курка гына.
Имнәүче карчык озак кына дәшми торган. Кулын әбинең башына
куеп, күзләрен йомып, аны «тыңлап утырган».
– Ак җылан – бик кодрәтле көч ул, бала, бик борынгы. Әле без


11 Ак елан – төрки-татар фольклоры, мифологиясе персонажы, халыкның тотемик нәсел башы. Әкиятләрдә,
риваятьләрдә, кыйссаларда – төп каһарманның юлдашы. К.Насыйри татар фольклорында еланнарның
кара төс белән сурәтләнүен, бары елан патшасына гына ак төс хас булуын искәртә. Ак елан кешене ярата,
яклый, хәвеф-хәтәр турында алдан кисәтә. Күп кенә халыкларда аңа карата табу яши. Ак еланны күрүче
аның баш өстенә он сибәргә яки үзен сөт белән сыйларга тиеш. Ак елан образында Хозыр Ильяс килергә
мөмкин дип ышанганнар. Керәшеннәрдә Илия апостолга, ягъни Әүлия Илиягә тәңгәл.

җәнлекләр белән арабызны өзгәнче, кешеләргә күренә торган булган,
ә аннары җукка чыккан, – дигән ул, әбинең як-ягына «терек суы»12
сибеп, укыйсын укып. – Әгәр ул сиңа килгән икән, димәк, синдә дә
ул бирәсене җә җиткерәсене күтәрер көч бар.
– Нинди көч? – дип аптыраган әби.
– Кешенең сырхавын алыр өчен үзеңне бик әзерләргә, аннары
сакларга кирәк, – дигән имнәүче карчык. – Сине Ходай җуашлык,
буйсыну белән сынар, холкың дәртле, кайнар, уйнак... Ходай сине
авыр сынар. Сынаганнан соң да балалыгыңны, эчкерсезлегеңне
җугалтма, җәме, – дип киңәш биргән ул әбигә, хушлашканда.
Тора-бара хәсрәт, эш, көндәлек мәшәкать белән Ак елан онытылган.
Аннан әби бабайга кияүгә чыккан. Бабай, әбине алып, килен итеп
йортка төшергән дә, тырнагы белән дә орынмыйча калдырып, өч елга
армиягә киткән. Бөтен авыр эшне өстенә күтәреп, әби аның кайтуын
өч ел көткән. «Үги әни җортыннан каенана җортына барыбер батрак
булыр өчен эләктем мин, – дип искә алып көлә иде Кибәч әби. – Ә
аннары бабаң кайтты да, җарату белән бөтенесе үз урынына утырды,
иң зур җуаныч та, бәхет тә шул булды...»
Ак еланны икенче күргәндә, ул инде берәр бәла-каза булырга
мөмкин икәнен төгәл аңлаган. Аның кисәтергә килгәнен дә. Ак елан,
Кызлаудагы өйнең нигезендә бөгәрләнеп яткан җирдән күтәрелеп,
әбинең юлын кистереп узган да үлән арасына кереп югалган. Шул
төнне әби, белгәннәрен укып, имнәп, Ак еланга мич янында касәгә
салып, сөт калдырган. «Малны алса алсын, мәндәне алмасын», – дип
үтенгән.
Йорт көлгә калса калган, әмма кечкенә урсайны исән-имин алып
чыккан уттан әби. «Ходай бар ул, Микулай, Зояны саклап калды», –
дигән. Ул вакытта әби әле урсайның барыбер яшьли үләчәген, аңа
юанычсыз кайгы буласын башына да китермәгән.
– Зояны барыбер аласы булган, вакытны кичектереп, мин хәсрәтне
генә авырайттым: аныкын да, безнекен дә, – дия иде әби, Кызлау
ташында утырганда, карашын еракка – авылның як-ягын уратып
алган тауларны ярып, шомлы-матур манзара хасил итеп төшкән
ерымнарга төбәп. – Урсаеңның яшьлеге бик матур булды – шуны
күрер хакка булса да җарагандыр...
Ә аннары урсай беренче иренә кияүгә чыккан. Ә аннары аларның
мәхәббәте, әби әйтмешли, «әллә нәрсә генә булып әверелгән». Бабай
бу хакта сүз кузгатканны яратмый, шунда ук торып, өйдән чыгып
китә. Ә әби көне-төне бер сорауга җавап эзли: кайчан шулкадәр
каты суык бәргән урсайның бөерләренә – капрон колготки гына
киеп, попутка тотып, дус кызлары белән Казанга һинд киносы


12 Бу урында өстенә дога укылган, теләк теләнгән йә ният ниятләнгән, ритуалларда кулланыла торган су.

карарга чыгып киткән чактамы; тәрәзәләрне шар ачып куеп, тирләп-
пешеп, Олы бәйрәмгә бөтен туган-тумачага өйләр югандамы; әллә
чираттагы гауга вакытында, иреннән качып, кыш уртасында җиңел
генә курткасын элеп йә бөтенләй яланөс, ялантәпи урамга чыгып
чапкан чакларындамы?
«Үлем сәбәпсез булмый, Начтук, син бу азабыңны туктат, – диде
әбигә берсендә Дәү түти. – Толик белән икенче мәртәбә бәхете булды
бит Зояның, Ходай барыбер үз өлешен бирде...»
– Бәхетне артык та, ким дә бирми Ходай, сиңа бер гомергә күпме
үлчәнгән – шул кадәр генә, – дип кабатларга ярата Кибәч әби үзе дә.
Ак елан өченче мәртәбә мунча ягып йөргәндә килгән әбигә. Урсай
үләр алдыннан. Аягына уралган. Ул бу турыда артык искә алырга
яратмый. «Без аның белән сөйләштек», – дип кенә түгәрәкли сүзен.
«Ә аннары ул кая юкка чыкты?» – дип сорыйсым килә минем.
Әмма әбинең карашында ук җавапны күрәм дә сорамыйм. «Сорама,
кызым!» – ди әбинең күз явын алырдай җете яшел-зәңгәр, әмма хәзер
инде елап уңа төшкән күзләре.
Әби янына яше-карты башлары авышканда килә. Әби аларны
урындыкка утыртып куя да башта махсус тартмадан үлчәгеч тасмасын
чыгарып үлчи. Аннары, мине чакырып алып, үлчәмнәрне күрсәтә:
менә авышмаганда баш ничек «туры» була, ә авышса – ничек.
«Үлчәмне дөрес алудан тора башны дөрес итеп утырту»,– ди әби.
Мине чит кешеләргә якын җибәрми, ә менә әнкә әби белән дәү
түтинекен үлчәгәндә, үлчәм алырга рөхсәт бирә. Әмма миңа үлчәргә
генә ярый әле, утыртыр өчен аерым өйрәнәсе бар.
Аннары әби юкә тасмаларын ала да аларны юп-юка итеп телеп
чыга. Килгән кешенең башына урый да, укыйсын укый-укый,
йодрыгы белән кага-кага, утырткан чагында бәләкәй карандаш белән
тасмага билгеләр теркәп куя. Башны утыртып бетергәч, билгеләр
тезеп чыккан юкә тасмасын үзе белән алып китәргә теләүчеләр
була. Аларга әби аны таслап, тукымага йә марляга төреп бирә. Ә
кайберәүләр алмый, аларын мунча артына алып чыгып яндыра да
көлен җиргә күмә әби.
– Көл! Бу бит көл!
– Шулкадәр дә җиңеләеп китте башым, җарылуына чыдый алмый
идем, тилерә яздым, Начтук, Ходай кулларыңа гомерлек сихәт бирсен! –
дип чыгып китә килгән бер кеше.
Кайчакны көненә берничә кешенең башын утырта да, аннары үзе
берничә көн тернәкләнә алмый, урын өстендә ята әби. «Чыгарып
бетерергә кирәк алганны», – ди. Ул «алганны» туфракка чыгарырга
кирәк икән. Аннан әби рәтләнеп китә, яңадан тугандай була.
Бабай әбинең баш утыртуын өнәми, бигрәк тә әби чиргә сабышканда. «Туктатырга кирәк моны!» – дип, берчак өстәл кагып,
бик каты ачуланганы да булды. Әмма әби, аны каршына утыртып,
өстәлдәге эскәтерне сыйпый-сыйпый, озак итеп сөйләште. «Миңа да
бик авыр булачак, Микулай, кешегә дә», – диде.
– Ә син Ак еланны урсай үлгәннән соң бүтән күрмәдеңме? –
дип сорыйм мин әбидән, кырдагы бәрәңге бакчасында кортка агу
сипкәндә. Мин моны сорарга бик озак тәвәккәлләдем, шуңа да
бөтенләй туры килми торган вакытны һәм урынны сайладым. Ул
ихатага кереп, чиләгенә шлангтан су өстәгәнне.
Әби, туктап, битендәге битлеге аша миңа озак кына карап торды да,
авыз эченнән генә көйләп, буразна буйлап менеп китеп, кортка сибүен
дәвам итте. Безнең кыр бакча дигәнебез авылның икенче башында –
Мыеклар дигән кешеләрнең ихата-абзарлары артында урнашкан.
Төшкәндә, аларга кереп йөрибез, бакчаны сызганда да, утыртканда
да, тәпкеләгәндә дә, алганда да бергә мәтәшәбез. Мыеклар безне
чәй эчермичә җибәрми, мин аларда үз балалары кебек рәхәтләнеп,
кинәнеп уйныйм да, ашыйм да, йоклыйм да.
Мыек Мария түти белән без газета-журналлар укыйбыз, гайбәт
сатабыз, телевизор карыйбыз, ишегалдына чыгып, аның киселгән
аягын протездан чыгарып, җилләтеп, кояшта кызынып утырабыз.
Протезын салдыргач, тезгә кадәр генә булган аягының бөрешкән
җирләре күренеп тора. «Бик ойый аяк, сызлый», – ди Мария түти.
Төшләрендә үзен гел аягы исән килеш күрүе, анда рәхәтләнеп йөгереп
йөрүе турында сөйли. Мин аның гарип аягын Кибәч әби әзерләгән
үлән сулары белән майлап уам, массаж ясыйм.
– И, рәхмәт төшкере, бала, кечкенә генә булсаң да, кулың көчле,
сихәтле, шунда ук җазып җибәрә... Чирканмаган өчен Ходай тазалык
бирсен үзеңә... – ди Мария түти.
Ул минем Янсуар әбиемне яхшы белә:
– Начта уеннарда өздерә генә иде – җырлап дисеңме, биепме...
Аңа гашыйк җегетләр никадәр иде... И Кодрәт, бар иде заманнар...
Болай кеше күзенә карап утыра торган кыз идеммени мин?! Бер уенда
үземне дә алтышар җегет чакырып чыгара иде...
Кайчандыр, Мария түти әле сау-таза чагында, алар Янсуар әби
белән бергә «уенга» йөргәннәр. Мария түти бик чибәр булган, хәзер
дә күзләре кояшта янып тора. Ул аягын да Янсуарда, Олы бәйрәмгә
менгән утырмада чагында, таган атынганда, бик каты егылып
имгәткән. Башта сынган гына булган, ә аннары дөрес ялганмаган,
гангрена башланып, кисәргә туры килгән. Хәзер ул энесе белән аның
хатыны өендә яши. Аны кияүгә алучы да булмаган.
Башкалар ихатада, бакчада йә басуда эшләгәндә, мин Мария түтигә
өйдә ашарга пешерергә булышам: бәрәңге әрчергә, кишер-суган
турарга, урындыкка менеп басып, кайнаган шулпага икәү кискән токмачны йә бөтергән салманы салырга. Кискән токмачларымны
Янсуар әби әле ярты ел элек кенә: «Минекен дә салыгыз!» – дип
инәлүемә карамастан, ашка салмый иде. Инде хәзер, «җуанрак
киселгән» булса да, шулпага сала башладылар менә.
Ул көнне, Мыеклардан менешли, әби бик арыган булса да, чишмә
өенә сугылдык. Кибәчнең чишмәләре – адым саен: «Иллеләп
булырлар», – ди әби. Ә менә бу, авыл уртасындагысын, бөтен халык
«Изге чишмә» дип йөртә. Аның суын әллә кайлардан, бик ерак
җирләрдән, олы-олы бидоннар белән килеп алалар. Юкка гына
шулай аерым бизәкле өй белән дә уратып алмаганнардыр, мөгаен.
Эчендә улагы бар, бурасы төбендә ялтырап тәңкәләр ята. Һәр килгән
кеше, суын алганнан соң шунда теләк теләп, тәңкә ташлап калдыра.
Әбинең, теләк теләп, бурадан чыгучы агымга чәчен өзеп агызганын да
күргәнем бар. «Чишмәгә ни дә булса бирергә кирәк, кызым», – ди ул.
«Изге чишмә» суы авызны камаштыра торган салкын да, искиткеч
тәмле дә. Сихәтенә дә чыдый торган түгел диләр. Көянтәләп алып
кайтып, челлә уртасында чиләк белән чоланга тезеп куйсаң да,
салкынын җуймый. Әни әйтүенчә, Кибәчнең шул чишмә суына
салсаң, бәрәңге шунда ук таралып, изелеп китә, ә ашы ашап
туймаслык була. Эчкәндә, тамакта бераздан мүк белән ылыс, сусыл
караҗиләк тәме сизелә...
Ул көнне, ни гаҗәп, һәрчак мыжлап торган чишмә өе эчендә беркем
дә юк иде. Әби улактан мөлдерәтеп учына алган су белән минем
маңгаемны, башымны чылатты, умырткам буйлап сыпырып төште.
– Ак җылан – бик кодрәтле көч ул, бала, бик борынгы. Әле без
җәнлекләр белән арабызны өзгәнче, кешеләргә күренә торган булган,
ә аннары җукка чыккан, – дип пышылдады, дымлы маңгаемнан үбеп.
Аннары чишмә суын бармак очларыннан як-ягыма сипте. – Әгәр
ул сиңа килгән икән, димәк, синдә дә ул бирәсене җә җиткерәсене
күтәрер көч бар...
Ул көнне, ни гаҗәп, һәрчак мыжлап торган чишмә өе эчендә беркем
дә юк иде. Әби улактан мөлдерәтеп учына алган су белән минем
маңгаемны, башымны чылатты, умырткам буйлап сыпырып төште.
– Ак җылан – бик кодрәтле көч ул, бала, бик борынгы. Әле без
җәнлекләр белән арабызны өзгәнче, кешеләргә күренә торган булган,
ә аннары җукка чыккан, – дип пышылдады, дымлы маңгаемнан үбеп.
Аннары чишмә суын бармак очларыннан як-ягыма сипте. – Әгәр
ул сиңа килгән икән, димәк, синдә дә ул бирәсене җә җиткерәсене
күтәрер көч бар...
Ул төнне төшемә чишмә бурасы эчендәге суда ялтырап уйнаклаган
тәңкәләр арасында йомарланып яткан Ак елан керде. Мин учымны
чак кына уйнаклап, чайкалып торган суның йөзенә куйдым.
Ак елан өскә күтәрелде...

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2025

Фото: Raphael ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев