ЯУ (романның дәвамы)
Ябалак, «өн»нең ишеген каерып ачып, биштәрен эчкә ыргытты. Икар аның артыннан иярмәкче иде, «аһ» итеп, җиргә сыгылып төште.
4
25 август, 2024 ел. Якшәмбе. Купянск юнәлеше.
Ябалак, «өн»нең ишеген каерып ачып, биштәрен эчкә ыргытты.
Икар аның артыннан иярмәкче иде, «аһ» итеп, җиргә сыгылып
төште. Яраланган иде ул: кызулык белән хәлен сизеп бетермәгән икән.
Эшне аңлап, Ябалак егеткә ярдәмгә ташланды.
– Яралангансың лабаса! Ник сиздермәдең килгәндә? Ротацияне
яртылаш кына ясый идек – монда яра алган егет белән икегезне
мотоциклга атландырып, кире җибәрә идем... Ике яралы ничек тә
барып җитәр идегез әле. Минем янда исә икенчесе, корректировщик
исән-имин калыр иде. Эх сине! – диде ул, әрнеп.
Монда озак юанып, аңлашып торып булмый, сызланган Икарны
күтәреп диярлек «өн»гә алып керде.
– Бәхеткә, «тегеләр» баш калкытмый яталар. – Ул окоптагы
дошманнар турында әйтә иде. – Дроннардан куркып, шым булдылар.
Һавада шайтан туе башланды, тагын җыелдылар «җәһәннәм
карчыгалары», чебен урынына гөжлиләр, блиндажның маскировкасы
яхшыдыр инде, безне таба алмадылар, – диде, Икарны идәнгә сузып
салып. – Кай төшең яраланды? – дип, егетнең бушлатын салдыра
башлады. Август ахыры, кич-иртән салкынча, монда күпме ятасын
белгән юк, юлга җылы киенеп чыкканнар иде.
Әлегә шок хәлендә булган Икар кай төшләре яралануын төгәл
генә әйтә алмады.
Икар шул мәхшәрдә дә аркасына аскан биштәрен ташламаган
икән, «мотоцикл тимере һәм биштәре исән калдыргандыр да инде»
дип уйлап алды Ябалак. Чыннан да, Аллаһның рәхмәте төшкере, ике
солдатның шушы «өн»гә кереп качуларын дроннар шәйләп өлгермәде
бугай. Бу тирәдә бөтерелүен бөтерелделәр, әмма төбәп мина, граната
ташлаучысы булмады.
Ябалак, тын алып, Икарны җентекләп карый башлады. Ярый,
фонарьны кесәсенә салган иде, караңгыда утсыз ни эшлисең? Яралар
тирән иде, тездән өстәрәк уң ботына ярчык тигән, иңбашы яраланган.
Иңбашы яралану аеруча куркыныч, йөрәктән чыккан кан тамырларын
харап итү мөмкин. Ярчыкларны алып булырмы? Тияргә ярыймы?
Болар катлаулы сораулар иде...
Яралыга беренче ярдәм күрсәтүне полкта, вакыт булган саен,
даими өйрәтәләр анысы. Кирәкле дарулар да һәрчак үзләре белән.
Ябалак, биштәрен ачып, аптечканы барлады, Икарга укол кадады,
яраларын бәйләп, «өн»нең түренә илтеп салды. Аннан үзләренең кая
килеп эләккәннәрен ныклап тикшерә башлады. Чынлап та, ныклы
«өн» иде бу. Алдан ук ике-өч кешегә исәпләнгән, корректировка алып
бару өчен эшләнгән таяну ноктасы. Мондый җыйнак блиндажларны
сугышчылар «өн» дип йөртәләр. Дошманнар сугышка мулдан
әзерләнгәннәр, кая карама корал монда. Күбесе чит ил коралы.
Санчастьтан килеп йөргән Ася исемле кыз дару үләннәре, төрле
яраларны дәвалау хасиятләре турында өйрәткән иде. Баш-күз алгач,
Ябалак «өн»нең ышык ягын күзәтергә тотынды. Бу якларда сары
мәтрүшкә, чабыр, ат кузгалагы, ак чәчәк, билчән, шайтан таягы, әрем
үсә. Һәркайсы дару, җый гына. Җаен таба алсаң, билгеле...
Дошман белән башны-башка куеп яткан кебек инде. Ара күп
булса, йөз илле-ике йөз адымдыр. Икарның башына уй-зиһен кайта
башлады...
Дарулар әлегә ярдәм итә, сызлаулары басылып тора, килгән
чакта алган контузиядән колаклары гөжләп интектерә, башта сәер
исәңгерәү... Ябалак тамак ялгап алырга әзерли. Дөресен әйткәндә,
ризыкларны алар икенче биштәргә тутырганнар иде. Биштәр исә Икар
мотоциклына бәйләнде. Шартлаудан соң, басу юлында аунап калган,
авызга салырга бер валчык ипи табуы шикле монда. Үзебезнекеләргә
рациядан хәбәр итәргә кирәк булыр. Алдагы төркемнән калган запас
су, ипи кисәкләре бар.
– Ашказаны галиҗәнапларына сабыр итәргә туры килер, ризык
сорап сөрән салу ягын карамасыннар, – диде Ябалак, су кабып куйгач. –
Хәлдән чыгу ягын кайгырту кирәк булыр...
Икарның тел астына бер кабым ризык саласы килми, беренче шок
үтте, яралары сызлый, тәнне кызыштыра. Ярчыклар тирәндә, ди, бит.
Хәл мөшкел, димәк. Ябалак, хәнҗәр белән ачып, тәннән ярчыкларны
алмакчы да иде, кан тамырларына зыян китерүем бар дип, сабыр
итәргә булды. Шешенә башласа, нишләр дип кайгырды.
Икар бер мәл йокыга киткән сыман булган идеме, шул арада
саташтымы, төш күрдеме, шыбыр тиргә манчылып уянып китте.
Башында әле генә ап-ачык күргән төше әйләнә. Ык буенда печән
чабып йөри икән. Кулында әткәсе көйләп биргән борынгы, чыңлап
торган корыч чалгы. Алагаем иркен, киң итеп селтәнепләр чаба, печән
дисәң дә печән, болынның куе үләне билгә җитеп үскән, теземнәре
колач җитмәслек. Тәненнән шыбырдап тир ага, тик күлмәген салырга
ашыкмый. Тымызык көн, бераз баш күтәреп, тын алам дисәң, кигәвен
явы сырып алырга гына тора. Соңгы пакусны чыкканда, нидер булды,
хәле бетеп, күз аллары караңгыланды, дөнья каты искән җилдә
әйләнеп-тулганып, бер урында бөтерелә, чапкан печәннәре тузгый,
болын буйлап тарала, аның өстенә печән пакусы каплана, ул алардан
арынырга тырышып чәбәләнә, кулыннан чалгысы каядыр читкә
очты, ахыр чиктә, һич нәрсә белештермичә, җиргә капланды. Курку
кешене беркайчан да ташлап китми, аны читкә куып торырга гына
була. Хәмит, хәлне аңышырга теләп, башын күтәрде. Давыл дисәң –
давыл түгел, кисәк купкан өермә дисәң – алай да түгел, тузынды
да туктады. Тирә-юнь тыныч, тәнгә салкын ябыша, һавадагы кояш
ярылырдай булып нурын чәчә, кигәвен-бөҗәкләр тагын да зәһәрләнеп
гөжли, үлән исе тынга каплана, ә җанны офыкларны камап алган
мәхшәр тинтерәтә – тынып торган дөнья янә болгана башлады,
Ыкның суы купкан, ярларыннан ташып, ургылып, Кәҗә авылына таба
актарыла, Яңа Иркәнәштән башланып, Яту, Тегермәнче авыллары
ягына иркенәеп киткән болын зыр-зыр әйләнә; йөрәге куырылды,
котны алырдай дәһшәт якынайганы сизелгән шикелле. Шул чакта
бу якка томырылып чапкан ап-ак ат пәйда булды. Офыкны икегә
ярып, каршысына ябырылган кара ялкынга чорналган болытларны
тар-мар китереп чабып килә ул. Хәмиткә таба, нәкъ аңа төбәп чаба
иде Ак аргамак. Тояклары ачык сары – керәч кебек, яллары ефәк
шикелле, муен тирәсеннән нәфис сыртына таба ике яклап канат сыман
таралган, шул канат очыра иде дә инде аны, ә күзләре... күзләре янып
торган кап-кара чәркә кадәр зур, үзләре ягымлылар. Калын иреннәре
елмайгандай итә. Хәмит янында тукталып тормады Аргамак.
Очып барышлый хәбәр генә иңдерде кебек: «Яшәргә килдең, син
яшәячәксең!» Һәм барысы да үз урынына утырды, кытыршы учлары
читкә барып кадалган чалгы сабын кысып тотты, Ык суы ярларына
кайтып, гадәттәгечә, ашыга-кабалана, Чулман ягына акты, кояш
нурын түкте, колакларны өтеп, болын бөҗәкләре гөжләде. Эченә
яшәү дәрте биреп, җылы йөгерде, күкрәген кубарып атардай булып
тибә башлаган йөрәге салмак кына үз тибешенә көйләнде.
Хәмиткә бу яклар таныш: ел саен диярлек Иркәнәшкә кайтып, авыл
урамнарыннан урап, чишмә суларын эчеп, Ыкта коенып, әрәмәдәге
нигъмәтләрдән авыз итеп, рәхәтләнеп йөреп килә иде ул. Форсат
чыкса, җәен бер, кышын бер тапкыр урап килергә гадәтләнде. Шуңа
күрә бөтен табигате, кешеләре таныш кебек аңа, якын-тирәдәге
барлык уйсулык-чокырларны, калкулыкларын, урман-күлләрен
белә. Ә менә әтисе нигәдер кайтып күренми Иркәнәшкә. Бабасы
Газыймҗан еш кына малайга үзләренең Минзәлә өязе, Иркәнәш
авылында көн иткәннәрен сөйли иде, мул тормышта яшәгәннәр, җир-
сулары булган, болыннарда көтү-көтү булып мал-туарлары йөргән.
Революциядән соң наган таккан комиссарлар килеп талаган аларны,
барлык мал-мөлкәтләрен туздырып, авылдан куып җибәрүләрен күз
яшьләренә тыгылып сөйли торган иде. Иркәнәшне малай күңеленә
изге җир, оҗмах түренә тиң итеп сеңдереп калды. Бабасы үләр
алдыннан: «Иркәнәшне онытма, безнең тамырлар шунда!» – дигән
иде. Тарихка кагылсаң, төзәлмәс яралар, ачы сагыш актарылып чыга.
Газыймҗан бабасының әтисен кулга алып, Минзәлә төрмәсенә ябып
куйганнар, гаиләсен өйләреннән куып чыгарганнар, кыш көне көч-хәл
белән Чүплек авылындагы танышларына барып егылганнар. Аннан
ничектер Ижауга килеп эләккәннәр, шунда тормыш корып яшәп
калганнар. Ерак бабасын төрмәдә судсыз-нисез атканнар. Газыймҗан
бабасы сөйләве буенча, борынгы бабалары дворян булган, төрле
яуларда каһарманлыклар күрсәтеп, патша хәзрәтләренә хезмәт иткән
икән. Нәсел революциядән соң шуның өчен каза күргән. Югыйсә
алар нәселеннән революциягә кушылып китүчеләр дә, гражданнар
сугышында катнашып, Совет хөкүмәте өчен кан коючылар да, немец
фашистларына каршы яуларда сугышып, каһарманлык күрсәтүчеләр
аз булмаган. Чабаталы морзадан дворянлыкка үрләгән бабасы хакында
аз белә, бабасы ныклап сөйләп өлгерә алмады. Ибраһим Бикчурин
дигәне истә калган. Кем булган ул, нинди каһарманлыклар кылган –
бусын Хәмит белми инде. Белгәне шул – алар Бикчурин фамилиясен
йөрткәннәр, горур йөрткәннәр, һәркайда аларга ихтирам, хөрмәт
булган. Мобилизация игълан ителгәч, бу яуга да Хәмит беренчеләр
сафында китте, качып, яшеренеп йөрү башына да килмәде – моны
аңлатып бетереп булмый, күрәсең, тамырларда борынгы бабасы яугир
Ибраһим Бикчурин каны уйный торгандыр. Исән-имин кала алса,
иң беренче Иркәнәшкә кайтып, тезләнеп, туфрагына баш орачак ул!
Күзен ачса, каршысында Ябалак басып тора. Фонарен Икарга
төбәп яктырта.
– Ыңгыраштыңмы соң? Ничектер сәер авазлар килә синең
тарафтан, – диде ул, аптыраганын йөзенә чыгарып. – Төнгә болай
әле әйбәт кенә кергән идең. Бирешә башларга азапланасыңмы? Берүк
тавыш чыгарма инде, Икар, монда хәлләр булырга тора кебек әле. –
Тавышы өметле иде аның. – Әллә сызлавың көчәйдеме?
Икар, «түзәм» дигәнне аңлатып, башын иеп алды һәм, бераз
калкынып, сере бар сыман пышылдап кына сөйли башлады:
– Төшме-саташумы, күзне йомган гына идем, сәер, хикмәтле хәл
кичердем. – Күргәннәрен Ябалакка сөйләп тә бирде. – Нәрсә булыр
бу, Ябалак?
Ябалакның йөзеннән сәер дулкын йөгерде. Төбәлеп карап торды
да кинәт аның янына чүмәште:
– Әйдә, исемнәр белән эндәшик әле бер-беребезгә. Мин – Айдар,
син – Хәмит! Бетте-китте.
– Сиңа ни өчен Ябалак позывноен биргәннәрен чамалыйм, башлы
егет син, – диде Хәмит. – Миңа исә мотоциклда йөргәнгә күрә, Икар
дигән позывной ябышып калды. Берсендә нык кына очкан идем
мотоциклдан. Көлеп кушылган кушамат ул.
Айдар бу сүзләргә артык әһәмият бирмәде.
– Төштә Ак аргамак күрдем дисең, әйеме?
– Шулай...
– Әйдә, сөйләшеп алыйк әле, кайсы яклардан син? – диде Айдар,
үз-үзенә тынгы тапмаган кебек.
– Ижаудан дидем бит...
– Анысын аңладым. Менә Ак ат... гаҗәпкә салды әле. Нәселең
борынгыдан Ижауда яшәгәнме?
– Юк... Безнең нәсел Минзәлә тирәсеннән.
– Иркәнәш дигән авылдан түгелме? – дип, сабырсызланып сорады
Айдар.
– Нәкъ шулай, – диде Хәмит һәм, башка сорау бирмәсен дигәндәй,
кабалана төшеп, үзе белгән нәсел тарихын сөйләп бирде.
Айдар, иркен тын алып, Хәмит янына утырды.
– Менә бит ничек, адәм баласы кайларда, нинди генә шартларда
очрашып танышмый! Без синең белән туганнар булып чыкмыйбыз
микән?
Минем дә бабайлар Иркәнәштән, Ибраһим Бикчурин нәселеннән.
Нургали бабаем гомер буена Иркәнәшне сөйләде, сагынды.
Революциядән соң комиссарларның килеп җиткәнен көтеп
утырмаганнар, һушлырак булганнармы – Себер ягына китеп котылган
алар. Бабамның әтисе зирәк кеше булган. Нургали бабай яшүсмер
чактагы хәлләрне, Иркәнәш авылын яхшы хәтерли иде. Бикчурин
фамилиясен дә югалтмаганнар, саклап калганнар. Югыйсә куркудан
алыштырырга да булыр иде. Бикчурин булып йөрдек. Тау техникумын
тәмамлагач, бабай кыстап-көйләп, әтине Чаллыда башланган
төзелешкә җибәргән. Туган якларга кайту инде бу. Пенсиягә чыккач,
әбине алып, үзе дә безнең янга күченеп килде. Яраттылар Татарстанны!
Аеруча Иркәнәшкә кайтып, авыл белән танышып йөрүдән тәм-ләззәт
алалар иде. Туганнар калмаган инде, кайсы кая таралышып беткәннәр,
булганнары тамырларны онытканнардыр. «Кунак булып кайтырлык
кеше калмаган Иркәнәштә», – дип уфтаналар иде. Нургали бабам
күптән вафат булды шул инде. Дөнья бәясе кеше иде, утлар-сулар
кичкән яугир!
Хәмитнең әлеге танышлыктан күңеле кузгалды, хәтта сызлануларын
да онытты.
– Кызык, бер төш аркасында... – дип торып утырмакчы булды.
Айдар аны кулы белән туктатты.
– Димәк, син дә Бикчурин оныгы булып чыгасың, Ак аргамак синең
яннан да үтеп китте инде, алайса?
– Берәр сере бармы әллә? – дип сорады Хәмит, аптырап. – Ак
аргамак... Елмайды миңа... Сәер төш...
Айдар кулын Хәмитнең күкрәгенә куйды.
– Нәрсә дип әйтим, безнең нәселне озатып бара торган изге җан
иясеме инде ул, башкамы, тик вакытын белеп килеп китә ул безнең
нәсел кешеләренә. Һәркем үзенчә атый аны – Акбүз ат, Ак дөлдөл,
Ак аргамак... Шулай... Бикчурин бабаның тагын бер яугир оныгы
табылды диген... – Елмаеп, Хәмитнең маңгаеннан сыйпап алды. –
Яшибез, энекәш, яшибез! Әле генә «тегеләрнең» блиндажына
«сәфәр» кылдым. Йокы ишәләр, граната томырып, җаннарын
җәһәннәмгә аткара идем дә. Иртүк, таң эңгеренә кадәр үк, шул
яктан дрон тавышлары ишеттем, карчыгалар ауга чыкканнар. Яңа
типтагы тепловизорлар көйләнгән «кошлар» ишәйде. Каршы якны
дыңгычлап тутыралар чит илдәге кара дуслары корал, кирәк-ярак
белән. Сугышсыннар гына диләр инде. Аннан ни файда күрәләрдер,
аптыраш. Без утырган «өн»дә генә күпме чит ил коралы калган.
Бөтенесен ташлап сызганнар. Окоптагыларны әйтәм, безнең
барлыкны искәрмичә, «өн»нәрендә яткан булалар. Саклау-засада,
имеш. Моңарчы сизмәделәр, шулай дәвам итик, энекәш, тавышка
китсә, исән калуыбыз икеле, дөресе – шул. Минем «сәфәр» уңышлы
булды, үзем дә көтмәгән идем. Төне буе ым-шым булмады, ачтан үлеп
булмый, төн күзендә ипләп кенә шуышып киттем. Ялгышмаганмын,
нәкъ мин уйлаганча булды, Суворов әйтмешли, иренмә, солдат,
дошман йоклаганда да уяу бул! Барып җиттем, блиндажларының
ишеге ярымачык, ишек төбендә үк шыплап тулган өч биштәр тора иде,
шуларны эләктердем дә шылдым. Син черем итеп алган чакта, кичен
соң гына ротация ясадылар бит алар, күзәтеп тордым. Монда алар
үзләре генә дип уйлыйлар, безнең барлык төшләренә дә кермидер,
капланганнар да ятканнар, йокы бүсәләр. Көенеч – минем рация
эштән чыккан. Ярчык тигән. Бер көенечкә – бер сөенеч, «өн»гә кереп,
биштәрләрне караштырсам, ике рация, запас аккумуляторлар кулга
эләккән. Ну инде ашарга коры-сары да бар. Тагын бер тапкыр урап
килергә иде дә, нәфсенең чиге юк, көчкә тыйдым үземне. Рацияне
үзебезнең ешлыкка көйләргә буладыр, барып чыкмаса, миңа бирелгән
рация бөтенләй харап булып бетмәгәндер әле, төзәтеп карарга булыр.
Мин бит элемтәче, һөнәрем шул, бу өлкәдә нинең нәрсә икәнен
беләм, – дип, тезләренә чүмәште. – Ак аргамак диген... Вәт син аны...
Безнең нәсел тек безнеке инде! – Хәмитнең иңсәсенә кулын куйды. –
Яшибез диме? Аллаһка ирешкән дога булсын, энекәш! Бирешергә
исәп юк – Бикчура нәселе бит без, Бикчуриннар!
...Көннең шактый өлеше «өн»не тәртипкә китереп үтте. Хәмит,
аяк өстенә басып, йөренеп алды. Аңа да эш табылды – түрдәге ачык
тәрәзәдән ышык якны күзәтү йөкләнде. Дошманның бу яктан бәреп
керүе икеле, әмма шикләнергә урын калмасын. Дөнья хәлен белеп
булмый. Автомат белән әллә-ни эш итә алмаса да, граната чекасын
теше белән суырып чыгарып, ун-унбиш метр ераклыкка гына томыра
алырга тиеш әле ул. Бусы да зур ярдәм булачак. Барысы да ярыйсы,
әмма рациягә ярчык эләккән, аккумулятор урталай ярылган, корпус
уртасында тишек. Ул сафтан чыккан, бәлки төзәтеп тә булыр иде,
кирәк-яраклар юк шул монда.
Таң атты, кояш чыкты. Айдар моның шулай буласын төгәл белә
иде – берзаман каршы окопта шау-шу купты. Акырышу-чинау, сүгенү-
котыру блиндажга сыймыйча, тышка бәреп чыкты.
– Биштәрләрдән колак какканнарын сизеп алдылар, – диде Айдар,
игътибар белән ул якны күзәтүдән аерылмыйча.
Тегесе булган баласы, мичтә икән анасы, тегеләр ярсып, тирә-якка
автоматтан ут яудырырга тотындылар. Башта окоптан торып, аннан
кызып китеп, бруствер өстенә үк менеп басып тырылдаттылар. Кая
аталар – белгән юк, сүгенү, акырышу тынмый, шул арада бер-берсенә
нидер аңлатырга да маташалар, кара-каршы килеп, маңгайга-маңгай
терәшәләр. Бу атышу күпмегә барыр иде, алар өстенә дроннар
ябырылды. Күрәсең, мондагы сәер хәрәкәт-буталышны үзләренең
команда пунктыннан да карап торучылар булган, окоптагыларның
мондый кыланышы бер кысага да сыймый, каршы як өчен менә
дигән мишень бит – аларны шулай гына «тынычландырырга» була
диптер инде, өсләренә дроннар җибәрделәр. Ниндие генә юк иде ул
«җәһәннәм каргаларының». Башта түбән үк төшеп, хәлне аңларга
тырыштылар бугай, хәл ачыкланмады, тәртипсез атыш-ут яудыру
тынычланмагач, читкәрәк ике-өч мина җибәрделәр. Бруствер өстендә
чабышу тынды, эчкә коелдылар, окоптан сүгенү, кемнедер каһәрләү
сүзләре озак ишетелеп торды.
– Мин чыгарган хикмәт инде, – диде Айдар. – Боларның бит
рацияләре юк, күрәсең, монда аунап яталар, – дип, аягы белән
тегеләрнең рацияләренә тибеп куйды. – Үзләренекеләргә ни-нәрсә
хәбәр итсеннәр? Окоплардан башларын да чыгара алмыйлар, безнең
дроннар да килеп җитте, әйләнеп йөриләр әнә. Мондагы мәрәкәне
күреп алдылар бугай.
Һавада дроннар сугышы кабынды. Ике як та РЭБ куллана, дрон-
камикадзеларның кайсы теге якка, кайсы бу якка мәтәлә, төшкән
җирләрендә шартлау, ут.
– Яндыргыч миналар, – диде Хәмит. – Безгә дә эләгергә мөмкин.
– Мөмкин... – диде Айдар. – Син тәрәзәгә карамаска тырыш әле.
Кемнең кайда атканын белмәле түгел монда.
Ул сүзен әйтеп бетермәде, аны Хәмит бүлдерде:
– Бикчурин, кара әле, бер хохол бу якка таба йөгерә!
Айдар тиз генә Хәмит ягындагы тәрәзәгә капланды. Чыннан да,
аларга таба җан-фәрманга бер солдат томырыла иде.
– Аңламыйм, –диде Хәмит. – Ышык якка ничек килеп чыккан бу?
– Хәзер беләбез, – диде Айдар сабыр гына. Кулына автоматын
алып, «өн»нең ишек төбенә килеп басты. – Дезертирга охшаган.
Солдат озак көттермәде, «гөрс» итеп ишеккә килеп бәрелде, ишек
ни рәвешле ачылып киткәндер, шул арада «дезертир» дигәне тәгәрәп
эчкә үк килеп керде. Тиз генә сикереп тормакчы иде, Айдар автомат
түтәсе белән тегенең сыртына китереп кундырды, күз ачып йомганчы,
«дезертирның» ике кулын артка каерып бәйләп тә ташлады. Солдат
һушына килгәнче, авызын лента белән ябыштырып куйды. Солдат,
аңгыраеп, идәнгә сузылып ятты. Айдарның осталыгына Хәмит
шаккатып тора иде.
– Бирәсең кирәген, Айдар абый, – дип тел шартлатты.
– Монда икенең берсе: йә без, йә ул, – диде Айдар һәм тоткынның
чалбар кесәсеннән ике граната тартып чыгарды.
Дроннар тагын кайнашып алдылар, каршы яклар окоп төбенә
постылар булса кирәк, тавышлары бөтенләй тынды.
Айдар, тоткынның авыз читен ачып, кырыс тавыш белән:
– Ни булды, сөйлә! Нигә качасың? Кемнән?
Солдат һушына килде булса кирәк, ялвара башлады.
– Үтермәгез, зинһар! Барысын да сөйлим. Мин үзем, үзем... –
Каршысында кем торганын чамалаган иде инде ул. – Урамнан тотып
алып китереп тыктылар монда, сугышка барырга теләмәдем. Чернигов
шәһәрендә яшим. Лицейда укытам, эш урынына барып кайтмакчы
идем. Өйдән чыгып, ике йөз метр да китмәдем – эләктерделәр дә
ут эченә китереп тыктылар. Мин, дөресен әйткәндә, пацифист. Бу
сугышның ничек килеп чыкканын да аңламыйм. Барыбыз да дус,
туганнар идек. Кебек... Кичә кич кенә ротация ясадылар, мине шул
командага керттеләр. Барысы да тыныч, әйбәт сыман иде. Килү белән
эчәргә тотындылар. Иртән торсак, блиндажда бернәрсә калмаган.
Биштәрләр «очкан». Рация юк, аккумуляторлар юк, кыскасы, ни
кирәк, барысы да юк. Взвод командиры миңа бәйләнә, имеш, ишек
төбендә мин ятканмын, сизеп торып эндәшмәгәнмен ди... Башкалар
махмырдан ни кыланганнарын белмиләр, акырышалар, бер-берсен
гаепләп, йодрыкларын эшкә җиктеләр, окоп өстенә чыгып бастылар
да, паникага бирелеп, тирә-якка автоматтан атарга тотындылар.
Взвод командиры акылдан язгандай кылана, һаман миңа бәйләнә, син
эчмәдең, барысын да белеп, сизеп торгансың ди. Мине атарга хөкем
итеп маташа. Ярый әле, дроннар килеп, мина яудыра башладылар.
Ядрә взвод командирының башын кыеп кына алды, бичара баш
минем аяк астына килеп төште. Гәүдәсе юк. Шуны күргәч, окоптан
чыгып, каршы якка чаптым. Килгәч тә, калкулыкта ниндидер «өн»
барлыгын искәргән идем, башкаларга әйтми тордым. Әйтсәң,
тикшертергә җибәрәчәкләр иде бит, баш ике түгел, эндәшмәвем
әйбәт тә булды. Аллаһ зиһен биргәндер инде. Шау-шу купкач, взвод
командиры да дөмеккәч, үзем теләп, әсирлеккә бирелергә булдым.
Әти гел әйтеп килде: «Әгәр эләктереп, сугышка алып китсәләр,
беренче мөмкинлектән үк, Россия ягына чык», – диде. Без бит
үзебез Урал ягыннан. Институттан соң әти белән әнине Черниговка
эшкә җибәргәннәр. Анда килеп урнашканда, ими баласы гына
булганмын әле. Сугышырга диләр... Кем белән сугышырга тиеш мин?
Үзебезнекеләр бит. Нишләп Россиягә каршы сугышыйк ди?
– Исемең ничек?
– Паша. Павел Иванович Козлякин.
– Позывноең?
– Карась...
– Менә нәрсә, Козлякин-Карась, – диде Бикчурин. – Сүзләрең
дөресме, түгелме, мине ул кызыксындырмый. Җай чыгуга, үзебезнең
якка озатам. Хәзер шыңшымый гына әнә теге почмакка барып утыр.
Колагыңа киртләп куй, бер артык хәрәкәт ясасаң – син юк. Пацифист,
имеш! Гранаталарны кесәңә ни дип тутырдың? Бетле пацифист!
– Атам ди бит теге ләгыйнь. Болай гына китми идем. Иртән
торып, тавышлана, гаеплене эзли башлауга, кесәгә ике граната тыгып
куйдым. Араларында рус кешесе мин генә. Миңа бәйләнәчәкләре көн
кебек ачык иде. Болай гына китми идем, чын әйтәм. Карап торуга,
сыек сыман күренәмдер, җебегән түгел мин...
Дроннар бу тирәдә озак әйләнде. Окоптагылар исән калганмы,
юкмы, белеп кенә булмый. Сеңделәр «өн»нәренә.
(Дәвамы бар)
«КУ» 08, 2025
Фото: raphaelai.org
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев