Шигърият
Саф күңел түрендә чайкалган шигырь мин...
Мин – яңгыр, Мин – үлән, Кемгәдер бөре мин, Хуш исле язларның шифалы һавасы.
Саф күңел түрендә чайкалган шигырь мин,
Чишмәдәй челтерәп, үземә юл ярам.
Юлымны капласа дөньяның моң-зары,
Ташкынга әверелеп, аларны кубарам.
Мин – яңгыр,
Мин – үлән,
Кемгәдер бөре мин,
Хуш исле язларның шифалы һавасы.
Сабыйдай елмаеп караган кояш мин,
Күкләрдә сайраган кошларның авазы!..
А л м а з
Ә х м ә т г а л и е в
«КУ» 08, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев