Логотип Казан Утлары
Шигърият

Таш моңнары

Таш моңнарын юып ала алмас Ярсып аккан язгы ташкыннар да.

Таш моңнарын юып ала алмас
Ярсып аккан язгы ташкыннар да,
Сагышларын көзге җилләр куалмас.
Ләйсән яңгыр күрсәләр дә алар,
Рәхәтләнеп җәелеп елмаймас.

Гасыр салган маңгай сырларында
Тын горурлык гарасаттан уалмас.
Сөйләшәләр җилләр дулкын уйганда,
Шәүләләре бии салкын суларда,
Җан бөркелә сыман, әнә, тын ярга.
Мәңгелектән хәбәр салмакчыдыр алар,
Тынлык тыңлап йөргән ялгыз хыялга.


Илшат СИБАГАТОВ

«КУ» 08, 2025

Фото: raphaelai.org

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев