Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)
– Атың бигрәк җитез икән синең, Илҗә! – дип елмаям мин Илҗәгә, бахбаен кире кайтарып биреп. Ул, башын кырын салып, миңа карап тора. Дөресрәге, миңа түгел, ә янәшәмдәге нәрсәгәдер күзләрен кылыйлатып төбәлеп утыра. Аңа елмая, кулларын бутый-бутый нидер сөйли, аңлата. Куанып башын чайкый. Аннары миңа төртеп-төртеп күрсәтә. Тагын хихылдап, авызларын күбекләндереп көлә.
Сатана
Яңа кайткан ферма үгезенең иблис токымыннан булуы турындагы
хәбәр авылга яшен тизлегендә таралды. Безнең, бала-чаганың, моңа
әллә ни исе китмәде: аның искесе дә якынча шул токымнан, бары
гадәтләренә генә ияләшкән идек дидек тә уеныбызны дәвам иттек.
Ул елларда «ферма үгезе ычкынган» дигән сүзнең SOS булып
яңгыравы һәр балага билгеле. Аны тотып алып, кабат чылбырына
бәйләгәнче, авыл урамында күренмәвең, Казак очы ягында капкадан
бөтенләй баш төртмәвең хәерле. Казак очындагы малайларның
берсен мөгезе белән эләктереп, әллә ничә метр очырып, кычытканга
чөюе турында безгә сөйләмәгән кеше калмады инде. Әмма без аңа
карап, барыбер шөлләп төшмибез – даими рәвештә фермага үгезне
куҗытырга43 йөрибез.
Иске үгезнең авыруы билгеле булгач, аны бик жәлләдек. Хәтта
малайлар белән кылган башбаштаклыкларыбыз өчен янына барып
гафу да үтендек. Ул безгә соры элпә каплаган эренле күзләрен сирпеп
кенә карап куйды да авыр башын тәпиләренә кире төшерде. Башка
вакыт булса, безне күрүгә, күзенә кан савып, тоягы белән җир тырнап
котырган булыр иде югыйсә. Әмма тыны борын тишекләреннән
гыжылдап чыкканын, бөтен эче белән күпереп сулаганын тыңлап
торганнан соң, хәлнең мөшкел булуын аңлап алдык.
Бераздан аны ачып куйган машина кузовына менгерә башладылар.
«Күз тидереп кенә харап иттеләр, тирә-җүнгә бер үгез иде!» – дип,
кызыл яулыгын авызына каплап елап җибәрде доярка Үгәпи түти44.
Аннан кулларын селтәп, Кызыл почмакка йөгерде. Чайкала-чайкала,
гәүдәсен чак тотып менде үгез кузовка, зоотехник дәдәйләр ике
яктан этеп, булышып торды. Без дамбаның авылдан чыга торган
борылышына кадәр, кайнар куе тузанга коена-коена, чабып машинаны
43 Куҗытырга – ачуын чыгарырга, үчекләргә.
44 Үгәпи – Агафья исеменең керәшенчә әйтелеше.
озата бардык. Инде ул күздән югалганда:
– Сау бул, Генерал, без сине онытмабыз! – дип кычкырдык. Аннары
ярымпышылдап, еламсырап, тагын бер кат өстәдек. – Ачуланма безгә...
Генералның юклыгы үзен бик нык сиздерде – фермада да, безгә дә.
Чылбырын өзеп, уҗымга кергән җирдән табып алып кайтканнар аны –
күбенеп, авызыннан күбекләр килеп чирләде диделәр. «Эһ, нинди
гаярь малкайны алып кала алмадылар», – дип, тәмәке төпчеген ачулы
итеп аяк астына ташлап, үкчәсе белән таптап куя Ычтапан дәдәй.
Яңа үгезгә азапланып исем сайлап тормадылар. Исеме әле алып
кайтканда ук ветеринар Бәчүк дәдәйнең45 җиңел теленнән йогып,
ябышып калган булып чыкты – Сатана. Имеш, кайтканда, гәүдәсен
кузовтан алып атмасын өчен, арканнар белән бәйләп беркетеп
куйганнан соң, маңгаендагы тирне сыпырып, шаклар катып, болай
дигән ул:
– Моны авылга кертсәк, Ахырзаман килмәсме икән, җегетләр,
чып-чын Сатана бит бу!
Без Сатананы бәйгә бәйләп, Генерал торган урынга – утарына
чыгаргач, курка-курка гына булса да, ерактанрак торып карарга
бардык. Ычтапан дәдәй, әле без утарга якынлашканчы ук, юлыбызда
очрап, бу тирәдә йөрүебезне өнәмичә, тагын да шөлләтә төште:
– Бу сезгә Генерал кебек җефәк малкай булмас. Сатана гына түгел
монысы, ә Антихристның үзе! Карагыз, кем белән очрашасыгызны
белеп барыгыз, җакын киләсе булмагыз, – диде.
Шулай диде дә, маңгаен-кашларын җыерып, әле тагын өч бармагын
тырпайтып, безне чукындырып та алды:
– Сезне Ходайдан башка беркем саклый алмый инде бу малдан
хәзер, балалар...
Без бөтенләй югалып калдык. Антихрист турында арада азмы-
күпме белгәне мин булып чыктым, шул белгәннәремне берәмтекләп
башкаларга да сөйләдем. Кибәч әбием аңлатканча, Антихрист ул –
Иисусның төп дошманы, Ахырзаман җиткәндә, кешеләрне алдап,
Иисус урынына киләчәк явыз көч.
– Ул нәрсә, Иблисме соң инде? – дип каш җыера җыен юк-барга бик
шикләнеп карый торган малайларның берсе Валерик. – Аңлашылмый
син сөйләгәннән...
Мин үзем дә ахыргача белеп бетермәүдән хафаланып, кызарынып-
бүртенеп чыгам.
– Ну, пяриштә түгелдер инде, шулай җаман булгач... – дип сузам,
шикләнеп кенә. Алай дисәң, Иблис тә, әбием сөйләве буенча, башта
Ходайның иң яраткан пяриштәсе булган инде...
– Пүчтәк болар барысы да! – дип кистереп сала икенче малай
Павлик, теш арасыннан нәкъ атасы шикелле чертләтеп төкереп куеп. –
45 Бәчүк – Василий исеменең керәшенчә әйтелеше.
Ничек инде үгез сез әйткән Христос урынына килә торган нәмәрсә
булсын, ул бит хайван, – ди.
Монысы белән килешми булдыра алмыйбыз. Бик каты кырт кисеп
әйткәчтен, мин аңа Иисусның дуңгызлар эченә кергән җеннәрне
очратканын, аларны куып чыгарырга өлгермичә, дуңгызлар биек
ярдан суга ташланып үлгәнен сөйләргә базмыйрак торам46. Аның
мондый темаларны сөймәгәнен яхшы беләм.
– Әйдә, карыйбыз – үгез үгездер инде, башка нәрсә түгелдер, –
дип, Павлик безне артыннан ияртә. Чылбыр булып тезелеп аның
артыннан теркелдибез. Ул ышанычлы адымнар белән Генералның
утарына якынлаша. Павлик – арабызда иң олысы һәм кырысы, без
аңа гадәттә карусыз буйсынабыз, карарларын да сирәк шик астына
куябыз. Гадәттә аңа иң еш карышучы мин булып чыгам.
Коровник почмагыннан башыбызны сузып кына утарга күз
салабыз. Теге Сатана дигәннәре тып-тыныч кына, алдына мулдан
китереп салган өемнән умырып-умырып алып, печән утлый. Ялкау
гына итеп, кинәнеп күши. Күрүгә, шунда ук йөрәгебезгә ургылып
ихтирам белән соклану кереп тула – мату-у-ур! Безнең Генерал да
күз явын алырдай үгез иде, әмма монысы ике мәртәбә дәүрәк тә әле.
Үзе чем-кара, йоннары елкылдап тора, борын тишекләре киң, аннан
кайнар тын бөркелеп чыкканы әллә каян сизелә.
– Әйтәм бит, хайван хайван инде, – ди кыяк үлән өзеп алып тешләп
капкан һәм үгезнең күшәвен кабатлап авызын уйнаткан Павлик. – Җә,
нинди план?
– Чылбырын тартып карыйк, – дип тәкъдим итә Валерик пышыл-
дап кына, үзе безгә – кызларга күз ташлап ала.
Без, ике бөртек кыз бала – берничә өй аша торган Надя белән мин:
«Әйбәт!» – дип баш кагабыз.
– Пүчтәк бу! – ди, чәйнәгән үләнен җиргә төкереп, Павлик. –
Чылбыр ул әллә ничә метр, җакынрак килеп карарга кирәк.
– Ычтапан дәдәй безгә җакын бармаска кушты, – дим мин, нәкъ
аныңча маңгай-кашларымны җыерып.
Надя шунда ук баш тарта, минем дә учларым тирләп чыга. Павлик
миңа карап-карап тора да барыбер үз туксанын туксан итә. Бер карарга
килсә, шулай киреләнеп үзсүзләнә торган гадәте бар аның.
– Утар эченә кереп, артыннан сиздерми генә килеп, таяк белән
сыртына төртеп карарга кирәк, – ди ул, кистереп. Аннары, мыскыллы
елмаеп, безгә тагын бер күз йөртеп чыга. – Нәрсә, шыр җибәрдегезме?
– Җибәрмәдек, әмма без ул үгезнең гадәтләрен әле белмибез... –
дим мин, шулай ук үз сүземә чатырдап ябышып.
– Менә белербез, – ди Павлик, мине карашы белән яндырып.
Беребез дә «доброволец» булырга алынмый, шуңа Павлик, тагын
46 Матфей тәгъбир иткән Яхшы Хәбәрнең 8 нче бүлеге – «Җеннәр куып чыгарыла» дигән өлешенә ишарә.
да мыскыллырак елмаеп, шобага салырга өнди. Яңа үгезгә төртер
өчен табып алган озын гына таяктан учларыбызны шудырып,
шобага тотабыз. Йөрәк дөп-дөп тибә. Шобага, ни гаҗәп, ахыр чиктә
Павликның үзенә чыга. Барыбызның да эченә җылы керә. Карап
тору – нәрсә ул!
Павлик сер бирми, тузанга батып беткән сарыга яшел төшкән
шакмаклы күлмәген зәңгәр шортигының резинкасы астына таслап
кыстырып куя да, соры сандалилары белән сак кына басып, утарга
юнәлә. Без коровник артына посып карап торабыз. Сатана, өстенә
кунган чебен-кигәвеннәрдән ризасызланып, койрыгын сыртына
бәргәләп ала, колакларын боргалый. Павлик инде утарның киртәсе
астыннан шуып керә дә, тизәкләргә басмас өчен аякларын аралап
атлап, үгезгә таба якынлаша.
Тын да алырга куркып, керфек какмый карап торабыз. Менә үгезгә
җиде-сигез адым каларак, Павлик таякны күтәрә дә төртер өчен суза
башлый. Шулвакыт Сатана, күшәвеннән туктап, кан сауган күзләрен
алартып, аның ягына борыла да эчебездә булган кот табан астына
төшеп китәрдәй итеп мөгрәп җибәрә. Кулына тоткан таягы белән
Павлик та аңа карап катып кала.
– Җөгө-ө-ө-ө-өр, Павлик!!! – дип кычкырып җибәрә коровник
артыннан атылып чыгып Валерик һәм утарга таба чаба башлый.
Кулына җирдән кантарлы балчык алып, үгезгә таба томыра. Үгезнең
күз агы бу якка таба ялтырап китә, ул танау тишекләрен киереп,
Валерикка борыла башлый.
Мин дә, түзмичә, коровник артыннан йөгереп чыгып, утарга таба
чабам. Муеныма бәйләгән сары косынканы суырып алып, баш очымда
болгыйм.
– Әй, үгез, монда кара! – дип кычкырам.
Ул арада Сатана, борын тишекләрен киереп, безгә – утарга таба
чабып баручыларга ыргыла. Без аның чылбырының монда кадәр
җитмәсен белгәнгә, артык шомланмыйбыз, иң мөһиме – Павликны
утардан чыгарырга. Әмма Сатананың чылбыры сузыла да сузыла...
Менә ул инде шып булып туктап калган һәм аңа әсәренеп карап торган
безгә таба, утарның киртәсен җимереп чыгып, якынлаша.
Шунда утар эченнән Павлик телгә килә:
– Ул бәйдән ычкынган! Качыгыз!!!
Мин, умырткам буйлап бозлы салкын йөгергәнен тоеп, челлә җәй
уртасында үгезнең үзедәй күз алартып катып калам.
– Берегез – уңга, берегез – сулга! – дип кычкыра утар эченнән
Павлик.
Аңыма килеп, уңга сикерәм. Сатана янымнан диярлек ыжгырып
җилләп уза. Аның авыр гәүдәсе җиленнән мин тузанлы сукмакка
барып капланам. Авыз-борыныма туфрак тула, теземне авырту
чеметтереп ала. Күз читем белән генә Сатананың мөгрәп, кабат бу якка борылуын абайлап, учларыма таянып сикереп торам. Алар
үтереп сызлый – икесе дә сыдырылып, тузаннан кан типчеп чыга
башлый.
Без качып торган коровникны урасам, тыкрык, аның буйлап
төшеп, сенаж базларына кадәр чабарга була. Яшен тизлегендә шунда
ыргылам. Бәлки минем арттан йөгермәс. Әмма, бәхетсезлеккә,
Сатана нәкъ менә минем кызыл сарафаныма ау ача. Коровникны
урап, тыкрык буйлап чабам, артымда Сатананың дөнья җимереп
якынлашканын ишетәм. Сенаж базына кадәр әле – хәйран, якында
гына кайда да булса качып булыр бәлки? Коровник читендәге
җимерек кереп-чыгып йөри торган тишек барлыгын искә төшерәм –
мин анда сыям, ә менә үгез килеп стенага гына терәләчәк.
Артыма борылып карый-карый чапкан җирдән, инде куып җитеп
килгән Сатанадан качып, кырыйдагы тирескә сикерәм һәм... җып-
җылы куе нәрсәдер эченә чупырдап төшеп китәм. Шунда гына
абайлап алам: бу бит коровниктан махсус җайланма кудырып
чыгарган тизәк чокыры.
Сыер-бозауларның тизәге сасысыннан тончыгып, укшып җибәрәм.
Бөтенләй төпкә китмәс өчен, нәрсәгәдер ябышырга теләп, эзләнеп
капшана башлыйм. Сатана янымнан тузан бураны уйнатып чабып
уза. Аякларымны җай гына аска тарткан бу тизәк сазлыгыннан инде
котыласыма ышана алмыйча, ярдәм сорап кычкыра башлыйм, як-
яктагы кантарларга ябышып, учларым бөтенләй канап бетә. Тизәк
муеныма кадәр менә, иягемә кадәр...
...Шулчак кемдер тыгыз итеп үргән чәч толымымның төбеннән
умырып тотып ала да мине суырып чыгара.
Илҗә47
Күпмедер вакыт, башымны күтәреп карарга да хәл тапмый, җиргә
капланып ятам. Теге коткаручы кытыршы тупас кулы белән минем
чәчемнән сыйпый, ул арада мин аның авыз эченнән көйләп мөгрәвен –
үгез тавышын кабатлавын ишетеп алам.
Илҗә!
Торып утырам да аңа карыйм. Илҗәнең авыз читеннән, гадәттәгечә,
селәгәе агып тора, ул, беркайчан да үзеннән калдырмый торган,
кулына тоткан агач атын селкетә-селкетә, миңа карап көлә.
– Бахбаең белән килгәнсең икән, Илҗә, – дим мин, елмаерга
тырышып. – Шуңа шулай тиз өлгергәнсең инде...
Аңа ул атны олы дәдәсеме, атасымы ясап биргән. Яссы итеп
киселгән бахбай фигурасына аркылыга дуга беркетелгән, шул дугага
ике бөтергән җеп – «дилбегәләр» барып тоташа. Әле атның тәпиләре
дә бар, алар селкенеп тора. Йокларга ятар алдыннан, Илҗә, уенчыгын
47 Илҗә – Илья исеменең керәшенчә әйтелеше.
махсус тастымалга төреп, яндагы комод тартмасына сала диләр.
Иртән уянгач, иң беренче эш итеп аны барлый.
Илҗә урамга бахбайсыз беркайчан да чыкмый. Ул аның белән,
чынлап та, бик нык горурлана, көн дә безгә алып килеп беренче
күрсәткәндәй таныштыра. «Яңа уенчыгың бар икән синең, Илҗә,
нинди матур!» – дисәң, башы күккә тия, бәхет баса. Ул аннары көне
буе шул бәхетенә коенып, чабулап уйнап йөри.
– Әйә... әйә... – дип сикертә уенчыгын Илҗә. – Ннна! Нннна! – дип
куалый.
Минем күзләремә, әллә каян гына кайнап чыгып, кап-кайнар
яшь тула. Үксеп елап җибәрәм. Илҗә аптырап кала, куалаган атын:
«Тыр-р-р-р!» – дип туктата. Як-якка карап, гел уйнап торган күзләре,
көтмәгәндә бер ноктага – миңа төбәлеп, үзе берара тын тора.
Аннары ул акрын гына минем үксегән авазларымны кабатлый
башлый, охшаганына куанып, көлеп җибәрә, тагын да куәтләбрәк
күтәреп ала. Яныма утырып, илереп-илереп, елау авазлары чыгарырга
тотына. Үзе куанып, кул чәбәкли, аякларын җиргә бәрә, тыпырчына.
Мин тәмам тынычланганчы, янымда иләүли һәм үкерә Илҗә.
Аннары без, бер-беребезгә карашып, шактый гына тып-тын утырабыз.
Ферманың кайсыдыр бер ягында – сенаж базлары тарафында шау-
шу куба, кычкырышкан авазлар ишетелә. Мин «малайлар исәнме
икән» дип уйлап куям. Чапканда, Надяның Кызыл почмакка кереп
качканын күреп алганга, аның өчен борчылмыйм. Шаулаган авазларга
караганда, халык анда Сатананы тотарга азаплана.
Ул арада Илҗә, атын күтәреп, миңа сона да, бик таләпчән итеп:
– Әйә! – ди.
Илҗәне без баштарак үрти һәм арабызга кертеп уйнатмаска
тырыша идек. Берничә мәртәбә малайлар аны куып кайтарып та
җибәрергә тырышты. Ул чакта Илҗә, башын куллары белән каплап,
юл читенә сузылып ятып, тәгәрәп елады. Әмма кайтып китмәде.
Аннары әби белән Ак түти, безнең урам бала-чагасын җыеп, Илҗәнең
авыруы турында сөйләде.
Илҗә бездән бер-ике баш чамасы гына калкурак булса да, инде
бала түгел икән. Аңа утыз яшьтән дә күбрәк, ди. Әмма аның баш мие,
сирәк очрый торган, дәвасыз авыру аркасында, бала акылында калган,
үсмәгән. «Сәер, – дип уйлаган идем мин әбиләр сөйләгәндә, – нишләп
баш мие үсмәгәч, Илҗәнең башы шундый алагаем дәү икән соң?»
Илҗәне баштарак больницадан-больницага йөрткәннәр, ниндидер
өмет булган. Ә инде аннары, өмет калмагач, үзе шикелле авырулар
ята торган шифаханәгә япканнар. Өйдә ул үзенә зыян китерергә
мөмкин дип, әнисе белән әтисе кулына бирмәгәннәр. Әмма Илҗә
ул шифаханәдә бөтенләй ашаудан калган, башын диварга бәреп
канатып бетергән, кулларын, битен тырмаган. Хәзер дә аның битендә
тырмалган эзләр күренеп тора. Аны бәйләп тотканнар. Шуннан соң гына, туганнары: «дәвалаудан үз теләгебез белән баш тартабыз» дигән
язу язып, Илҗәне авылга – үз өйләренә кире алып кайткан.
– Илҗәне кагарга-сугарга җарамый, балам, ул – гарип, гарипләрнең
күз җәше төшә торган була, – ди миңа Янсуар әбием.
Без, билгеле, үзебезгә күз яше төшүен теләмибез.
– Илҗәне кыерсытырга, читләргә җарамый, кызым, ул – Ходай
мәндәсе, – ди миңа иманга килгән, чиркәүгә келәүгә йөргән дәү
түтием.
Аннары, алдына утыртып, озаклап, Илҗәнең исеме дә Илия
прарук48 исеме белән бәйле булуын сөйли:
– Илия апостолны Ходай турыдан-туры Күккә алган, кызым, ул
Алланың сөеклесе булган. Илҗә кебек байгышлар да – чип-чиста
күңелле, риясы булмаган җазыксызлар, Күк патшалыгына туп-
туры менүчеләр. Менгәч, җирдәге без җазыклылар күрсәткән кадер
өчен Ходайга инәләләр – бу мине рәнҗетмәде, какмады, сукмады,
җаклады, саклады дип... Күк Патшасыннан, Изге кыз Мариядан
безнең гөнаһларны кичерүен үтенәләр. Илҗә кебекләрне тигез күреп
санлау – гомерлек савап була, кызым...
Илҗә көннәр буе атын чаптыра-чаптыра авыл урамнарында уйнап
йөри, безнең белән ияреп, су буена, әрәмәлеккә төшә. Сусап китсә,
колонкадан агызып йә инештән сөзеп, аңа су эчерәбез. Алып чыккан
ризык-тәгам белән бүлешәбез. Арып китсә, бездән калып, әрекмән
яфрагына башын салып, черем дә итеп ала. Калган чакта да, без аны
күз уңыннан ычкындырмаска тырышабыз.
Әмма Илҗәнең бөтен Олы урамны үзе генә узып, фермага кадәр
килеп җиткәнен әле моңарчы күргәнем юк иде. Бу – үзе бер могҗиза.
– Ннна! Әйә... – дип гыжылдап көлә Илҗә, мин кулымда атны
катырак сикерткәнгә куанып. Аннары кулларын чәбәкли.
Илҗәне карап тору – безнең барыбызга да йөкләнгән бурыч: абынып
егылып имгәнмәгәнме, суга төшмәгәнме, кадакка кадалмаганмы,
кычытканга чагылмаганмы? Кычытканга, моңарчы ничә чагылса да,
кабат үзе барып кереп чагыла һәм аннан бик әрнеп елый торган гадәте
бар Илҗәнең. Чаккан җирен кашый-кашый, үртәлеп, кемгәдер бармак
селкеп яный-яный елый ул андый чагында. Аннары тагын оныта.
– Атың бигрәк җитез икән синең, Илҗә! – дип елмаям мин Илҗәгә,
бахбаен кире кайтарып биреп.
Ул, башын кырын салып, миңа карап тора. Дөресрәге, миңа түгел,
ә янәшәмдәге нәрсәгәдер күзләрен кылыйлатып төбәлеп утыра. Аңа
елмая, кулларын бутый-бутый нидер сөйли, аңлата. Куанып башын
чайкый. Аннары миңа төртеп-төртеп күрсәтә. Тагын хихылдап,
авызларын күбекләндереп көлә.
48 Әбиләр яшенле яңгыр килгәндә: «Күктәге утлы арбасында Илия апостол узып бара», – ди иде. Иске
Гаһедтә: «Илия Христосның икенче килүе алдыннан ялган мессия – Антихристны фаш итәчәк» диелә.
Яңа Гаһедтә Илия Иисус янына Моисей белән килә, Иерусалимда җәза күрәчәген, Күккә алыначагын
әйтә. Исламда Хозыр Ильяс образларына тәңгәл.
Мин сабыр гына аның өянәге узганны көтеп утырам. Кайчакта,
шулай кайнарланып, алгысып киткәндә, артык дулкынланганда, телен
тешләве бар Илҗәнең: вакытын чамалап, авызына түш кесәсендәге
йомарлап ясалган чүпрәк келәпне алып каптырырга кирәк. Өянәге
катырак булса, ул әле тагын астына пес итәргә дә мөмкин. Алай
булганда, без аны өйләренә кайтарып куябыз.
Бу юлы келәп кирәк булмады, үзеннән-үзе тынычланып, аязып
китте Илҗә.
Мин тизәккә батып беткән кулларымны үләнгә ышкып чистартам
да, аны кочаклап, башыннан, аркасыннан сыйпыйм. Җилкәсенә
аркылы элеп чыгарып җибәргән җиңелчә чүпрәк букчасыннан
кулъяулык табып алып, Илҗәнең авызыннан селәгәен сөртеп алам.
Чәчләрен сыпырып, төзәтеп куям.
Ул, кочактан ычкынып, читкәрәк шуышып утыра. Үзенә кирәкле-
кирәксез орынганнарын сөйми Илҗә. Берара башын чайкап, бер
ноктага карап тора. Аннары, исенә нидер төшеп, миңа борыла.
Бөтенләй дә таләпчән итеп, йөземә үк китереп, агач бахбаен селки:
– Әйә!!!
Без икебез дә, торып, коровникка таба юнәләбез. Мин, бабай
күзенә күренгәнче, колонкага барып юынырга, бераз чистарынырга
ниятлим. «Таеп китеп егылдым» – шулай аңлатырга булыр инде
дип, план корырга керешәм. Шул уйны гына уйлап бетерүем була,
коровник почмагыннан яшендәй атылып, бабай белән Ычтапан дәдәй
килеп чыга. Тәмам агарынган, күзләре шашынып калган бабай, килә-
килешкә алдыма тезләнеп, кулларымны, аякларымны капшый. Мин,
аны тынычландырырга тырышып:
– Бер җирем дә авыртмый, бабай, учым белән тезем генә
сыдырылды... – дип пышылдыйм.
Ычтапан дәдәй, эченнән генә нидер укынып, чукынып куя.
– Куллары-аяклары исән... – ди бабай, Ычтапан дәдәйгә борылып. –
Сынган җире юк сыман...
– Ходай саклаган баланы... – ди Ычтапан дәдәй, башын чайкап. –
Ходайның сөеклесе икән...
Илҗә, атын селки-селки, аларга карап көлә:
– Ннна!..
(Дәвамы бар.)
«КУ» 08, 2025
Фото: Raphael Ai
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев