Логотип Казан Утлары
Роман

Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)

Әби Чуваш очы белән Казак очын икешәр кат йөреп чыгып өләшә. Югыйсә капчыкларны күтәреп йөрергә авыр ди. Кайчакта берьюлы берничә капчыкны тимер чанага одеял җәеп, төяп тә алып чыгып китә.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Вьетнам очы
Әби Чуваш очы белән Казак очын икешәр кат йөреп чыгып өләшә.
Югыйсә капчыкларны күтәреп йөрергә авыр ди. Кайчакта берьюлы
берничә капчыкны тимер чанага одеял җәеп, төяп тә алып чыгып
китә. Вьетнам очына аны, фермадан кайткач, ат чанасына утыртып,
бабай менгереп төшә.
Авылда элегрәк, әле ХХ гасыр дигән йөзьеллык башланганчы,
очлар дүртәү үк булган дип сөйлиләр. Казак очы белән кушылып
ук диярлек теге Морзалар аерым яшәгән оч та «җәшнәп торган».
Ул морзаларның «затлы сөяклеләре», имеш, гади халык белән бик
буталышып йөрмәгән. Янгын чыгып, Янсуарны афәт басып узгач,
очлар да үзгәргән, сакланып килгән борынгы әйберләр дә җуелган.
Моны әбиләр: «Без тумаган да заманалар», – дип уфтанып сөйли.
«Вьетнамга» яки, икенче төрле әйткәндә, «Пропалка»га башына
тай типмәгән кеше кышларын үз теләге белән менми дә менми: анда,
гадәттә, өйләрне түбәсенә кадәр кар күмә дә, кешеләр туннель казып
чыгалар. Кыш буе шул туннельдән йөриләр аннары, буран күмә
торган саен казый торалар. «Шундый япон романы бар, – ди Янсуар
бабаем, – кешеләр җир астында күмелеп калып яшиләр, әмма анда
кар түгел, ә ком...»26

26 Кобо Абэ романы «Женщина в песках» турында сүз бара.

Вьетнам очы дип, монда яшәүчеләр гел сугышып торганга күрә
аталган дип сөйлиләр. Анда хуҗалыклар үрчи башлаган чак Вьетнам
сугышы чорына туры килгән. Кемнәрдер бу очның атамасын әллә
кайда «җәһәннәмдә» урнашкан булуына бәйли. Ул очта безнең Анный
җырак түти белән Филипп дәдәй, Мәрус җиңгиләр тора. Анный
җырак түти – әбинең уртанчы сеңлесе, ә Филипп дәдәй – Янсуар
бабайның үз әнисе үлгәч, карт бабай хатынлыкка алган икенче
хатыныннан туган малае. Бабай аны бик ярата, кечкенә чакларындагы
кәмитләрен миңа еш сөйли.
Үги әниләрен дә бик якын итеп, үз итеп искә ала бабай. «Кыйнаса
да», – дип өстәп куя, көлемсерәп. Андый чакта, ишетеп алса, әби
шунда ук мин белмәгән ул үги әнинең, үзенең каенанасының, арасына
керә: «Сезнең кебек самодурларны әле дә чыбыркы белән җармаган
инде ул әнкәй, – ди. – Мин булсам, кисеп салыр идем!»
Бабай белән Филипп дәдәй ул елларда авылда үзләренең
шуклыклары, мәзәкләре белән дан тоткан. Алар уйлап чыгарган
кәмитләрне әле һаман да искә алып, көлә-көлә сөйлиләр. Бабайга
ирек бир генә – гел берәр этлек уйлап таба. Үзенә ярамагач, хәзер ул
кичләрен, көтү каршыларга чыкканда йә көтү көтәргә төшкәндә, йә
фермага ат җигеп барганда, юлына очраган күрше-күләннең, авылның
бала-чагасын этләндерә. Шундый җитди итеп, бер дә көлмичә, киңәш
биргәндәй итеп кенә, әллә нинди кирле-мырлылыкларга өйрәтеп куя.
Аннан аңа ул балаларның аналары йә әбиләре: «Соң инде, Әләксей
дәдәй, ник инде котыртасың баланы, шуны эшләп куйган лабаса...
Син бит инде үзең бала-чага түгел, беләсең ич ул дуракларның
акылын...» – дип, аңа килеп сукрана. Бабай, бер дә исе китми генә:
«Кит инде, шулаймыни? Шуны аңларга да акылы җитмәс дип, бер дә
башыма китермәгән идем, югыйсә, бик ушлы күренә бит олан...» – ди.
Бу вак-төяк шуклыклар беркемгә зыян китермәсә дә, кәмит кенә
булса да, бабайның гадәтен КГБ бер дә өнәми. «Бабаң мине ярәшергә
килгәндә дә кәмит ясады ул, аның бу акылы кабергә дә үзе белән
бергә керәчәк инде», – ди. Бала-чага да, мин дә, аның шуклыкларын,
киресенчә, яратабыз. Ул авылны кистереп, атының арбасында йә
чанасында фермага барганда, малай-шалай: «Әләксей бабай килә!» –
дип, каршына йөгереп-йөгереп чыга.
Шулай берсендә, бабай унҗидесен тутырып килгәндә, авылда өрәк
йөри дигән хәбәр таралган. Кибәчтә андый хәбәр таралса, берәү дә
әллә ни аптырамас йә чукынып-укынып куяр, йә йоласын күрер иде.
Анда өрәк йөрү – гадәти хәл. Янсуарныкылар, гомер-гомергә җыен
ырым-шырымга ышанмаган халык, шаккатып калган. Баштарак
кемнеңдер күзенә генә күренгәндер дип исләре китмәсә дә, инде
өрәкне бер төндә икешәр-өчешәр кеше күрә башлагач, «булмый бу,
очына чыгарга кирәк» дип уйлашканнар.
Бабайның үги әнисе өрәкнең гел янәшә-тирәдәге тыкрыкларда
күренгәненә шикләнеп сагаларга булган. Һәм зират юлына чыга
торган тыкрыкның башында көтүдән кайтмый интектергән кәҗәсен
эзләп йөргән, болай да эчендә чыкмаган җаны гына калтырап торган
Кәтернә әбинең котын алып маташканда, бабай белән Филипп
дәдәйне өсләренә килеп тоткан. Башларыннан ак җәймәне сыерып
алып, биленә кыстырып килгән сыек чыбыгы белән яхшы гына
сыдырган тегеләргә. «Мин сезне авыл рисвайлары булып йөрер өчен
үстерәммени? Ник кешене шулкадәр түбәнсетәсез, ник мине болай
мыскыл итәсез?!» – дип, бик каты ачуланган.
Бабайга аеруча каты эләккән: «Өйгә килен алып төшәр җәшеңдә
ник бу баланы диваналандырып, җенләндереп җөрисең? Кайчан акыл
керер сиңа?!» – дип кыйнаган. Аларның шуклыклары инде җелегенә
төшкән булуын яхшы аңлаганга, бабай, китмичә, Филипп дәдәй белән
икесе өчен дә кыйналып тик торган. «Гарьләнүен чыгарып бетерергә
кирәк иде әнейгә, шуңа качмадым», – ди бабай. Аннары өчәүләп өйгә
кайтканнар да бу хәлне аталарына сөйләп, куертып тормаганнар.
Филипп дәдәйне әби дә бик ярата. Почта таратырга менешли
һәрчак аларга дип чанага берәр күчтәнәч-мазар сала. Үзе барыбер
җөпләп сораган була:
– Анныйлар белән җанагайларга, печкәчәмнәргә27 керми
калмыйбыздыр ич, Әләксей?
Бабай, җымыеп28 кына, аңа гел төрттерә:
– Шул инде, синең җанагаеңны күрер өчен генә менәбез ләса ул
җәһәннәм очына...
Минем әле Вьетнам очын күргәнем юк, әмма аны безнең өйдә Ак
түти килсә дә, Анный җырак түти төшсә дә, күрше Начтук әби кереп
утырса да, еш сөйләшәләр. Шуңа ул миңа иң әһәмиятле вакыйгалар
кайнап торган, кинолардагы сугышлар дөрләп узган урын кебек тоела.
Вьетнам очын, әбиләр сөйләшүе буенча, Баян әби дигән бер
бик хәтәр әби тота. Ул минем күз алдыма әкиятләрдәге Убырлы
карчык рәвешендәрәк килеп баса. Чөнки нинди генә хәл турында
сүз чыкмасын: «Баян әби иманнарын укыткандыр әле» йә «Баян әби
өшкерми калмаган боларны, болай булгач», – дип көлешәләр.
Анда әле тагын Дөллә дигән кемдер бар, ул, аракы яки апара
тапмаса, кайда нәрсә бар, шуны күтәреп эчә, ди. Миңа ул, исеменә
караганда, шулай ук әкиятләрдән укыган дию булыбрак тоела,
җитмәсә, аның белән бала-чаганы куркытканнарын да ишеткәнем
бар: «Менә, тыңламасаң, Дөлләгә биреп җибәрермен!» Мин моңа бик
шикләнеп карыйм: аңа бит апара кирәк, Дөлләгә без нәрсәгә инде?
Берсендә ул, самогон сорап, безнең дә ишекне дөбердәтте, әмма
бик теләсәм, ымсынсам да, миңа аны күрергә рөхсәт бирмәделәр.

27 Җанагай – ирнең энесе, печкәчәм – ирнең сеңлесе.
28 Җымыеп – елмаеп.

Ишек аша: «Үтермә инде, Начта әби, күкрәгем җана бит...» – дигәнен
генә ишеттем. Шуннан бирле минем күз алдыма Дөллә дөрләп янып
торган дию кыяфәтендә килеп баса башлады.
Әбинең бер йотым самогоныннан, күрше Пауал бабай әйтүе
буенча, «немедленно һәм прямиком, пяриштә җәрдәменнән башка
гына, җомакка менеп китәсең». Дөлләнең болай сансызланып йөрүен
ошатмыйчамы, оҗмахка юлын да озайтмакчы булыпмы, әби аңа
стаканның өчтән беренә су кушып чыгарып бирде.
– Бар, өрәккә охшап калгансың инде, күз көеге булып җөрмә болай,
позор! – дип, иң куркыта торган тавышы белән аны озатты да минем
буе шешәне верандадагы яшерен җиренә кире урнаштырып куйды.
– Кара аны, кызым, кайда икәнен берәүгә дә әйтәсе булма, – диде.
Мин, «авызыма су каптым» дигән кыяфәт чыгарып, баш кактым.
Әбиләрнең самогонны кайда саклаганын Кибәчтә дә, Янсуарда
да һәрчак беләм мин. Әмма кешегә әйтмим. Бик сирәк, бабайлар
«үлемәле очрак бу, кызым, монда әйтмичә җарамый» дип сораса гына,
анда да сынап кына, күз белән ымлап сиздерәм. Алар үзләре дә сак
кылана, әбиләргә сизелми торган итеп кенә су кушып куя шешәгә. Тик
ике әби дә шунда ук абайлап ала: «Табып, су кушканнар, каһәрләр!» –
дип, шешәне башка урынга күчереп урнаштыра.
Вьетнам очыннан кала, әбинең почтасы таратылырга тиешле тагын
өч авыл бар: Талкыш, Никкилдем (Раевка), Тегермән Тавы. «Алар
барысы да безнең кәнсәләргә карый», – ди бабай. Әмма, берән-сәрән
генә килә торган булгач, әби аларга корреспонденцияне һәм газета-
журналларны еш кына кибеткә менүчеләр белән биреп җибәрә.

(Дәвамы бар)

«КУ» 08, 2025

Фото: raphaelai.org

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев