БЕРДӘНБЕР (бәяннең дәвамы)
Мин театр училищесында шулкадәр канатланып, яратып укыдым. Күңелем дөньяга сыймый, сәнгать дөньясына тизрәк кереп китәсем килә. Аны сүз белән генә аңлатып булмый. Җитмәсә, училище бинасы Гоголь урамындагы филармония белән янәшә генә, бер тәрәзә шул якка карый. Яз көннәрендә атаклы артистларны шуннан күзәтәбез: әнә Илһам Шакиров килә. Илһам Шакиров үзе!
– Ишеткән идеңме шундый училище барлыгын?
– Газетадан укып белдем, тугызынчы класста укыганда. Әти минем
кулыма өч сум акча тоттырды, хәер-фатихасын биреп озатып калды.
– Мәктәптә укыганда күз атып йөргән кызларың калды инде...
– Әнә шул Олы Ачасыр урта мәктәбендә тугызынчы класста
укыганда зәңгәр күзле, бик чибәр кыз бар иде. Хәтердә, уку башлангач,
арткы партага борылып караган идем – шундый матур кыз утыра,
бер күрүдә гашыйк булдым. Азрак йөреп алдык, ләкин мәхәббәт
озакка бармады, мин тагын бер кызга гашыйк булгангамы, тиз сүнде.
Анысы шул ук авыл кызы иде, йортлары кибет янында гына. Мин аны
озатып та йөрдем әле. Бервакыт, еллар узгач, Төньяк Норлат авылына
концерт белән кайткан идек, шунда ул минем янга килде. Исәнләштек,
сөйләштек. Тагын бер-ике ай узгач, болар авылына – Ачасырга барырга
туры килде. Каплы конфет алып, туганнарына кертеп бирдем.
– Йөрәгең барыбер түзә алмаган икән...
– Кертеп бирдем туганнарына: «Бирегез әле аңа», – дидем. Еллар
узган, аны эзләп Норлатка бара алмыйм, кайда торганын да белмим.
Аннан аның үз тормышы, гаиләсе... Тапшырганнар һәм: «Йөрәгендә
калгансың», – дип әйткәннәр.
Аннары университетта берәү бар иде. Кукмара районыннан. Аның
белән узган ел Сабантуйда очраштык. Миңа сөлге биргәннәр иде, болай
гына, бүләк итеп... Мин ул кызны утырып торган җиреннән танып,
күреп алдым. Бардым да иңенә шул сөлгене яптым. «Ирең кайда?» –
мәйтәм. «Әнә, алда утыра», – ди. Шул кызларга багышлап, яратып
укый торган шигырем бар:
Очрашкан юк, күреп сөйләшкән юк,
Хатлар алышкан юк күптәннән...
Үткәннәрнең ике ярын бары
Тоташтырып тора үткәннәр.
Алар, һаман зәңгәр хыял булып,
Йөрәк түрләрендә саклана.
Гомер үткән саен матурлана,
Кадерләнә бара, сафлана.
Кара төндә килеп тәрәз каккан
Юлчы кебек керә төшләргә.
Иң кадерле бер талисман кебек,
Алар һаман юлдаш юлларда.
Очрашкан юк, күреп сөйләшкән юк,
Хатлар алышкан юк күптәннән.
Үткәннәргә кайтып булмагандай,
Аерылып та булмый үткәннән.
– Училищеда да мәхәббәт ялкыннары кабынып алгалагандыр?
– Дөресрәге, анда укыганда гашыйк булып йөрергә вакыт булмады.
– Мәхәббәт уты бер кабынса дөрли инде ул, вакытын, җаен карап
тормый.
– Менә син әйткәч, уйланып куйдым әле, нишләп бу мәсьәләдә анда
баш әйләнмәде икән? Кандидатлар булмадымы икәнни? Алай дисәм,
үзләренең мәхәббәтен тәкъдим итүчеләрне үпкәләтүем бар. Алмаз дус,
башымны катырма әле, бу – минем «больной вопрос».
– Гафу ит, кагылмам яраңа...
– Училищега керергә йөз алтмыш кеше гариза биргән иде. Ике
бүлеккә – курчак һәм драма театры бүлегенә – кырык кешене алдылар.
Мин документларымны курчак театры бүлегенә биргән идем. Беренче
курста аны бетерделәр дә мине драмага күчерделәр. Шунда егерме
бер кеше укыдык.
– Ә нигә курчак театры бүлегенә керергә гариза яздың?
– Бишенче класста укыган чак, күрше Урысбагага курчак театры
«Әбүгалисина» дигән спектакль күрсәтергә килде. Бу минем гомеремдә
беренче мәртәбә театр каравым иде. «Әлбәтрүш, Әлбәтрүш!» – дип
кычкырып йөриләр шундагы персонажлар. Бик ошаттым курчакларны,
шуннан күңелгә кереп калды. Ә менә укырга кергәч, барыбер драма
бүлегенә күчерделәр.
– Әйбәт булган бит инде.
– Әйе шул. Мине сүз сәнгатенә Флёра Хәмитова әзерләде. «Рәшит, –
диде, – нәфис сүз осталары олыгайды, әйдә, син шул юлга кер».
Аның белән шигырьләр, мәсәлләр өйрәнә идем. Аларның өйләренә
дә баргалап йөрдем. Үҗәт булдым, училищеда укыган гына миңа
аз иде, шуңа күрә өстәмә дәресләр алдым. Флёра Хәмитованың ире
Дэллюс абый Ильясов та мине бик яратты. Дэллюс абыйның әнисе
(Гөлсем Камская) дә аларда торды, мине һәрвакыт «безгә килеп йөр»
дип озатып кала иде.
Мин театр училищесында шулкадәр канатланып, яратып укыдым.
Күңелем дөньяга сыймый, сәнгать дөньясына тизрәк кереп китәсем
килә. Аны сүз белән генә аңлатып булмый. Җитмәсә, училище бинасы
Гоголь урамындагы филармония белән янәшә генә, бер тәрәзә шул
якка карый. Яз көннәрендә атаклы артистларны шуннан күзәтәбез: әнә
Илһам Шакиров килә. Илһам Шакиров үзе! Ул бит инде буй җитмәслек
искиткеч абруйлы кеше, талант иясе, гасырга бер туа торган бөек
җырчы! Сулыш та алмый күзәтәбез. Әнә кем беләндер басып тора, кем
беләндер сөйләшә. Менә, җиңелчә генә матур плащын җилпегән булып,
косынкасын муенына салып, Әлфия Афзалова атлый, артистларны
күргәч, бераз кыланып та ала бугай. Әнә Римма Ибраһимова белән
Таһир Якупов сөйләшеп торалар, әнә Флюра Сөләйманова белән
Габдулла Рәхимкулов. Болар бит барысы да – татар халкының йөзек
кашлары! Матур, көр тавышлы Фәйзи ага Йосыпов килә, ахрысы, үзе
күренми, тавышы микрофоннан яңгыраган сыман, әллә каян ишетелә, бөтен Гоголь урамын гөрләтә. Атаклы сүз остасы Әзәл Яһудин бугай,
аны вак-вак атлавыннан таныйбыз. Киң итеп ачылган капкадан мәһабәт
гәүдәле Айрат Арсланов төз атлап килеп керә...
Флёра Хәмитова миңа дөрес юл күрсәткән һәм мин сүз жанрына
килеп ялгышмаганмын. Чыннан да, курчак бүлегенең ябылуы минем
өчен хәерлегә булган. Нәфис сүз остасы, конферансье, концертлар алып
баручы буларак, мин егерме ел хөкүмәт югарылыгындагы концертларда
катнаштым. Ул вакытта филармониянең сәнгать җитәкчесе Илгиз
Габидулла улы Мәҗитов иде. Аның тәкъдиме белән Татарстанның
әдәбият һәм сәнгать көннәрен – кайда гына узмасын – мин алып
бардым. Шуңа күрә «Татарстан Республикасының атказанган артисты»
дигән мактаулы исемне миңа егерме тугыз яшемдә бирделәр.
– Ул яшьтә шундый исемне алучылар татарда син генәдер, мөгаен?
– Мәҗитов ул вакытта: «Рәшит, бу исемне егерме тугызда биючеләр
генә алырга мөмкин, чөнки алар егерме ел биегәннән соң, яшенә
карамыйча, пенсиягә китә. Ә синең яшьтә сүз жанрында эшләүчегә
бу исем бик сирәк эләгә», – дигән иде.
– Монда Мәҗитов кулы уйнаганы күренеп тора.
– Сүз дә юк. Аны драма артистларына да кырык биш, илле яшьтә
генә бирәләр иде элек.
– Хәзер бозылды инде ул гадәт. Өстә утыручы йонлы куллы абыең
яки тәти апаң булса гына, аласың андый исемнәрне. Хәер, хәзер кадере
дә, дәрәҗәсе дә бетте инде ул кәгазьләрнең.
– Заманында бар иде дәрәҗәсе.
– Кемнәр белән эшли башладың, гастрольләргә кемнәр белән
чыктың?
– Мине, укып бетергәч тә, филармониягә эшкә алдылар. Ул вакытта
аның директоры Марат Таҗетдинов иде. Әлфия Афзалованың
Дамир Нәбиуллин дигән бик тә талантлы нәфис сүз остасы бар иде,
фаҗигале рәвештә вафат булды. Әлфия апа алып баручысыз калды.
Ул, коллективка алып баручы эзләп, биш кешене тыңлады. Соңыннан:
«Энем, син минеке булырсың», – диде. Шулай итеп, мин аныкы булдым
да куйдым һәм гомерем буе аңардан аерылмадым дип әйтергә була.
Берара Вафирә Гыйззәтуллина белән гастрольләрдә йөрдем, биш ел
чамасы булгандыр. Шул чама Илһам Шакировның иҗат төркемендә
эшләдем. Соңгысы Зөһрә Шәрифуллина булды. Аның белән дә ил
буйлап матур концертлар куеп йөрдек. Вафирә дә бик ярата иде, Илһам
абый да. Илһам абый минем илле яшьлек юбилеема Кырымда ял иткән
җиреннән ялын тәмамламыйча кайтты. «Мин Америкада булсам да
кайткан булыр идем синең юбилееңа», – диде. Әлфия апа мине улы
кебек итеп күрә иде. Нәрсә алса да – ул вакытта һинд чәе кибеттә
түгел, складларда гына була иде – миңа өлеш чыгарды. Миңа гына
түгел, бөтен төркемгә шулай иде ул. Мин инде авылга алып кайтып,
әнине сөендерәм, һинд чәе юк заманнар бит. Әлфия апа тормыш авырлыгын, ятимлек ачысын, ачлык-
ялангачлыкны татып үскән. Әле ул вакытларда ситсылар да табалмый
идек күлмәк тектерергә, сельподан күпмедер кистереп алып, әнигә
алып кайткаладым. Әлфия апа белән гел дус булдык, шөкер, бүген
кызлары белән дә аралашабыз.
Быел май аенда Әлфия апа белән Илгиз Мәҗитовның каберләрен
чистартырга татар зиратына барырга уйлап торам. Әлфия апаның
кызлары да Мәҗитовның хатыны Галина Викторовна да белми
бу турыда. Мин бу ниятемне үтәргә тиеш. Алар икесе дә – минем
тормышымда зур роль уйнаган шәхесләр.
– Мин дә Илһам абыйны искә алып, дөресрәге, юксынып, аның туган
авылы Яңа Бүләккә концерт куярга барган идем. Аның турындагы
истәлекләрем белән уртаклашырмын, авылдашлары, туганнары
сөйләр, ә мин мәшһүр җырчы репертуарындагы һәм үземнең җырларны
башкарырмын, мәйтәм. Шулай иттем дә... Беләсеңме, авыл халкы ничек
күтәреп алды, хәтта бөтен район дисәң дә була. Рәхмәттән башка сүз
ишетмәдем. Үземә дә рәхәт булып китте, җаным тынычланды, күңелем
нурланды.
– Изге эш сихәтле шул ул.
– Мин анда үземне күрсәтергә түгел, бөек җырчыбыз мирасына,
талантына баш ияргә бардым. Безнең дә бит бергә эшләгән чакларыбыз
булды, җитмеш яшьлеген районнар буйлап концертлар куеп үткәреп
йөрдек.
– Шулай... Булдыра алганны үтәргә кирәк.
Шулчак кухнядан Игорь Валентиновичның тавышы ишетелде.
Рәшит: «Мине чакыра, ахрысы», – дип, өстәлдә яткан 2000 елгы
«Сөембикә» журналын кулыма тоттырды да, укырга кушып, газовигы
янына чыгып китте.
Журналист Фәния Сабирның «Әниемнең ак яулыгы» дип аталган
язмасы бар иде анда. Рәшитнең үз әнисе белән төшкән фоторәсеме
урнаштырылган. «Улымны көтәм» дип язылган икенче фотода Рәхимә
апа тәрәзәгә баккан, өзелеп улын көтүче ананың карашы еракка
төбәлгән. Әй газиз әниләр... Кадерләрен белеп бетереп булмый шул
исән чакларында... Үземнең дә әнием шундый иде. Әбием дә... Ана
күңеле – балада, бала күңеле – далада диләр. Юк, бу әйтем Рәшиткә
кагылмый. Фәниянең язмасына күз салам, беренче юлларыннан ук
бөтереп үзенә алып кереп китә...
«Гүя мин тамаша залында утырам – нәфис сүз остасы, Татарстанның
халык артисты Рәшит Сабиров шигырь сөйли:
Син иртәгә мине уят, әнкәй,
Үзең тору белән, бик иртә...
Казларыңны куып төшәрмен мин
Сыек томан сарган инешкә.
Сәхнәдә мин аның һәр әсәрне җаны аша үткәреп укыганын тойсам,
монда – өендәге өстәл артында – күзләрендә мөлдермә яшь күрәм.
Һәммәсенә таныш бу – аналарга булган изге хис. Туктап калам, сорау
бирү урынсыз.
– Әни чишмә буена кер чайкарга төшәр иде. Ә мин гел аның
артыннан иярәм. Сәгатьләр буе әнине күзәтәм. Сокланам, әни юган
керләр шикәрдәй ак, бизәкләренең чәчәкләре яңадан тугандай ачылып
киткән сыман тоела.
Әни, татар халкы һәм илебез нинди авырлык кичергән булса,
барысын да башыннан кичергән – черек бәрәңге дә ашаган, окоп та
казыган – тарихның үзе белән бергә атлаган.
Әнисез калудан гел куркып яшим. 45 яшемдә дә. Әни юклыкны
бер тапкыр йөрәгем аша уздырдым инде. Әни Асия апага (бердәнбер
апамның исеме Асия): «Канаш дәваханәсенә ятарга сезгә киләм», –
дип хәбәр салган. Апа – Канашта, мин Казанда борчылабыз – юк бит
әни, ике арада юкка чыкты. Башка юньле уй килми. Куркып, садакалар
бирдем. Үзем, елый-елый, иртәнге электричка белән юлга кузгалдым.
Әни исән генә була күрсен. Безне тәрибияләде, ертыкларыбызны
ямап, кеше итте. Төрлемәгә кайтып төшкәч, кассир апа: «Бер хатынны
поезд бәреп китте», – диде. Вокзалдан аякларымны сөйрәп ничек
урамга чыгып җитә алганмындыр, белмим. Шул ук халәттә, өстерәлеп
авылга да кайтып кердем. Капка төбенә кешеләр җыелгандыр инде
дип кайгырам. Юк. Хәтта өйдә дә абый гына. «Әни кайды?» – дим.
«Норлат бүлнисендә ята», – ди. Юлдагы «молоковоз»га утырып, шунда
киттем. Әнинең исәнлегенә һич ышанып булмый бит әле. Әйтерсең лә
яман төш күргәннән соңгы халәттә мин. «Менә, Рияздин очрап, нигә
чувашка кадәр йөрисең бүлнискә, врач кайда да бер инде ул», – дигәч,
Канашка хәтле барып тормаска булдым инде», – ди әни. Әллә шул
рәвешле безне сынавы булды...
Әни мине кырык өч яшендә тапкан. Әтигә ул вакытта – илле
дүрт. Әни бик көчле, чая хатын. Шулай булмаса, хәерчелек бугаздан
буган заманда тугыз баланы аякка бастыра алыр идеме икән ул?
Сугыштан соң, русча бер авыз сүз белмичә, Ленинградка барып җитеп,
авылдашларны эзләп тапкан. Шуннан очсызрак бәягә ситсылар алып
кайтып, күлмәкләр теккән.
Әни – ак яулыклы бик чиста карчык. Гомер-гомергә авылда да
чиста яшәдек. Безнең әнинең юган керләре көлеп тора, ап-ак. Шуңа
Әлфия апа Афзалова безгә килгәч: «Рәшит, ничек шулай карыйсың син
әниеңне – урыны чиста, бер ис килми», – дип елар иде.
Гомеренең ул елларын нәфис сүз остасы Рәшит абыйның үзеннән
тәмләп сөйләтергә уйладым. Башкалар шикелле ләззәт эзләп, аның
шәхесенә кагылып узу түгел максатым. Сүз – безнең кебекләрнең
үз ата-анасына булган бурычы хакында. Бу – Коръән хөкеме белән
әйткәндә, зур хак.
(Дәвамы бар)
«КУ» 08, 2025
Фото: Александр Эшкинин
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев