Логотип Казан Утлары
Шигърият

Якты караңгылык

Ә шулай да безнең сөю хәзер – Үткәннәрнең татлы моң-сагышы.

Күзләреңдә якты караңгылык...
Икәү бергә үткәрелгән кичләр.
Ап-ак кардай канатларын кагып,
Баш өстендә очкан иң саф хисләр.
Ә шулай да безнең сөю хәзер –
Үткәннәрнең татлы моң-сагышы.
Бер офыктан бер офыкка таба
Агып барган болыт чагылышы.

 

«КУ» 08, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев