ЯУ (романның дәвамы)
Төн уртасында сафларга тезделәр. Өстән яңгыр сибәләп тора. Караңгы август төнендә әллә ни-нәрсә шәйләп булмый, атлар ышыгында, плащ-палаткаларга төренеп, фронт командующие Соколовскийның фәрманын тыңладылар.
6
25 август, 1943. Чәршәмбе. Смоленск тирәсе.
Төн уртасында сафларга тезделәр. Өстән яңгыр сибәләп тора.
Караңгы август төнендә әллә ни-нәрсә шәйләп булмый, атлар
ышыгында, плащ-палаткаларга төренеп, фронт командующие
Соколовскийның фәрманын тыңладылар.
Август башыннан һөҗүмгә күчте аларның корпусы. Башта Спас-
Деменск тирәсендә дошман тылында немецларга тәмуг оештырдылар.
Кайсы якка барма, урман-сазлыклар, юллар начар. Август яңгырлы
булды, юллар, изрәп, эштән чыктылар. Юлларның шулай булуы
кавалерия бригадасына ярдәм итте дисәк, ялгышу булмыйдыр.
Кызыл Армия көч туплый башлады, бөтен фронтлар буенча һөҗүм
итә, немецлар кая барып бәрелергә белмиләр. Аеруча Көнбатыш
фронттагы хәрәкәт куркыта иде немецларны, резерв гаскәрләрен
китереп тутырдылар, кайбер фронтлардан аерым дивизияләрне, алгы
сызыктан алып, Кызыл Армиянең Көнбатыш фронтына каршы куярга
туры килде. Бусы инде башка фронтлар өчен әйбәт булды.
Шушы яуда бригада сугышчылары үзләрен чын каһарманнар итеп
күрсәттеләр. Дошман, үз тылында гыйфритләр сыман килеп чыгып,
барлык сак ярак-запасларын юкка чыгарган атлылар күрсәткән
зыянны санап та бетерә алмагандыр. Килеп тә чыгалар, юлда очраган
бөтенесен кырып-себереп, утка салып, урман эчендәге үзләре белгән
сукмаклардан гаип тә булалар. Бригада разведкасы шәп эшли, әмма
Смоленск тирәсендә оешкан партизан отрядларының да ярдәме зур
иде аларга.
Яңгыр астында шуларны уйлап торды бригада кавалеристлары.
Тагын яуга керергә тиеш алар – һөҗүмгә күчәргә боерык бирелде.
Озакка сузмадылар, окопларны тавыш-тынсыз үтеп, флангтан,
кеше үтәлмәс дигән сазлыклар аша дошман тылына чыктылар.
Шактый мул сулы, текә ярлы Болва елгасын кичеп, тимер юл
станциясенә һөҗүм ясадылар. Вакытын белеп ясалган һөҗүм булды
бу. Станциягә берничә эшелон килеп туктаган, кайсыннан немец
солдатлары коела, кайсыннан сугыш кирәк-яраклары бушаталар.
Нәкъ шул вакытта аларның өсләренә кавалерия ташланды да инде.
Тегеләр аңышканчы, вагоннарга яндыргыч шешәләр ява башлады,
немец солдатлары өстенә гранаталар очты, тирә-якта шартлау, ут,
кычкыру. Немецлар тәмам аңгыраеп калды, ул арада кавалерия,
станцияне тәмам туздырып, шәһәр читенә ыргылды. Син уйлаганча
гына бармый – шәһәрдән чыгып беттек дигәндә, сак гарнизоннары
һушка килеп, урман ягына ашкынган атлыларга каршылык күрсәтеп,
юлны бүлделәр. Югалтулар шушында булды да инде.
Әле караңгылык чигенми. Аларның эскадроны, күпер янындагы
гарнизонны туздырып, уң якта караеп торган урманга борылды.
Станция ягыннан немецлар туптан ата башлады. Һөҗүм итүчеләрнең
кай яктан килеп, кайсы якка китеп яшеренергә омтылышларын
чамалап алганнар иде булса кирәк. Якындагы шартлау Нургали
атланган атны читкә алып томырды. Бахбай чапкан шәпкә берничә
сикереш ясады да гөрс итеп җиргә ауды. Нургали шактый тәҗрибәле
кавалерист иде инде, аякларны өзәңгедән ычкындырып өлгерде, ат
өстеннән юеш җиргә мәтәлде. Автоматын кулыннан ычкындырмаган
иде, түтәсе кабыргага туры килеп, күкрәк тирәсе шытырдап алды.
Аягына басмакчы булды, алар тыңламый. Бераз исәңгерәп ятты,
яныннан атлар чабып үтә, ат тоягыннан йөзенә юеш үлән чәчелә.
Ат – акыллы хайван, хәтта тирә-якта шартлау, ут давылы булса
да, җирдә яткан кеше өстенә басмаска тырыша. Эскадронның төп
көчләре урманга кереп югалдылар, аланлык беразга тынып торды –
корректировщиклар эшкә керешкәндер, немец снарядлары урман
өстенә очалар иде инде. Нургали җан биреп тартышып яткан атының
сыртыннан сыйпап алды да урман ягына үрмәли башлады. Күпер
өстеннән барысы да ачык күренәдер, күрәсең, немецлар һәр селкенгән
шәүлә өстенә ут яудырырга тотынды, мондый чакта иң куркыныч
корал – миномёт та телгә килде. Эскадронны партизан егетләр озата
бара иде, эз яшерәләрдер, үлеп, яраланып калучылар ягына кабат
килү булмас. Тиздән немецлар яу кырын карап-тикшереп чыгачаклар,
исән калганнардан үчне нык алачаклар, шуңа җебеп тормаска, тизрәк
урманга кереп яшеренергә кирәк иде.
Каршыда – үлеп яткан ат гәүдәсе. Нургали читкәрәк каерды, шул
вакыт ат тирәсендә тавыш ишетелде:
– Иптәш, ярдәм ит. Зинһар...
Нургали, кире борылып, ат гәүдәсе янына үрмәләп килде. Бернәрсә
күренми.
– Кем? Нәрсә булды? – диде Нургали, ярымпышылдап.
– Ат астынада калдым, – диде теге тавыш иясе. – Булыш, аякны
алып булмый.
Инде мәсьәлә аңлашылды. Әле ныклап яктырмаган, Нургали, ат
астында калган сугышчыны шәйләп, аның янына ашыкты.
– Яраландыңмы?
– Юк бугай, аяк ат астында калды. Алып кына булмый, өзәңге
тарта.
Тавыш иясен танып, Нургали имәнеп китте.
– Бәй, Галимҗан түгелме соң син?
– Мин лә... – диде Галимҗан. – Җәһәтрәк бул, немецлар килә әнә.
Сүзен әйтеп бетермәде, Нургалинең баш очында кара шәүлә
калкып чыкты.
– Рус! Хинде хох! Шнель!
Нургали, үзен белештермичә, як-якка караш ташлады. Биш-алты
немец яуда ятып калган сугышчыларның гәүдәләренә типкәләп,
исәннәрме-юкмы икәнлекләрен тикшереп йөриләр икән. Галимҗан
аптыраудан тынып калды. Нургали, автоматын читкәрәк куеп,
Галимҗанны өстерәп маташа иде. Башында әйләнгән «бирешмәскә!»
дигән сүз өстәмә көч бирдеме, кинәт сикереп торды да, бөтен көчен
җыеп, немец солдатының ияк астына китереп тондырды. Теге кискән
бүкәндәй җиргә ауды, Нургали аның автоматын алып арттан килгән
немецлар өстенә ут яудырырга тотынды. Үзе шул мәлдә тартышып
яткан ат артына ауды. Немецлар җиргә капландылар, аларга урман
ягыннан ата башладылар. Янында яткан немец селкенә башлаган иде,
Нургали аңа төбәп автоматтан бер чират бирде. «Кем кылыч белән
кергән, шул кылычыннан үлгән!» – диде ул, ярсып. Кан кайнаганда
ни-нәрсә эшләгәнне, әйткән сүзне дә белештереп бетереп булмый,
кайчандыр тарихтан укыган сүзләр нәкъ шушы вакытта ничекләр
телгә килә диген?..
– Исәннәр бармы, туганнар? – Яннарына бер кеше килеп тезләнде. –
Сез дөмектердегезме немецларны?
– Шулай бугай, – диде Нургали. – Булыш, ат астында калган менә. –
Ярдәмгә килгән кешенең үзләренә юл күрсәтеп килгән партизан
егетләрнең берсе икәнен чамалап алган иде инде ул.
Икәүләшеп авыр ат гәүдәсен җан көчләре белән бер талпынуда
читкә алып ташладылар. Галимҗанны сөйрәп торгыздылар да,
артык сүзгә керешми, урман ягына чаптылар. Галимҗанның аягы
каймыккан, шулай да алардан калышмаска тырышты.
Агачлар ышыгында аларны тагын өч партизан көтә иде.
– Исән калучылар бар микән? – дип сорау бирде берсе.
Командирлары шулдыр.
– Рәттән кыйратып килделәр бит. Исән калучылар юктыр инде, –
диде аларга ярдәмгә килгән егет. Нургалигә борылды. – Бер сугудан
тончыктырдың немецны, ә?! Гайрәтле егет икәнсең! Бетәшкән фриц
түгел иде бит.
– Яшь чакта шөгыльләнгән идем. Файдасы тия кайчакта, – диде
Нургали, күкрәген тотып. – Кабыргалар сынды бугай, тын алып
булмый.
– Киттек! – дип фәрман бирде командир, күп сүзгә урын
калдырмый. – Федя, син якындагы авылга хәбәр сал, җай чыгуга
үлеп калган кызылармеецларны җирләсеннәр. Документлары булса,
алып, безгә тапшырсыннар. Кемнең кайда җирләнгәнен белеп тору
кирәк. Аларның әти-әниләре, туганнары бардыр, бәлки, кайчан да
булса, каберләрен яд кылырлар.
Төш җитәрәк отряд урнашкан аланга килеп җиттеләр. Эскадрон
да шушында тупланган. Галимҗан белән Нургалине күргәч,
Мирхәмәтнең авызы ерылды.
– Бәтәч, күземә күренәсезме дип торам! Капут булдылар дип дога
кылган идем инде. Нургалинең җиргә мәтәлгәнен үзем күреп калдым.
Атны тыеп буламы? Андый чакта ярсый бит алар, тыймакчы булам,
кая ул, егылган атлар өстеннән сикерә-ыргый ыжгырып, урманга кереп
киттек. Агач ботагы маңгайны сыдырып алды, күздән утлар күренде.
Ул ике солдат белән яралы атларны дәвалап йөри икән. Кулындагы
ниндидер сылау-мазь салынган банканы иптәшенә биреп, Галимҗан
белән Нургалидән ничек исән калганнары хакында сораша, төпченә
башлады.
– Төпченгәнче, Галимҗанның аягын карап ал, син бит табиб, –
диде Нургали, уенын-чынын бергә кушып.
Мирхәмәт шунда гына каен агачына тотынып торган Галимҗанның
хәлен чамалап алды булса кирәк.
– Нәрсә булды? Пулямы, ярчыкмы?
– Каймыкты аяк, туган, – диде Галимҗан, йөзен чытып. – Ат
астында калдым, ярый әле, Нургали коткарды. Баш беткән иде.
Мирхәмәт каяндыр ярты ләгән кайнар су алып килде, Галимҗанның
имгәнгән аягын сылый-сылый шушы суда нидер имли, үзе белгәнчә
әфсенли башлады. Күпмедер вакыттан соң Нургалигә эндәште:
– Бу әрвахның иңсәсеннән ныклап тот әле, аякны үз урынына
утыртам, – диде.
Нургали килеп тотынуга, Галимҗанның аягын ләгәннән алды да,
тезен култык астына кыстыргандай итеп, кинәт кенә бөтен көченә
тартып куйды.
Галимҗан «аһ» кына дип әйтеп калды, аяк үз урынына утырган
иде инде.
– Шәпие урынына утырды, – диде Мирхәмәт, елмаеп. – Ярты
сәгатьтән йөгереп йөри башларсың!
Кайнар чәй эчкәч, тәннәр җылынды. Партизаннар отряды
командиры барлык сугышчыларга тезелергә боерык бирде.
Сафка бастылар. Эскадрон командиры белән отряд командиры,
бераз читкәрәк китеп, нидер хакында фикерләшеп алдылар да, отряд
командиры саф алдына чыгып басты.
– Командование исеменнән рәхмәт әйтергә тиеш булам, – диде
ул көр тавыш белән. – Станциядә күрсәткән каһарманлыгыгыз
Мәскәүгә үк җиткән дип әйттеләр. Афәрин! Мин – шушы районның
элекке райком секретаре, сугыш бу җирләргә килеп җиткәч, партизан
отряды оештырдым. «Дошманга үлем!» дип атала, бүген сез
боларның буш сүз түгеллеген эш белән күрсәттегез. Дошманның
аяк асты яна. Монда барысы да – ышанычлы кешеләр. Әмма сез, төп
сугышчан бурычыгызны дошман тылында тормышка ашыручылар
буларак, гаять катлаулы территориягә керәсез. Күрше Курск, Брянск
урманнарында, аннан ары Украина җирләрендә явыздан да явыз
бандерачылар кереп оялаган. Алар бик куркыныч. Әле кичә генә
Курск өлкәсендәге Островка авылында унике яшьлек кызчыкны урам
уртасындагы кое баганасына асып киткәннәр. Ни өченме? Әтисе
Кызыл Армия сафларында булган өчен. Кемдер саткан. Өйдәгеләрнең
барысын да яндырып үтергәннәр, бу кызны әләк аркасында качкан
җиреннән тотып алганнар. Менә шундый ерткычлар алар. Тагын
да алга табарак сатлык поляклар белән очрашырга туры килүе
мөмкин. Алары да куркыныч. Сак булырга, разведка нык эш итәргә
тиеш. Ялгыш капкыннарына килеп каба күрмәгез. Шушы ике ел
эчендә күпме халыкны кырды алар. Немец фашистлары, илне басып
алып, безне җир йөзеннән себереп атарга ясканучылар, кылган
кабахәтлекләре мең еллардан соң да гафу ителмәячәк, алардан иман
көтәсе юк. Бандерачыларга килсәк, күбесенең кайдан килеп чыкканы
да билгесез, безнең як кешеләре түгел, урманнарга яшеренеп, тыныч
халыкны куркытып тоталар, партизаннарны, кызыл сугышчыларны
эләктереп, кеше ышанмастай ысуллар белән җәзалыйлар. Шуннан тәм
табалар. Ни җитми аларга? – Командир бер кавым тын торды. – Яңа
фәрман килгәнче, ял итегез, үзегезне, атларны тәртипкә китерегез.
Әмма, кабатлап әйтәм, сак булыгыз. Отряд чикләреннән чыгу тыела.
Һәр җирдә бәла сагалый, һәр җирдә тозак монда…
(Дәвамы бар)
«КУ» 08, 2025
Фото: raphaelai.org
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев