Логотип Казан Утлары
Бәян

Минем чәчем җиде толым (тарихи-уйдырма биография дәвамы)

– Ак түти, ник син «Мокамай»ны шулкадәр җаратасың? – И балам, – ди Ак түти, аз гына да уйланып, каушап тормыйча, – ничек инде җаратмыйсың шуны, гел безнең кебек нужа күреп үскән балалар турында җаза бит Такташ. Шәт, үзе дә нужа ашап үскәндер, бахыр, ашамаса, ул кадәр дә җөрәкнең итен телә торган итеп җазалмас ие...

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Ак түти

Өч яшьтә кинәт кенә элдереп алып укып китүем бөтенесе өчен дә
зур вакыйга булды. Хәтта Янсуар әбием белән бабамның үзләре өчен
дә. Күрәсең, ничек өйрәнергә икәнен күрсәтсәләр дә, моның тиз арада
гына буласына алар үзләре дә чын-чынлап ышанмаган.
Әти белән әнине, еламыйча, «сер бирмичә», Кәвәлгә «акча
эшләргә» озатабыз да, озын-озак кышкы кичләрдә, буем өстәлгә
җитмәгәч, астыма фуфайка йә ястык кыстырып куеп, «кызлы һәм этле» «Әлифба»ны13 ачып салып иҗеклибез. Әби карандаш белән
сүзләрнең астына иҗек икәнне күрсәтеп, аска карап торган көянтәдәй
сызык сызып куя. Мин шул сызган «көянтәләр» буенча телем
арыганчы сузам:
– Ча-а-а-а-а-а-а-а-а-а-а-а-а-а...
Алдагы өйдә галанкага ут элдереп җибәргән җиреннән Маркс
белән Энгельс томнарын14 аркылыга-буйга кабат актарып утырган
Янсуар бабам, сулышымның тагын әле озакка җитәчәген сиземләп
булса кирәк, ишекне яртылаш ача да:
– Аның икенче иҗеге җырак киткәнме соң, кызым, әллә
эзләшимме? – дип сорый.
– Җук, үзем табам, – дим мин, аннан сулышымны икенче иҗекне
сузарга әзерлим. – ...на-а-а-а-а-а-а-а-а-а-а-а-а...
– Менә, ичмасам, була бит, – дип, Янсуар әбием каба артында
орчык зырылдатып утырган җирдән хуплап җибәрә. Аңа кышларын
эңгер төшүгә гел кул эше алып, безгә килеп утыра торган Ак түти
дә кушыла:
– Булдыра болай булгач! Әле мине дә уздырып җибәрер! Җаттан
су буе поэмалар декламацияләп бирә торган булыр...
Ак түти үзе рәтләп укый белмәсә дә, мәктәптә дүрт класс «грамота
алганда» ятлаган поэмаларын чатнатып сөйли. Аңа әбинең «Казан
утлары»ннан шигырьне бер укуы җитә – Ак түти шуны башына
кассетага яздырып алгандай саклый. Бутап карасаң да, буталмый.
Ничек укылган, нәкъ шулай итеп сөйли. «Феномен» ди аның турында
Янсуар бабай.
Мин феноменның нәрсә икәнен беләм – аны без күптән түгел
генә «Наука и религия» журналыннан укыдык. Порфирий Иванов
дигән кышларын яланөс, яланаяк йөри торган бабайның, үзе анда
булмыйча да, айга төшкән космонавтларга күренүе турында статья
чыккан иде. Феномен ул – сирәк очрый торган гайре табигый хәл,
очрак яки вакыйга була. Мәсәлән, Кар кешесе – феномен.
– Сине дә галимнәргә алып барып тикшертергә кирәк, – дип көлә
андый чакларда бабай. Ак түти кеткелдәп җибәрә дә кул гына селти:
– Шул һаман табылмаган Кар кешесе урынына барсам гына инде...
Ак түти бик олы гәүдәле, нык, эре бәдәнле. Ул эш эшләгәндә,
ирләрдән дә болайрак итеп эшли, кувалда белән чөй кагып, утын
ярганын карап торсаң, моның янына якын килмәвең хәерле дип,
Шүрәле дә качып китәр иде. Бер генә мәртәбә дә ирдә булмаган,
үзенең балалары юк, туганнарының балаларын үстерешкән. Хәзер
менә мине дә аерым бер наз белән якын итә.
«Бигрәк җакын шушы бала миңа», – дип чәбәкләп сөя. Мунчада да,


13 Сүз Сәләй Вагыйзов белән Рәмзия Вәлитова төзегән, мәктәпләргә беренче мәртәбә 1965 елда барып
ирешкән зәңгәр тышлы әлифба турында бара. Ул – чорның да, балачакның да кадерле символы.
14 Сүз Карл Маркс белән Фридрих Энгельсның 1954–1960 елларда басылып чыккан 16 томлыгы турында
бара. Бабай ул китапларны никтер еллар буена кайта-кайта укыды.

 

ләүкәгә менгереп, теләкләр әйтеп, тәгәрәтеп, үзе чаба, үзе юындырып,
олы ак бистәргә төреп, алачыкка чыгарып утырта. Мунчада ул
иң түргә кереп урнаша да бөтен ал буйны алып утыра, шул мине
чыгарырга гына урыныннан кузгала.
Мин әле мунчада әллә ни эшкә ярамыйм. Төп вазифам – әби
белән алар бидонда алып кергән әче су белән башларын югач, вак
тешле таракны тотып чәчләрен тарау. Гадәттә, без мунчага бер өй ара
яшәгән ике әбине – Олы Анный белән Кече Анныйны да дәшәбез.
«Аларны чакырмый калу җазык була, алар җалгыз», – ди әбием.
Аннары бабай, ат җигеп, Чуваш очы Вьетнам очына тоташкан урамда
яшәүче Анный җырак түтине дә мунчага алып төшә. Анный җырак
түти, безгә төшәсе булгач: «Луиза җарата, тәмләп ашасын», – дип,
телеңне йотканыңны да сизми калырлык балан пиругы яки бөккәне
алып төшә. Андый балан пиругы белән бөккәнен Янсуарда бүтән
беркем пешерә алмый. Хәтта гомер буе туйларга аргыш булып,
катлы-катлы бәлешләр хәстәрләп, бөтен тирә-юньне шаккатырган
Янсуар әбием үзе дә.
Мин аларның барысының да чәчләрен, уртадан ап-ак юл, «буразна»
ачып, тырышып-тырышып тарыйм. Майлылыгы җитеп бетмәсә: «И-и,
һәйбәт төшмәгән бу, хәерсез», – дип, әчегән суны шелтәли әбиләр.
Бераз ирәя төшкәч, чәчләрен тарап кына калмыйча, ваклап үрә
һәм түбәләренә чәчүргеч, кыршау15 белән урап-беркетеп тә куя
башладым. Әле ул чакта мин аларның барысын да, соңгы юлга
киткәнче юып-җыеп, мунча кертеп чыгара торган буласымны күз
алдына да китермим, шулай да тоемлый идем...
Буемның ни чама буласын да, күз белән генә йөртеп, беренче булып
мунчада Ак түти әйтте:
– Исәеп киткән әле бу хәчтерүш... Алай да, Начта, торыклары
озын түгел баланың, буе да артык биеккә тартылмас.
– Бездән туган – безнеңчә булыр инде, – ди Янсуар әбием, исе
китмичә генә.
Шуннан барысы да беравыздан:
– Саулыгы белән бәхетен бирсен инде Ходай! – дип өстиләр.
– Акны – карадан, җаманны җакшыдан аерырга һушы җитсен,
һушы җиткәч, аны күтәрергә көче дә җитсен, – дип өстәп куя Ак
түти, бераз моңсуланып.
– Зиһене бик үткер, җитәр... Бөтен нәрсәне, күз ачып җомганчы,
җәлт иттереп сеңдереп ала... – ди Кечкенә Анный әби.
– Характеры да бар, – дип җөпләп куя Олы Анный әби.
– Үсеп кеше булганнарын күреп җиткерә алсак иде инде, и Кодрәт... –
дип уфтанып куя Ак түти.
Аңа барысы да кушыла.


15 Кыршау – күннән йә сүстән эшләнгән чәчне беркетеп куя торган ныгытма, «ободок».

Бу аларның, бабай әйтмешли, яраткан пластинкасы: «И, бу баланың
мәктәпкә барганын, үсеп җиткәнен күрә алмам инде мин...»
Ак түти Такташны укырга ярата. «Мокамай»ны бакча эшен
башкарганда да, йон эрләгәндә дә, оекбаш бәйләп утырганда да, яр
буеннан ихатага үзе кискән талларны эһ тә итми сөйрәп менгергәндә
дә, мунча ләүкәсендә, ташка унбишәр чүмеч су сибә-сибә, безне
яндырып үтерердәй итеп чапканда да, гел мыгырдап көйли:
Әкияттәге ике бала кебек,
Каен башларына үрмәләп,
Ике штансыз малай дөнья белән
Танышып йөргән идек бергәләп.
Беребез сары чәчле, беребез – кара:
Сары чәчлесе – ул мин идем;
Кара чәчле, коңгырт кара күзле,
Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем,
Ул, Мокамай бәгърем, син идең.
Минем аннан сораганым бар:
– Ак түти, ник син «Мокамай»ны шулкадәр җаратасың?
– И балам, – ди Ак түти, аз гына да уйланып, каушап тормыйча, –
ничек инде җаратмыйсың шуны, гел безнең кебек нужа күреп
үскән балалар турында җаза бит Такташ. Шәт, үзе дә нужа ашап
үскәндер, бахыр, ашамаса, ул кадәр дә җөрәкнең итен телә торган
итеп җазалмас ие...
Һәрбер нәрсә безгә яңа иде,
Һәрнәрсәгә исебез китә иде,
Бернәрсә дә бездән качмый иде,
Бар нәрсәгә кулыбыз җитә иде...
Күпме кыен күрдек шуның өчен,
Күпме тал чыбыгы ашадык;
Әкияттәге ике бала кебек,
Күпме «җәфа чигеп» яшәдек...
Поэманың «Син, Мокамай, әллә нишләдең» дигән җиренә барып
җитә дә, ияге һәм иреннәре калтырап китә Ак түтинең. Әмма үзен
кулга ала да ерып чыга. Ә менә кәефе бөтенләй дә яхшы булып,
мутланган-шукланганда, «Тәүфыйкле песи»гә күчә ул:
Минем песи гаҗәп хыянәтсез,
Мулла кебек, тәүфыйк иясе...
Ике иҗекле сүзләрне шапылдатып үзләштереп, җәһәт кенә өч-дүрт
иҗеклеләргә, аннан җөмләләргә күчтем мин. Бер карасаң, бернинди
авырлыгы да юк булып чыкты укуның. Сүзләрне таный башлап, җөмлә төзергә тотынгач, тыныш билгеләре генә эчемне пошырды-
пошыруын, әмма әби аларның нәрсәгә кирәк булуын, ни рәвешле
куелу принцибын аңлатып күрсәтте. «Алар белән җөмлә бөтенләй
әйбәтләнеп китә, кызым, менә кара әле, ничек уңайлы...» – диде дә,
чын мәгәр, бөтенләй әйбәтләнеп китте хәлләр.
Гадәттә, ялларда әни белән әти Кәвәлдән ике кичкә куна киләләр –
безнең өйдә ул бәйрәм була! Андый чакта бергәләп әллә ничә куна
пилмән бөгәбез, эченә камыр йә күмер салып калдырып, кияү
пилмәне ясыйбыз да кемгә чыгар дип көтәбез. Кияү пилмәне, ни
гаҗәптер, гел әтигә чыга.
– Шулай булмыйча, ул сезгә дүртенче класстан бирле кияү бит
инде! – дип үрти Ак түти, әни белән әтине оялтып. Әтинең әнине
балачактан бирле ошатып йөрүен төрттерергә ярата алар.
Озын сүзнең кыскасы, барыбыз бергә җыйналган кичләрнең
берсендә мин, уңайлы мизгелне көттем-көттем дә, әбинең диванда
яткан «Казан утлары»н алып, ачып укып та җибәрдем. Барысы да
шым калды. Тынлыкны әни бозды:
– Кызым, син өйрәтеп куйган җирдән укыйсыңмы? – дип сорады
ул, ышанырга да, ышанмаска да белмичә.
– И сантыйлар, – дип, аягына шапылдатып сугып куйды Ак түти,
үртәлеп, кабынып китеп. – Укыды, ди, менә сиңа өйрәтелгән җирдән...
Башка эшебез җук бит безнең – баланы сезне шаккатырыр өчен
өйрәтеп куюдан кала...
Әни оялыбрак китте булса кирәк, кинәт шатланып торып ук басты.
Мине умырып кочагына алды:
– Кызым укырга өйрәнгән! Минем өч яшьлек кызым чатырдатып
укый!
Ул кичне, олылар өстәлне җыеп алгач, мин, аякларымны
һәйбәт итеп бөкләп утырып, төртелә-төртелә булса да, бөтен өйгә
«Караборынның дусты»н16 кычкырып укыдым.

16 «Караборынның дусты» – Һади Такташның 1927 елда иҗат ителгән хикәясе.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 08, 2025

Фото: Raphael Ai

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев