10 (октябрь), 2023
ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Илсөяр ИКСАНОВА. Көтәм көн туганын... Шигырьләр. ..............................3
Вахит ИМАМОВ. Теләкәй чишмәсе. Тарихи роман. .....................................8
Булат ИБРАҺИМ. Тайгакланган дөнья, юллар тая... Шигырьләр. ................83
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Иблис коткысы. Кыйсса. ......................................88
Илһам НОГМАН. Кан хәтере җанны бимазалар... Шигырьләр. ...................123
Зөфәр ДӘҮЛӘТОВ. Эретер сыман йөрәгем котыпның карын... Шигырьләр. ............148
Илгиз ЗӘЙНИЕВ. Бәхет. Хикәяләр. .................................................................151
ДРАМА ӘСӘРЛӘРЕ
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Күз нурларым. Драматик хикәя. ..............................127
КАРДӘШ ХАЛЫКЛАР ӘДӘБИЯТЫ
Маралтай ЫБЫРАЕВ. Бер улыңмын, и кадерле Ватаным! Шигырьләр.
(Казакъ теленнән Рафис КОРБАН тәрҗемәләре). .........................................157
«СЕЗ ИҢ ГҮЗӘЛ КЕШЕ ИКӘНСЕЗ!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ
Наил ШӘРИФУЛЛИН. «Шагалиев шәүләсе». Хикәя. ........................................160
ЯҢА ИСЕМНӘР
Ризәлә ИСМӘГЫЙЛЕВА. Сугарасым килә халкымны... Шигырьләр. ..............164
ЕРАКТАГЫ УТЛАР
Радик ХӘКИМҖАН. Хәтеремдә – янган учаклар... Шигырьләр. .......................167
Нурислам АЙБУЛАТОВ. Яшем арткан саен уфтанамын… Шигырьләр. ..........168
ХӘТЕР
Гали АРСЛАНОВ. Дөнья җәүһәрләре Минзәлә театрында
(Сабир Өметбаевның тууына – 115 ел). .............................................................171
Китап күзәтү: Ландыш ӘБҮДӘРОВА. Чытырманлыкта бар да тәртип.
(Марсель Галиевның «Чытырманлыкта» тәрҗемәләр җыентыгына күзәтү). .....175
Фотоархив: Каһарман-шагыйрь Абдулла Алишның тууына – 115 ел. ................178
Хатлар яздым утырып: Аяз Гыйләҗевнең Марсель Галиевка язган хатлары. ....180
2023 ел – Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы: Лилия ЯРУЛЛИНА.
«Туган тел дип яшәдем». ...........................................................................186
Газиз тавышлар: Гармуннар падишаһы (Фәйзи Биккининның тууына – 125 ел). .......188
Халык җырларына гомер бирде. (Әзһәр Абдуллинның тууына – 100 ел).
Сәхифәне «Татарстан» радиосының шеф-мөхәррире Нәсим АКМАЛ алып бара. .....189
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. ......................................................................190
-
Китә казлар...
Казлар китә Донбасска. Ярар иде кайтавазы Йөрәгемне ярмаса... -
Томан төшкән Казан каласына...
Томан төшкән Казан каласына, Халык йөри томан арасында. -
Тоталар да Коръән яндыралар
Бу Җир шары нигә шулкадәрле Имансызлар белән шыплап тулган. -
Дала хатирәсе
Үткәннәрдән тик курганнар калган Һәйкәл булып бөек бабамнарга. -
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (роман)
– Әй, син, Салам торхан! Бергә-бер алышны синең кебек аркан ташлап уздыралармыни? Йөзгә-йөз килеп орышырга кодрәтең җитмиме? – дип оран салды Теләкәй ул чагында. -
Без – татар
Без – татар, Безнең милләттән Алыгыз кулларыгыз. -
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
Теләкәй морза утардагы зур йорт эчендә аранга ябылган айгыр шикелле әрле-бирле йөренә, кайчагында ике як чигәсен кысып, сындай катып кала. Ни эшләргә, нинди генә гамәл кылырга соң? -
Сөю түгелме?
Яратканымны белми йөрисең, Шушы газаплар – сөю түгелме?! -
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
Ә кан исеннән исергән укчы ирләр, котырган кондыз урынына, яңа корбан эзләп, Кремль эчендәге сарайлар эченә атылды. Әллә каян гына баскычка тагын бер карт кенәз – Михаил Долгоруков атылып чыкты. -
БӘХЕТ (хикәя)
Әнсар урыныннан торып, тәрәзә янына килде. Урамда яңгыр сибәли иде. Ул бүлмә буйлап арлы-бирле йөренә башлады, аның һәрбер адымыннан идән такталары сыкранып, сызланып куя иде сыман. Баскыч төбенә чыгып, тәмәкесен көйрәтеп җибәрде. Ашыкмыйча, сирәк кенә суырып тартты – уйлана иде. Йокы белән тынычлыгы да качты. -
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
Шушы сүзләрне ишеткәч, хәзер инде Теләкәй ярсып купты. – Тукта, тукта! Ул явыз патшабикә боярлардан акча җыя алмагач, хөкүмәт бурычын бездәй мөселманнар, беренче чиратта, татар сыртына күчереп салган була түгелме соң? Әнә ул тоткан да татар авылларының биләмәләрен чиркәү илә монастырьларга өләшә башлаган. -
Рух көймәсе
Парлап-парлап салам сайлап: Намус-вөҗдан, милләт-өммәт. -
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
Ирләр иярләргә сикереп менгәч кенә, Теләкәй көр тавыш белән соңгы әмерен яңгыратты: – Авылларны яулап, чиркәүләрне юкка чыгаруга ук, мин фәкыйрегез тарафына хәбәр китерергә дә онытмагыз! -
Кызу-кызу педаль әйләндерәм...
Кызу-кызу педаль әйләндерәм, Эшләнәсе эшләр бихисап! -
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
Барча ирләрнең тәннәре чымырдап куйды, аркалары буйлап салкын тир йөгерде. Әстәгъфирулла! Болар татар морзаларын коллык читлегенә куып кертмәкчеме, әллә һәрбер морза муенына, мәҗбүриләп, тәре тагып чыкмакчымы? -
Син бәхетле миннән башка да
Тормышыңа мин кирәкми инде, Син бәхетле миннән башка да. -
Дөньябыз шомлы вә кымкырыч...
Күңелнең халәте – сызлану, Саташкан дөньяны кызгану. -
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
– Татарларның иң яман, иң чиркандыргыч чире шулдыр – без шәхси мәнфәгатен үз кавеменнән өстен куючы сатлыкҗаннарның тамырын корыта алмаудан гомер буе газап кичерәбез. Мондый сатлыкҗанның үлеме дә башкаларга сабак булырга тиеш. Фёдор, бирегә кил! Бу җәзаны синнән дә остарак ерып чыгардай инсан табылмастыр. Каен ботагына ошбу этне, каен ботагына! -
Иң бәхетле бала булыр идем...
Җиде ятка изге теләк телим, Тилмермәсен кеше кадергә! -
«ШАГАЛИЕВ ШӘҮЛӘСЕ» (хикәя)
Әллә Хариста, әллә Тимерҗанда шунда, әлеге сүзтезмәне, ягъни Манифестның башын телендә кат-кат әйләндерә торгач, «өчле» капчыгыннан гына чыга ала торган «даһи» җөмлә яралган: «Мәктәптә бер шәүлә йөри – Шагалиев шәүләсе». Моны ишеткәч һәм укытучыбызның озын буй-сынын күз алдына китергәч, бөтен класс тыела алмыйча, буылып көләргә тотына. -
Көз һәм без
Көз дә матур, без дә матур әле, Тик күңелгә нидер җитми сыман... -
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
Икенче таңда яңа чапкын килде. Воевода дөрес сукалаган: фетнәчеләр Көңгер кирмәнен яулап алганнар да капитан Вонючевны дар агачына мендергәннәр икән. Йа Ходаем, тагын нинди бәлаләр турында ишетергә, нинди тәкъдирләргә сарырга туры килер?!. -
Бүгенем
Бер карадым күккә, Бер карадым төпкә. -
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
Теләкәй гаҗәпләнүдән тораташтай калды. Йа Хода! Нинди акылсыз гамәл, ниткән хыялый сүз бу? Теләкәйнең башына тай типкәнме әллә, ун-егерме, ярар, бер йөз, ике йөз авыл өчен нинди хан булу, ди? Казан ханлыгын кабат торгызу өчен дә ике йөз генә түгел, ике мең авыл халкының да бүген куәте, дәрте җитми. -
Шомырт ап-ак...
Дөньяларны сөрем сарган чакта Калып буламы соң ак булып?! -
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
Буйсынганнарын тәмам сындыру һәм бүтән татарларга гыйбрәт бирү өчен воевода аларны Уфа бистәләре эченә күчерттерде. Воевода бүлеп биргән өйләре шәп, өстәвенә затлы кафтаннар һәм акчалар өләшенде, чукынган морзаларның һәммәсен салым түләүдән дә, гаскәр яки ямщик хезмәте өчен олаулар бирүдән дә азат иттеләр. Ә чукынудан баш тарткан өчен шыр-ялангач көенчә урамнарга куып чыгарылган тискәре морзаларга яңа ат тагылды: – Чабаталы морза! -
ДӨНЬЯ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ МИНЗӘЛӘ ТЕАТРЫНДА
САБИР ӨМЕТБАЕВНЫҢ ТУУЫНА – 115 ЕЛ -
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
Тагын шактый озак тарткалашканнан соң гына Софья галиҗәнаплары үз фәрманын яңгыратырга батырчылык итте: – Воевода Коркодиновны үз урыныннан алып ыргытырга! Кул астында булган барча полклары белән Казан воеводасы Барятинский Минзәлә кирмәненә күченсен һәм шуннан торып, ул төбәктә дөрләгән барча фетнә утын тар-мар итсен! -
Күңел ишегеңне бикләмә!
Синең уйлар йөзә миннән башка, Син бәхетне күктән көтәсең. -
ҖӘННӘТКӘ КАДӘР ЯРАТУ (хикәя)
Ул җәннәт һәм анда эләгү шартлары турында өйрәнә башлады! Хатыны аны шунда көтә, ул моны тәгаен белә. Һәм шулай ук ул кан тамырларыннан мәхәббәт акканын белә, тоя иде. Хатыны белән буласы килү теләге аны мәңгегә басып алды. Бу аның яшәвенең максатына әверелде. -
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
Теләкәй калганын Әхмәдулла белән хәл итеп бетерде. Унҗидедәге кызын утыз яшькә өлкәнрәк иргә өченче хатын итеп бирү мин-минлеген һәм җанын бик телсә дә, урман карвылчысы барыбер ризалашты. Ни әйтсәң дә, Теләкәй – морза кеше һәм чит-ят түгел. Үзенә генә алай әйтеп булмый, башка сүзен тапты. -
Гомергә җитәрлек...
Гомергә җитәрлек бу төннең яктысы! -
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
– Башка кешегә тапшыра алмыйм, улым, ә сиңа гозерем бар. Син бер тәүлек эчендә җыен да Идел аръягына, Җигүле Ат таулары эргәсендә тереклек итүче калмыклар тарафына юнәл. Алар кайчандыр безнең бабакайлар белән бергә олуг Чыңгыз хан чирүендә яу йөргән. Аннары бабакайлар шулар белән үк бергә Алтын Урда каһанлыгын тоткан. Ошбу туганлык хисләрен чүплеккә чыгарып атулары бик икеле. -
ЧЫТЫРМАНЛЫКТА БАР ДА ТӘРТИП
(Марсель Галиевның «Чытырманлыкта» тәрҗемәләр җыентыгына күзәтү) -
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
Теләкәй һөҗүмнәре бу кадәр дә шома килеп чыгар дип хыялланмаган да иде. Елга белән ике арада яткан чакыр-чокыр буенча кирмән диварларына килеп җиткәннәр иде, анда егерме-утыз солдаттан да ары һичбер сак юк. -
Сыналу
Зур сынаулар сагалаган, көткән безне дә. Сыналабыз. Бу сынаулар бетмәс тиз генә. -
Ястүен көтә мәчетләр
Казага калды ахшам. Ястүен көтә мәчетләр Бүген дә яңабаштан. -
Югалтырлык әйбер булган чакта...
Гасыр буе йокымсырап яткан Сихри бер көч таба рухында. -
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
«Моның сиңа нинди отышы бардыр инде?» дип уйлап өлгерсә дә, Теләкәй уен тышка чыгарып селекмәде. Тагын берничә буп-буш җөмләләр алыштылар да Теләкәй, бил бөгә-бөгә, тайшәнең чатырын ташлап чыкты. -
Нечкәрәсең
Елдан-елга нечкәрәсең, күңел... Әле синең өзелер чагың түгел... -
Син гел йөрәктә
Күңелгә саркып кердең бит, Яратканымны белеп. -
КҮЗ НУРЛАРЫМ (драматик хикәя)
Хатын. Син – аның абыйсы. Яклаучысы, саклаучысы. Син дә белмәгәч. Егет. Ма, ә син үзең безнең турыда берәр нәрсә беләсеңме соң? -
Кар ява.
Кар ява. Яңа ел таңында Акларга телиме җиһанны? -
Тәүге сөю уты сүнмәгән
Икәү үткән нурлы сукмакларны Оныттыра алмый еллар да! -
КҮЗ НУРЛАРЫМ (драматик хикәя. Дәвамы)
Без бит шундый бәхетле идек. Хәтерлисеңме? Алтын-көмешләрем дә, затлы киемнәрем дә юк иде. Шушы иске шәлне башыма ябынып, аягыма киез итек киеп, капка төбенә чыга идем. Шәлеңнән коймак исе килә дип көлә идең, әйеме? Коймак исе... Соңгы тапкыр кайчан коймак пешереп ашаттым икән? -
Йөрәгеңне тыңла!
Беркемне елатма! Тыңла йөрәгеңне! -
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
– Әйдә, син дә татып кара, олан. Күрше-күлән сораштырса, бу чишмәне «бабайныкы», диярсең. Инде егет булгач, «әткәй чишмәсе», дип атасаң да ярый. Аннары үз угылларың да үсеп җиткәч, алар аны синең хакка «Акай чишмәсе», дип олылар. Менә шулай, адәм җаны, халык хәтере кебек әлеге чишмәне дә буыннан-буынга, елдан-елга сүндерми саклау кирәк. -
Әй, күңлем, кальбем...
Сүнмәсен тугры иман. Мизгеллек нәфес ләззәте Бормасын туры юлдан. -
Фәкыйрьлек
Матди байлыгым юк минем бер дә, Шөкер, фәкыйрь түгел йөрәгем. -
Сагыну
Урамда көз. Күзем тәрәзәдә. -
Эңгер
Без чишмәгән хатаның Җавабын соң кем табар? -
РАННУР (хикәя)
Шул көннән башлап, тәүлегенә биш мәртәбә Раннур әйтүендә «Рамай», «Шахта», «Галиябану», «Иске Кара урман», «Тәфтиләү», «Сибелә чәчәк» көйләрен хәтерләткән азан яңгырый башлады. Шулай ярты ел үтеп китте. Раннурның җырга булган мәхәббәте аны Аллаһы Тәгаләгә якынайта, аның белән бәйләп тота кебек тоела башлады. -
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
Берникадәр вакыттан соң ул үзен ниндидер гайрәтле кул сөйрәп баруын барыбер чамалады. Күз кабакларын ачарга, гайрәтле кул иясенә төбәлеп карарга теләде, көч тапмады. Аның чигәләре умарта оясыдай гөжли, баш түбәсен дә тәлгәш-тәлгәш булып тезелешкән кортлар талый сыман, яман сызлаулардан котылырлык түгел. -
Ил фәрештәсе
Һәр заманда дәрәҗәгез олы, Хөрмәт-мәртәбәле кеше сез! -
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның ахыры)
– Син чукынган татар морзасымы әллә? – дип, ниһаять, телгә килә алды. Үзе һаман һич ышанмый, көтелмәгән кунакка текәлгән дә каткан. – Әйе, морза мин, чукынган татар морзасы. Нижгар якларыннан. Нигә аптырыйсың? Җанны да, малны да саклап калу отышлырак иде, шуңа чукындым да. Берәүгә дә гомер ике килми. Яшәү кадерлерәк. – Морза түгел, соран, сатлыкҗан син! – дип, Теләкәй ыңгыраша-ыңгыраша тезде... -
Дөнья җәүһәрләре Минзәлә театрында
Әле күптән түгел генә Минзәлә татар дәүләт драма театры тантаналы рәвештә үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтте. Димәк, нигезенә тәүге ташларны салган, театрны төзегән, үстергән режиссёр Сабир Өметбаевның традицияләр чишмәсе әле тибә, алдагы иҗат планнарын сугара дияргә була.