Логотип Казан Утлары
Ерактагы утлар

Тәүге сөю уты сүнмәгән

Икәү үткән нурлы сукмакларны Оныттыра алмый еллар да!

Агачларның толымнарын тарап,

Көзге җилләр йөри сызгырып,

Бар дөньяга хуҗа булып алган,

Яфракларны китә туздырып.

Ут-яфраклар – хатирәләр булып

Сибеләләр көзге юлларга.

Икәү үткән нурлы сукмакларны

Оныттыра алмый еллар да.

Барысы да истә әле һаман,

Тәүге сөю, гүзәл яшь чаклар,

Күз алдымда синең буй-төсләрең

Хәтеремдә – янган учаклар.
Без танышкан матур, нурлы тугай

Һаман күркәм, һаман шул икән.

Әллә яңгыр битләремне юа,

Әллә ул күз яшьләрем микән?!

Сине эзләп, очрашулар көтеп,

Таныш сукмаклардан үткәндә,

Балкып китә җанда тәүге сөю,

Гомер көзләремә җитсәм дә.

Ут-яфраклар, хатирәләр булып,

Сибеләләр көзге юлларга.

Икәү үткән нурлы сукмакларны

Оныттыра алмый еллар да!
 

Радик Хәкимҗан

"КУ" 10,2023

Фото: unsplash,архивтан. 

Фотода автор үзе.

Радик Хәкимҗан (1941) – шагыйрь, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстан һәм Россия язучылар берлеге әгъзасы; «Тауларга үрләгәндә», «Гомер көлтәсе», «Таңнарыма җиләм» һ.б.исемнәрдәге унбишләп шигырь җыентыгы авторы, һәрби хезмәттә чагында СССРның тәүге космонавтларын Галәмгә очыруда катнашкан кеше. Уфада яши. 

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев