Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бүгенем

Бер карадым күккә, Бер карадым төпкә.

Бер карадым күккә,

Бер карадым төпкә.

Күкләр болыт иде,

Төпләр тонык иде.

Болыт артларында

Бардыр, бәлки, Ай да.

Бәлки, Кояш анда,

Бәлки, кургаш анда.

Бәлки, төн пәрдәсе,

Давыл әвәрәсе...

Күкне тарткан болыт,

Шомлы пәрдә булып.
Тонык төпкелләрдә

Бардыр үткелләр дә.

Бардыр биеклек тә,

Бардыр бөеклек тә.

Ни булса да анда

Калган бары канда.

Төпкә яткан инде,

Упкын япкан инде.

Күк йөзләре – болыт,

Офыкларда – томан.

Өметкә җан өреп

Күккә карап торам, –

Ертып таң томанын,

Көтәм көн туганын.
 

 

"КУ" 10,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев