Логотип Казан Утлары
Шигърият

Югалтырлык әйбер булган чакта...

Гасыр буе йокымсырап яткан Сихри бер көч таба рухында.

Югалтырлык әйбер булган чакта,

Һәм югалтыр әйбер калмагач,

Шул чакларда куллар кылыч тота,

Сугыш ача хаклык тапмагач.

Шул чакларда кеше гөрзи ала,

Җәясен дә ала, угын да.

Гасыр буе йокымсырап яткан

Сихри бер көч таба рухында.

Ачу катыш рәнҗеш белән бергә

Арысландай күккә ыргыла.

Җанын-тәнен кызганмыйча бара,

Киек-җанвар кебек кырыла.

Шуннан менә җиргә хаклык кайта,

Бераз гына тузан тынганчы.

Җиңү бит ул рәсемнәрдә матур,

Җиңү җиңү бит ул җиңгәнче.

Ә аннары ул бары сүз генә

Хакын хаклау өчен хаксызның.

Ә аннары ул мәңгелек ялкын

Якыннарын җуйган ялгызның.

Ә аннары кайгылар да арта,

Ярлылар да арта шул сүздән.

Күпме нәфрәт, күпме үкенечләр

Күреп була сугыш кичкән күздән.

Җиңү белән сугыш бетми лә ул,

Тик кешеләр бетә җиңү диеп.

Югалтырлык әйберең калмагач,

Сугыш сиңа кылыч суза килеп.

Ә син аны зарыгып көткән кебек,

Артка юл юклыгын аңлагач,

Кабат-кабат кылыч аласың шул,

Бу дөньядан хаклык тапмагач.


 

"КУ"10, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев