Логотип Казан Утлары
Шигърият

Тоталар да Коръән яндыралар

Бу Җир шары нигә шулкадәрле Имансызлар белән шыплап тулган.

Тоталар да Коръән яндыралар,

Утта янамыни тугры иман?

Бу Җир шары нигә шулкадәрле

Имансызлар белән шыплап тулган.

Барысын да бер арбага җыйнап,

Кара ягып нурсыз битләренә,

Дөнья буйлап куаларга иде,

Гыйбрәт булсын иблис этләренә. 

Кузгаталар халык күңелләрен,

Дәүләт белән дәүләт курчак уйный.

Коръән нурын кара төнгә төреп,

Җир шарында мәлгунь шайтан туйлый.

Тибрәтәләр иң нечкә кылларны,

Газаплатып ләззәт табучылар.

Туктатыгыз канлы шайтан туен,

Җанын сатып файда алучылар.

Тоталар да Коръән яндыралар,

Утта янамыни тугры иман?!

Бу Җир шары нигә шулкадәрле

Имансызлар белән шыплап тулган.
 

 

"КУ" 10,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев