Логотип Казан Утлары
Шигърият

Рух көймәсе

Парлап-парлап салам сайлап: Намус-вөҗдан, милләт-өммәт.

Коя яңгыр.

Коя гына!

Күк түбәсе тишелгәнме?!

Нух көймәсен барлагандай,

Барлап куям Рух көймәмне.

Ниләр алыйм бу көймәмә,

Батмый агып китсен өчен, –

Упкыннарга юлыкмыйча,

Киләчәккә җитсен өчен?

Парлап-парлап салам сайлап:

Намус-вөҗдан, милләт-өммәт.

Өмет-хәтер, акыл-фикер,

Илаһият-шигърият.

Киләчәккә китәр көймәм

Иңләп-буйлап дәрьяларны.

Нух туфаннан коткарган күк,

Коткарсын ул дөньяларны!
 

 

"КУ" 10,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев