Логотип Казан Утлары
Шигърият

Күңел ишегеңне бикләмә!

Синең уйлар йөзә миннән башка, Син бәхетне күктән көтәсең.

Сагышым да, юанычым да син,

Син булганга яшим дөньяда.

Син булганга хисем чишмәләре

Әверелде ташкын-дәрьяга.

Чарасыздан хыяллана күңел,

Озатып куя көн дә өеңә.

Сыңар канат белән кагынамын,

Бусагаңа баскан көемә.

Синең уйлар йөзә миннән башка,

Син бәхетне күктән көтәсең.

Ул, булса да, жирдә генә була,

Белсәң иде минсез килмәсен.

Бикләмәче күңел ишегеңне,

Элеп куйма әле келәсен!

«Сөям!» диеп сиңа киләсем бар,

Йөрәгеңә барып керәсем.

Рәхмәт яусын өзгәләгән өчен,

Ике күзем карый мөлдерәп.

Син дип янсын иде моннан соң да

Ялкын камап алган бу йөрәк!

ЗӨФӘР ДӘҮЛӘТОВ

 

"КУ" 10,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев