Логотип Казан Утлары
Роман

ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)

Ә кан исеннән исергән укчы ирләр, котырган кондыз урынына, яңа корбан эзләп, Кремль эчендәге сарайлар эченә атылды. Әллә каян гына баскычка тагын бер карт кенәз – Михаил Долгоруков атылып чыкты.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

5

Менә шулай бәргәләнгән көннәрнең берсендә Теләкәй утарына Агыйдел елгасы ярында эләктергән бер рус качагын тотып китерделәр. Теләкәй аңа текәлде дә артына ава язды. Фёдор! Кырым сәфәрендә Теләкәй котылгысыз үлемнән йолып калган мескен укчы Фёдор!

Дөрес, ул хәзер инде печән чүбе, токмач калдыгы, балчык белән аралашкан сакал-мыекка баткан. Теткәләнеп беткән киемнәренә дә, ябыгудан кибеп каткан йөзенә дә кызганмыйча карарлык та түгел. Күзләре дә тоз сипкәндәй тоныкланган сыман. Ләкин ул күзләрдә барыбер эчтән кабынган бер очкынны чамаларга була. Кием сәләмәләре арасыннан күгәреп беткән тәне, алардагы яра эзләре ачык күренеп торса да, укчы Фёдор карашындагы тәвәккәллек, карак бәндәләргә генә хас елгырлык исән.

– Безнең тарафка нинди җилләр китереп ташлады сине, сәфәрдәшем Фёдор? Син ничек мөселманнар арасына килеп чыгасы иттең әле болай?

Фёдор үзе дә гаҗәпләнүдән катып калган иде, ике кулы белән яңаклары буйлап аккан күз яшьләрен сөртә-сөртә, ниһаять, телгә килде.

– Теге чакта сиңа ярдәмгә килү – минем чират, дип шапырынган идем дә, мәгәр бу юлы да, менә, синең капкыныңа мин килеп каптым, мине үлемнән йолып калу да янә синең карамакта. Ә сөйләсәң, озак, аһ, бик озактыр, морза. Кырым походыннан әйләнеп кайтканнан соң ниләр генә күрмәдем дә нинди яман болганышларны кичеп чыкмадым мин! Барын-барын да түкми-чәчми сөйләп бирим дисәм, озын төн дә җитмәс.

– Ә минем ашыгасы җирем юк, балаларым да имчәк сорап, еламсырап ятмый. Вакыт – тик безнеке. Менә, ашарыңа гына китертәм дә, күңел бушатканчы сөйләшеп утырырбыз. Син Мәскәүнең үзендә гомер иткән кеше бит, ә мәркәздә бәян итәрдәй гыйбрәтле хәлләр күптер. Тез дә тез генә. Миндәй томанага Мәскәү хәлләрен якыннан белеп тору үтә фарыз бүген...

Асылдан да, тамак ялгап алгач, мунча эченә бикләнеп, озак утырдылар. Фёдор үзе дә атна-айлар буе кеше күрми йөргәч, сөйләшүгә бик нык сусагандыр, катлап-катлап, кайта-кайта тезде. – Мин Мәскәүдән түгел, ә үлемнән качып котылдым бит. Минем язмыш шундый хәерсездер. Ә Мәскәүдә хәлләр аңлатып та бетерә алмаслык яман. Анда ата – улны, ана – кызны белми. Фёдор патша үлеп киткән иде, тәмам мәхшәр купты. Бояр Милославский белән сәнәктән көрәк булган Нарышкиннар нәселе пычакка-пычак килеп, туктаусыз сугышалар.

Теләкәй кыяр-кыймас кына:

– Ничек сәнәктән көрәк була алган икән соң алар? – дип, сүз кыстырып куярга мәҗбүр булды.

– Син аңлап та бетермәссең инде, Милославскийларның Мария атлы кызы – мәрхүм патша Алексей Михайлычка беренче булып чыккан хатын. Ул үлеп киткәннән соң Алексей патшага икенче тапкыр өйләнергә туры килә, бу юлы аңа дворян Нарышкиннар үз кызлары Наталияны бирә. Алексей патша үзе үләр алдыннан тәхетне улы Фёдорга бирүне васыять итеп калдырган. Фёдор үзе исә чирләшкә бер йолкыш. Биш ел чамасы гына утырып тора алды да, аннан каюк.  

– Һе, менә ничек ансат, –  дип, Теләкәй янә сүз кыстырып куйды. Фёдор аңа игътибар да итми генә янә дәвам итте.

– Вәт менә шуннан соң Милославскийлар белән Нарышкиннар арасында сугыш башланды да инде. Алексей патшаның исән калган хатыны Наталия тәхеткә үз малаен, ун яше яңа гына тулган Пётрны бердәнбер патша итеп утыртмакчы булган. Исәбе буенча Пётр бәләкәй чагында, ил белән шәхсән үзе идарә итәргә исәпләгән. Мәгәр Милославскийлар да бирешергә, майлы тагарактан читтә торып калырга һич тә теләми бит, шулар нахак юллар белән тәхеттәге Пётр янәшәсенә мәрхүм Мария Ильиничнадан калган Иванны төртеп кертте. Анысына уналты яшь булса да, ул да Фёдор кебек үк чирләшкә һәм мокыт, үзенең мәнфәгате өчен сугыша да белми. Аның бәхетенә, патша Алексей Михалыч исән чакта дөнья куйган Мария Ильиничнаның беренче баласы Софья атлы ирдәүкә кызы да бар бит әле. Менә шул Софья дигән азгынны берәр боярга кияүгә дә бирә алмадылар. Ә егерме биш яшенә җиткән, өстәвенә үгез сыман ажгырып торган ялгыз хатын ни эшләсен? Тоткан да стрелецлар приказының башлыгы булып торган Васька Голицын белән өегә башлаган бу. Әнә шул Васька белән аның төнге сандугачына әверелгән  Софья түнтәреш тә корып өлгергәннәр. Шулар котыртуына кушылып, без ахмаклар Кремльнең эченә бәреп кердек. Әллә ничә боярны сөңгеләр өстенә ыргыттык. Нарышкиннар нәселенең атаманы булган Артамон Матвеевның җанын шулай өздек...

– Әстәгъфирулла, йа Ходаем! – дип, Теләкәй борын астыннан гына пышылдады.

– Менә шундый хәвефләрдән шөлләп, Нарышкиннар тәхеткә Иванны утыртып куярга да ризалашты. Хәзер тәхеттә, кеше көлдереп, борыннары юеш ике малай утыра, ә дилбегәнең асылы азгын Софья кулында. Без, бер күнегеп киткәч, фетнә давылын туктатмаган идек, Софья дворяннар гаскәре җыярга, дигән фәрман әзерләгән. Ул бит явыз, аның эче еланныкы төсле, кырыкмаса-кырык мәкер белән тулы. Дворяннар кузгалдымы, димәк, безгә каюк. Мин бит, сантый, Кремльгә иң беренче бәреп керүчеләр арасында булдым, Долгорукий дигән боярны да сөңгеләр өстенә үзем ташлаттырдым. Дворяннар белеп алса, иң беренче чиратта, мине дар агачына асып куячаклар, йә тегеләр шикелле үк сөңге очына ташлап, җанны кыячаклар. Менә шуңа чыгып шылдым да инде, Теләкәй морза. Тоташ гөнаһлы мин...
 

Икенче бәйләм

1

Укчы Фёдорның Теләкәйгә тезгән хикәяте хакыйкатьтән ерак түгел, ул айларда Мәскәү, асылдан да, кан күленә кереп чумган иде.

Чирләшкә Фёдор Алексеевич аттан егылып имгәнүдән интегә-интегә вафат булып куйгач, патриарх Иоаким, тол патшабикә Наталия Кирилловнага ярарга тырышып, көнендә үк әле яңа гына ун яшен тутырган, колгадай яп-ябык Пётр атлы малайны Кремль янәшәсендәге бер чиркәүдә яңа падишаһ дип игълан итәргә ашыкты. Югыйсә әле кичә генә патша булып торган Фёдорны мәңгелек дөньяга да озатмаганнар, атакайлар олы соборларда аның белән хушлашу мәрәсиме дә уздырмаган бит. Фёдорның җәсәде әнә Архангел соборында хушлашу һәм данлау сүзләрен көтеп ята. Аны җирләүне үткәргәч, боярлар думасын җыеп киңәшсәләр һәм шуннан соң гына кайсы энекәшенең тәхеткә менәчәге турында игълан итсәләр дә, ярар иде әле. Юк шул, дилбегә кулдан ычкына дип ашыкканнар, ахры...

Билгеле ки, моны Фёдорның анасы Мария ягыннан туганнары – бояр Милославскийлар да белеп алган. Араларында иң елгыры – Софья. Шул кичтә үк сөяркәсе Василий Голицынның приказ йортына барып җиткән бит бу. Ә наз күрмичә интеккән сазаган кыз җырны матур суза.

– Энекәшем Иванга уналты яшь тулды, собор кануннары буенча тәхеткә, иң беренче чиратта, тик ул гына дәгъва итә ала. Ләкин әнә Иоаким атакай хәерче Нарышкиннар кубызына тотып биегән бит. Нәселе затсыз Наталия шәп  котырткандыр, әле Кремльдәге патша-туп кадәрле алтын-көмеш белән күмәргә вәгъдә итеп, Иоакимны үз ягына аударган булуы да мөмкин. Иоаким чиркәүдә тәхеткә тәне туктаусыз тартыша торган тилемсә Пётрны утыртып куячагы турында вәгъдә биргән. Атаем Алексей утыз өч ел элек булдырган Собор уложениесен аяк астына салып таптаганнар. Чиркәү кануннарын оятсыз рәвештә бозу бара. Тәхеткә иң беренче чиратта хокуклы Иван энекәшне якларга, хәерче Нарышкиннар нәселен Кремльдән куып чыгарырга кирәк, йә, нишлибез, Василий бәгырькәем?

Василий Голицын – җиһанга фәкать җилбәзәк хатын-кызларның башын әйләндерү, аларны үз кубызына биетү өчен генә яратылган чибәрләрдән чибәр ир үрнәге. Түшәктә бик кыю һәм чамасыз назлы булса да, үзбаш гамәлләр кылудан качып кала белә. Бу юлы да патша кызы Софья сазаганга җавапларны урап кына дәште.

– Сиңа да, миңа да яшен төсле ялтырап йөрүдән качып кала белү, ә утлы күмерне чит-ят куллар белән тоту отышлырак. Ходайныкын ахыргача алдан белеп булмый, аның исә синең үзеңә дә тәхеткә юлны ачып куюы бар. Алай-болай булып, Иван энекәшең белән Пётр шалапут та дөньядан китеп барса, шәхсән синең үзеңә дә патшабикә камыты насыйп булмагае.

Софья читән өстенә сикереп менгән әтәч шикелле бер кагынып алды.

– Авызыңа бал да май, Василий бәгырькәем. Андый бәхет миңа килеп җитсә, син дә патша тәхетенә менеп утырачаксың. Әмма аңа чаклы, колга Пётрны әйләндереп ату өчен, ни генә уйлап табыйк?

Василий да Софья сүзләреннән соң бер карышка үскән иде инде, тәрәзә яктысына борылып ысылдады.

– Чит-ят куллар кирәк, дидем, чит-ят куллар. Мин приказ cараена стрелецларның баш полк командиры кенәз Хованскийны чакыртып китертә алам. Чуртан сыман үтә шома һәм туймас тамак булса да, аның стрелецлар каршында абруе зур. Чөнки тегеләргә үз утарында казынырга, яңа йорт салырга яки базарда сату итәргә кирәкме, һәммәсе дә Иван Андрееч каршына килеп тезләнә, аннан рөхсәт ала. Яу походына кузгалсак та, шулай. Баш бирмәгән, бил бөкмәгән ирләрне дошман белән бәрелешкә кергәч, үлем белән йөзгә-йөз киләчәк алгы сафка билгели, үзенә баш игәннәрне обозда яшереп калдыра. Аңлашыла инде, тегеләр Хованскийның үзенә дә рәхмәт сүзләрен капчык-капчык яки мичкә тулы байлык белән кайтара. Дошманнан талап алган ганимәт8 турында инде әйткән дә юк.

Софья иләмсез зур күкрәкләрен кашый-кашый кыбырсый башлады, моны шәйләп, Василий да дилбегәне тизрәк тарткалады.

– Мин Хованскийны приказ йортына чакыртып китертәм, ә син япаялгыз калгач, аны нык игәүлә. Дөрес аңла, бәгърем, икебезнең бер сүздә булганны хәтта Хованскийга да сиздермәскә кирәк, шуңа мин күренмим. Ә син аңа нәкъ миңа әйткән шикелле үк аңлат. Пётр тәхеткә абыйсы Иванны узып утырырга тырыша, ә канун буенча Иван тиеш, диген. Егерме стрелец полк командирларының егермесен дә үгетләү һич мәҗбүри түгел. Хованскийга биш-алты полковникны чакырып сындырса да җитә. Ә ике мең биш йөз яисә өч мең укчы бер йодрык булып тупланса, бу инде Кремльнең астын-өскә әйләндереп атарлык куәт. Әүвәл шул биш полковникны җыеп, табада биетсен, аннары тегеләре ипләп кенә, чылбыр буенча, астагы йөзбашларга да төгәл җиткерсеннәр. Кремльгә бәреп керә алсак, хәчтерүш Нарышкиннарны аяп йә кызганып маташу – ул хыянәт. Ә тәхет юлыннан Пётр хөрәсәнне алып атсак, полковникларның һәркайсын алтын һәм бүләкләр көтә. Менә шулай итеп үгетли белсәң иде, минем тиздән тәхеттә күрәчәк, кадерле патшабикәм!

Бетте, эреде, җебеп акты, Софья инде Голицын кая күрсәтсә, шул тарафта чишенеп ятарга да әзер иде. Патша кызы укчылар гаскәре бригадирын бармак очларына кадәр үбеп тәкрарлады:

– Тәхеткә менүгә ирешсәм, Ходаем да, падишаһым да син! 


2

Фетнә Софья белән Голицын ниятләгәннән дә яман булып купты. Ачыгавыз Нарышкиннар сакны көчәйтү турында уйлап та карамаган, һавадагы бәхет кошын тулысынча үз кулыбызга эләктердек, хәзер аны ничек кирәк, шулай биетәбез дип, җиде кат болыт өстенә очып менгән, ахры. Ә укчыларның өч меңлек нөгәре Кремль капкаларын җимереп яки диварларына үрмәләп тә, көч әрәм итмәде, саны белән бер йөзгә дә тулмаган сакчы ирләрне ярсу үгез айкап ташлаган салам кибәне шикелле генә әйләндереп атты. Шылт иткән аваз да чыкмаган иде кебек, менә шул чагында бояр Милославский белән аның туганы, яшүсмер Толстой укчылар бистәсе буенча ат өстеннән сөрән салып узды.

– Нарышкиннар тәхеткә утырырга тиешле кануни патша Иванны буып үтергәннәр!

– Нарышкиннар патша улы Иванны юк иткән!  

---------------

8 Ганимәт – трофей.
 

Җиһанда әле май уртасы гына бит, беркемнең дә беркая да ашыкмаган чагы. Патша сараендагыларны да йокыдан менә шушы сөрән салган шашкын аваз уятты. Яшүсмер Иванның кайсы бүлмәгә кереп йоклавына игътибар итүче дә булмаганга күрә, Нарышкиннар нәселе дә зур хафага төште. Иң беренче булып, аны эзләп, Кремль баскычына чал сакаллы бояр Артамон Матвеев атылып чыккан иде, аны Бутыр полкы укчылары эләктереп алды да дивар өстеннән урам якка атты. Ә анда сөңгеләрен урман урынына өскә каратып баскан укчыларның сафы көтеп тора. Күк йөзенә сыңар гына аваз яңгырады:

– Ы-ы-ыһ!

Теткәләнеп беткән Артамон картның гәүдәсен кирмән алдындагы тирән чокырга болгап ыргыттылар. Ә кан исеннән исергән укчы ирләр, котырган кондыз урынына, яңа корбан эзләп, Кремль эчендәге сарайлар эченә атылды. Әллә каян гына баскычка тагын бер карт кенәз – Михаил Долгоруков атылып чыкты.

Үзе туктаусыз кычкыра:

– Сез – җинаятьчеләр, сез – җәлладлар!

Алексей Михалычның улы Иванга сыңар гына кеше дә тырнак очы белән дә кагылмады, ул Пётр олан янәшәсендәге бүлмәдә гырлап ята!

Ләкин кан түгүдән котырган укчыларны туктатмалы түгел иде инде. Михаил картны да кул-аякларыннан эләктереп алдылар да дивар артындагы сөңгеләр өстенә очырып төшерделәр.

Шул чагында Кремль баскычында инде Наталия Кирилловна үзе пәйда булды. Бер кулы белән – Иванны, икенчесе белән Пётрны җитәкләгән. Күзләрендә тоташ яшь кенә.

– Нинди Иванга кул сузу, ниткән үтерү турында шәрран ярасыз сез? Менә бит, патша улы Иван да, аның энекәше Пётр да бер дәрәҗәдә исән! Нигә нахак бәла ягасыз да, ни хакына мондый канлы фетнә белән үзегезне тапка батырдыгыз?

Көтмәгәндә, кинәт укчыларның йөзбашы Никита чәчрәп чыкты.

– Безгә синең абыең Афанасий Кириллыч белән энекәшең Иван хәбәр җибәрде бит. Димәк, безне кан белән таплау ниятен синең туганнарың корып куйган. Стрелецларны куып тараттыру, үзләре кубызына биюче яңа солдатларга алыштыру өчен түгелме икән? Әйдә, туганнар, шул мәкерле гайбәт ияләрен эзләп табыйк та үзләреннән сорыйк...

Котырган укчылар сарай бүлмәләренә кереп тулды. Наталиянең энекәше Иванны патшабикәнең йокы бүлмәсендәге карават астыннан тартып чыгардылар. Аңа да, бер-ике минуттан эзләп табылган Афанасий картка да авыз ачып сүз әйтергә ирек бирмәделәр. Афанасий картны диварлар артындагы сөңгеләр өстенә болгап ыргыттылар, бичара Иванны кылычлар белән тураклап үтерделәр. Укчыларның икенче төркемнәре Нарышкиннарга туган тиеш булган бояр Языковны, кенәз Григорий Ромадановскийны, элек стрелецлар приказында башлык булып йөргән Юрий Долгоруковны да эзләп тапты. Бичараларның һәммәсе дә янә сөңгеләр урманы өстенә очып төште.

Патшабикә Наталиянең әтисе Кирилл Полуэктович та исән икән әле, ул да иң түрдәге чоланнарның берсендә качып яткан. Бичараның айлар буена кайчы күрмәгән чәчләре пумаланы хәтерләтә, ләкин акшар яккан шикелле чап-чал. Гәүдәсе дә бакчаларга карга көтүен куркытырга куйган карачкы кебек, шыр сөяктән тора. Аның сыңар чиләк күтәрерлек, үзе белеп тун киярлек егәре дә калмагандыр инде, аз гына төртсәң дә, авып китәр төсле. «Моңа сөңге очы да, кылыч йөзе дә әрәм», – дип, бөтенләй тимәделәр. Укчыларның гына кайсыдыр сарык йонын кырка торган олы кайчы белән чәч һәм сакалларын кискәләп бетерде. Соңыннан йөзбашы Никита актык сүзен әйтте:

– Белоозёрск монастырена озатыгыз моны...

Укчыларның елгыр бер төркеме сарайда лекарь булып йөргән килмешәк немец фон Гаденны да эзләп тапкан.

Укчыларны тотып торышлы түгел, бәйләнер сәбәбен дә уйлап чыгарганнар:

– Фёдор патша егерме яшендә гүргә кереп ятты, аны менә шушы нимес агулап үтерде бит.

Бу юлы да йөзбашы Никита сүзсез кул селтәде. Немец лекареның башын кыеп төшерделәр...

Башкалар арасында посып кына йөргән Фёдор әле патшабикә Наталиянең энекәше Иванны йокы бүлмәсеннән сөйрәп чыгарганда һәм аны кылычлар белән тураклаган чагында ук игътибар иткән иде. Анасының биленә чытырдап ябышкан Пётр агарынып каткан. Күзләрендә яшь тамчыларының эзе дә юк. Ләкин ун яшьлек малайның тәне генә түгел, берьяк яңагы да өянәк ябышкан шикелле туктаусыз тартыша, ә ул үзе кулын күтәреп, йә шул яңагын ышкып куя, йә тынычландыра алмый. Кан күрүдән мондый мескен хәлгә төшкәнме ул, әллә туган агасының һәлакәтен авыр кичерәме? – бәяләрлек түгел. Әле ярый, Ромадановский, Долгоруковларның, шушы ук немец фон Гаденның соңгы минутларын күреп өлгермәде. Кем белә, әгәр шаһит булса, бөтенләй һушын югалтып егылуы, йә тартыша-тартыша, үзенең дә китеп баруы бар иде...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза тарихи роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев