Вахит Имамов автор яңалыклары
-
5 октября 2024 - 17:00
Чатыр таудан дөнья шәп күренә
– Монда безнең абруй белән уйнамакчы гына булалар бит, – дип кабынып китте берчак күптән «бөек» даны алган Марсель Галиебез. -
22 декабря 2023 - 11:00
Тарихи каек иясе
Булат Хәмидуллин – һәрбер күргән-белгән таныш өчен көләч йөзле, боегу белмәс, чибәр, асыл егет. Аның суган әкияте сатып, юкны бушка аударып утырган вакытын бер дә күргәнем юк. Кайчан очратсаң да, кырык эше кырылып яткан кебек, ул һәрчак каядыр ашыга, янгын сүндерүгә алынган коткаручы кыяфәтендә тыр-тыр чаба. Аның турында «тач әтисе инде», дип бәя бирә башласаң да, һичбер ялгышу юк. -
3 ноября 2023 - 09:00
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның ахыры)
– Син чукынган татар морзасымы әллә? – дип, ниһаять, телгә килә алды. Үзе һаман һич ышанмый, көтелмәгән кунакка текәлгән дә каткан. – Әйе, морза мин, чукынган татар морзасы. Нижгар якларыннан. Нигә аптырыйсың? Җанны да, малны да саклап калу отышлырак иде, шуңа чукындым да. Берәүгә дә гомер ике килми. Яшәү кадерлерәк. – Морза түгел, соран, сатлыкҗан син! – дип, Теләкәй ыңгыраша-ыңгыраша тезде... -
1 ноября 2023 - 09:00
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
Берникадәр вакыттан соң ул үзен ниндидер гайрәтле кул сөйрәп баруын барыбер чамалады. Күз кабакларын ачарга, гайрәтле кул иясенә төбәлеп карарга теләде, көч тапмады. Аның чигәләре умарта оясыдай гөжли, баш түбәсен дә тәлгәш-тәлгәш булып тезелешкән кортлар талый сыман, яман сызлаулардан котылырлык түгел. -
30 октября 2023 - 09:00
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
– Әйдә, син дә татып кара, олан. Күрше-күлән сораштырса, бу чишмәне «бабайныкы», диярсең. Инде егет булгач, «әткәй чишмәсе», дип атасаң да ярый. Аннары үз угылларың да үсеп җиткәч, алар аны синең хакка «Акай чишмәсе», дип олылар. Менә шулай, адәм җаны, халык хәтере кебек әлеге чишмәне дә буыннан-буынга, елдан-елга сүндерми саклау кирәк. -
27 октября 2023 - 11:00
Татар илле Нурихан
Безнең буынга Нурихан Фәттах исемен мәктәп елларында ук хәтергә сеңдерү бәхете эләкте. -
25 октября 2023 - 09:00
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
«Моның сиңа нинди отышы бардыр инде?» дип уйлап өлгерсә дә, Теләкәй уен тышка чыгарып селекмәде. Тагын берничә буп-буш җөмләләр алыштылар да Теләкәй, бил бөгә-бөгә, тайшәнең чатырын ташлап чыкты. -
23 октября 2023 - 09:00
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
Теләкәй һөҗүмнәре бу кадәр дә шома килеп чыгар дип хыялланмаган да иде. Елга белән ике арада яткан чакыр-чокыр буенча кирмән диварларына килеп җиткәннәр иде, анда егерме-утыз солдаттан да ары һичбер сак юк. -
20 октября 2023 - 09:00
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
– Башка кешегә тапшыра алмыйм, улым, ә сиңа гозерем бар. Син бер тәүлек эчендә җыен да Идел аръягына, Җигүле Ат таулары эргәсендә тереклек итүче калмыклар тарафына юнәл. Алар кайчандыр безнең бабакайлар белән бергә олуг Чыңгыз хан чирүендә яу йөргән. Аннары бабакайлар шулар белән үк бергә Алтын Урда каһанлыгын тоткан. Ошбу туганлык хисләрен чүплеккә чыгарып атулары бик икеле. -
19 октября 2023 - 09:00
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
Теләкәй калганын Әхмәдулла белән хәл итеп бетерде. Унҗидедәге кызын утыз яшькә өлкәнрәк иргә өченче хатын итеп бирү мин-минлеген һәм җанын бик телсә дә, урман карвылчысы барыбер ризалашты. Ни әйтсәң дә, Теләкәй – морза кеше һәм чит-ят түгел. Үзенә генә алай әйтеп булмый, башка сүзен тапты. -
18 октября 2023 - 09:00
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
Тагын шактый озак тарткалашканнан соң гына Софья галиҗәнаплары үз фәрманын яңгыратырга батырчылык итте: – Воевода Коркодиновны үз урыныннан алып ыргытырга! Кул астында булган барча полклары белән Казан воеводасы Барятинский Минзәлә кирмәненә күченсен һәм шуннан торып, ул төбәктә дөрләгән барча фетнә утын тар-мар итсен! -
17 октября 2023 - 09:00
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
Буйсынганнарын тәмам сындыру һәм бүтән татарларга гыйбрәт бирү өчен воевода аларны Уфа бистәләре эченә күчерттерде. Воевода бүлеп биргән өйләре шәп, өстәвенә затлы кафтаннар һәм акчалар өләшенде, чукынган морзаларның һәммәсен салым түләүдән дә, гаскәр яки ямщик хезмәте өчен олаулар бирүдән дә азат иттеләр. Ә чукынудан баш тарткан өчен шыр-ялангач көенчә урамнарга куып чыгарылган тискәре морзаларга яңа ат тагылды: – Чабаталы морза! -
16 октября 2023 - 09:00
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
Теләкәй гаҗәпләнүдән тораташтай калды. Йа Хода! Нинди акылсыз гамәл, ниткән хыялый сүз бу? Теләкәйнең башына тай типкәнме әллә, ун-егерме, ярар, бер йөз, ике йөз авыл өчен нинди хан булу, ди? Казан ханлыгын кабат торгызу өчен дә ике йөз генә түгел, ике мең авыл халкының да бүген куәте, дәрте җитми. -
13 октября 2023 - 09:00
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
Икенче таңда яңа чапкын килде. Воевода дөрес сукалаган: фетнәчеләр Көңгер кирмәнен яулап алганнар да капитан Вонючевны дар агачына мендергәннәр икән. Йа Ходаем, тагын нинди бәлаләр турында ишетергә, нинди тәкъдирләргә сарырга туры килер?!. -
12 октября 2023 - 09:00
ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
– Татарларның иң яман, иң чиркандыргыч чире шулдыр – без шәхси мәнфәгатен үз кавеменнән өстен куючы сатлыкҗаннарның тамырын корыта алмаудан гомер буе газап кичерәбез. Мондый сатлыкҗанның үлеме дә башкаларга сабак булырга тиеш. Фёдор, бирегә кил! Бу җәзаны синнән дә остарак ерып чыгардай инсан табылмастыр. Каен ботагына ошбу этне, каен ботагына!