ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
– Башка кешегә тапшыра алмыйм, улым, ә сиңа гозерем бар. Син бер тәүлек эчендә җыен да Идел аръягына, Җигүле Ат таулары эргәсендә тереклек итүче калмыклар тарафына юнәл. Алар кайчандыр безнең бабакайлар белән бергә олуг Чыңгыз хан чирүендә яу йөргән. Аннары бабакайлар шулар белән үк бергә Алтын Урда каһанлыгын тоткан. Ошбу туганлык хисләрен чүплеккә чыгарып атулары бик икеле.
2
Теләкәй тагын берничә көннән соң Мөхәммәтша картка янә ат җиктерде. Ат караучы гына түгел инде ул хәзер, телгә оста.
– Әллә тагын никах яңартырга җыендыңмы, морза?
– Тфү! – дип сүгенде Теләкәй шулчак, үзе пешкән бәлеш өсте кебек кызарып та чыкты.
– Ярар, ярар, гөнаһы юк, савап, савап булыр, – дип, Мөхәммәтша һаман төрттерүен белде.
Ахыр чиктә Теләкәйгә кул селти-селти китеп барырга туры килде.
Бүген Теләкәй җиһанга ике өлкән хатыны – Саимә белән Җинанны алып чыга. Гел өй эченә бикләнеп яттылар, тузан кагу аларга да кирәк.
Саимә хәзер юантык, таза гәүдәле, Күчемне тапканнан соң шундый булып калды. Теләкәй үпкәләми, Ходайдан ни язган, шул ризыкның кадерен белү фарыз. Ә Җинан озынча һәм ябык, Җәүдәте дә нәкъ үзе булды. Җинан кайчагында кызып китә, аш-су бүлмәсе ягында тәлинкәләрне дә пешекчеләр өстенә очыргалый, диләр. Әмма Теләкәй янында сүзгә килгәне юк, кунакка барган чагында да гел елмаеп йөри. Хатын-кызны Адәм кабыргасыннан ясалган, дип сөйлиләр бит, бар, кайсы кабыргасыннан икәнен гөманлап, белеп кара. Иң мөһиме, ул бар нигъмәтне кысып-кымтып тота, менә шуның ярдәме беләндер, ястык-түшәкләргә тел тидерерлек түгел.
Саимәне Теләкәй эзләнеп-сайланып йөрмәде, ата тиешле Улакай күрше олыстагы Кыргыз авылыннан табып кайтты.
– Олыс хуҗасы Кодашның бик чибәр кызы үсеп җиткән. Минем ише, үзе олыс башлыгы булган кешегә арба тәгәрмәче йә кашуфка ясаучы Гайнан оста кызының кулын сорап бару килешеп бетмәс. Ит янына ит, бет өстенә бет өстәлеп тора, диләр бит, безнең ишеләргә кәләшне үзеңә тиң кетәклеккә кереп сайлау отышлырак. Дөньяныкын алдан белеп булмый, Алла сакласын, беркөнне йә абынып, йә бөлгенлеккә төшеп, көрчеккә килеп терәлүең дә бар. Менә шуңа сине Кодаш кордаш кызы илә кавыштырып кую бик мәслихәт булыр.
– Ярый, әткәй, – дип, ияк какты Теләкәй. – Арбаның алгы тәгәрмәче артыннан ияреп бармый булмас...
Ул чагында Саимә, чыннан да, чибәр иде, Теләкәйнең күңеленә шундук кереп ятты. Киңәшләшкән булып, болыт кадәр хыяллар кора-кора, тәүге атналарда төн буе сайраштылар. Аннары Саимә Күчемне тапты да кинәт кенә Теләкәйне этәрде дә куйды...
Икенче кәләш табуны Теләкәй инде әтисе Улакай иңенә тапшырмады. Кышкы бер айда Каракүл базарына чыгып киткән иде, шуның капкасы аша узганда әйләнеп караса, хәерче, кылка киемдәге бер агай тал чыбыгыдай зифа буйлы кызыйны җитәкләп, сәүдә рәтләренә кереп килә. Базарда тамга хакы алып торучы казый тиеш кеше сорагандыр инде, кылка киемле агай ярты мәйданга ишетелерлек итеп, ярып салды:
– Урлаган мал түгел, үз кызым. Дүрт санә буе салымым түләнмәгән, өй эчендә өстәлгә чыгарып куярлык бер кабым ипи дә юк. Кая барыйм? Менә, җиткән кызымны йә асрауга, йә кәләш итеп бирергә алып чыгам инде...
Теләкәй өстәмә сораулар биреп тә маташмады, хак турында тарткалашу да ваклану гына иде. Ул кесәсеннән бер уч көмеш акча чыгарып сузды да, кызыкайны үзенең чанасы ягына сөйрәде дә китте. Җинан үз бәясен белә иде, ахры, бер үкереп елады да тынды. Кайту юлына чыккач, бер генә теләген кат-кат ялварды:
– Мине базардагы мал урынына сатып алганыңны берәүгә дә әйтмә...
Кайткач, Теләкәйнең күңелен күрү өчен тырышты ул. Төн буена йоклатмыйча чыккан чаклары да булды. Теләкәй бер чакта да тел күтәрмәде аңа, Саимәсеннән бер яман сүз әйттермәде. Ә тора-бара хатирәләр чуан төсле сытылып бетте, ахры, Җинанның да яратуы, иркә-назы чын күңелдән иде.
3
Күчем әтисен янә Агыйдел буендагы биек яр өстеннән эзләп тапты.
– Сорашкан булгансың икән, ә мин Минзәлә юлындагы күчмә сак егетләре яныннан урап кайттым.
– Әйе, сорашкан идем шул, – дип телгә килде Теләкәй, үзенең йөзе җитдиләнеп калды.
– Никтер йөрәк яна әле, улым. Уйларымның очына чыга алмыйм, мием кайнап бетте. Без кайсыдыр тарафны эшләп җиткермибез. Без, дим, иллә мәгәр ул – син түгел, мин ялгызым инде.
– Аңлыйм, аңлыйм, яшермичә сөйлә, әйдә, әткәй.
– Без менә монда, гел үз казаныбыз тирәсендә генә әйләнәбез. Әллә нишләп, күз күргән, кул җиткән якын арада гына. Каядыр барып, аның иңсәсенә таянасы, аннан ярдәм вә күп киңәш сорашасы килә. Без шырялгыз көенчә, урам уртасындагы, яландагы чыра йә учак урынына күз ачып йомганчы янып бетәбез бит. Каян гына аркадаш табасы да, ярдәм сорап, кемнәр алдына барып егыласы икән?
– Без алай кемнеңдер алдына барып тезләнердәй мескен хәлгә төшмәдек бит әле, син юкка көенәсең, – дип, Күчем, әлбәттә, каршы төшмичә калмады.
– Коркодинов гаскәрен тар-мар иттек, аны воевода кетәклегеннән алып очырдылар, шул хәл начармыни?
– Бу бит бер генә җиңү әле, сыңар гына җиңү! – дип, Теләкәй чигенмәде.
– Бер генә түгел, әткәй! Без аңа кадәр үзебезнең авыл каршысында да җиңдек. Әле Тыңламас авылы каршында да, Пәнҗәр илә Бишбүкәндә дә патша стрелисларын пыр туздырып кайттык.
Теләкәй баш очындагы түбәтәен салып, аны йомарлап һәм һавада усал болгый-болгый сүгенүен белде.
– Ә ул кенәз Барятинскийлар дүрт-биш меңле гаскәр белән килсә? Мин иң ажгырып кузгалган чагында да шул Бикбау янындагы кирмәнгә нибары ике, ике мең ярым чамасы гына чирү җыя алдым. Ә кенәзләр хәтта өч мең солдат белән килгәндә дә, безне салам кибәне яки учак өстенә эленгән казан урынына туздырып атачак бит!
Күчем инде тынычланды сыман, ул әле яңакларын, әле иягендәге сакалын кашый-кашый, ипле генә итеп сорап куйды:
– Ә син безне тагын дүрт мең, биш мең җайдакны бер чирү итеп җыя алмабыз, дип шөллисеңме?
– Ай-һай, улым, ай-һай! – дип, Теләкәй баш селтәде.
– Безнең халык куркак. Без бит сый табыннарына, Сабан туйларына җыелгач кына, уртага чыгып «татарлар ил тоткан, татарлар бер миллион» дип бугаз киерергә генә остабыз. Ә көндез чыра яндырып чүпли башладыкмы, кулына хөррият әләме йә ук-җәяләр күтәреп чыгардай батырларны ике-өч мең итеп җыя алмыйча да җык киләбез. Хәтта, син әйткәндәй, дүрт мең, биш мең итеп җыйсак та, алларында каратлар күренүгә, шуларның да яртысы дошман ягына качып китәчәк бит, эт еккыры! Аннары калдык, ярты чирүне дә урталай бүлүдән гайре чара таба алмыйсың. Чөнки безгә татарны кырырга дип килгән каратларга да каршы чыгарга, икенче яртысы белән сатлык җаннарның нәселен корыту өчен дә көрәшергә кирәк. Менә уйла инде, бербөтен итеп пешергән икмәктән дә чирегәр генә чирү торып кала. Ә ул чирек белән кемне генә, ничек итеп җиңик?
Теләкәй бер мәлгә тукталып, үз-үзен тынычландырган шикелле, уф-уф килеп тын алды. Аннары чигәләрен ике учына кысып, барыбер элеккечә сүгенүен белде.
– Менә, Мәскәүнекеләр безнең араны таркатып, бүлгәләп бетерү нияте белән яңа чир җибәрде. Морзалар ярты ел эчендә чукынып бетәргә тиеш, янәсе. Ә ул яман чир татар арасына инде әллә кайчан килеп кергән. Нарыкша, Ширәмәт йә Апракса дигән, Мишәринев, Урысов йә Тәтешев дигән кенәз аламалары болытлар өстеннән егылып төшмәде бит. Үзебезнең сатлыкҗаннар, байлыклары вә туймас бирәннәре хакына, ата-анасын да, милләтен дә сатты. Хәзер андыйларга каршы күтәрелеп, яу кылулар өчен кайдан гына чирү эзләп табыйк?
Күчем дә нәкъ әтисе кебек уйга чумды, бер сүз кыстырмады. Теләкәй дәвам итте:
– Үз туганыңны үз кулларың белән юк итеп йөрүләр дә һич тә савап түгел. Йөрәк бер генә бит, улкаем! Халык мине, мөгаен дә, теге чакта Ябалак сатлыгын каен агачына асып куйган өчен гел сүгәдер. Әле Бикбау янында башкортлардан чүкеткән сатлыкҗаннар өчен дә рәхмәт сүзе әйтүчеләр булмас. Ә бит барыбер көрәшергә кирәк. Гомер буе тезләнеп яшәгәнче, һич югы бер тапкыр билеңне турайтып, дошманга каршы кылычка-кылыч килеп, хөррият һавасын сулап калу күпкә кадерлерәк. Синең хакыңа, газиз Акай оланкаем хакына менә шулай кирәк.
Элеккечә уйга талган Күчем бераздан гына аваз бирде:
– Син Акайны үлеп яратасың, мин шаккатам, әткәй.
– Мөгаен, мин Акай йөзендә бик күп, бик күп татар оланнарын да яратамдыр. Аларның кол булып, җиргә чүгеп, заяга гомер уздыруын һич теләмим. Ә алар арасында иң якыны, әлбәттә, Акай булырга тиешледер инде.
– Тагын нинди чара гына бар соң, әткәй? Әләм күтәргән каһарманның күздән яшерелгән бизмәне булмый калмас.
Теләкәй байтак вакыт бер ноктага текәлеп торды да, авыр сулап, ниһаять, ярып салды.
– Башка кешегә тапшыра алмыйм, улым, ә сиңа гозерем бар. Син бер тәүлек эчендә җыен да Идел аръягына, Җигүле Ат таулары эргәсендә тереклек итүче калмыклар тарафына юнәл. Алар кайчандыр безнең бабакайлар белән бергә олуг Чыңгыз хан чирүендә яу йөргән. Аннары бабакайлар шулар белән үк бергә Алтын Урда каһанлыгын тоткан. Ошбу туганлык хисләрен чүплеккә чыгарып атулары бик икеле. Без менә онытмыйбыз бит, аларның ирләре дә күңелләрендә әнә шул шанлы чорны йөртә. Мин шулай дип уйлыйм, шуңа нык ышанам.
Теләкәй янә улына күз йөгертте, тегенең һаман уйга батуын шәйләп, кабаттан үз эзенә кайтты.
– Калмыкларда хан урынына тайшә утырадыр. Ханны шулай, диләр. Мин хат язармын-язуын, әмма юлныкын белеп булмый, аның югалуы да мөмкин. Димәк, яттан сөйлә. Уфа, Сакмар яклап, падишаһларның бернинди дә гаярь чирүе юк, күчмә сак нөгәре булып йөргән ике йөз, өч йөз җайдакны гына кырып ташлау – аларга берни тормый. Агыйдел, Сөн, Ык, Чәрмәсән елгалары буйлап төшсәгез, сезгә каршылык күрсәтердәй чирү булмаячак. Әйдә, шул яклап бәреп керегез, юлда очраган кирмән вә урыс калалары да, ганимәт тә тик сезнеке генә, ә безгә хөррият өчен көрәштә ярдәмегез булыр, ди-ди өндә. Ишеткәнең бармы, «Чокырга егылып төшкән бүре кәҗәгә дә «җизнәкәй», дип ялынырга мәҗбүр», дигән гыйбарә сөйли иде ак сакаллы Мөхәммәтша бабай? Син дә ялын, телеңне кызганып маташма, улкаем. Әгәр үгетли алсаң, безгә дә бәхет кояшы әйләнеп кайтмасмы икән?
(Дәвамы бар)
"КУ" 10,2023
Фото: unsplash
Теги: проза тарихи роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев