Логотип Казан Утлары
Роман

ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)

Икенче таңда яңа чапкын килде. Воевода дөрес сукалаган: фетнәчеләр Көңгер кирмәнен яулап алганнар да капитан Вонючевны дар агачына мендергәннәр икән. Йа Ходаем, тагын нинди бәлаләр турында ишетергә, нинди тәкъдирләргә сарырга туры килер?!. 

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Алтынчы бәйләм

1

Падишаһлар сараенда атна саен кәмит, атна саен уен. Кайсыдыр йомрыбаш тәкъдиме буенча, Иван белән Пётр өчен ике кеше сыярлык махсус тәхет ясап өлгерттеләр. Моны белеп алуга, Софья өлеш кертте.

– Тәхетнең арка ягына, уртада бер тишек ясагыз да, ошбу малай-шалай падишаһлар булып уен корган чакта, мин арткы якта качып утырырмын, алар кайтарырга тиешле җавапларны үзем әйтеп торырмын. Шунсыз бер генә боярлар думасы утырышын да, чит ил илчеләрен кабул итүне дә кеше рәтле уздырып булмас сыман.

Әйткән сүз – аткан ук, ә ниятләр патшабикә тарафыннан чыкса, монысы инде канун. Шуннан соң, асылда да, Софья корган уен гадәткә кереп китте. Беркөн швед илчесен кабул итү булды. Әлеге кунак, әкияттәге кебек, сакалы чаларган өлкән боярларны да гаҗәпкә калдырды.

– Швед короле Фридрих Нева елгасы түрендә, Ладога буенда ук яңа порт төзергә җыена, Ниеншанц кирмәне белән ике арада сәүдә кораблары йөртергә ниятли. Ладога күленең барча ярларын да безнең карамакка бирегез, ди.

Пётр – кызу канлы, ак кәгазь битедәй дер-дер калтыранып, шундук сикереп торды.

– Юк, Ладога да, Нева ярлары да борынгыдан бирле русныкы ул! Безнең кенәзләр әллә ничә гасыр буе, корабларын Скандинав җирләренә кадәр куып, тыгыз сәүдә иткән!

Ә Иван падишаһ колга буедай үсеп җитсә дә, акыл шәрифләре койма башына кибәргә дип элгән мичкә эчедәй буп-буш. Аны Никита Зотов шикелле оста мөгаллимнәр укытмый шул, наданлык нык сиздерә. 

– Сәүдә безгә акча китерә бит, Ладогада да, Нева ярында да портлар төзесен, безне баетсын, мин мондый эшкә риза, – дип әйтеп салмасынмы! Тәхет ярыгыннан артка кереп поскан Софья үгез кебек ажгырырга мәҗбүр булды.

– Иван, син авызыңны яп! Пётр гына торып сөйләсен. Нева – гомер буе руслар елгасы ул. Ладогага шведларның һичбер дәхеле юк. Без мондый килешүгә юл куя алмыйбыз, дисен...

Илче вә швед короле нәфесен шулай шома гына ябып куйганнар иде дә бит, ләкин һәр очракта да тәхет уеннары татлы җимеш белән генә тәмамланмый икән. Боярлар думасы җыелгач, яртылаш комы коелган әфәнделәр хозурына Казан белән Минзәлә калаларында утыручы ике воевода – бер-берсенә туганнан туган тиешле кенәз Барятинскийларның шикаятьләрен укыдылар. Минзәләдәге Иван Фёдоровичның хаты тоташы белән зарланудан һәм чит-ят йөзенә корым ягудан гына хасил.

– «Уфадагы воевода Коркодинов галиҗәнапларыннан бер тынгы юк. Әле бер ел чамасы элек мин фәкыйрегезне туп, дары һәм яу атлары сорап кына тинтерәтә иде, ике ай элек бездән ике йөз илле укчыны да талап алды. Аның биләмәсендә татар крестьяннары фетнә кузгаткан, әйдәман-караклары11 гел морзалар икән. Мин фәкыйрегез Коркодинов талап алган стрелецлар урынына шәһәр гарнизонын Смоленскидан куып китерелгән шляхтичлар арасыннан сайлап тутырырга мәҗбүр булдым. Минзәлә гарнизоны бик тә көчсезләнде, шул сәбәпле падишаһларыбыз галиҗәнапларыннан өстәмә туплар һәм гарнизон өчен өстәмә жалование күләме сорарга батырчылык итәм».

Казан каласында утырган бояр Данила Афанасьевич та Уфа воеводасы Коркодиновның пошмас һәм ачыгавыз булуыннан нык зарлана.

– «Күршедә кабынган учактан төтен генә түгел, очкын һәм янган кисәүләр дә очып килә. Казан янәшәсендәге авыллардан әллә ничә дистә крестьян фетнә белән тулы Уфа воеводалыгына чыгып качты. Стрелецлар Казанда тупланган бит, ә мин качаклар артыннан эт шикелле йөгереп йөри алмыйм. Сез, галиҗәнапларым, бер-ике полк гаскәр озатсагыз, фетнә утын Казан төбәгенә кертергә ирек бирмәс идек».

«Казан белән Минзәләгә берешәр полк стрелецларны озатабызмы, юкмы», дигән тәкъдим булуга ук, боярлар арасында ызгыш-талаш купты.

– Һәрбер пүчтәк кала воеводасы да шылт иткән авазга без мич башыннан сикереп төшә башласак, илебез казнасында ел буена сукыр тиен дә мая туплап булмаячак! – дип, әүвәл әрвах Нарышкиннар ягындагы Фёдор Матвеев өстәл төя-төя сүз ташлады. Аңа Милославскийлар ягыннан кенәз Долгоруковларның берсе чәчрәп чыкты.

– Безнең дәүләтебездә пүчтәк калалар юк! Ярым җимерек сала булса да, русныкы һәм падишаһ Иванныкы бит ул! Ярдәм сорыйлар икән, ике-өч полкны Кубань яисә Архангел янына тикле җибәрербез!

– Аһ, рус дәүләте фәкать Иванныкы гына да, безнең Пётр падишаһ урамнан кертеп утыртылган хәерче малаймыни?! Ипи шүрлегеңне ике якка аерып атмагаем!..

Шуннан китте, китте. Ике-өч боярны бер-берсенең якаларыннан көч-хәл

11 Карак – ул заманда җинаятьчеләрне шундый исем белән атаганнар. 

белән генә аера алдылар. Мәгәр Фёдор кенәз ишек тарафына атласа да, чәр кычкырып, соңгы сүзен әйтеп сала белде:

– Бу хәшәрәт боярны куып чыгармыйча торып, башка бер дума утырышына да аяк басмыйм!

Долгоруков та – тел шомарткан бояр, җавап сүзен әйтми каламы соң?!

– Килмә, йөрмә! Сыерга кидергән көянтә шикелле кирәгең бар иде!

Үз бүлмәләренә кайтып бикләнгәннән соң гына Пётр әнисенең иңенә капланып ялвара:

– Качыйк без бу мәркәздән, анакаем? Үзләре шыр надан, үзләрендә күркәдәй мин-минлек, мондый боярларны күрмәс өчен мин җир читенә китәргә дә риза! 

2

Патшабикә Софьядан кисәтү килеп төште, Коркодиновның астына су йөгерде сыман. Азгын ирдәүкә бик яман кизәнгән, үгез сораудан, утар киртәләрен, араннарны җимереп качарга әзер сыер урынына котырына бугай.

– Яки син, карт алаша, үзеңә тапшырылган биләмәдә тәртип урнаштырасың, яки мин синең ише бурны Себергә олактырам!..

Коркодинов сарай тирәсендә буталып йөргән тегүчеләрнең берсен якасыннан алып, үзенә затлы бер офицер мундирын әзерләргә кушып әмер бирде. Воевода «хурлыкны кан белән юарга кирәк» дигән канунны колагына да элеп тормый инде, аның өчен якын-тирә кенәзләр һәм Уфа сәүдәгәрләре каршында үзен сәргаскәр итеп таныту отышлырак. Әйе, әйе, бар каланың һушы китсен әле, воевода-бояр, окольничий вә кенәз Андрей Михайлович Коркодинов галиҗәнаплары аның биләмәсендә фетнә кузгатырга батырчылык иткән әтрәк-әләмнәрнең нәселен корыту өчен яу сәфәренә шәхсән үзе бара!..

Софья тарафыннан кисәтүле һәм ут чәчкән хатлар Барятинскийларга да килеп җиткән бугай. Алар икәү. Берсе Минзәләдә утыра, Иван Фёдорович белән Коркодинов бик күптәннән таныш. Әлегә таушалмаган, яше белән кырыкка гына якыная сыман. Ул сирәк-мирәк Уфага килеп чыккалый. Хатыннарны, аеруча яшь кызларны бик ярата, кайчагында берничә кәнизәк белән мәче туе да оештыра, имеш. Уфага бер килгәндә, сәүдәгәр Мосолов йортына төшкән икән. Өч-дүрт кәнизәк чакыртып, мунча түрендә «парлы биюләр» дә оештырганнар, ди. Берәү дә белми кала, дип өмет багласаң да, гайбәт кар бөртекләре шикелле бит, хәтта муеныңа да, түшеңә дә үтеп керми калмый...

Казандагы Данила Афанасьевич Барятинский турында Коркодинов ишетеп кенә белә. Әлеге кенәз Степан Разин фетнәсен бастыруда зур дан алды. Аннары да байтак еллар буе Әстерхан каласын ипкә китерү белән мәшгуль булган, аннан соң гына «чәчәк атучы» Казан каласына күчерелгән икән. Ләкин, менә, элекке казанышларын да исәпкә алып тормаганнар, Софья аңа кичекмәстән бер полк стрелецны Коркодинов карамагына озатырга әмер биргән. Димәк, Казаннан – бер, Минзәләдән икенче тулы полк. Атлары һәм ядрә, туп, дарылар белән бергә. Бик хуп, бик хуп! Хәзер Коркодиновның үзенә Уфа тирәсендәге авыллардан яңа полк туплау бурычы гына кала. Аннан алга! Сәргаскәр Коркодинов галиҗәнаплары ихтилалчылар булып дөнья сасыткан әтрәк-әләмнәр өерен он-талкан китереп бетерәчәк! Сине дар агачы көтә, морза Теләкәй мөртәт! 

3

Уфа каласы язгы җылылыктан җепшеп, урамнары ерганаклар белән тулган бер көндә атын ак күбеккә батырган чапкын килеп керде.

– Воевода йорты кайда, кай тарафта? – дип сөрән салуы белән үк узгынчыларны хәвефкә күмеп өлгерде ул.

Ике-өч хатын күркә сыман гөлдердәп җавап бирде.

– Нишләп бистәләр буенча буталып йөрисең? Кирмән эченә кер. – Кирмәндәге чиркәү янында ук бик затлы йорт. Аны башка алачыклар илә бутарлык түгел инде.

Уфаның кирмән эчендә кечкенә тугыз урам аламасы. Алар нәкъ уртада урнашкан Троицк чиркәвеннән кояш нурларыдай чәчелеп китә. Воевода йорты – чиркәү янәшәсендә. Узгынчылар бутамаган, чапкын йортын җитез генә тапты.

Воевода, муенына ашъяулыклар урап, бер каз башы кимереп утыра иде. Яртылаш ләпеккә баткан чапкынны өстәл яныннан кузгалмыйча да кабул итте.

– Күз-башларың тонган, әллә янгын бармы? Әйдә, сөйлә.

– Һе, күз-башым да тонар, иллә мәгәр янгын гына түгел, олы давыл. Себер юлында Сәгыйт Җәгъфәр атлы мулла баш күтәргән. Дөресе, ул – атаман. Ә фетнәчеләр саны ике меңгә тулыр. Әүвәл Богородское, Никольск атлы авылларның чиркәүләрен яндырып бетергәннәр. Аннары Көңгер ягына борылып, тагын дүрт авылның чиркәвен юк иткәннәр. Бүген иртән Көңгернең үзенә җитеп, инде шул имән кирмән диварларын да яулый башладылар. Мин Көңгер команданты, капитан җәнаплары Вонючев әмере буенча елга яры буйлап кына чыгып ычкындым да менә сез галиҗәнап каршына килеп бастым.

Коркодиновның бугазына әле йотып та җибәрә алмаган ризык килеп тыгылды, диярсең, ул порых-порых килде.

– Ниткән Ягуфар, нинди мулла ул тагын? – дип, зәңгәрле-кызыллы тавышлар белән үкерә дә башлады. – Авылларны яулаулары кулларыннан килә, моңа аптырамыйм. Мәгәр алар кирмән кадәр кирмәннәргә һөҗүмгә ташланудан ничек куркып тормый? Туплары, ядрәләре бармы? Штурм белән нинди ил ялчылары идарә итә ала?

Чапкын ирнең күзләре маңгаена менде. Нинди чит ил, нинди яллы көчләрне искә ала соң бу картлач? Әллә воевода сараенда аракы чөмерәчөмерә акылдан ычкынганмы?

– Юк, бернинди чит ил инсаннары да күзгә чалынмады. Барча фетнәчеләр – үзебезнеке. Юк, үзебезнеке түгел инде, күпчелеге – татар. Өсләрендә сырган бишмәт йә кайры тун, башларында бәрән тиресеннән тегелгән түм-түгәрәк бүрек. Араларында башкорт җайдаклары да бик аз түгел. Аларның күбесенең кулларында җәя. Шәп аталар, шайтан алгырлары. Берсенең угы минем бишмәт итәген үтәли тишеп чыкты.

Артыграк җәелеп китүен шәйләп өлгергәндер, чапкын капылт тынды. Коркодинов теше сызлагандай арлы-бирле йөренә башлады. Үзе атлап барабара да, тискәре ат шикелле, башын чайкап куя. Маңгае белән чигәләренә салкын тир тамчылары да бәреп чыккан.

– Аһ, син, Вонючев, Вонючий! Көңгер каласын мулла кулына бирсәң, дар агачы элмәгеннән котылып калуың бик икеле. Йә мулла тотып асачак сине, йә мин үзем асам!..

Икенче таңда яңа чапкын килде. Воевода дөрес сукалаган: фетнәчеләр Көңгер кирмәнен яулап алганнар да капитан Вонючевны дар агачына мендергәннәр икән. Йа Ходаем, тагын нинди бәлаләр турында ишетергә, нинди тәкъдирләргә сарырга туры килер?!. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10, 2023

Фото: unsplash

Теги: проза тарихи роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев