ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
Тагын шактый озак тарткалашканнан соң гына Софья галиҗәнаплары үз фәрманын яңгыратырга батырчылык итте: – Воевода Коркодиновны үз урыныннан алып ыргытырга! Кул астында булган барча полклары белән Казан воеводасы Барятинский Минзәлә кирмәненә күченсен һәм шуннан торып, ул төбәктә дөрләгән барча фетнә утын тар-мар итсен!
Тугызынчы бәйләм
1
Патшабикә Софья галиҗәнапларының иртән генә кәефе шәп иде.
Иртәнге каһвәсен дә эчәргә өлгермәде, сарай тупсасында шпагасын таш идәнгә бәргәләп ашыккан офицер пәйда булды. Үзенең күзләре каймак яларга дип, баз эченә төшкән мәченеке төсле ялтыр-йолтыр килә, төскәбиткә дә шактый чибәр, килешле.
Офицер патшабикәнең тагын да ачыбрак куйган күкрәкләренә, итәге «ялгыш кына» бер якка шуышып төшкәч ачылган таза, шома ботына да игътибар итми калмады, әлбәттә. Иллә мәгәр хезмәт бурычы һәм дә этикет дигәннәре дә бар бит, кадалгыры! – Сезгә Уфа каласыннан ашыгыч пакет, галиҗәнапларыбыз. Боярвоевода Коркодинов Андрей Михайлович галиҗәнаплары шәхсән сезнең изге вә нәфис кулларыгызга тапшырырга кушты. – Син тумышың белән кай яклардан буласың, поручик әфәнде? Мәскәү каласында элек тә булганың бардыр бит, шәт? – дип кәнфитләнде азгын патшабикә.
– Мин Туладан, изге галиҗәнап. Мәркәзебез мин фәкыйрегезгә сабый чактан таныш.
– О-о, шулай укмыни? – дип Софья һаман кәнфитләнүен дәвам итте. – Әти-әниегезне озак күрми яшәү бик авырдыр?
Поручик та уенны бозарга базмады.
– Минем өчен Ватанга һәм гүзәл патшабикә галиҗәнапларына хезмәт итү барыннан да өстен.
– Рәхмәт, рәхмәт сезгә, поручик әфәнде. Алайса, сез бик еракка югалмагыз әле. Җавап хаты алып китәсегез булыр.
– Баш өсте, баш өсте, бөек патшабикәм...
Офицер күз алдыннан югалгач, патшабикә воевода җибәргән рапортны ахырына кадәр тыныч кына укып чыга алмады.
– «Без Уфа каласыннан меңьярымлы гаскәр белән ике йөз чакрым үткәч, Ык елгасы ярында каракларның хисапсыз өере белән бәрелешкә кердек. Казандагы бояр-воевода Барятинский Данила Афанасьевич ярдәм полкын бик соңарып һәм әле анда да мең кат ялварулар нәтиҗәсендә генә озатканга күрә, аның стрелецлары үз вакытында килеп ирешмәде һәм яу барышында үзем авыр яра алу сәбәпле, ахырда рекогносцировка кылырга һәм Уфага әйләнеп кайтырга мәҗбүр булдык». Вәт язып та торган бу карт алаша! Барятинский үз вакытында полк җибәрмәгән. Ул соңарган. Шәхсән Коркодинов үзе генә яуга кергән дә яраланган икән. Оят, хурлык! Нинди рекогносцировка дигән сүз ул? Нинди күзгә төтен җибәрү? Чигендем, качтым, йөгердем, диген, җебегән, карт алаша! Йа Хода! Җүнле, иңенә таянырдай төбәк башлыкларын каян табасы соң?!.
Софья шул рәвешле әле бик озак котырынды, шашынды, ахыр чиктә Коркодиновның җиңелү хурлыгын боярлар думасы утырышында күтәреп чыгарга, дигән карарга килде. Әйдә, Софья берүзе генә баш ватмасын, боярлар да, үзләре корып куйган системаның ни дәрәҗәдә череп, һичбер очракта да таяна алмас хәлгә килүен күреп, гыйбрәт алсын, ахыр чиктә патшабикә хәтле патшабикәгә акыл сатудан тыелсын, ул башлаган бөек гамәлләргә кысылмасын әле!
Дума утырышына Иван галиҗәнаплары ялгыз гына килгән. Пётр турындагы игълан һәммәсен диярлек аягыннан ега язды.
– Пётр Алексеевич галиҗәнаплары, әнисе Наталья Кирилловна белән бергә, әтисе Алексей Михайлович шәһәр читендә төзеп калдырган утарларына киткән. Яшүсмер Пётр галиҗәнапларының сәламәтлеген ныгыту таләп ителгәнгә күрә, әгәр боярлар думасы тарафыннан таләп булмаса, берничә ай буе Преображенский авылында гына гомер итәргә ниятлиләр икән.
Милославскийларга, ягъни Иван белән Софья яклыларга нәкъ шул гына кирәк, аларга бармак күрсәтсәң, беләгеңә кадәр эләктереп, тешләми каламы соң?!
– Ул борын асты да кипмәгән Пётр болай да Иван белән янәшәдә тәхеткә утыртып куюга лаек түгел иде. Пётр – сабый чагыннан бирле корых та корых килеп ютәлли, соңгы айларда бөтенләй яңагы-муены да, кул-аяклары да тартыша башлады. Кайбер чакларда егылып китеп, үз-үзен белештермичә, авызыннан селәгәй агызып, күзләрен акайтып, зәхмәт чире эләккәндәй тартыша. Алай, чире көчәеп, тәхеткә дә утыра алмый башлагач, аның үзенә дә, анасы Наталияга да тәхеттән бөтенләй баш тарту гаделрәк түгелме икән?..
Янә күкерт шикелле кабынып китәргә әзер талашны Софья-ирдәүкәнең мичкә төбеннән яңгырагандай усал тавышы өзде.
– Пётрның бары ни дә, югы ни. Сүз булмаганда, сүз булсын, ата казыгыз күкәй саламы? – дип, тиктомалдан гауга чыгармагыз әле. Җыелу сәбәбе үтә җитди. Уфа воеводалыгында әнә татар белән башкорт баш күтәргән. Ул томана халык белән, билгеле ки, морзалар һәм муллалар җитәкчелек итә. Бер тилемсә мулла Көңгер төбәген хәтта Болгар әмирлеге, дип игълан итәргә дә маташа, ди.
– Татарлар Казан ханлыгы аударылганнан бирле артларыннан тын алып кына яши иде бит әле. Мәчетләрен башыннан ахырына хәтле җимереп бетермәдек. Авыл-салалары исән-сау. Муллаларына тимибез, мәдрәсәләрен ябып куймадык. Ит изгелек, көт явызлык, дигәннәре шушылай була икән, – дип, Милославскийларның берсе бик тәфсилләп сөйли башлаган иде, Софья янә идарәне үз кулына алды.
– Уфа воеводасы Коркодинов махсус чапкын куган. Ул шактый олы гына гаскәр җыеп, фетнәчеләргә каршы чыккан булган. Мәгәр воевода гаскәрен Уфадан ике йөз чакрымда пыр туздырып ташлаганнар. Коркодинов үзе яраланган. Ул Казан воеводасы Барятинскийдан, ярдәмгә ике-өч полк стрелец бирмәүдән зарлана. Барятинскийны мин дә һич якламыйм. Падишаһлар иминлегенә куркыныч туган чакта үз кишәрлегенә генә бикләнеп яшәү хөкүмәт вәкиле итеп билгеләнгән, кул астына зур биләмә һәм мөмкинлекләр бирелгән түрәне һич акламый. Йә, әлеге хатаны ничек төзәтәбез?
Милославский яклылар тәкъдимнәрне су буедай тезде, язып кына өлгер.
– Стрелецларның өстәмә полкларын юлламасак, фетнәчеләрнең Көңгерне генә түгел, Уфаның үзен дә яулап алуы бар.
– Барятинскийларның Казанда утырганы да Смоленски яки Киевларны яулап, рус җирен киңәйткән һәм дәүләтне кинәндергән бик зур сәрдәр түгел. Әлләкем булып кылана икән, алырга да ыргытырга үзен!
– Аларның Барятинскийлары да, Коркодинов та җирле халыкны имеп, кесә калынайтып кына яткан түрәләрдер инде. Воеводаларны җавапка тарту да, җәза бирүләр дә онытылды бездә...
Тагын шактый озак тарткалашканнан соң гына Софья галиҗәнаплары үз фәрманын яңгыратырга батырчылык итте:
– Воевода Коркодиновны үз урыныннан алып ыргытырга! Кул астында булган барча полклары белән Казан воеводасы Барятинский Минзәлә кирмәненә күченсен һәм шуннан торып, ул төбәктә дөрләгән барча фетнә утын тар-мар итсен!
2
Минзәлә төбәгенең хуҗасы Иван Фёдорович йортында бүген бәйрәм. Билгеле, хуҗаның моны һичбер кешегә дә ычкындырганы юк, халык белеп алса, Иван Фёдоровичны Казанда утырган агасы Данила Афанасьевич кына воевода кәнәфиенә күтәргән, дип, дөньяны сасытачак. Ә Данила Афанасьевич белән алар, чыннан да, бер нәселдән – бабалары бер үк. Иван Фёдорович Данила агайга җигән14 туры килә.
Өлкән Барятинский Казаннан йөзе кара көйгән рәвештә килеп төште. Серне дә теләр-теләмәс кенә ачып салды.
– Сазаган Софья үтә эреләнеп әмер салган, үзенең үгез күрми саргайган кысыр сыер хәленә төшүен исәпкә дә алмый, хөрәсән. Картлач Коркодиновның Ык буенда тар-мар ителүенә мин гаепле икән. Хәер, әлеге яуда син дә катнаштың бит әле, җигән, онытып җибәргәнмен. Менә шуның өчен Софья хәзер әтәч урынына миңа очып куна. «Казанда сак отряды гына калдыр да минем фәрманымны алуга ук барча полкларың белән Минзәләгә сыптыр! Элекке кебек, «атлар җитми, олау һәм туплар да аз», дип
14 Җигән – русча: племянник.
сукрануыңны ишетәсе булмыйм. Үз кул астыңдагы полклар өчен гыйсъян халыктан атлар белән олаулар да талап алалмагач, нинди воевода син!» – дип, утлы таба өстендә биетмәкче була. Менә, олы башымны кече итеп, килеп җиттем инде. Тыңламый да булмый. Ул минем арттан күзәтергә дип, бик тә елгыр, селәүсендәй ут күзле бер поручикны юллаган. Тегесе: «Мин сине күрмим дә, белмим дә, воевода. Мин монда вакытлы гына, озакламый патшабикә мине мәркәзнең үзенә үк алдырачак», – дип юаткан була тагын. Яшьләргә җиңелрәк шул, алар итәк астына юлны бик тә җитез таба...
Иван Фёдорович әүвәл үз йортында бик тә затлы итеп табын оештырды. Поши, куян калҗалары көн дә эләгеп тормый, Минзәлә тамагыннан тотып китергән чуртан, кызылканат, табан балыклары да телеңне йотардай тәмле. Мәскәү әһелләрен эттән алып, эткә сала-сала, озак кәефләнеп утырдылар. Аннары хуҗа кеше Минзәлә бистәләрен урап кайтырга тәкъдим итте. Кунак кеше – хуҗаның ишәге бит, өлкән Барятинский да буйсынды. Нинди тәм тапкандыр, Иван Андреевич иң башта атларны кирмән эчендәге төрмә ихатасына алып керде. Монда бернинди дә яңалык юк, кул-аякларына чылбыр богаулар тагылган ун-унбишләп мәхбүс, зең-зең килеп, шалтыршолтыр килеп, юан-юан бүрәнәләрне ихатаның бер башыннан икенчесенә күчереп азаплана. Ризык дигән байлык яңгыр йә кар бөртекләре булып күктән яумый шул, мәхбүс ирләрнең тазалыгы көнләшерлек түгел.
– Монда синең өчен бер кызык та юк икәнен алдан ук чамалаган идем, гамуҗам15. Болар ише мәхбүсләр Казан зинданында да бардыр. Ә менә Минзәлә зинданында авыл башлыклары яисә старшиналар, алар өстенә морза балаларының аманат сыйфатында тотылуы турында ишеткәнең булдымы икән? – дип, Иван Фёдорович көтелмәгән яңалык ачып салгач, өлкән Барятинскийның да йөзе нык үзгәрде.
– Туктале, морза баласы – үзе дә морза бит ул. Нәкъ менә без – кенәз, без бояр баласы булган кебек. Без мәңгелеккә күчсәк тә, кенәз, бояр дәрәҗәсе балаларга да кала. Ә ата морзалар үз угылларын синең кулга ничек җиңел генә биреп җибәрде соң?
– Морзаларның, старшиналарның кайсысы угылларын үз ихтыяры белән безгә бирсен инде? Берсе дә бирми. Әмма ауга чыгу, ясак түләгәндә, күз-колак булырга дип, авыллар буенча әйләнеп кайту дигән йолалар да бар. Тагын-тагын, син үзең үк ишетеп беләсең, төрле вак-төяк бәрелеш, кайсыбер авылда канлы орышлар да булгалый. Менә шундый вакытларда беркатлы морза һәм старшиналар үзләренең угылларын печәнлеккә дә меңгереп яшерә алмый, базга да ябып куймый. Моны үз араларындагы очлы күзләрдән ишетеп алабыз да, тозакка эләктереп, Минзәлә зинданына кайтарабыз. Тиктомалдан бер генә мәхбүснең да җанын кыйганыбыз юк. Ләкин моны иректәгеләр белми бит, һәрбер старшина үзенең улы исән-сау әйләнеп кайтса иде, дип кайгы йота. Морза балаларын аманатлыкта тотуның файдасы шул – әтиләре үзләрен фетнә уты белән таплаудан нык курка. Чөнки әтиләре берәр хөкүмәт вәкиленең гомеренә куркыныч тудырса йә ясак-салымнарын түләүдән баш тартса, улларына тәмуг.
Мондый хәл Казан воеводасында зур кызыксыну уятты, ахрысы, ул дәртләнеп дәште:
15 Гамуҗа – ага, әтисенең туганы.
– Әйдә, морза угыллары тотылган зинданыңның берсен күрсәт әле.
Җир астындагы баздай бер бүлмәгә төшсәләр, рәшәткәләр артында сасып, башактай вакланып беткән салам өстенә егерме-утызлап мәхбүс сузылып яткан. Воевода хәтле воеводаларны шәйләп алгач, яртысыннан артыгы торып утыргандай итте, кайберләре аягына басты. Өсләрендәге кием карачкылары теткәләнеп, ерткаланып беткән. Балчыкка, тиргә баткан тәннәре еллар буе амбар-курада буталып йөргән киндер капчык төсендә. Кабыргалары чатыр эченә тарттырылган киргеләрдәй тырпаеп, бүртеп тора. Яңаклары эчкә суырылган, күзләре дә эчкә баткан сыман. Карашларында өмет нуры, яшәүгә омтылыш дигән хисләр соңгы тамчысына кадәр кипкән, юкка чыккан.
– Боларны тере мәет, дип атасаң да була бит. Алар җир йөзендәге тормыш белән алыш-бирешне күптән өзгән сыман. Тәннәре – монда, ә рухлары – үз хыялларындагы җәннәттәдер инде, – дип пышылдады Казан кунагы, тетрәнүен яшерә алмыйча.
– Мин дә чамалыйм, бу егетләр явыз җинаятьләр өчен мондагы зинданга китереп ябылмаган. Алар әтиләре куптарган фетнә, авыллары түләмәгән ясак-салым өчен рәшәткә артына эләккән. Дөресе – алар туганнары, авылдашларының җинаяте өчен газап чигә. Ләкин без гаеплемени? Мондый язмышка аларны әтиләре һәм шул ук старшиналары дучар итте ләбаса, гамуҗа абыкаем... – Мондый әрвахларны якын-тирә авыллардан гына эләктереп кайттыгызмы? Ерак салаларга төбәлеп, гомерегезне пычак астына куярдай тәвәккәллек кылмагансыздыр, шәт?
– Төрлечә туры килде, өлкән воевода галиҗәнаплары. Әнә, сул яктарак җыелып баскан төркемне утыз чакрымдагы Күзкәй, Дәвек, Оргыды авылларыннан җыеп кайттык. Әнә теге, артта торган ирләрне алтмыш-җитмеш чакрымдагы Татар белән Мари Бүләре, Әмәкәй, Байсар авылларыннан үзләре китереп бирде.
– Ничек инде үзләре? – дип акайган чагында Казан кунагының күзләре маңгаена менгән сыман булды.
– Без морзаларның балаларын гына алыштырып тору яклы түгел. Ә гади старшиналар, вакытлыча авыл башлыгы итеп сайлап куелганнар өчен бер йомшак бөке калдырдык. Андый авыллар мондагы аманатларны һәр ел саен алыштырып, яңартып тора ала. Ышанасыңмы-юкмы, гамуҗам, ни галәмәт, яңа аманатларны һәрбер көздә үзләре ихтыяри рәвештә китереп җиткерә. Яңа алмашны кирмән эченә кертеп япкач кына, искеләрен чыгарып җибәрәбез.
– Гаҗәп халык болар, – дип, Данила Афанасьевич янә баш чайкады. – Башка халык кирмәнгә һөҗүм ясап, төрмәдәге балаларын азат итү өчен башын салыр иде, ә болар, бер уйласаң, зынҗыр-богауларны үзләре кидереп һәм үзләре үк куалый-куалый китереп тә бирә. Коллыкка өйрәтелгән, коллыкка күнектерелгән атлар, этләр, ачуым килмәгәе, урамнарда чегәннәргә ияреп йөрүче һәм алар кушканда биюче аюлар сыман болар. Сәер, гаҗ-җәп!..
Түрәләрнең бер сорау да бирмичә борылып китәргә чамалавын сизеп алдылар бугай, зиндандагы өч-дүрт ир һәм егет рәшәткәләр тимеренә килеп тотынды да, читлек эченнән җиһанга соңгы авазларын юлларга атлыккан шикелле, авыр гырлый-гырлый сөрән салды.
– Ичмаса, берәр телем, яртышар телем булса да икмәк бирегез безгә?
– Су, су, бер йотым су бирегез?
– Байлар авылыннан китерелгән Сәмигулла агай әнә шулай, бер йотым су илә бер кабым ипигә тилмереп, җан бирде. Җәсәден дә алып китмисез, ә аны Аллаһы Тәгаләбез фәрештәләре көтеп тора бит. Мәетне үз вакытында ләхеткә иңдерү фарыз...
Рәшәткә эченнән түрәләргә таба яп-ябык, нечкәреп калган кулларын тышкы якка сузган мәхбүсләрнең күзләренә төбәлү дә җаныңа утта кыздырылган пычак очы белән китереп кадаган сыман. Һәр карашта соңгы өмет, соңгы ялвару. Боларның күпчелеге, бәлки, асылда да якты җиһанга чыгып, әти-әнисе йортына, эне-сеңелләре янына әйләнеп кайту, кем тарафыннандыр сөелү һәм гыйшык дигән кадер-хөрмәтләрне күрүдән бөтенләй ваз кичкәндер. Адәм баласы чаптар ат ияренә сикереп менгән чакта гына гайрәтле һәм башбирмәс, ә кулларына зынҗыр кидердеңме – балта белән төбенә чабылган агач. Аны этеп аудару, таптап узу өчен бер кансыз адым да җитә...
(Дәвамы бар)
"КУ" 10,2023
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев