Логотип Казан Утлары
Роман

ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)

Теләкәй гаҗәпләнүдән тораташтай калды. Йа Хода! Нинди акылсыз гамәл, ниткән хыялый сүз бу? Теләкәйнең башына тай типкәнме әллә, ун-егерме, ярар, бер йөз, ике йөз авыл өчен нинди хан булу, ди? Казан ханлыгын кабат торгызу өчен дә ике йөз генә түгел, ике мең авыл халкының да бүген куәте, дәрте җитми.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

Җиденче бәйләм

1

Сәгыйт хәзрәт һич тә онытмыйча, Теләкәй морза эргәсенә дә елгыр чапкын куган.

– Хәбәр алдыңмы икән, юкмы, синең нөгәреңне дә, үзеңне дә юкка чыгару өчен зур әзерлек бара. Миңа Иштирәк хәзрәт хәбәр салуынча, Казан каласыннан сиңа каршы бер зур стрелецлар полкы юлга чыккан. Минзәләгә дә Мәскәүдән фәрман килгән, андагы Барятинский да сиңа каршы аерым полк юллый. Сиңа ярдәм йөзеннән мин монда буза куптардым, хәзер Өфе воеводасы гаскәрен икегә бүлмичә дә булмас. Минем кулда – Көңгер кирмәне, биредә кяферләрне озак вакыт якын китермичә, арканга бәйләгән шикелле тотып, хәтта шанлырак гамәлләр кылырга да була. Син дә кичекмәстән зур әзерлек башла, үзеңне яшь колын урынына тозакка төшерә күрмәсеннәр. Корган ниятләрем барып чыкса, мин синең белән кушылу өчен кузгалырга әзер. Кирәкме, юкмы, хәбәр кайтарырсың...

Теләкәйнең җанын ике яклап та елан талый сыман. Бер уйласаң, Сәгыйт хәзрәтнең үз төбәгендә фетнә кузгатып, патша көчләрен икегә бүлгәләргә маташуы бик тә кулай хикмәт. Ә икенче яктан, хәзрәт воеводаларны да хәвефкә төшерерлек фетнә кузгатып, үзен үлем элмәгенә якын китерә бит. Без беребез дә бала-чага түгел, тәхет иминлегенә куркыныч тудыру берчакта да бармак белән янау, хәтта талчыбыклар белән тотып суктыру белән генә төгәлләнәчәк түгел. Тәхеткә кул күтәргән һәммә кешене фәкать җәллад балтасы яки дар агачы гына көтеп тора. Безнең милләттә тәхетне әйләндереп каплардай, йә аны үз файдаңа алыштырып куярдай һичбер көч юк. Ә дошман капкыны, дошман басымы астында яшәргә теләмәгән гаярь бөркетләр, дистә еллар буе мәет ите белән чемченгәнче, бер көн, бер ай булса да, үз корбанының кайнар каны белән туенуны күпкә өстен күрә. Теләкәй морза да тезләнеп гомер итмәс өчен хөррият юлына басты, шушы адым өчен үзен үлем элмәге көтеп торуын да белә, ул үз халкы хакына баш җуярга әзер. Ә ул Сәгыйт хәзрәтне дә шушы элмәк сукмагына илтеп кертмәдеме? Хата Теләкәйдә икән, Сәгыйт хәзрәтне ничек коткарасы?..

Теләкәй үзе ихатага атылып чыкты да катгый аваз салды:

– Күчем илә Җәүдәт угылларым кайда йөри, тиз арада табып китерегез! Имәндәй ике егет пәйда булуга, ым белән генә дәшмәкче иде дә артык түзә алмады.

– Атларыгызны иярләгез дә, әйдә, юлга!
Ике-өч чакрым чамасы юыртып баргач кына, морза янә телгә килде.

– Воеводалар сыңар һөҗүм белән генә туктаячак түгел. Аларга Мәскәүдән фәрман төшеп җитте. Минем уйлавымча, Минзәлә илә Өфе полклары кайсы урындадыр бергә кушалачак та безнең өскә очып куначак. Воеводаларга моны татарлар язгы чәчүгә төшкәнче башкарып кую күпкә отышлырак. Яу кыласы, безнең нөгәрне тар-мар итәсе бар дип, алар халыкны икмәксез калдыра алмый. Чөнки шул ук крестьяннардан салым җыймасалар, воеводаларның үзләрен утлы табага бастырып биетәчәкләр. Әгәр, әгәр шулай дип уйласак, майның уныннан, унбишеннән дә калмыйча килеп җитәчәкләр. Ә без әзер түгел. Менә шуңа булачак яу кырын тәгаенләп кую лазем безгә. Воеводалар сайлаган тозак эченә барып кермик, алар үзләре без көйләгән утлы таба өстенә кереп биесен иде.

– Акыллы фикер, акыллы, – дип, ике угыл да сүз катмакчы булды, әмма Теләкәйнең ялагайлыкны җене сөймәвен беләләр бит, сүзсез баш кактылар...

Ык елгасы буйлап озак кына баргач, Теләкәй морза судан ике йөз адым чамасы читтәрәк җәелеп яткан гаҗәеп бер тигезлеккә таба кулын сузды.

– Менә бу каян килгән үтә такыр мәйдан, гөманлый аласызмы? Элегрәк килгән чакларда да шушы кыр уртасына басып, уйга чумганым бар. Әле җәяүләп тә кат-кат үлчәп карадым. Теге якка да, ошбу тарафка да төп-төгәл өч йөз адым. Бу дүртпочмаклыкның һәр ягында тирән ерым, аның артында инде җиргә сеңә башлаган урлар. Кемнәр корган бу сихерле дүртпочмакны, нинди җеннәр ошбу мәйдан өстен җеп тарткандай тигезләп чыга алган? Еллар буе уйлыйм, җавап таба алмыйм.

– Әттәгенәсе, асылда да тел белән ялап чыккандай тип-тигез, – дип, кече улы Җәүдәт сүз кыстырды, Күчем исә күтәреп алудан барыбер тыелып калды.

Ялан буйлап шактый вакыт буе аптырашып йөргәч, янә Теләкәй үз гөманын бүлеште.

– Әнә, күрәсезме, елганың ике як ярында да игезәктәй ике тау утыра. Озынлыгы белән утыз, биеклеге белән унбиш адымга җиткән мондый ике игезәк тауны җил-давыллар гына корып куя аламыни? Юк, ышанмыйм. Елганың әнә теге ягында Бикбау авылы, аны беләсездер. Мин андагы картлардан да кат-кат сораштырдым. Алар элек, бик борынгы заманнарда моннан сармат атлы бер кабилә узып киткән, диләр. Шулар җирле халык белән орышка да кергән. Шул орышта корбан булганнарны аерым-аерым ике каберлеккә җирләгәннәр, имеш. Берсе – сармат корбаннары, каршы яктагысы – җирле халыкныкы. Бер дә тынгылык тапмагач, бер җәйдә Бикбау ягындагы татарлар бу тау битен казып та караган, ди. Корбаннарның көмеш көбәләре белән бергә җирләнгән, яннарына кылыч илә сөңгеләр дә куелуын күргәч, тирәнрәк казудан шүрли башлаганнар, каберлек тишеген томалап куйганнар, шуннан ары һичкемгә дә тидертмәгәннәр, ди. Имеш, андый каберлеккә тисәң, корбаннарның тынычлыгын бозып бимазаласаң, мондый сансыз гамәл көрәк тотып килүчеләрнең гаиләсенә кайгы-хәсрәт булып әйләнеп кайта икән.

Егетләр баш чайкап тик торды. Теләкәй морза ошбу хатирәне янә үзе түгәрәкләп куйды.

– Мондый ысулда булдырылган таучыкларны, гадәттә, курган, диләр. Кырым походына барган чакта безгә күп очрады моңа охшаш таулар. Кайберләренең өсләренә балбал да бастырганнар, ә алары курган эчендәге корбаннарның иминлеген саклап тора, имеш. Кем белә, бәлки, менә бу курганнар өстендә дә кайчандыр балбаллар торгандыр, әмма кайсыдыр бер җүнсезе аларны йә елга эченә, йә берәр базга илтеп ыргыткандыр. Ә мин сезне бу тарафка нигә алып килдем, әйтә аласызмы?

– Безгә курганнар күрсәтергә һәм дә нотык сөйләргә генә түгелдер инде, әткәй. Син ул хәтле үк эшсез инсан түгел, –  дип, Күчем әтисенең мин-минлеген песи баласын сыйпагандай җайлап куйды да сорауны урап узды.

–  Безнең воеводалар нөгәре белән яңа бәрелеш менә шушы тигез мәйдан өстендә булыр, дип күзаллыйм, угылларым. Шушы тигез яланның дүрт ягына да чи вә үтә юан бүрәнәләрдән дивар бастырып кую мәслихәт. Кирмән икән, аның һәр почмагында биек манаралар басып торырга, ким дигәндә ике як диварга күтәрмәле капкалар да көйләнергә тиеш. Мөгаен дә, кирмән эчендәге бер почмакта – дары, ядрә базы, икенче мөйештә яраланган ирләрне яшерердәй ызба-келәт әзерләү дә артык түгелдер. Ә аннары... аннары бер-ике урында тирән чокыр казып, алар эченә дары тутырылган мичкәләр яшерү дә артык булмас. «Егыласы җиреңне абайласаң, ул җиргә алдан ук салам түшә», дип, шаяртып кына әйтмәгән бит безнең бабакайлар. Яу корганда, чигенү юллары турында да уйлау фарыз. Без үз башыбыз белән генә шаярмыйбыз, ничарадан бичара рәвештә хөррият әләме эргәсенә тупланган туганнарыбызны саклап калу, юкка харап итмәү турында да баш вату бик тансыктыр.

– Машалла! – дип тел шартлатты Күчем. – Валлаһидыр, син – сәргаскәр, әткәй. Яуны да, булачак кирмәнне дә ничек шулай алдан ук күз алдыңа китерә беләсеңдер.

Теләкәй елмаеп куярга мәҗбүр булды.

– Башыңа төшсә, башмакчы буласың, диләр бит. Менә син дә берзаманны шулай бер чакрым алдан күреп гамәл корырга өйрәнерсең әле. Әмма ошбу бәла синең өлешеңә дә төшмәсен иде, улым. Ихтилал – ул бер мәртәбә йодрык болгап алу гына түгел. Әлеге ут һәрбер инсан күңелендә дә кабына алмый. Ә бер кабындымы, аны сүндереп тә булмый, качып та котыла алмыйсың. Хөррият әләмен күтәрердәй тәвәккәллек, ахыр чиктә ташбашлык, фидаилык ул сирәкләргә генә эләгә. Азагы халкыңны азат итү белән төгәлләнмәс тә, бәлкем. Иллә мәгәр ошбу юлдан кире борылу юк. Йә җиңү, йә дар агачы! Сезгә мондый тәкъдир язмаса иде инде.

– Син әллә нишләп ясин тыңларга әзерләнгән сыман, –  дип, инде Җәүдәт тә үпкәле вә ярсулы караш ташлап алды.

– Бу – тәкъдир ул, тәкъдир, балакаем! Аннары мин бернинди ясинга да әзерләнмим. Миңа, ерак бабам Карабәк шикелле, хөррият ләззәтлерәк!

2

Ык буеның, яшь киленнәр әле яңа гына, бик нечкәләп юып, чит-ятлар күзеннән ераккарак, бакча эченә элгән эчке күлмәк шикелле, керләнмәгән, тапланмаган чагы. Тирә-юнь оҗмах сыман. Әле сабый көлүедәй челтерәп, әле ак яулыклы әбиләр сүрә укыгандай пышылдап, Ык сулары алга ашкына. Яр буендагы таллар шул сүрәләрне тыңламакчы булып, куян койрыгыдай үзе йомшак, үзе ап-ак песиле ботаклары белән су өстенә иелгән дә гүя тынып калган. Ык хуҗасы да үзенең болытлардай биек каегына утырып, елга буйлап сәяхәткә чыккан чакта, «сез дә уяныгыз», дигән шикелле, дәү ишкәге белән яндагы ялан-тугайлыклар өстенә су чәчрәтеп узган. Эрелеваклы күлләргә әверелгән ул ишкәк сулары хәзер әнә, кояш нурлары белән шаяра-шаяра, җиһанга күз кыса. Яр өсләре, күл яннары түбәтәйтүбәтәй булып таралган чәчәк түтәлләре белән тулган. Тик чәчәкләре генә, бишектәге нарасыйдай, вакыты-вакыты белән генә уянып елмая шул, күбесенчә бөреләргә төренеп, һаман йоклый.

Бикбау авылы каршындагы тугайлык бүген янә кояштан да иртәрәк уянгандыр. Әүвәл кечерәк ике күлне әйләндереп алган арбалар чылбыры астыннан өлкәнрәк яшьтәге агайлар мүкәләп килеп чыкты. Алар күл суында бит чайкап, самавырларга һәм учакларга ут элдерә башлагач кына, ниһаять, яшь егетләр дә кузгалды. Берзаманны инде Бикбау белән ике арадагы елга өсте дә, әлеге тугайлыкка таба сузылган дистәләгән сукмак та, көймә һәм олаулар белән тулды. Ык ярларын умарта күчедәй туктаусыз чыжлаган пычкы тавышлары, йөзәрләгән балта тукылдаган авазлар сарып алды.

Теләкәй дә, билгеле, биредә, халык уртасында. Кулына балта тотып, бил бөгүдән дә чирканмады, көрәк белән җир дә казыды. Ләкин аңа озаклап тән язарга ирек бирмәделәр шул. Йә Уфа ягыннан чапкыннар килеп җитә, йә күршедәге авыл агайлары чеметкәләп китә.

– Олан, олан! Үзең шушындый, мең дошман да үтеп керә алмаслык кирмән калкытасың. Ә кяферләр бик хәтәр уратып, йөзәрләгән ирләр кирмән эчендә торып калса, алар каян алып кына су эчәр соң?

– Морза углан! Каратларның дивар башына баскычлар терәтеп, ыргаклы бау ыргытып та үрмәләве бар бит. Алар өстенә кайнаган сумала илә чиләкчиләк су кою хәстәрен әзерләп өлгердеңме?..

Теләкәй андыйларны кайчакларда эт өстереп куардай хәлгә килә, әмма агайларга үпкәләп тә булмый, гаеп үзендә бит. Өлкәннәр күзгә төртеп торган бар ярыкны ямарга һәм төзәтергә кирәк. Алар да уртак эш, күмәк җиңү турында кайгырта, ни әйтәсең?..

Бер кичтә елкылар суеп, учаклар өстенә казаннар элеп маташалар иде, Теләкәй янына кыяр-кыймас кыяфәт белән алты-җиде старшина якынайды. Теләкәй аларның һәрберсен дә таный, күпчелеге Сөн, Калмия буеннан. Кайберсе белән элек үк, Аеш, Уразай базарларында очрашканы бар иде. Янә берсе – Шәбез Сабан туенда ике-өч ел элек Күчем белән көрәшкә чыккан егет. Теләкәй морза, билгеле ки, ул вакыт үз угылы өчен җан атып утырды, тирләп чыкты. Гайрәтләнеп, тәмам хәлдән тайганчы, озак көрәштеләр. Ахыр чиктә, барыбер, Күчем җиңеп чыкты. Бу Шәбез егете Күчемгә морза булганы өчен, аның йөзен саклыйм дип бирелде микән инде, әллә, асылда да, Теләкәйнең улы шәбрәкме – кемнән сорашасың? «Бүләк бирүченең битенә бакмыйлар», дигән шикелле, җиңүчедән дә күп төпченеп булмый.

Җыйналган старшиналарның инде килеп терәлгәч тә тын торуын күргәч, Теләкәй морза үзе телгә килде.
– Мин ниндидер хата җибәрдемме соң әллә? Төзелешнең рәтен бик белмимме? Әйтегез сез, мин дә Алланың кашка тәкәсе түгел бит, сезнең кебек үк инсан.

Шул чагында Шәбез Сабан туенда Күчем белән бил алышкан егет алга чыкты.

– Мин үзем Шәрифҗан. Минем тагын игезәгем дә бар, ул – Гарифҗан. Мин менә монда, син кабызган учак уртасында. Гарифҗан туганым да янәшәмдә булыр иде, иллә мәгәр ул тоткынлыкта. Аны аманат12 итеп алып киткәннәр иде дә, мәгәр ул Минзәлә зинданында мәхбүскә әверелде. Аяк-кулларына тимер зынҗыр кидертеп, аны кала юлларын вә кирмән диварларын төзәтү йөгенә җигәләр. Күптән әллә кемнәр аша хәбәр юллады, «ашарыма юк, киемнәрем калмады, үзем яланаяк», дигән. Минзәлә базарына барган чакта үзем дә бер-ике мәхбүсне шулай күргәләдем, кешелекләре калмый, шунда кибә алар...

Шәрифҗан уттай эш вакытында Теләкәйне борчып йөрүе өчен, чыннан да, кыенсына иде, ахры. Ул терәк көткәндәй бер тын иптәшләренә күз йөгертеп алды, аннары чигенмичә, барыбер дәвам итте:

– Син безне «ат дагалаганда бака боты кыстырып йөрисез», дип, сүгәрсең, мөгаен. Галәмәт хәвефле учак кабызуыңны да чамалыйм, аның ялкынында иң әүвәл үзеңнең дә канатларың көяр. Барча якны беләм. Иллә мәгәр миңа Минзәлә зинданында аманат булып ятучы туганым тынгы бирми. Без – игезәкләр. Йә мин аны коткарырга, йә аның урынына үзем барырга тиеш. Нишлим, морза ага, әйдә, акыл бүлеш.

Теләкәй түгәрәк сакалын учына алды, байтак тынып торды.  

– Сезнең эчтә нинди ут януын мин дә беләм, туганым, – дип, ниһаять, телгә килде. – Сез беренче түгел, әле ике-өч ай элегрәк шушы ук гозер илә килүчеләр дә булды. Ат дагалыйм, димим, бака ботын да телгә алып маташмыйм. Мәгәр мин кузгаткан давыл гаҗәеп көчле, олы туфан бит ул. Менә сез дә үз ихтыярыгыз илә килеп кушылдыгыз, берегезне дә, берәү дә көчләмәде. Без шушы ихтилал буранын кузгатмасак, айлар-еллар буе җиребезне талаулар, бәгыребез уртасына чиркәү салып куюлар, безне илсез-җирсез, телсез вә динсез калдыру тагын да көчлерәк дәвам итәр. Без менә шушы кирмәндә ихтилал вә хөррият әләмен күтәрмәсәк, шул ук аманат алып китүләр, безнең туганнарны зинданнарда газап чиктерү, хәтта йортларыбызга кадәр кереп талау, менә мондый бәләкәч сабыйлар ак сакаллы картка әйләнгәнче дәвам итәр.

Теләкәй йомры итеп, матур итеп сөйләүдән үзе дә туйды бугай, кискен рәвештә камзулын салып атты. Кирмән дивары өстендә тук та тук килгән балта осталарына күз йөгертеп, әмма Шәрифҗанның йөзенә текәлеп тезде:

– Ике көймә койрыгын сыңар кул белән тотып булмый, җегетләр, сез аңлагыз инде. Әйдә, әүвәл менә шушы кирмән янында каратларны җиңик. Кулыбыз бушап калса, безгә Минзәлә кирмәнен генә урап кайту берни тормас. Түзегез инде, зинһар? Менә монда җиңү – иң төп бурыч. Ә җиңүгә ирешмәсәк, аманат алулар, зинданга ябып мәсхәрә кылулар гына көтә безне, сез аңлагыз инде?..

Теләкәй йөрәкләре януга түзмичә килгән Сөн буе ирләрен менә шулай

12 Аманат – тоткын. 

үгетләп озатты, ләкин зиндандагы газапларны кичерүче мәхбүсләр хәлен дә төгәл итеп күз алдына китерә иде.  

– Түзик, түзик әлегә, туганнар, инде күп калмады, – дип юатты ул үзен...

Ә икенче кичтә Сәгыйт Җәгъфәр яныннан чапкын килеп җиткән. – Әйдаман хәзрәтемез Өфедән Тубылга тиклем сузылган араны җәдид Болгар ханлыгы дип игълан итәргә ниятли. Морза борадәрем – Алтын Сарайда каһан булып торган Карабәк туруны бит. Җәдид мәмләкәттә үзен хан киезе өстенә күтәрүгә ул ризамы? Җавап алып кайт, ди.

Теләкәй гаҗәпләнүдән тораташтай калды. Йа Хода! Нинди акылсыз гамәл, ниткән хыялый сүз бу? Теләкәйнең башына тай типкәнме әллә, унегерме, ярар, бер йөз, ике йөз авыл өчен нинди хан булу, ди? Казан ханлыгын кабат торгызу өчен дә ике йөз генә түгел, ике мең авыл халкының да бүген куәте, дәрте җитми. Чөнки ул инде йөз дә утыз ел буена тапталган, рухы имгәтелгән, сүле коргаксыган. Аның шәп гаскәр төзеп куярдай егәре дә, баш бирүне белмәс ирләре дә калмаган. Өстәвенә, Казан түгел, ә Болгар ханлыгын кире кайтару нияте илә шигарь ташлыйсың икән, якын-тирәңдә бер йөздән дә артык җайдак калмаячак. Болгар ханлыгы дип игълан иттеңме, димәк, синең халкың да «болгар» атын йөртергә тиеш була. Күлмәк яки бишмәт яңартудан ир-ат белән хатын-кызның җенесе дә, акылы да үзгәрми бит. Нинди файда? Кяферләр синең муеныңа китереп таккан зынҗырны «болгар» йөртсен дә, «татар» сөйрәсен ни, шуннан ни яңара? «Әһә, татарлар үз атын «болгар»га алыштырды, болары инде безнең дошман түгел», дип, синең өчен читлек капкачын ачып куя, зынҗырларыңны салдырып аламыни? Тот капчыгың! Аһ, Сәгыйт хәзрәт, аһ, син, саран бәндә! Нишләп асылыңны аера алмадым соң?..

Теләкәй морза чапкынга таба борылды да усал ярып салды.

– Хәзрәт миңа бүтәнчә чапкын юлламасын. Ул минем өчен вафат. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10,2023

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев