ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
– Татарларның иң яман, иң чиркандыргыч чире шулдыр – без шәхси мәнфәгатен үз кавеменнән өстен куючы сатлыкҗаннарның тамырын корыта алмаудан гомер буе газап кичерәбез. Мондый сатлыкҗанның үлеме дә башкаларга сабак булырга тиеш. Фёдор, бирегә кил! Бу җәзаны синнән дә остарак ерып чыгардай инсан табылмастыр. Каен ботагына ошбу этне, каен ботагына!
Бишенче бәйләм
1
Агыйдел уртасындагы утрауда Күчем морза кордыртып куйган чатырлар уртасына илледән артык ир тезелеп утырды. Уртада пыскып кына, нәни учак дөрли, ә ирләрнең һәркайсы алдында түгәрәкләнеп төренгән камчылары ята. Барча кунаклары килеп җитүдән Теләкәй морзаның йөзе бик канәгать, әмма түгәрәк эчендә үз урынын алгач, күзләренә бәреп чыккан кырыслыкны яшерә дә алмый. Ирләр күптән, кайсыберләре еллар буена да күрешмәгән бит, тавышларын күтәрмичә генә бер-берсенең хәлен белешәләр. Арада ник туганына үкенгәндәй сөмсерен коеп, үзләрен чит-ят дастархан артына кереп утыргандай тоючылар да бар. Аңлашыла булыр: Агыйдел буеның иң эре морзасы Теләкәй батыр чакыргач, аларның берсе дә мондый түрә сүзенә буйсынмый булдыра алмый. Теләкәй морза белән араны бозу өчен кушйөрәкле түгел, ә чүбек башлы, тинтәк булу кирәк.
Шулай да, Теләкәйнең кәефе бүген шактый күтәренке. Аеруча Сәгыйт Җәгъфәр хәзрәтләре ягына борылып, еш елмая, кулларын күкрәк өстенә күтәреп тә, аңа хөрмәт-ихтирамны күрсәтмичә калмый. Кереш сүзендә дә ул шушы хәзрәт исемен кат-кат телгә алды.
– Бисмилла әйтеп, бөек Аллаһымыз алдында баш иеп, сөйләшүне башлыйк. Мин фәкыйрегез дәшкән барча узаман ир дә, азамат егетләр дә уртак чишмә, уртак учак эргәсенә җыелышып бетте. Мин аеруча Сәгыйт хәзрәт алдында баш ияргә мәҗбүр. Әүвәл ният корган чакта аны истә тотарга онытканмын, ә ул менә үз ихтыяры, үзенең җан тартуы белән бирегә килеп төште. Үтә камил, төзек уйлары бар, аларга мин фәкыйрегез ялгыз көе генә ирешә алмас идем. Сәгыйт хәзрәт Өфе эргәсендә без кузгаткан ихтилалның10 уң кулы булырга ниятли, аңа машалла вә афәрин!
Ирләрнең һәммәсе дә Сәгыйт хәзрәт тарафына текәлеп бакты, күпләр кулларын күкрәккә куеп алырга да онытмады. Әмма бүген дилбегә Теләкәй морза ихтыярында бит, игътибарның зурысын аңа юнәлттеләр.
– Мәскәүдәге тәхеткә менеп алган ике япь-яшь малай безнең атабабаларыбыздан мирас булып калган изге ватаныбызны хәкәрәләү адымнарын кылды, мине аңлыйсыздыр. Гасырлар дәвамында безнеке булып саналган Ак Идел вә Чулман ярын әле Кастырама, әле Сүздәлдәге монастырьларга өләшеп, чип-чиста мөселманныкы булган тарафларда өр-яңа чиркәү илә монастырьлар кора башладылар. Чулман буендагы Пәнҗәр, Ак Иделгә терәлеп утырган Бишбүкән, Ык дәрьясының биек яр өстен үз нигезе иткән Кәҗә авыллары халкының сыңар инсаныннан да сорап тормадылар. Үз өендә сыман, ошбу авылларның һәркайсында изге мәсҗедләремезне вәйран китереп ташладылар, алар урынына бакыр чаңнар аскан чиркәүләр калкыттылар. Татар халкын мин фәкыйрегез санап үткән барча авыллардан да куып чыгардылар, алай гына да түгел, алар карья-салаларның татарча атларын да алыштырып чыктылар. Пәнҗәр хәзер Пьяный Борга, Бишбүкән – Әндерәйгә, Кәҗә авылы Матвейга әйләнде. Ижау эргәсендә монастырь калкыта башлаган Пәрәү саласы да хәзер Пакрау авылына әверелеп килә. Димәк ки, ошбу килмешәкләр татарларны туган авылларыннан да куып чыгармакчы, ә аннары мөселман атларын да кяфернекенә алыштырып, татар илендә тәре бастырмакчы...
– Эһем-эһем, – дип, йомшак кына тамак кыра-кыра, Сәгыйт хәзрәт үз алдындагы камчыны түгәрәк уртасына таба этеп куйды. «Мин сүз сорыйм», дигән мәгънәне аңлаткан бу йоланы һәркем белә иде, кунак хәзрәт тарафына борылып төбәлделәр. – Син, Теләкәй морза, безнең тәнне кисәкләргә телгәләп, бәгыребез, йөрәгебез, ашказаны, үт куыгы, бавырыбыз өстенә моннан берничә сәнә элек кенә күтәреп куелган кирмәннәр, асылда исә болгар-татар халкын өркетеп вә изеп тоту, муеннарыбызга тәре тагу, ахыр чиктә тәмам йотып
10 Ихтилал – бәйсезлек, азатлык өчен көрәш.
бетерү өчен салынган кальгалар турында бер сүз дә әйтмәдең. Ошбу мәҗлескә чакырылганнарның җәмгысы да белә, соңгы кырык-илле сәнә дәвамында гына да газиз ата-бабаларыбыздан калган безнең изге болгартатар биләмәсендә, элеккеге ханлыгымыз уртасында Чаллы, Зәй, Яңа Чишмә, Кичү, Җирекле, Бөгелмә, тагын да арырак атласак, Тиен илә Үзән кирмәннәре хасил булды. Әле аларга чаклы ук Минзәләдә, Бөре, Бәләбәй, Өфе, Каракүлдә дә тирән зинданнары булган кирмәннәр, алар эчендә чиркәүләр дә төзегәннәр иде. Алар безне барча яклап туплар белән коралланган кирмәннәр чылбыры белән уратып алды. Каршы тормадык түгел, утыз ел чамасы элек Чаллы кирмәнен нигезенә тикле яндырып, азау тешебезне дә күрсәтергә өлгердек. Мәгәр аңа карап кына туктамады бит бу эт өере. Былтырлы-быеллы безнең төбәктә калкып чыккан чиркәү илә монастырьлар да – газиз болгар-татар милләтемез өчен яңа зынҗыр, яңа тозактыр ул.
Сәгыйт хәзрәт камчысын үз тарафына тартып куйгач, дилбегәне янә Теләкәй морза үз кулына алды.
– Синең сүзләреңнән бик мәмнүнмез, сиңа олуг ихтирамымыз, Сәгыйт хәзрәт. Алга дәвам итсәк, хәл болайрак. Без инде Пәнҗәр, Бишбүкән яисә Әндери, Кәҗә, Березнәк-Каенлыдагы чиркәүләрне юкка чыгарып кына калмадык, ваевуда юллаган стрелис нөгәрләре белән дә орышка кереп, алар җилкәсендә коралларымызны вә ихтилал сукмагына баскан җайдакларымызны да сынап карарга өлгердек. Ходайга мең шөкер, егетләремез – узаман вә батыр, араларында һичбер куркак, җебек җан юк. Мәгәр безнең өчен сөенү, тынычлану олы язык булыр, чөнки менә Сәгыйт хәзрәтемез дә, озынколаклар да гел кисәтеп тора – өстемезгә баскыннарның эрерәк нөгәрләре, хәтта хәрби алайларның да килеп җитүе бар. Хәзер кайсы төбәк, кайсы авылның ошбу көрәшкә нинди өлеш, ниндәй отышлы гамәл кертә алуы хакында бәйнә-бәйнә ачыклап чыгу лазем...
Киңәш-табыш итү төн уртасына кадәр сузылды, кунаклар таң атканда гына туган төбәкләренә юл алды.
2
– Әндери юлы буйлап синең эргәңә таба биш йөз укчы тупланган олы алай бара. Туп, ядрә вә дарылары, атлар өчен – солы, ирләргә дип әзерләнгән ризык аерым олаудадыр.
Шул хәбәрне алуга ук Теләкәй утарыннан бар тарафка шәп җайдаклар очты. Икенче таңда кораллы җайдакларның бер нөгәре Тыңламас белән Аеш авыллары арасында, Сөн елгасының яр астына төшеп яшеренде. Теләкәй утары янында да Шәбез буе уйсу, анда әрәмәлек, югарырак атласаң, куе наратлык бар, икенче нөгәр шунда кереп посты. Табигатькә кыш кереп килә, көннәр бер саплам җептәй гаҗәепләр кыска, бер катлаулырак гамәл дә кылырга өлгермисең, нәкъ халык әйткәнчә, күз йомып ачкан арада таң ата да кич була. Вакыт кысмырлыгы – ихтилал юлына басканнарга файда. Җәза олавындагылар күз бәйләнүгә тирән шомга чумып кына бара башлый: берәр калкулык артыннан яки яндагы чокырлардан татар ирләре албастыдай чыгып, стрелецлар өстенә ташлана күрмәсен. Шуңа күрә хәвеф-хәтәр белән алыш-биреш уйнарга яратмыйлар, хуҗаларының ризалыгын сорап та тормыйча, якындагы бер авылның йорт вә мунчаларына, хәтта каралты-кура эченә кереп яшеренәләр. Ә ихтилалчыларга зур юаныч. Тирә-юньне караңгылык сарып алуга ук, әле теге, әле бу уйсулык йә әрәмәлек эчендә нәни учаклар кабына. Татар җайдагы сәфәргә казылык, итле сумса, эремчек, сыр, түгәрәк икмәк, казүрдәк, алар булмаса тавык муенын, канатын, ботын, кайчак тулаем килеш түшкәсен бөгәрләп салмыйча чыгып китә белми. Учак ялкынында шул нигъмәтне кайнарлап алалар, инеш йә чишмәдән сөзгән суларын калай чәркә йә чиләктә кайнаталар, аннары, ашап туйгач, боларның һәркайсы куак ботакларыннан табылган гөлҗимешне, чия йә карагатны тел очында әйләндерә-әйләндерә, озак итеп чәйләр эчә инде. Истирәхәт!..
Теләкәй күптән юлларга уткүзләр таратты, хәер, татар дөньясында озынколаклар болай да аз түгел. Ил өстенә кара болыт төшсә, аны күпләр аксакалларга яисә хуҗаларга үз вакытында җиткерә дә белә. Менә Тыңламас авылына озатылган чапкын да көтелмәгән хәбәр алып кайтты:
– Каратларны бу юлы да теге Ябалак качкыны Әшрәф-кабих алып килә икән.
– Бу сатлыкҗанны кулдан ычкындыру – гафу ителмәслек җинаять вә гөнаһ! – дип, Теләкәй әүвәл үзалдына гына пышылдады, аннары улы Күчем тарафына борылып күз атты.
– Синнән дә ышанычлырак таянычым юктыр, углым. Чирканмыйча гына юлга җыен, авыр эш тапшырам. Безнең һичкайсыбыз – син дә, мин дә – тизәккә батып беткән, хөрәсән вә шакшы бәрәнне суярга җан тартмыйбыз анысы. Андый хәшәрәтләрнең ите дә керле буладыр, шулпасыннан да күңел болгаткыч зәһәр ис киләдер сыман. Иллә мәгәр җиһан өстен шундый шакшы җаннардан арындыру да фарыз, чөнки илеңне вә халкыңны сату – иң явыз гөнаһ кына түгел, адәм баласыннан адәм баласына күчә торган бик яман чир дә ул. Менә Ябалак авылындагы бер хәсис тә кяфер баскыннар ягына сатылган, аларның безгә каршы юнәлгән олавына да шул кабих җан юл күрсәтә икән. Иң сыналган сунарчыларыңны ал да Тыңламаска юнәл. Ул хәшәрәтне исән-сау көенә кулга төшерә алсаң, шундук гомерен кыйма. Аны барча халык алдында каен ботагына асып кую күпкә отышлырак. Башкаларга гомерлек сабак, олы гыйбрәт булыр.
– Мин болай да андый шакшы белән кулны пычратырга җыенмаган идем, – дип елмайды Күчем. – Мин синең ниятләреңне ярты сүздән аңлыйм. Бәйнә-бәйнә сөйләп, үзеңне бик ярсытма.
– Аһ, шушы ачыгавызлыкны, аһ, бу наданлыкны! Ә мин һаман сине җиткән ир, олы гаилә башлыгы дип менә мондагы чүбекләргә һич сеңдерә алмыйм.
Икесе дә рәхәтләнеп, туарылып көлеште. Аннан соң гына Күчем бер кулы белән әтисен кочагына кысты да урамга атлады.
3
Ихтилалчылар алаеның бер өлеше каратларны Теләкәй авылының сул як кулындагы текә тау өстендә, куе наратлык эченә, икенче нөгәр Шәбез елгасы буендагы уйсулыкка посып каршылады.
Теләкәй үзе ярсу аргамак өстендә, киң урам башындагы калкулыкка баскан. Ике як йортлар каршына да ирләр тезелешкән. Болары – Теләкәй утарында көтүче, ат караучы, шул маллар өчен кирәкле камыт, ыңгырчак, дирбияләр әзерләп бирүче осталар инде. Алар арасында арба, чана, тәгәрмәч ясаучылар да аз түгелдер. Сәер, берсенең дә кулларында сөңге-кылыч, хәтта сәнәк тә юк. Теләкәй дә өстенә көбә-очлым түгел, төлке тиресеннән тегелгән бик затлы тун кигән. Башында да арткы итәкләре иңнәренә төшеп яткан төлке бүрек, кулларында тире бияләйләр. Йөзе үтә кырыс. Сунарчыныкыдай елгыр карашы белән каратчылар төялгән чаналарның берсеннән-берсенә күчә-күчә, ул Күчем ирләрен йә, һич югы, сатлык татар Әшрәф йөзен эзли. Чаналарның өч-дүртендә дилбегә тартып килүче татар олаучылары бар-барын, моны башларына элгән түгәрәк һәм капкачсыз бүрекләреннән, кыска итеп һәм түгәрәкләп кыркылган сакалларыннан чамалап та була. Алар башларын түбән иеп, йөзләрен яшергән. Ирләрнең ихтыяри түгел, мәҗбүриләп олау бирергә һәм малларын саклап калу хакына каратлар әмеренә буйсынуын төпченеп тормыйча да җиңел аңлау мөмкин. Ә Күчем кайда соң, газиз улы кайда? Нишләп аның бер генә төрле дә хәбәре юк?..
Нәкъ шул минутта каратлар тылында, Шәрип авылы янындагы биек тау өстендә кибәндәй учак кабынды. Әһә, Тыңламас ягындагы нөгәр белән алдан ук беркетеп куйган ният барып чыккан, алар каратларның туп вә дары олауларын кулга төшергән бит!..
Теләкәй үз утарына таба алып килә торган юлга хәзер инде бөтенләй икенче күз белән караш ташлады. Әнә өченче, кузлалы чанадан баш түбәсенә өчпочмаклы кәпәч элгән бер әфисәр күтәрелә. Кулында сабыйлар чыбыгыдай нечкә генә, әмма озын кылыч аламасы, аны укчылар үзләре шпага дип йөрткән була да бит, Теләкәйгә калса, чебен илә черки куарга да ярамый ул. Мәгәр әфисәр шуны күккә чөйгән булган, үзе олаудагыларны кузгатмакчы булып оран сала:
– С обоза долой! Построиться во фланг и вперёд, в атаку! Заранее предупреждаю, сволоча мурзу взять только живым!
«Һе, акылың кот икән!» – дип, хәзер инде Теләкәй үзен дәртләндереп алды, аннары бүреген салып, наратлыкка таба кул изәде. Ике-өч минут та вакыт узмагандыр, наратлык эченнән, әллә никадәр бүреләр өерен хәтерләтеп, биш йөз җайдак атылып чыкты. Ялан өстендә берничә мизгелгә генә туктап, сафларга тезелделәр. Сафлар өстендә күл читләрен баскан мәгърур камышлардай куе сөңгеләр урманы хасил булды. Аннары гаярь ташкын булып, дәһшәт бөркеп, алга ташландылар. Кышкы буш һаваны күк күкрәгәндәй аһәң каплап алды:
– Урап ал, ура, ура!
– Аллаһы әкбәр!
– Гәрәй, Мең, Елан, Байлар, Кыргыз, Бүләр, Йәнәй, Балыкчы!.. Гади укчылар да, аларның офицерлары да алдан сизенмәде. Теләкәй яугирләре яландагы кар катламын кичә үк таптап куйган, ат вә ирләр эзен калдырмас өчен аларны ылыслы ботаклар белән себереп чыккан иде. Җайдаклар җәйге юл өстеннән котырынып чапкандай очып кына килеп җитте дә олауларыннан сикереп кузгалган каратларны сөңге очына алды, кылыч белән чапты. Чанадан төшәргә өлгермәгән ирләрне сөңгеләр ыргагына эләктереп, ялан читендәге көрт буенча сөйри башладылар.
Әмма укчылар – хәрби орышларга өйрәтелгән тәҗрибәле, елгыр сугышчылар шул. Олау ахырындарак чаналарга утырган укчылар күз ачып йомган арада тыгыз дүртпочмаклык ясап басты. Ул дүртпочмаклыкның һәркайсы озын саплы сөңгеләрен алга сузып, керпе рәвешен алды. Ул да түгел, су өстендәге каек шикелле җитез хәрәкәтләнеп, татар җайдакларының сафын тиз арада җимерә башладылар. Әллә ничә урында саф өзелде, дистәләгән җайдак сөңге очына эләгеп, иярләреннән үк чыгып очты.
Каратларның офицерлары шул керпеләр эчендә, әмерләре колакны ярып керә:
– Уңга, уң тарафка таба ташланыгыз! Әнә теге, сарык тиреле тунлыларның тылда сакчысы юк, шулар өстенә ташланып, басурманнар сафын икегә өзү кирәк!
– Килгән юлны бу мокытларга бирмәгез, аның буйлап безгә ярдәм килә.
– Әгәр обоз килеп өлгерсә, ошбу азиатларны туплар белән тетеп атачакбыз!..
Офицерлар юкка хыяллана, юкка гына укчыларның күзенә төтен җибәрәләр. Әнә Шәрип юлында инде ихтилалчыларның икенче нөгәре дә күренде. Ерактан ук бүредәй улый-улый, таудан ишелгән таш өеме сыман дәһшәт бөркеп, һаман якынаялар. Тагын ике-өч чыра янып бетәрдәй ара узып китәр дә, яңа көч тә дошман өстенә ябырылыр, явыз каратлардан күмер вә көл дә калмас...
Барып чыкмады шул. Күчем ияртеп килгән нөгәр теләкәйлеләргә килеп кушылса да, дистәләгән орышларда чыныккан офицерлар әмере буенча, укчы солдатлар бушап калган чаналарның байтагын үз олауларындагы үрәчәләргә бастырып, тиз арада калканнар артына кереп кача алды. Аннары якындагы иң беренче калкулык өстенә менеп алдылар да, елан урынына җитез шуыша-шуыша, Андреевкага илтә торган юлны эләктерделәр. Теләкәй белән Күчем җайдаклары аларны Сөн елгасын кичкәнче эзәрлекләп барды, әмма янә ике-өч дистәдән дә артык каратны кырып салудан гайре гамәл кыла алмадылар.
Теләкәй утарына әйләнеп кайтсалар, корбаннарны яланның ике як читенә тезеп салырга өлгергәннәр. Морзаның шәхси аргамакларын караучы Госман хисап бирде:
– Без ике йөз дә җитмеш каратны кырырга өлгергәнбез.
– Ә безнең як?
– Сиксән җайдагыбыз шәһит булган.
– Начар, начар, начар!..
Теләкәй морза башын аска иеп, берничә минут буе тын торды да яңа сорау ташлады:
– Каратларның безнең кулга төшкәннәре дә бармы?
– Уналты инсан, хуҗам. Теләкәй морза уйсулыкка, урман авазына карап күз йөгертте, таныш булмаган бер генә сынны да эзләп таба алмады. Атчы Госман дөрес чамалады, аның морзасы әсир төшкәннәрне күзли булыр.
– Без аларны Галимәрдән агай вафатыннан соң бушап калган өй эченә яптык. Бер-икесе яралы, суны кайнарлап, шуларны чистарталар.
– Йорт тирәли, һичшиксез, сак куегыз, – дип кисәтергә онытмады морза.
– Байларча булмаса да, ризыктан өзмәгез. Ошбу орыш ялгыш кына да иң соңгысы булмас. Әсирләрнең алыш-биреш өчен кирәге чыкмый калмас.
Шул вакытта Теләкәй сораулы караш белән Күчемгә текәлде.
– Син теге хәшәрәтне ычкындырдыңмыни?
– Рәнҗетәсең, атам.
Күчем кичә үзе алып киткән төркем җайдакларына күз ташлады. – Әшрәф атлы эт аламасын монда китерегез. Әле көндез генә аяусыз яу булып узган зур яланда түгәрәкләнеп баскан мәйдан пәйда булды. Сүс арканга бәйләнгән сатлыкҗанны эт урынына сөйрәп, мәйдан уртасына керттеләр. Ул хәшәрәт үзен кулга да алалмый, көзге яңгыр астында калган көчектәй дер-дер килә, авыз читеннән агып чыккан селәгәен дә сөртеп куюны белми. Теләкәй морза аңа төбәлеп, берникадәр мизгел генә тын торды да бар мәйданны яңгыратып әйтте:
– Татарларның иң яман, иң чиркандыргыч чире шулдыр – без шәхси мәнфәгатен үз кавеменнән өстен куючы сатлыкҗаннарның тамырын корыта алмаудан гомер буе газап кичерәбез. Мондый сатлыкҗанның үлеме дә башкаларга сабак булырга тиеш. Фёдор, бирегә кил! Бу җәзаны синнән дә остарак ерып чыгардай инсан табылмастыр. Каен ботагына ошбу этне, каен ботагына!
(Дәвамы бар)
"КУ" 10, 2023
Фото: unsplash
Теги: проза тарихи роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев