Логотип Казан Утлары
Роман

ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)

Теләкәй һөҗүмнәре бу кадәр дә шома килеп чыгар дип хыялланмаган да иде. Елга белән ике арада яткан чакыр-чокыр буенча кирмән диварларына килеп җиткәннәр иде, анда егерме-утыз солдаттан да ары һичбер сак юк.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

Унберенче бәйләм

1

Күчемне озаткач, бер ай буе имин яшәделәр, аннары хәбәр килде.

– Казан бояры булып утырган Барятинский Өфегә күченгән, моннан соң да Агыйдел, Сөн, Ык буйлары аның кул астына керә икән.

Керә икән, керә, шәрә арт сан күрсәттең ни дә, ялангач тәнеңә каеш кидердең ни, аннан ни үзгәрә? Ясак-салымнарны һаман элеккечә йә Уфа каласына, йә Минзәләгә илтеп түлисе бит. Ә кетәклектәге әтәчне алыштырудан гына салым кимеми шул.

Гәрәйлеләр Агыйдел буендагы тугайлыкка печән чабарга төшәбез, дип кымырҗып йөргән көннәрнең берсендә тагын хәбәр китереп җиткерделәр:

– Агай-энеле Барятинскийларның икесе дә Уфага чыгып киткән, Минзәләдәге стрелис алайларын үзләре илә алган...

Менә шул мизгелдә Теләкәйнең күз алдына кинәт Бикбау янында аның каршында башын иеп торган, үгез кадәр гәүдәле Шәрифҗан килеп басты.

– Минзәлә кирмәнендәге зинданда аманатлыкка алынган энем интегә бит, аны барып коткарасы иде?..

– Гомер ике килми, – дип, үзалдына пышылдады морза. – Үз кулыма бирелгән биләмә ирләрен дә яклый алмыйм икән, мин соң кемгә кирәк? Кара карга сыман тирес өеменнән – селәүчән, йә ат тизәгеннән бабасыр эләктереп кенә яшәп булмый лабаса!

Теләкәй барча тирә-як авылларга каудар чапкын куды.

– Иртәгә таңда ук һәр авылдан унар яугир ирне Минзәлә әтрафына озатыгыз! Җыелу урыны – Бикбау каршындагы җимерелгән кирмән эргәсендә!..

Теләкәй үзе таң атканда ук ияргә сикереп менде. Юлда барган чакта, язгы ерганаклар шикелле, төрле яктан вак төркемнәр өстәлә генә барды.

– Без – әлемнекеләр!

– Без Җияштән! – дип, әле килеп җиткәнче үк сәлам бирешәләр.
Егетләр җор телле, ниндидер йөремсәк мәзәк сөйләп алу да аларга берни тормый.

– Күрше авылдагы Хаммат хәзрәтне, берәр мәрхүмне озатасы булса, ясин догасы укырга җыелышып җибәрәләр икән. Карт хатыны: «Хәзрәт, озак йөрмә», – дип әйтеп калса, яшь бичәсе: «Ашамыйча кайтма, бездән чыгым кимер», – дип әйтергә онытмый, ди. Мондый ике төрле караш тәмам аптыраткан. Бер китүендә үзенә ялланып, ихата себерүче Шакир атлы егетнең колагына болай пышылдаган: «Син күз-колак була күр, Шакир энем, яшь абыстай тегендә-монда чыгып, кети-мети уйнамасын берүк». Ә яшь абыстай нәкъ менә шул Шакир белән шаяра да икән. Бу юлы да бик тиз өлгергәннәр, ә хушлашкан чакта яшь абыстай ялчысына ялтырап торган бер тәңкә көмеш суза икән: «Беркемгә дә әйтмә, яңа форсат чыкса, тагын таммый калмас». Кайтып кергәч, мулла хәзрәтебез дә ялчы Шакирга шундый ук көмеш тәңкә чыгарып сузган бит, әй! Ялчы шуннан ары себеркесен менә болай җырлап болгый икән: «Теге якта да берни күрмим, бу якта исә бөтенләй истирәхәт».

– Әх-хә-хә-хә! – дип егетләр корсакларын уа-уа бер көлешеп ала. Сәфәр озын бит ул, алда яңа мәзәк-гыйбрәт сүзе яңгырамый калмый... 

2

Теләкәй һөҗүмнәре бу кадәр дә шома килеп чыгар дип хыялланмаган да иде. Елга белән ике арада яткан чакыр-чокыр буенча кирмән диварларына килеп җиткәннәр иде, анда егерме-утыз солдаттан да ары һичбер сак юк. Стрелец дигән кавем көне-төне сак хезмәтен генә алып бармый, аларның кайсыберсе Минзәлә читендәге бистәдә үз йортын төзеп куймыйча калмый. Икенче төрлеләре бүрәнә юллап, йорт тергезеп тә интекми. Ел саен ниндидер орышта катнашып йөргән кирмән гарнизонында тол хатыннар булмый каламы соң! Елгыр стрелецлар нәкъ менә шул – корбан хезмәттәшенең көйләп куйган йортына яңа хуҗа булып кына килеп керә. «Йорт – байдан, хатын – Ходайдан» шул буладыр инде. Ә әзер йортлы һәм әзер хатынлы булып алгач, табынны хаклау өчен элекке йорт хуҗасының ихатасында һәм абзар-курасында да эшсез тору гөнаһ. Менә шуңа күрә гарнизонда дип исәпкә кергән ирләрнең дә яртысы йә печәндә, йә балыкта була.

Кирмәннең үз эчендә өчме-дүртме өлкән стрелецлар гына – башлык. Алар чаң кагарга да, оран салырга да өлгерә алмыйча калды. Теләкәйнең иравыл16 егетләре диварлар өстенә ыргаклар ыргытып кына менделәр дә, манараларда йокымсырап торган биш-алты сакчыны буып ташлагач, кирмән капкаларын ачып җибәрделәр. Капкалардан җайдаклар ургылып керә башлады. Ләкин патша укчылары да әбисен күрүгә үк калтырап төшә торган булдыксыз кияү түгел. Күз ачып йомган арада кулларына фузейларын алып та, калын такталардан корылган калканнар артына качып та өлгерделәр. Берзаман усал залп авазы яңгырады, авыр ыңгырашып, берничә җайдак ауды. Түгәрәк ясап, кыршау урынына туктаусыз әйләнәәйләнә, кылычлар белән тураклап бетергәнче әллә никадәр вакыт узып китте. 

16 Иравыл – алдан баручы разведка отряды. 

Юлда очраган дүрт-бишләп сакчыны сөңге очына алып, зиндан авызына таба йөгерделәр. Баскыч буенча зинданга төшә башлаганда ук эчке яктан шашып кычкырышкан ирләр авазы яңгырап ишетелде.

– Без монда, без исән!

Теләкәйнекеләр инде канатланып, зиндан бүлмәләренең ишекләрен ачарга тотынды, кайдадыр тимер рәшәткәләрне дә җимереп аттылар бугай. Бер ишектән атылып чыккан мәхбүс-аманатлар туганнарын кочагына алды.

– Азат көнне дә күрәсе бар икән! Күпме көттек без бу мизгелне, күпме көттек!

Менә шул вакытта мәхбүсләрнең берсе зиндан түрендәге бүлмә каршына йөгереп барды да, каударланып, аның да ишеген каерып ачты. Ә эчкә сузылсалар – салам калдыклары өстендә кайсы пычак кадап, кайсы кылыч белән чабып үтерелгән егермеләп мәет аунап ята. Кайсыберләре соңгы көче белән сузылгандыр, аларының йодрыклары рәшәткә чыбыкларын учына ныклап кыскан. Һәр тарафта кан, кан исе...

– У-у-ух-х! – дип, бер янда үгез кебек таза Шәрифҗан ыңгырашып тезләренә чүкте. – Гарифҗаным, борадәрем минем! Сине коткару, алып кайткач башлы-күзле итү турында күпме хыялландым! Менә, күрешергә биш адым ара калгач, коткара алмадым шул! Мин гаепле, синең алдыңда мин языклы, туган!.. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10,2023

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев