ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
Буйсынганнарын тәмам сындыру һәм бүтән татарларга гыйбрәт бирү өчен воевода аларны Уфа бистәләре эченә күчерттерде. Воевода бүлеп биргән өйләре шәп, өстәвенә затлы кафтаннар һәм акчалар өләшенде, чукынган морзаларның һәммәсен салым түләүдән дә, гаскәр яки ямщик хезмәте өчен олаулар бирүдән дә азат иттеләр. Ә чукынудан баш тарткан өчен шыр-ялангач көенчә урамнарга куып чыгарылган тискәре морзаларга яңа ат тагылды: – Чабаталы морза!
Сигезенче бәйләм
1
Уфа юлын тутырып, Ык буена дошман якынлаша. Бер йөз җайдак, уткүз отряды итеп, ун чакрым чамасы алга җибәрелгән. Биш чакрым арада – тагын бер йөзлек. Меңьярым чамасы җайдак – төп гаскәрдә. Бу юлы гаскәр башлыгы булып Андрей Михайлович Коркодинов галиҗәнаплары шәхсән үзе бара. Аның көймәле, бәллүләп бара торган затлы арбасы – иң уртада. Аны яңа сауган сөттә коендырып чыгарылгандай ап-ак төстәге сигез чаптар тарта. Көймә тирәли тезелешеп, офицерлар баскан. Алардан чак кына калышып, берничә старшина белән морзалар тезелешкән. Иңсәләре салынып төшкән, йөзләре боек һәм караңгы, юл буена хәтта үзара да бер сүз сөйләшмиләр. Коркодинов әледән-әле аларга күз йөгертеп алырга һич онытмый. Тегеләрнең генә керфек күтәреп, воевода галиҗәнапларына таба борылырга исәбе юк. Аңлашыла да сыман.
Коркодинов ошбу бәндәләрне сындыру һәм үз кубызына биетә башлау өчен бер ай чамасы вакыт сарыф итте. Әүвәл поплар, офицер белән стрелецлар, хәтта Уфа дворяннарын да җәлеп иткән иде. Фәрманны Иван белән Пётр падишаһлар игълан иткән бит, воеводага аны дворян һәм офицерлар каршында кабатларга гына туры килә.
– Морзаларны ярты ел эчендә чукындырып бетерергә, чукынудан баш тартканнарны биләмә һәм ялчыларыннан коры калдырырга! Офицерлар ике-өч тарафка юнәлеп, унбиш-егерме авылны урады, иллә мәгәр һәр сәфәрдән кул кушырып кайтты. – Үз ихтыяры белән тәре үбәргә атлыгучы сыңар морза да юк. Бер-икесен станга салып, чыбыркылар белән ярып та карадык, берсе-бер һич сынмый.
Шуннан соң воевода дүрт-биш морза нәселен, зынҗыр салып, Себергә озаттырды. Аларның барча мал-мөлкәтен талап, Уфага алып кайттылар, ә өй бүрәнәләре ике яңа авылда чиркәү салу өчен кулланылды. Мондый сабак тәэсир итте, ахры, Таш Билбау ягындагы ике морза Агыйдел читендәге суга чумдырылды, муеннарына көчләп тәре таккан чагында да йолкып атмадылар. Дөрес, моңа карап кына морзаларның берсе дә үз төбәгендә рус атын күтәреп йөрергә дә, рус ирләре белән янәшә басып, чиркәү эчендә поплар җырын тыңларга да ашыкмады. Тәрене тагуын-тактылар, ә хак булса, алар өйләрендә һаман намаз укый, Коръән шәриф укуны дәвам итә икән.
Буйсынганнарын тәмам сындыру һәм бүтән татарларга гыйбрәт бирү өчен воевода аларны Уфа бистәләре эченә күчерттерде. Воевода бүлеп биргән өйләре шәп, өстәвенә затлы кафтаннар һәм акчалар өләшенде, чукынган морзаларның һәммәсен салым түләүдән дә, гаскәр яки ямщик хезмәте өчен олаулар бирүдән дә азат иттеләр. Ә чукынудан баш тарткан өчен шыр-ялангач көенчә урамнарга куып чыгарылган тискәре морзаларга яңа ат тагылды:
– Чабаталы морза!
Шул хәбәрне ишеткәч тә, сөенүдән воевода кат-кат кулын уды.
– Чабаталы морза! Вәт шәп тагылган бит!
Әмма тора-бара воевода барыбер уйга калды. Бу татар атлы халык ныклы хуҗалык корып яшәүгә күнеккән. Болар өчен мал-мөлкәт вә байлык – культ дәрәҗәсендә. Малларына тисәң, алар өчен сугышырга һәм үләргә дә әзер. Ә менә җиткән кызларын талап, аны рус стрелецына яки сәүдәгәр малаена кияүгә бирәсең һәм шул вакытта гына чукындырасың икән, боларның бик сирәге генә балтага ябышырдай хәлгә җитә, әниләре күз яшенә батса да, әти дигән тараф ахыр чиктә барыбер ризалаша. Угыл, малай дигәндә дә шулай. Боларның малайларын гаскәргә дип, сугышка дип алып китәсең, юк бит, мал югалткан төсле елашмыйлар. Аннары болар туган телен алыштыруга да тиз күнегә. Коркодиновның ничә сәүдәгәр келәтенә барып кергәне бар, приказчикларның күпчелеге татар. Дөрес, татарлар урлашмый, алар кулга чиста, дигән даны бар. Иллә мәгәр бер-ике ел эшләүгә үк рус сәүдәгәренең үзен сатып җибәрерлек булып, русчага өйрәнәләр бит. Эштән куам, авылыңа кайтарып җибәрәм, дип өркетсәң, алар әти-әниләрен югалткандай үкерепүкереп елый. Димәк, бу халык тәнендә аларны бер-берсеннән читләштергән яралы урыннары, тилгән урынына ташланып чукырдай йомшак яклары да бар бит.
Менә шушы ачышны сынап багу өчен Коркодинов ике-өч татар сәүдәгәрен чакыртты.
– Йә тиз арада чукынасыз, йә барча мөлкәтегезне талап алам! Үзегезне шәп-шәрә көенчә йә урамга, йә Себергә куам!
Сынды, валлаһидыр, сынды әлеге сәүдәгәрләр. Димәк, тел белән дин – җан азыгы гына, ә бәндә балаларын мәгыйшәттә мөлкәт, мул калҗалы табын, кәнәфи һәм нәфес яшәтә шул! Татар ирләренең бөтен Уфаны тирәләп алу нигезе дә – башкорт катламына язылган булып, күбрәк җир биләмәсе эләктереп калу һәм мул тормышта яшәү. Болар көмешкә суырудан һәм күршесенең тавыгын урлаудан, күршенең хатынын, анысы да эләкмәсә, балдызын кымтырыклаудан тәм табып, балчык белән сыланган алачыкта гомер кичерүгә риза түгел. Болар муллалары бакый дөньяда вәгъдә иткән җәннәтне фанилыкта кичереп калырга ашкына бит, и-и, хыялый җаннар!..
2
Коркодинов Ык ярында калыккан өр-яңа кирмәнне күреп алуга ук, зәхмәт суккан кешедәй, авызын ачты да хәрәкәтсез калды. Әттәгенәм! Теләкәй атлы сыңар морза да шушы кадәр дәһшәтле һәм кодрәтле агач кирмән калкытып куя алыр икән! Бүрәнәне бастырып тезгән биек стеналар, дүрт манара, ике асылма капка, ур, ерым, башларын очлап җиргә яртылаш күмелгән керпе-чытырманлык. Валлаһидыр, Уфадагы кирмән бер читтә торсын! Вәт менә бу морзаны чукындырып һәм ярдәмче итеп үзеңә алсаң икән!..
Кирмән әйләнәсе буйлап эчке яктан күтәртмә басма корганнардыр инде, сакчы ирләр манара һәм дивар түбәләре астына тезелешеп баскан. Диварга уелып ясалган тәрәзәләргә капланган һәм манараларда йөренгән шәүләләрен санасаң, сакчылар ике дистә ядрә очырту белән генә кырып салырлык дәрәҗәдә аз түгелдер, сафлары хәтәр генә саллы күренә. Ләкин алар рус полклары кебек кырым татарлары, төрек яисә ләһләр13 белән яу кичергән, орыш кануннарын яттан үзләштергән көч түгел ләбаса. Менә, воевода галиҗәнаплары бер ыргылуда кирмән диварларыгыздан көл калдырып, үрнәк һөҗүм сабагы уздырачак әле!..
Коркодинов якындагы бер калкулык өстенә менеп басты. Моннан булачак яу кыры уч төбендәге кебек ачык тоемлана. Теләкәй кирмәне таба өстедәй тигез ялан-кырда алагаем зур чатыр яки эскерттәй олы кибән шикеллерәк калкып тора. Елга буенда да, ялан яклап та өстәмә чокырлар юк. Китче әле, «кил дә яула мине» дигәндәй, киң сәкегә туарылып яткан тол хатындай беркатлы, хәтта күндәм дә бу!..
– Дубина, Барятинский, Молоствов! – дип, воевода үз янына ярдәмчесен һәм Минзәлә каласыннан Мәскәү фәрманы буенча килеп җиткән кенәзләрне дәшеп алды. Түрәләр яшь-яшен, мәгәр олы корсаклылар, калкулык өстенә менгән арада өчесе дә тирләп-мышнап чыкты.
– Диспозиция мондый, – дип, сәрдәр кыяфәтенә кергән воевода дәвам итте: – Дмитрий Пантелееч, син бер полк белән әнә теге күл ягыннан ура. Кенәз Барятинский, Иван Фёдорович, син дә шулай ук аерым полк башында, елга ягындагы ике аралыкка бәреп керерсеңдер. Ә Дубина әфәндебез Уфа тирәсеннән тупланган ополчение һәм дә ике йөз стрелец белән әнә теге олы курган ягыннан һөҗүм ясар. Ләкин син ополчениегә, бигрәк тә мөселман җайдакларына күз-колак булырга онытма. Алай-болай татарлар
13 Ләһ – поляк.
җебегәнлек күрсәтсә йә дала ягына кача башласа, стрелецлар ядрә һәм пулялар кызганып маташмасын.
Кенәзләр инде кире борылырга маташа башлаган бер мизгелдә Коркодинов янә өстәп куйды.
– Иң башта кирмәнне мортирачылар утка тотар, алар тынуга ук бердәм рәвештә һөҗүмгә ташланырсыз. Ходай безнең белән, алга, яуга, мөхтәрәм әфәнделәр!..
Берзаманны Ык ярында күк күкрәде сыман. Тупларның ярларга бәрелгән кайтавазы кирмән эченә бикләнгән бер йөз чамасы аргамакны чыгырыннан чыгарды, ахрысы, алар бәбәкләрен акайта-акайта, алгы аяклары белән күккә таба сикереп дуларга һәм иләмсез тавышлар чыгарып кешнәргә тотынды. Малкайларны бераздан гына көтүчеләр ипкә-сапка кертте.
Ядрәләр кирмән диварларына әлләни зур зыян китермәде. Дөрес, бераздан биш-алты урында бүрәнәләрнең чәрдәкләнеп, бер манараның яртылаш җимерелеп бетүе ачыкланды. Эчтә әзер бүрәнә өеме бар, җимерек җирләрне, агачларны салдагы шикелле бер-берсенә аркан белән бәйләп, өстәмә калканнар белән ямау авыр гамәл түгел. Иң яманы – һөҗүм, дошман белән йөзгә-йөз бәрелеш.
Минзәлә һәм Уфа укчылары озаклап өйрәтелгән, тәҗрибәле, каһәр! Әнә бит, алдан ук әзерләнгән озын баскычларын җиде-сигез ир култык астына кыстырып йөгерә. Унышар ир, тигез сафка тезелеп, фузей мөшкәләренә тутырылган ядрәләрне очырып, баскыч тотып килүчеләрне каплый. Бер саф икенчесен алыштыра, көпшәләреннән зәңгәр төтен бөркеп аткан гөрелте һич туктамый. Дәһшәт бөркегән залпларның хәвефле авазыннан диварга берегердәй булып сыену да коткарып кала алмый. Үлем белән качышлы уйнау, үлем туе бит бу!
Хәвеф аһәңе укчы солдатлар баскыч буйлап дивар өстенә үрмәли башлаган мизгелдә генә басылгандай булды. Нәкъ шулвакыт бүрәнә дивар уемтык-тәрәзәләрендә киң итәкле киез бүрек кигән башкорт егетләренең кара-кучкыл йөзе чагылып алды да аска таба дистәләгән ук яңгыры очты.
– А-а-ах! У-у-ух! – дип соңгы тапкыр аваз сала-сала, баскычлардан җир өстенә яраланган солдатлар тәгәрәде.
Ләкин солдатлар ныклап өйрәтелгән. Баскычтан аска тәгәрәгәннәрен, аннан ике-өч адым астарак ияреп менгәне алыштырды. Ул да түгел, югарырак менгән ирләр кирмән диварындагы бүрәнәләр очына ыргаклы бау ташлады, солдатларның алгы сафлары дивар эчендәге басмаларга да сикерешеп төште.
– Егетләр, чигенмәгез! – дип әмер бирә-бирә, ике яктан ике бертуган – Күчем белән Җәүдәт басма буйлап бер-берсенә каршы килә башлады, аларның юлына аркылы төшкән укчы солдатлар, тавык-үрдәк сыман канат җилпи-җилпи, дивар тышына очты...
Беренче һөҗүмнәрне җиңел, чамасыз кан түкмичә, кире кайтардылар. Аннары кирмән эченә дә җәядән очырылган уклар очып керә башлады. Менә монысын берәү дә күз алдына китермәгән иде.
– Башкорт мәргәннәре бит бу! Аларны кайсыдыр сатлыкҗан котыртып алып килгән! – дип, барыннан да элек Теләкәй морза дулады. Аннары ул кирмән эчендәге башкорт укчыларына борылып аваз салды.
– Киекбай, Кинҗә, Әлибай! Бояр Куркакдинга ияреп килгән сатлык борадәрләрегезгә аваз салмый булмас, аларны безнең тарафка чыгарырга кирәк!
Диварлар өстеннән урап, хәбәр кире кайтты:
– Һин борсылма, морза. Башкаса бедгә каршы ук осыру булмас! Шул мизгелдә үк дивар өстендәге башкорт әле тилгән, әле ләкләк авазлары чыгарып хәбәр салды. Нинди тылсым, нинди галәмәттер, берзаманны Коркодинов әмеренә буйсынып килгән башкорт ирләре яны белән яткырып куйган арбалар ыстаны эченнән елан шикелле читкә шуышып китте дә күз ачып йомган арада иң якындагы күл буен уратып алган камышлар арасына кереп юкка чыкты. Дивар өстендәге орыш-бәрелеш тавышлары кайсыдыр бер мәлдә тынган кебек булгач, Теләкәй морза янына биек басма буйлап качак Фёдор солдат йөгереп килеп җитте.
– Син кайчан миңа ганимәт тупларны сынап карарга форсат бирәсең соң? Мин аларның куәтен ачыклап карамасам, аннары йоклый алмыйм. Теләкәй дә, якын-тирәдәге ирләр дә Фёдорның кыяфәтен күреп елмаймыйча булдыра алмады. Башында – татар бүреге, өстендә – татар җиләне, хәтта аякларында да татар читеге бит. Күзләре ут бөрки, яңак очлары алсуланып тора, валлаһидыр, бәйге сызыгына баскан ярсу чаптар кебек. Теләкәй башын чайкый-чайкый гына ризалыгын бирде:
– Әйдә-әйдә, сынап кара инде. Мәгәр бик сак кылан, үтә белеп көйлә. Безнең егетләргә зыян-зәүрәт килерлек булмасын.
Ике чыра янып бетәрлек тә ара узмагандыр, Ык буенда торган манара өстендә әүвәл бер көлтә ялкын һәм каз оясы кадәр төтен пәйда булды, аннары бар яланны дию пәрие үкергәндәй иләмсез аваз каплап алды. Коркодинов басып торган калкулык ягына борылып карасалар, воевода үзе ике як чигәсен кысып җиргә чүккән, ә аның алдында ике-өч офицер һәм җиде-сигез солдат гәүдәсе аунап ята иде.
– Машалла, Фёдор! Валлаһи, чын мәргән син!
– Гәрәй! Йәнәй! Ирәкте! Бүләр! – дип, бүрекләрен күккә чөя-чөя, дивар өстенә тезелешкән ирләр тантана итә һәм үз ыруларының рухларын шаһитлыкка чакыра башлады. Теләкәй генә тагын ни кылырга да белми каушап калды.
Воеводаның да хәле шәптән түгел, ахрысы. Ул ике уч төбе белән дә бер як ботына ябышкан, бармак очларыннан туктаусыз кан тама. Бишалты стрелец аны кулларына күтәреп, көймәле арбасы ягына алып китте. Коркодинов карыша, тартыша, әмма аңа игътибар бирүче юк. Ахыр чиктә үзенең хәле белән ризалашты бугай, арбаның бер ягын каплап баскан солдатларга дәште:
– Иван Фёдорычны, Минзәлә воеводасын чакырыгыз! Моннан ары яу белән идарә итү аның өстендә. Мин аннан штурм, туктаусыз штурм гына таләп итәм!..
Стрелецларны җыеп, кабат тигез сафларга бастыру байтак вакыт алды. Юк, сынмаган да, шөбһәгә дә төшмәгән бу солдатлар. Сафлар алдында үзе йөгереп йөргән боярны күреп алуга ук, барча укчыларның йөзләре һәм карашы кырысланды. Тыгыз сафлар диңгез дулкыныдай чайкала-чайкала кирмәнгә таба йөгерә башлагач, ялан өстен янә аҗаган уйнагандай тавыш каплап алды.
– Стрелец Савелий үлеме өчен үч алмый калмыйбыз!
– Порфирий, Сидор, Акинфий гомерләре өчен алга, алга, алга!.. Дивар өстенә менеп җиткән стрелецлар саны ике-өч йөз чигеннән дә арткач, Теләкәйнең яман тавышы янә күк йөзен ярды.
– Фёдор, Фёдор кайда? Күз ачып йомган арада каршында качак кунак калкып чыккач, колагына иелеп пышылдады:
– Дары мичкәләре яшергән баз янына аттыр! Мин аерым хәбәр бирүгә үк, шнурларга ялкын элдерерсең.
Аннары Теләкәй якындагы бер башкорт яугиренә әмер бирде:
– Ук очыңа ут элдер дә Борындык күленә ат!..
Сагызлы сүс уралган ук һавада яшендәй эз калдырып күл өстенә төшеп чумуга ук куе имәнлек һәм әрәмәлек эченнән сөңге-чалгыларын урмандай уйнатып, җайдаклар алае өерелеп чыкты һәм кирмәнне тирәләп алган рус солдат вә офицерлары өстенә карчыга өере сыман очып кунды. Коркодинов кул астыннан качкан башкорт яугирләре дә шулар сафында икән, алар җәясеннән очкан уклар йомран сызгыргандай һаваны ярып барды һәм дистәләгән җайдакны иярләреннән умырып төшерде. Әмма бер-берсенә якынайгач, орышларда чыныккан стрелецларга каршы тору җиңел түгел икән, укчы солдатларның ыргаклы сөңгеләренә эләгеп, дистәләгән татар ирләре дә иярләреннән очып төште. Хәтта иярдән егылганнарны да исән калдырмыйлар, стрелецларның үткен шпагасы егетләрнең калын бишмәтләрен дә без урынына ертып кына керә.
Теләкәй янә бер башкорт яугирен үз янына чакырып китерде.
– Мөгаен, берзаманны миңа кансыз яисә җүнсез, дигән ат та тагарлар. Иллә мәгәр мин кабахәтлекне, үзенең әти-әнисен, ата-бабасын саткан сораннарны гафу итә алмыйм. Әнә, күрәсеңме, егет, каратлар арасына биләмә-байлык хакына ага-энеләрен дә, туган өммәтен дә кяфернекенә алыштырган сатлык борадәрләр кереп баскан. Дөресе – борадәрләр түгел, шул ук каратлар, үз мәнфәгатьләре хакына безне юк итәргә килүче кабих җаннар. Мин андыйларны гафу итә алмыйм. Безне әнә шул аумакайлык, җебегәнлек, таркаулык һәм дә ахыр чиктә дошман кавемне якын күрү, аның илә туганлашу җиңелү вә кол калу хәленә китерде. Менә шул сәбәпле без бүген бер кулыбыз илә дошманга, ә икенчесе илә алар арасына күчкән сатлыкҗан, соран вә җебегән җаннарга каршы орышырга мәҗбүр. Хәзер менә синең үзеңә һәм синең юлдашларыңа да боерам, ялварам, гозерлим. Дошман арасына басып, үз туганнарына каршы корал күтәргән, безгә үлем чәчүче татарларны чүкегез. Теләсә кайсы чирне, эт имчәгедәй иң яман чуанны да төбе-тамыры илә йолкып ату хәерле. Үлек барча тәнең буйлап таралса, аны инде коткарып булмаячак! Миңа җиңел түгел, ансат хөкем итмә. Ләкин мин бичара чигенмәскә мәҗбүр. Кабат гозерлим, барча сатлыкҗанны юк итегез! Ә гөнаһы, ярар, миңа, миңа булыр...
Берникадәр вакыт Теләкәй һөҗүм белән килүче дошман сафларын күзәтте. Һаваны яндырып, йомрандай сызгырып, дивар өстеннән зәһәр уклар оча. Әнә, дошман офицерының җилкәсе артына ышыкланып, ярымбөкрәеп атлаган бер татар сугышчысы җир өстенә ауды. Бишмәте чәшке тиресе белән каймаланган, йә старшина, яисә сәүдәгәрдер. Аннары, әнә, сәрпи бер ук сырган киемнәргә төренгән икенче татарның да бишмәтен ярып керде. Ук бичараның корсагына барып кадалгандыр, бишмәт ярыгыннан эчәгеләре суырылып чыкты, үзе капкынга эләккән бүредән дә яманрак улый. Күзәтеп тору да кызганыч, тик ни хәл итәсең: бу бит Аллаһы Тәгалә төшергән фәрман түгел, ә фәкать үзе сайлап алган тәкъдир, бик хурлыклы тәкъдир...
Дивар өстенә тагын ике йөзләп стрелец өстәлүен күргәч, кесәсеннән алып, Теләкәй ак яулык болгады. Стрелецлар моны бирелү, дип кабул итте, ахры, дивар өстендә кылычлар чыңлаган тавышлар сүлпәнәйде.
– Җиңелүен таный, каршы торырдай көче калмагандыр, – дип сөрән салган аваз күкрәп узды.
Теләкәй үзе дә ярсый башлады, Фёдор китеп югалган манара тарафыннан күз алмады, аннары түземлеге коргаксыды бугай, үз янында торган улы Җәүдәткә таба борылып дәште:
– Фёдор җепкә ут элдерә алмый интегә микән әллә? Җеп тирәндә, базның төбендә үк бит, бәлки, чиләнгәндер. Бар, ярдәмгә йөгер! Теләкәй бу минутта үзенең нинди җинаять кылуын абайламыйча да калды бугай. Аның игътибары тик манарага юнәлгән, ул Фёдорны көтә, аңа өметләнә...
Ә Фёдор, чыннан да, бу минутта ике чакма ташны бер-берсенә сугып, һич кенә дә ап-ак җепкә очкын элә алмый җәфалана иде. Ниһаять, соңгы бер мизгелдә җеп очы ут алды, ялкын чебен безелдәгән тавыш чыгарып, астагы мичкәләр авызына таба төшеп китте. Артта мышнаган һәм дөбердәгән тавышлар ишетелде. Әйләнеп караса, морза улы Җәүдәт.
– Булды, булды, мин кабыздым, Җәүдәт! – дип тантаналы тавыш белән егетне кочагына алып та өлгермәде, түбәндә коточкыч шартлау авазы яңгырады, кибән кадәр ялкын манараның эчен чолгап алды...
Тыштагылар өчен дә кара мәхшәр. Мичкә-мичкә дары манараны гына түгел, диварларның яртысын әйләндереп атты. Йөзәрләгән татар яугирләре дә, рус стрелецлары да чәрдәкләнеп беткән бүрәнәләр астына күмелеп калды. Басмаларда орышып йөргән дошманнар – ике як та берьюлы тирән баз эченә йә җимерелгән дивар аръягына чәчрәп очты...
Теләкәйнең күкрәге һәм аягы яраланган, гәүдәсен кыймылдатырлык та җегәре юк иде. Томан эчендә калгандай, төрле яктан яңгыраган авазларны гына ишетеп ятты.
– Исән калган стрелецлар! Килгән юлга чыгып тезелегез!
– Яраланган офицерлар бардыр, берсен дә ташлап калдырмагыз! Ташлап китүегез соңыннан ачыкланса, строй алдына чыгарам да атам!..
Тагын тынлык, аннан тагын тавыш:
– Теләкәй морзаны Ык буена таба төшерегез! Анда көймә көтә.
– Шәһит киткән Җәүдәт белән Фёдор җәсәдләрен күпме эзләсәк тә, табып булмас инде...
3
Теләкәй ике тәүлектән соң гына һушына килә алды. Күзләрен ачып, карашын йөгертсә: үзенең газиз өе, янында хатыннары, имче карчык, ишек катындарак – кара көйгән Күчем. Теләкәйнең кымшануын шәйләп алуга ук, хатыннары аның өстенә иелә төшкән иде, хуҗа яргаланган иреннәрен ялап, бер генә сорау бирде:
– Җәүдәт, угылым Җәүдәт кайда?
Бер хатыны да җавап кайтармады. Күңелгә шом иңде. Теләкәй кырыс карашы белән Күчемгә текәлде. Ниһаять, мәгарә эчендәгедәй авыр тынлыкны өлкән улының аһәңе кылычтай ярып салды:
– Җәүдәт юк инде ул, әткәй... Энекәшнең җәсәден ике көн буе актаргач кына таптык... Сине көтеп булмый иде, ләхеткә иңдерергә дә өлгердек, ачуланма, әткәй...
Теләкәй күз кабакларын, йодрыкларын кысып, яман ыңгырашты. Иннә лилләһи вә Иннә иләйһи раҗигун! Ахмак син, җүләр вә тинтәк син, Теләкәй! Зиһене бар бәндә үз куллары белән газиз улын үлем авызына җибәрә, димени? Ләгънәт тиеш сиңа, ләгънәт, ләгънәт!..
(Дәвамы бар)
"КУ" 10,2023
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев