ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның ахыры)
– Син чукынган татар морзасымы әллә? – дип, ниһаять, телгә килә алды. Үзе һаман һич ышанмый, көтелмәгән кунакка текәлгән дә каткан. – Әйе, морза мин, чукынган татар морзасы. Нижгар якларыннан. Нигә аптырыйсың? Җанны да, малны да саклап калу отышлырак иде, шуңа чукындым да. Берәүгә дә гомер ике килми. Яшәү кадерлерәк. – Морза түгел, соран, сатлыкҗан син! – дип, Теләкәй ыңгыраша-ыңгыраша тезде...
Ундүртенче бәйләм
1
Теләкәй, сызлана-сызлана күзләрен ачкан чакта, зур гына бер йортның идәнендә ята иде. Кул-аяклары арканга уралган, йорт түрендә – күркә төсле кабарынып баскан дворяннар. Димәк, морза – әсир, аны кайдадыр, ничектер кулга эләктергәннәр. Ә күркәләрнең бик ерактан, Мәскәү яисә Казаннан ук сикереп төшкән булулары мөмкин, болар җелегеңә үткәнче төпченми калмаячак.
Теләкәйнең аңга килүен иң беренче җылы мичкә аркасын терәп утырган офицер шәйләде.
– Әһә, айныды безнең батыр. Йә, хәлең ничек, җаный? – дип каһкаһәле тавыш белән соравын да бирде. Моңа җавап кайтарудан ни файда? Болар бит Теләкәйдәй асылкошны казык тешләреннән ычкындырачак түгел.
Күркә офицер Теләкәйнең уйларын үтәли күрәме соң, шундук ачып салды:
– Асыл кошның үзен капкынга эләктерү бәхете елмайды. Язмыш-кәнтәй безне үги итми. Шулаймы, кем, Пётр Гаврилович?
Ишек катындарак икенче офицер да утыра икән, Теләкәй аңа да беравык күз сирпеде. Озынча буйлы, ябык, киптерергә элгән балык кебек. Мәгәр үзен бик югары бәяли, ахры, киемнәре көяз, чәчләрен дә як-якка бөдрәләткән.
– Әйе, әйе, Сидор Матвееч, язмыш типкәләп йөртми, без шуңа да бик шат, – дип, «күркә»гә җавап бирергә ашыкты. Һе-һе, ошбу «балык» ялагай һәм куркак та икән.
Түрдәге офицер Сидор Матвеевич, димәк, ул өлкәнрәктер дә. Тагын ни сайрарлар?
– Без синең кем икәнеңне беләбез, шуңа күрә озак төпченмәбез, – дип, әлбәттә, «күркә» дәвам итте. – Ләкин безне бер сорау аптырата, син морза була торып, ун мең чамасы атка ия килеш, ни пычагыма дип фетнә кузгаттың да, ни кишеремә дип кулларыңа корал алып, яуга кердең икән? Сиңа ни җитмәде, морза, тагын ни кирәк булды? Әллә безнең кебек үк дворян булу, кенәз, бояр дәрәҗәләренә ирешү идеме синең исәп?
– Кирәк иде пычагыма, үзең әйтмешли, – дигән сүзләрне Теләкәй теш арасыннан сытып чыгарды, әмма шул чакта чамалап өлгерде – баш түбәсе, муены үтереп талый икән.
– Ни әйтте ул, ни әйтте? – дип «күркә» ишек катындагы «балык» тарафына якынайды.
Тегесе татар телен ничек шулкадәр оста беләдер, «күркә»гә «ә» дигәнче тәрҗемә кылып бирде.
– Миңа берни дә кирәкми, ди. Аның безнең белән сөйләшергә исәбе дә юк, Сидор Матвееч.
– Оһо-оһо, герой инде, димәк! Мәгәр сөйләштерербез! Җәллад Степан, тире остасы кайда?
Ишектән аю кебек алпан-тилпән атлап әзмәвердәй таза, әмма бер күзенә ак сауган ир-ат килеп кергәч, «күркә» офицер эт чәңгелдәгән кебек өреп әмер бирде:
– Башта кулларыннан бәйләп, ыргакка ас моны, аннары йөзтүбән! Тегеләй дә, болай да егерме бишәр камчы!
– Түзәр микән? – дип, баш чайкады җәллад.
– Чамалабрак кыйна. Әле Шереметевтан нинди җавап килер? Уфага китер, дисә, сөйрәп йөрисе бар...
Степан бик үк котырып ярмаса да, очына тимерчыбык үрелгән чыбыркы Теләкәйнең тәнен ярып-телеп керде. Аеруча йөзтүбән асып куйгач, озак түзә алмады, биш-алты тапкыр сыдырып алуга ук аңын җуйды. Аннары меңнәр өстеннән башлык булып йөргән ирне сыер абзарына кертеп бикләделәр.
Икенче таңда аның эргәсенә шыпан-шыпан гына атлап, кичәге көяз «балык» – Пётр Гаврилович килеп керде. Үзе як-ягына карана, үзе артыннан эт куып килгәндәй кабалана.
– Сиңа дар агачыннан котылып калу өчен бер генә юл бар, морза. Өммәтеңнән баш тарт та, әйдә, чукын. Шуңа ризалык бирсәң, исән калачаксың. Әле малларыңа, байлыгыңа тимәүләре дә мөмкин. Хәтта Ширәмәт каршына кертеп бастырсалар да, мин чукынам, диген.
Теләкәй дию пәрие күргән сыман текәлде дә катты. Йа Хода, нинди бәндә, кайсы кавемнән бу? Саф татарча оста сөйләшергә аны кем өйрәткән?
– Син чукынган татар морзасымы әллә? – дип, ниһаять, телгә килә алды. Үзе һаман һич ышанмый, көтелмәгән кунакка текәлгән дә каткан.
– Әйе, морза мин, чукынган татар морзасы. Нижгар якларыннан. Нигә аптырыйсың? Җанны да, малны да саклап калу отышлырак иде, шуңа чукындым да. Берәүгә дә гомер ике килми. Яшәү кадерлерәк.
– Морза түгел, соран, сатлыкҗан син! – дип, Теләкәй ыңгыраша-ыңгыраша тезде: – Газиз әткәң вә бердәнбер әнкәңнән баш тартып, аларның йөзенә төкереп буламыни? Аның ише кабихлеккә барганчы, дар агачына менүең хәер. Күз алдымнан югал!
– Гомер, гомер, – дип, көяз «балык» янә нидер өстәмәкче иде дә, Теләкәй кырт кисте. – Йә чыгып кит, йә кычкырам!..
Мондый хыянәткә өндәүче явызлар бер көяз «балык» кына булмаган икән шул. Көн яктысында өйгә сөйрәп керткәч, Теләкәй янына хөнҗү бер поп якынайды. Кулында олы тәре.
– Господи, упаси раба своего и поставь его на праведный путь! – дип укына-укына килеп, тәрене Теләкәйнең иреннәренә терәмәкче булды.
– Кит, анаңны эт еккыры! – дип үкереп, ничек попны тибеп очыруын Теләкәй үзе дә аңламый калды. Каян гына гайрәт табылган да, кайлардан көч алган?!
– Аһ, син әле һаман карак, һаман фетнәчеме? – дип чиный-чиный, «күркә» офицер, янә ишек тибеп, җәлладны чакырды. Теләкәйне янә ыргакка күтәрделәр, Степан бу юлы ярсый-ярсый ярды...
2
Теләкәй төн буена ыңгырашып-кызышып җәфаланды. Бөтен тәне пычак белән буй-буй итеп кискәләгән сыман. Бер яктан икенче якка да әйләнеп ята алмый, ничек кертеп ташлаган булсалар, шул көенчә – гел йөзтүбән аунады. Их, ул ниндидер тылсым белән өенә кайтса иде дә, газиз Гөлбикәсе аның аркасын хәтфә куллары, куян койрыгыдай нәфис бармаклары белән иркәләсә, бер сыйпаса иде! Юк шул, Теләкәй Гөлбикәнең йомшак кулларын бүтән татый алмас!..
Тышта буран үкерә, ә Теләкәйгә эссе. Тәне кызышудан кайчак йокыга да киткән сыман була. Күзләрен чытырдатып йомдымы, томаннар арасыннан һаман теге кара шәүлә калка. Зур гәүдәле, куллары имән тамыры яисә аркан кебек. Теләкәй аның күзләрен, йөз чалымнарын эзли, әмма Сабан туе батырыдай таза егетнең башына капчык яки битлек кидереп куйганнармыни! Сабан туе димәктән, ул аны берәр кайчан шундый бер бәйрәмдә очратмады микән? Әллә Минзәлә зинданыннан мәхбүсләрне азат иткән чакта бар идеме ул? Куллары, иңбашлары, куна тактасыдай киң җилкәләре – һәммәсе дә таныш, ә йөзен, кыяфәтен һич кенә дә күз алдына китерә алмый. Алай гөманлау, мөгаен, зур гөнаһтыр, кулыннан тотмадың бит. Иллә мәгәр шәүлә томан эчендә әвәрә килә дә, Сабан туе мәйданына сөлге тотып чыккан егет булып, әйләнә дә кайта. Явыз, явыз фараз!..
Ә Күчем, менә, төгәл күз алдында. Ярсу чаптарына сикереп атланган, кулында – шәп кылыч. Ул шул кылычын һавада яшен төсле ялт иттереп ялтыратып ала да аннары: «Күрдеңме, әткәй?» – дип җәелеп, авыз ера. Әгерҗе ягына да шул кыяфәттә чыгып киткән иде. Әле ярый, Теләкәй аңа ике тәүлек вакыт биргән булган, ә үзе ул бер тәүлек узуга ук яуга керде. Күчем әйләнеп кайткач та, аны эзләми калмас. Мәгәр тоткарланып калуы отышлырак. Әгәр ул да дошман кулына килеп эләккән булса? Юк, шайтаннар, сез Теләкәйне андый уйга кертеп маташмагыз! Ата кеше өчен үзенең газиз улын югалтудан да авыррак, газаплырак кайгы бармыни бу җиһанда?! Теләкәй Күчемне дошман кулына эләктермәс өчен йөз кат, мең кат җәзаланырга, ахыр чиктә аның урынына үзе үлем авызына атларга да риза! Тимә, тимә, үлем, минем газиз Күчемемә, йа Хода, минем улкаемны исән көе сакла!
Әле, әле газиз Акай да бар бит. Әгәр кайтып керсәң, ул иреннәрен бүлтәйтеп, кат-кат сорар инде:
– Бабам, кайда йөрисең син? Карт әби, әнә, син кайтмый тордыңмы, «олагып йөри кайдадыр», дип сөйләнә. Син олагуны үзеңә ияртеп йөрмә, ялгызың гына ура да кайт, ура да кайт, яме? Акай оланым – булган, үскән егет. Чишмәне генә, менә, юньле-башлы ачалмыйча киттем. Ул миңа түгел, Күчем улыма, Акай оланыма кадерлерәк. Чишмәне аларның берсе – «әткәм йөзе», икенчесе «бабам йөзе», дип саклар. Ә аннары чишмә Акай улына калыр. Буыннан-буынга чылбыр булып күчәр. Шулай сакласыннар. Хөррият суы һәр буынга, һәр татарга кирәк. Алар чишмә тибешен корытмаса иде!..
3
Кичә кичен ихатага чапкын кергән иде, ә иртәдә Теләкәйне авыл мәйданына сөйрәп чыгардылар. Теләкәй бер күз сирпеп алуга ук һәммәсен дә күрде. Әнә мәйдан уртасына киң күтәртмә төзеп куйганнар. Янында дар агачы. Ә мәйдан читенә татар, башкорт, чуваш, ар, чирмеш картларын, хатын-кызны, бала-чагаларны куып китергәннәр. Һәр тарафны стрелецлар чылбыры урап алган, лыгырдык офицер аламалары әйтмешли, сыңар тычкан чыгып кача алырлык та ара калмаган шул монда.
Беркөн абзарга качып-посып кына кергән көяз «балык», гәүдәсен шәмдәй төз тотып, янә аның янына килеп җитте.
– Әйдә, морза, күтәртмәгә атла!
Үзе әмерне яңгыратып бирә, ә Теләкәйнең йөзенә караудан шүрли. Морзага капылт кына кызык булып китте, ул авыз чите белән елмаеп мыгырдаудан да тартынып маташмады.
– Бүген мин бичарага тавык тәпиен үбеп карау бәхете дә эләкмәс микән инде? Теге хөнҗү поп та каядыр юкка чыккан.
Көяз «балык» баш очындагы эшләпәсен төзәткән булып, ә асылда авызын каплап җавап кайтарырга мәҗбүр булды.
– Син соңардың, морза. Баш воевода Ширәмәттән әмер килеп төште. Менә шуны үтәргә ашыгабыз.
– Үтә очсызлыйсыз. Мине Өфе каласында, воевода күзәтүендә асып куярлар, дип хыялланган идем.
– Уфага ук илтергә куркалар шул, Күчемеңнең урлап китүе бар.
– Имәндә икән чикләвек...
Фәрман кәгазен Теләкәйне дар агачы астына бастырып куйгач, элмәкне муенына ташлаганнан соң гына күтәреп чыктылар. Ни галәмәт, фәрман гаҗәеп дәрәҗәдә кыска, саран яңгырады.
– Фетнәче караклар башлыгы Теләкәй морзаны айлар буе халыкны болгатып, рус дәүләтенең бөтенлегенә янап кылган җинаятьләре өчен Идел буеның баш воеводасы, окольничий, кенәз вә бояр Шереметев ... галиҗәнаплары фәрманы буенча, дар агачына асарга!
Мәйдан читендә унлап стрелец ду китергән дөмбак авазлары дөмбердәде, уртага җыелган йөзләрчә колның тәне чымырдады, арада бер генә кеше дә күз яшьләре сытып чыгармады.
Җәллад аяк астына куелган күтәртмә читенә китереп типкәнче, һавада Теләкәйнең бар мәйданны ярып кычкырган тавышы яңгырады:
– Хөррият чишмәсен, хөрриятнең җанын корытмагыз!..
Тәмам.
"КУ" 10,2023
Фото: unsplash
Теги: тарихи роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев