Логотип Казан Утлары
Роман

ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)

Теләкәй калганын Әхмәдулла белән хәл итеп бетерде. Унҗидедәге кызын утыз яшькә өлкәнрәк иргә өченче хатын итеп бирү мин-минлеген һәм җанын бик телсә дә, урман карвылчысы барыбер ризалашты. Ни әйтсәң дә, Теләкәй – морза кеше һәм чит-ят түгел. Үзенә генә алай әйтеп булмый, башка сүзен тапты.

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

Унынчы бәйләм

1

Яз нык көттереп килде. Ә ялан-кырлар ерганак-күлләвекләрдән арынуга, Теләкәй иң әүвәл оныгы Акайны табып, аның шоп-шома итеп кырылган баш түбәсен кытыклаган булды.

– Йә, ташбаш, быел Сабан туе бәйрәмендә берәр чибәр кызга өйләнеп куясыңмы инде, юкмы? Алайса, синең туйны күрми калуым да бар бит.

Акай бик чамалый, шаярта гына аның бабасы. Шулай тиктомалдан оныгына килеп бәйләнә торган гадәте бар аның.

– Миңа биш яшь кенә бит әле, ниткән кызлар, ниткән өйләнү ул, бабам? Аннары гомер буе карчыклар белән генә кичләр буе чәй чөмереп утырырга минем башыма тай типкәнме әллә?

Теләкәй ихахайлап көлде.

– Бер-ике карчык белән, дисеңме? Кич буе чәй чөмерәме бабаң белән карчыклар? Әһ, әйттең син!

Көлешеп туйгач, Теләкәй, Акайны җитәкләп, ат абзарларына таба атлап китте. Чаптарлар яравайлаучы Мөхәммәтша картка, Акай белән шаярган шул ук аһәң белән, авыз ерып әйтте.

– Кая, теге Ярканатны чыгар әле безгә, Мөхәммәтша агай. Бүген безгә Ярканаттан гайре ат ярамый. Уен-муен түгел, Акай батырга кәләш эзләргә дип юлга чыгабыз бит.

Мөхәммәтша карт шаяртуны ярты сүздән үк аңлап алды-алуын, аннары хуҗа каршында сынатырга да ярамый шул аңа.

– Бер ат кына килешеп бетмәс бит, морза, әллә булгач-булгач, аның янәшәсенә Карчыганы да җигеп чыкмыйсызмы? Сыңар атлы имче иргә нык бай мулла-мунтагай йә морзалар заты бик тәгәрәп төшмәс, хәтта капка төбеннән борып җибәрүләре дә ерак йөрмәс. Ә пар ат белән килеп, кыз дауласаң, бөтенләй бүтән бизмән.
– Әй, минем бабай шаярта гына лабаса ул, Мөхәммәтша бабай. Чәчү якынаеп килгәндә ниткән кыз эзләү ди?!

– Ә-ә, алай икән, алай, бәрәкалла! Язгы чәчү беткәч, дисең инде. Яшь кәләшне Сабан туенда апкайтабыз икән, алай булгач...

Кет-кет көлешеп алгач, күңелләре булды. Теләкәй белән Мөхәммәтша карт бергәләп, ат җиктеләр. Теләкәй никтер дилбегәне кабаттан утар ягына борды. Алдан ук сөйләшенгән, килешенгән булгандыр, ахрысы, мунча артыннан тыз-быз йөгереп кенә Теләкәйнең «төпчек» хатыны Гөлбикә йөгереп чыкты да иренең куна тактасыдай киң аркасы ышыгына кереп чумды. Акай күзгә чекрәеп кермичәрәк торса, иреннәрен турсайтып каршы алыр иде дә, хәзер ярамый шул...

Теләкәй атны Агыйдел буена таба алып китте. Берәр сәгать чамасы баргач, биек яр өстенә менеп тукталдылар. Моннан барча җиһан уч төбендә кебек. Елан сыман боргалана-боргалана, кайбер урыннарда кыяларның юлына терсәк куеп торуларына ярсый-ярсый, мәһабәт елга ага. Ярларының бер ягында йә куе әрәмәлек, йә үзара җитәкләшеп йөгерешкән каен, имән, усак, өрәңге, юкә, чыршы, нарат урманнары. Ул әрәмәлекләргә керсәң, һичбер шиксез, карагат, чия, гөлҗимеш, шомырт, камырлык, балан, миләш куакларына барып төртеләсең. Шул куаклар арасында урман тавыгы, көртлек, саескан, карга, песнәк, чыпчык ише кошлар – санап бетергесез. Урман эчләрендә төлке, селәүсен, куян, бүре, аюлар янәшәсендә поши, кабан дуңгызы, кыр кәҗәсе, җәйран да үзенә урын таба.

Икенче як яр буен күз күреме белән колачлап та бетерә алмаслык ялан биләп алган. Әбиләр вә өлкән хатын-кызлар һәрбер кыш башында каз өмәсе үткәргәннән соң ялан-кырга каурый һәм эре мамыклар чәчкән шикелле, Агыйделнең иңкүлек ягында да бер гаҗәеп пәһлеван әпен-төпен атлап узган да, әллә тылсымлы букчасыннан, әллә биек-биек агач кәүсәләреннән эләктереп, әле бер, әле икенче урында эре-ваклы күлләр, челтерәп тибә торган чишмәләр сибеп чыккан. Ул пәһлеван кайбер җирдә түмгәкләргә абынып, озаграк вакыт тукталып та торган бугай. Андый урыннарда хәтта сазлыклар да пәйда булган инде.  

 Менә бу иңкүле яр буе – барча тирә-як авыл ирләре вә яшь кыз-кыркын өчен җәй көне бер ай буе эшләп тә, күңел ачып та кинәнә торган сихри ялан. Сабан туе уздырып, бер-ике атна чамасы вакыт үтүгә үк әүвәл монда арбаларга төялеп, Чөгәнә, Такталачык, Уразай, Ямалы, Тыңламас, Аеш, Төкәй, Кәзкәй ирләре төшеп җитә. Алар каеннар шикелле тезелешеп, чалгылары артыннан пакус салырга тотынгач, әрсез кодачаныкыдай бүселгән йөз белән Шәбез, Әлем, Балтач, Кормаш, Җизмыек, Җияш, Богады ирләре дә килеп кушыла. Беренче көнне, гайбәт таратуга үпкәләп, яман бозылышкан яшь киленнәр шикелле, кич җиткәнче бер-берсенә юньләп сәлам дә бирешмиләр. Иллә мәгәр Агыйдел буеның иң рәнҗегән вә иң тешләк егет һәм кызларны да дуслаштыра торган тылсымы бар аның. Ул – кич, сихри вә мәхәббәтле тын кич!

Эңгер-меңгер төшеп, күз бәйләнә башлауга ук, бер-ике авылның елгыр егетләре әллә каян гына чыбык-чабык һәм корыган агач ботакларын тапмый калмый. Тынычрак бер урында әллә ничә учак тернәкләнә, зур-зур казаннар асыла. Оста ирләр ялт иткәнче сарык суеп өлгертә, кисәкләргә турый. Аннары инде берсен-берсе әрепли-әрепли, өйрәтә-өйрәтә, казаннар янында иртәгә килен булып төшәсе яшь кызлар йөгерешә башлый. Егетләр менә шул чагында ук, күз салу гына түгел, җим дә ташлап ала.

– Әһ, кайсы авыл чибәре икән бу нечкә бил! Кулың аш-су эшенә бик килешеп тора!

– Әһ, менә мондый карачәч кулыннан аш ашау да тәмле буладыр ул!..

Көлсәләр-шаярсалар да, һәрберсе тәлинкәне төбенә кадәр ялтыратып куя. Ә аннары уен! Уртадагы бер учакны төн уртасына тикле сүндермиләр. Кызлар әллә каян гына калфак, алъяпкыч, читек табып кия, егетләр кушак бәйли, баш очына түбәтәй элеп куя. Татар, башкорт, мари, сигезле, капма-каршы килеп биюләр – берсе-бер калмый. Такмак әйтешәләр, «төлке-кыз» куалар, учларына төймә салышалар... Беренче кичтә барча кызлар, сүз беркеткән шикелле, авылдашлары корып куярга өлгергән чатырлар эченә кереп кача. Икенче-өченче кичләрдә учак түгәрәкләп утыручыларның сафлары сирәгәя, акрын-акрын гына чупылдашкан «сандугач» тавышлары әрәмәлек йә камышлык арасыннан ишетелә башлый... Аһ, ул сихерле вә гыйшык тулы кичләр! Аһ, син араннарга сыймас тай шикелле яшьлек!..

Теләкәй дә бүген яшьлегенә кире кайткан сыман. Ул Гөлбикәсен сыңар кулы белән күкрәгенә кочкан, икенче кулы белән йомшак кына итеп, аның йә чәчләрен, йә яңагын сыйпап ала. Акай оныгы кай арада Агыйдел буена төшеп җиткәндер, ыштан балакларын сызганып, яр читендә кызынып яткан маймычларны куып йөри. Тирә-юньдә гүзәл табигать, җан-җанашың янда, ир кешегә бәхетне тою өчен шул бик җиткән!

Дөрес, бу җиһанда әле адәм балаларына бәхет-шатлык өсти торган хәтер сандыгы да бар. Теләкәй өчен анысы да үкенечсез. Гөлбикәне ул урманнан тапты! Гаҗәп инде, гаҗәп!..

Теләкәй соңгы ун ел чамасында гел бер урман каравылчысы – Әхмәдулла янына барып йөрүгә нык күнеккән иде. Морза кешенең гозере дә юк-югын, ул үзенә яки авылга кирәкле агачны теләсә кайсы урманнан да кереп кисә ала. Теләкәй җиләк-җимешкә дә бик тәгәрәп төшми, хәтта үзен фидаи, җанатар сунарчы дип тә мактана алмый. Яшьлегендә чукмар белән бүреләр сугып алганы булды-булуын, мәгәр мондый мавыгу белән дә озак чирләмәде. Әмма адәм баласында барыбер үзе дә аңлап бетерә алмаган сихерле тарту көче, тыеп булмас гадәт туа икән. Әхмәдулладан аңа берни кирәк түгел, бик теләсә, Теләкәй үзе аңа сыерын-атын да, олау-олау печәнен дә илтеп бирә ала. Иллә мәгәр Сөн елгасы аръягындагы куе урман эчендә үзенә шәп кенә йорт салып куйган каравылчының хуҗалыгы да, аның тирәсендәге тынычлык-иминлек тә бик-бик тансык аңа. Әхмәдулланың мунчасы дуслар көнләшерлек, ул каен белән имән ботакларын аралаштырып, җайлы миллек ясый белә. Аның хәтта тын алырга чыккач эчерә торган әйрәненә, каен суына, әче балына тикле кабатланмас, үзгә. Теләкәй анда дөнья белән алыш-бирешен онытып, атналар буе кинәнеп яши ала.

Ачыгавыз, пошмас, түгел диген. Ничәмә-ничә тапкыр барып йөрде, шунда тукланды, йоклады, иллә мәгәр сыңар мәртәбә дә Әхмәдулланың үсеп килгән балаларына игътибар итмәде бит. Юк, ике малае һәм ике кызы барлыгын томанда адашып йөргәндәй шәйләде ул. Ләкин ятлап та, сүз катып та түгел, фәкать җанлы шәүлә итеп кенә. Ул Әхмәдулла белән өстәл янына кайтып утыра, ә тегеләр, шулай тиеш сыман шундук юкка чыга. Әйдә, ауга чыгып керик, дип, ике өлкән ир җыена башласа, барысы да берникадәр ара аларга ярдәмләшеп йөри, әмма аякларына чаңгы-мазар киеп алдылармы, алар янә аймыл. Еллар үткән саен һаман шулай.

Бер ауга чыкканда, Исәммәт белән Торачы урманы эченә шактый тирән керелгән. Әүвәл ирләрнең икесе дә бер-берсенә торналар шикелле тагылып барган иде, бермәлне Әхмәдулла хәлиткеч сүз ташлады:

– Болай бозаулап барсак, бернинди дә кабан дуңгызы йә поши тоттырачак түгел, әйдә, икегә бүленәбез.

Хуҗа сүзе – канун. Җәя, пычак, ыргак һәм суларны бер кат барладылар да, бер аланлыкны ике яктан урап китте болар. Көрт бик калын ятмаган, әмма барган саен урман эче куера гына һаман. Япа-ялгыз көе тизлекне чамалау шактый катлаулы бит, Әхмәдулла Торачы ягындагы наратлыкка миннән дә тизрәк җитмәгәе, дип, үз-үзен каударлый-каударлый, Теләкәй адымын һаман кызулатты. Берзаманны агачлар арасында эңгер-меңгер куера башлады, ипләп кенә урман өстенә караңгылык ятты. «Шушында адашып калам бит, адәм тәганәсе!» – дип ярсый-ярсый, Теләкәй чаңгыларын тагын да тизрәк шудыра-шудыра, ниндидер ачыклык авызына да килеп чыкты. Әмма үз вакытында тыелып өлгермәде. Алда ниндидер яр икән, ул шуның өстеннән түбәнгә таба очты. Шуны гына көтеп торган сыман, Теләкәй өстенә бер ата кабан килеп ябырылды. Ике якка чыккан азау тешләре – үткен хәнҗәр сыман. Күзләрен кан баскан. Ике-өч адым гына артка чигенә дә, бер як хәнҗәрен тырпайтып, янә ташлана бу. Ләкин Теләкәйгә дә Әхмәдулла кабан дуңгызы тиресеннән тегелгән тун һәм киез итекләр кидергән иде. Ата кабан хәнҗәре киез итеккә килеп терәлсә дә, таеп китә, үз туганының тиресеннән тегелгән тунны да ертып керә алмый. Теләкәй инде үз балтырыннан зур пычак та алып өлгергән иде, ләкин ата кабан барыбер һөҗүм рәтен табып өлгерде бит, каһәр. Ул борыны белән Теләкәй өстендәге тунның итәкләрен кайтарып ташлый да, морзаның ботларын хәнҗәр очы белән телеп-телеп ала. Кайнар кан исен тоеп алгач, тәмам котырды бу, хәнҗәрен сөңге урынына төбәп, ерактан ук кадап юк итмәкче. Әмма Теләкәй кулларындагы ике зур пычакны абайлап өлгермәде. Томырылып килде дә, Теләкәйнең гәүдәсе өстендә мәңгелеккә дип күзләрен үк йомды...

– Теләкәй абый, Теләкәй абый, җаным! – дип ачыргаланып үз янына ташланган Гөлбикә тавышына аңга килде ул.

Күз кабакларын ачса – Әхмәдулла кызы. Элек килгән вакытларда ул өстәл тирәсендә табак-савыт ташып, әнисенә ярдәм итеп йөргән сабый иде, кай арада гына шулай үсеп җиткән?

– Теләкәй абый, син тоташ канга батып беткәнсең бит! Ничек болай булды? Нигә сиңа тагылып бармадым да, нигә сине аралап калалмадым, аһ син, җаныкаем?!

Теләкәйнең башы аңкы-миңке. Мизгел саен тәннән гайрәт, куәт китә сыман. Ул тоташ томан эчендә, зиһене нык чуалган. Шулай да, сирәк-мирәк булса да, күзләрен ачып ала, ә анда күз яшен тыя алмыйча елаган Гөлбикә сеңелкәш. Каян, ничек килгән?

– Мин сине үзебезгә чаклы алып кайтмый калмыйм, Теләкәй абыкаем! Тешләрем белән булса да тартырмын, Ходайга ялынырмын, иллә мәгәр кайтарып җиткерермен. Әгәр китеп барсаң, мин бичара синсез яши аламмыни? Сине ничә айлар буе яратып яшим бит мин, үзеңне бер күрү өчен дә ничә айлар буе тилмерәм, җаныкаем!..

Ничек итсә-итте, ләкин Гөлбикә аюдай ир гәүдәсен чаңгылары өстенә сузып сала алды бит. Аннары Теләкәйнең яралы ботлары өстенә ылыс ботаклары өеп чыкты да, каяндыр тартып чыгарган бер бау белән чаңгыларны алга сөйрәп китте.

– Алып кайтып җиткерәм, беркемгә дә бирмим, син минеке хәзер, җаныкаем! – дип өзгәләнә үзе...

Теләкәй урман каравылчысы йортында гына искә-ушка килде. Каршында аңа текәлеп утырган Гөлбикәне күргәч югалып та калды. Теләкәйнең барча чалбар-ыштаннары, күлмәге алышынган, монысы – кем эше? Гөлбикә дә Теләкәйнең күз карашыннан ук аңлап алды бугай, читкә борылып кына, үзе дәште.

– Киемнәреңне мин алыштырдым, Теләкәй абый. Тәнеңнең барча җирен дә үзем юып чыктым.

Теләкәйнең «әһ» дип, читкә борылуы ошамады бугай, янә Гөлбикә дәвам итте.

– Оялма, оялма, Теләкәй абый. Минем гаебем юк. Безне Аллаһы Тәгалә үзе кавыштырды бугай. Әйе, мин яшермим, Ходайдан ялварып, һәрчак синең килүеңне көттем. Беләм, сиңа тиң дә түгелдермен, кирәгем дә юктыр. Чөнки синең, әнә, болай да ике хатының, җиткән улларың бар. Әмма мин нишләтим, хыялымда гел син. Сине күргәч кенә, миңа бәхет иңә. Мин синең кәнизәгең булырга да риза. Тик сине күреп яшәүдән, күз карашыңнан гына аерма мине берүк?

– Соң, мин иллегә җитеп киләм ләбаса инде, җаным,  – дип, саксызрак сүз ычкындыруы булды, Гөлбикә Теләкәйне кочагына алды.

– Илле – синең кебек алтын ирләр өчен бернинди чик түгел. Мин синең яныңда бер ай, бер ел яшәүгә дә риза, үзеңнән генә калдырма. Калдырма берүк, җаным?!.

Теләкәй калганын Әхмәдулла белән хәл итеп бетерде. Унҗидедәге кызын утыз яшькә өлкәнрәк иргә өченче хатын итеп бирү мин-минлеген һәм җанын бик телсә дә, урман карвылчысы барыбер ризалашты. Ни әйтсәң дә, Теләкәй – морза кеше һәм чит-ят түгел. Үзенә генә алай әйтеп булмый, башка сүзен тапты. – Урманда качып үскән кызымның бер ир-ат та күргәне булмады шул. Шуңа сиңа гашыйк булуы, суга баткан инсанның чыбыкка ябышуы сыманрак, бик нык гаҗәп түгел...

Урманда үскән, дигәннән, сәер чире булды яшь хатынның. Назланасы килсә, өй эчендә һәрчак каршы тора.

– Монда һава җитми миңа, түшәмнәр дә күкрәгемә баса. Әйдә, бик кирәк булса, йә яланга, йә урманга чыгыйк. Анда иркәләү-назымны да һич кызганмам, үзеңә дә мең кат рәхәтрәк булыр!

Сүзендә тора белде. Җир йөзендә Гөлбикәдән дә назлырак бер хатын юк! Шунысы гына яман – Гөлбикә-җаный һаман авырга уза алмый...
(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10,2023

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев