ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
«Моның сиңа нинди отышы бардыр инде?» дип уйлап өлгерсә дә, Теләкәй уен тышка чыгарып селекмәде. Тагын берничә буп-буш җөмләләр алыштылар да Теләкәй, бил бөгә-бөгә, тайшәнең чатырын ташлап чыкты.
3
Игеннәрне җыюга төшәбез дип әзерләнеп йөргән чакта гына Сөн белән Ык елгалары уртасындагы яланлыклар буйлап, татар иленә калмык җайдаклары бәреп керде. Юлда очраган стрелец олауларын, сак нөгәрләрен ярсу үгез салам чүмәләләрен туздырып ташлаган шикелле генә сытып үттеләр дә җәя-сөңгеләрен болар да Минзәлә кирмәне тарафына юнәлттеләр. Анда каршылык күрсәтердәй көчне эзләп табарлык та түгел, шуңа күрә алар бистәләрне талап, кирмән диварларын нигезенә тикле яндырып күңел ачып алды. Шуннан ары гына җайдаклар ташкыны Өфе каласына таба эз саплады. Һичбер шик юк: елгыр Күчем – калмыкларның иравыл нөгәрендә, һәм әтисе тарафына чапкын юлларга да онытмаган иде.
Теләкәй морза иравыл нөгәрен Сөн елгасы ярында эзләп тапты. Күчем белән кочаклашып күрештеләр. Ике-өч адым артка чигенгәч, Теләкәй хәтта улын берникадәр күзәтеп тә торды. Ялан-таулар буйлап туктаусыз чапкангадыр, ахры, Күчемнең йөзе-муены гына түгел, кул аркаларына тикле караланып чыккан. Йөзе тактадан юнып ясагандай кырыс. Чандыр, җыйнак буй-сынлы булып калса да, җилкәләр киң. Элек Акай, бабасына карап, «Син иңнәреңә әткәй белән әнкәйне дә берьюлы утыртып йөртә аласың», – дип шаярткан була иде, Күчем дә нәкъ шундый. Сөбханалла, берүк сөбханалла!..
– Мин ун мең җайдак алып кайттым, әткәй! – дип, Күчем аңа горурланып дәште. – Калмыкларның Сарытау эргәсендәге сараенда Әюкә тайшә үзе кабул итте. Син юллаган алтын-көмеш йөге шәп эретте бугай, бер дә сатулашмыйча, менә олы бер төмәнен аерып бирде.
Теләкәй асылда да гаҗәпләнеп һәм тетрәнеп калган иде, башын чайкый-чайкый, тик бер сүзне кабатлады:
– Сөбханалла, улым, сөбханалла!
– Әюкә тайшә үзе килә алмады, син аңлыйсың булыр, ул – урда хуҗасы бит, – дип һаман Күчем үзе бәйгегә ашкынган чаптар шикелле каударлануын белде. – Төмән башлыгы итеп, безгә үзенең энесе Зайсә тайшәне озатты. Мин аңа синең киләсеңне күптән әйттем инде. Көтә булыр, әйдә, янына барыйк.
Калмыкларга сәфәр чыгу бер йоладыр инде, Сөн буендагы яланлыкны дистәләгән чатыр сырып алган. Уртадагы, егерме киргәле чатыр башкаларыннан кияү каршыларга чыккан кәләш чәчендәге мәрҗән шикелле аерылып тора. Тирә-юньдә, сукмакларда сакчылары хәтсез, ләкин туктатып та, капшап та караучы табылмады.
Зайсә тайшә чатыр түрендәге аркалы, киң кәнәфи өстенә менеп утырган булып чыкты. Ишек төбендә генә ике сакчысы бар, ә болай берьялгызы. Теләкәйгә калмык йолалары ишетеп йә гөманлап булса да, берникадәр таныш, тайшә каршына килеп бил бөгүдән һәм тез чүгүдән дә тартынып маташмады. Теләкәйгә шәүлә шикелле бер җайдак ияреп килгән, чатыр алдында морза шуның кулыннан зур күн капчык алып калган иде. Шул капчыкны хәзер кәнәфи алдына кертеп салгач, тайшәнең йөзе яктырып китте сыман.
– Әссәламәгаләйкүм вә рәхмәтулла! – дип сәламләде морза.
– Вәгаләйкүмәссәлам! – дип, тайшә дә җавап бирде.
Дога кылгандай иткәч, тайшә сүз башлады.
– Олуг тайшә фәрманы илә мин сезләргә уң мең микъдарында җайдак илә килдем. Татар әһалисе безнем өчен бик тә кардәш кавем, сезләргә ярдәм кулы сузу, иңне кую безнем бурычымыздыр.
– Рәхмәт, рәхмәт, тәшәккүрләрем! – ди-ди, Теләкәй җавапсыз калмаска ашыкты. – Сезнең әтрафларга мин фәкыйрегез дә биш йөз җайдак ияртеп килергә батырчылык иттем. Кирәк санасагыз, без ки, татар угыллары, сезгә янә икеме-өчме яугир туплап кушылырга әзер.
Әллә, чыннан да, кирәксенмәде, әллә вакланасы килмәде, тайшә кулын селтәп, аны читкә эткәндәй итте.
– Юк-юк, кирәкмәстер, морза. Сездә урак өсте, халыкны эштән аермау отышлырак.
«Моның сиңа нинди отышы бардыр инде?» дип уйлап өлгерсә дә, Теләкәй уен тышка чыгарып селекмәде. Тагын берничә буп-буш җөмләләр алыштылар да Теләкәй, бил бөгә-бөгә, тайшәнең чатырын ташлап чыкты.
Ә калмык төмәненә барыбер иярделәр.
(Дәвамы бар)
"КУ" 10,2023
Фото: unsplash
Теги: поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев