Логотип Казан Утлары
Роман

ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)

Шушы сүзләрне ишеткәч, хәзер инде Теләкәй ярсып купты. – Тукта, тукта! Ул явыз патшабикә боярлардан акча җыя алмагач, хөкүмәт бурычын бездәй мөселманнар, беренче чиратта, татар сыртына күчереп салган була түгелме соң? Әнә ул тоткан да татар авылларының биләмәләрен чиркәү илә монастырьларга өләшә башлаган.

(Әсәрнең башыннан укыгыз)

3

Өч көннән соң укчы полкларның башлыклары «падишаһ» Пётр галиҗәнапларына, стрелецларның бирән боярлар тарафыннан йотып бетерелгән жалование күләмен язып, «үтенеч» кәгазе илтеп бирде.

– Фёдор патша түләмичә килгән жалование бурычы өч ел эчендә ике йөз кырык мең тәңкә күләмендә җыелган. Әгәр шуны бер ай эчендә кайтарып бирмәсәгез, стрелецлар Мәскәүдәге барча байбәтчәләр йортын талап чыга!

Наталия Кирилловна белән Пётр гына түгел, Кремль тирәсендә чуалган барча бояр һәм кенәзләр дә таракан капкандай тоташ кара көйде.

– Казнада стрелецлар өчен каралган сыңар тиен дә юк бит!

Менә шул көннәрдә фәрманнар чыгарырга бер хокукы да булмаган Софья – патша кызы, көтелмәгән карар игълан итте:

– Ашыгыч рәвештә бөтен ил буенча көмеш һәм алтын савыт-сабаларны җыярга да, аларны эретеп, стрелецлар алдындагы бурычны кайтарырга!

Мондый карар, билгеле ки, укчыларның йөрәгенә сары майдай ятты, ике-өч көннән соң ук Кремльгә яңа петиция язып китерделәр:

– Стрелецлар авырыбрак торган Иванны да – патша итеп, ә ул тулысынча савыкканчы патшабикә Софьяны ике хакимнең дә регенты итеп билгеләвегезне, ә Пётрның тавыш-гауга чыгаруга юл куйган анасы Наталия Кирилловнаны Кремльдән читләштерүегезне үтенәбез. Янә дә бер гозер: стрелецлар гаскәре өстенә күләгә төшмәсен өчен хөкүмәт май ае уртасында юк ителгән боярларны җинаятьче һәм карак дип танырга, шул карарны аерым хәтер тактасына язып, Кремль каршындагы җәза мәйданына урнаштырырга тиеш...

Хөкүмәт капкынга эләккән, аның тыпырчынырлык та егәре юк иде. Егерме бишенче июнь көнне Успения соборында, асылда да, Иван белән Пётрның икесенә дә таҗ кидереп, халыкны алар алдында ант иттерделәр. Патшабикә Софья ике таҗдар туганының да регенты булып игълан ителде. Хәзер аңа Голицын гына түгел, соңгы атнада стрелецлар гаскәре башлыгы итеп үзе үк билгеләгән кенәз Хованскийның да кочагында берсеннәнберсенә күчеп назлану өчен күк капусы ачылган иде инде... 

4

Кремльдәге шушы мәхшәрне нинди элемтә аша чамалап алганнардыр, август уртасында Мәскәү каласы әллә каян гына әйләнеп кайткан динне искечә тотучы кавем белән тулды. Аларның башлыгы Никита Пустосвят атлы кеше икән, шуның котыртып торуы нәтиҗәсендә әллә ничаклы чиркәү эчендә искечә динне яклап кычкыручы мөнәдиләр9 акырышып йөрде.

– Өч бармак белән чукыну – ул иблисләр эше! Успения соборыннан куып чыгарылган Никон атакайны һәм дә ике бармак белән чукынуны кире кайтарыгыз!

Кремль эчендәгеләрнең күпчелеге әлеге мәхшәр уены белән ниндидер сихерле кул идарә итүен дә нык чамалый, әмма өзеп кенә, кемнеңдер өстенә гаеп ташларга һич тә кыймый иде. Шул вакытта янә, барысын да шаккатырып, патшабикә Софья аваз салды:

– Хөкүмәт эчендәге кайбер боярлар дворяннар ополчениесен төзү яклы, ә дворяннар сәхнә түренә менсә, алар стрелецларны куып таратачак!

Шул сүздән күкерттәй кабынган укчылар Пустосвят атлы иске динчене эләктереп алып, аның башын кыеп төшерде. Яңадан кан түгелүне сәбәп итеп, Софья үзе, барча кыз туганнарын җыеп, Мәскәүдән Ярославль ягындагы Коломенское авылына чыгып качты, ахыр чиктә Троице-Сергиев монастыреның таш диварлары артына кереп томаланды. Ул моннан укчылар башлыгы кенәз Хованскийны ашыгыч рәвештә очрашуга чакырып хат юллаган иде, тегесенең пырдымсыз җавабы регент галиҗәнапларын тораташтай итте.

– Син кабат кенәз Голицын кочагына кергәнсең бит инде, азгын айгыр кирәксә, тот та шуны чакыр.  Ике тәүлек вакыт үтүгә инде яңа хәбәр: Софья үз сеңелләре белән качып йөргән чакта иске динчеләр дә тик ятмаган, алар кенәз Хованский белән аның улы Андрейның башын кыеп аткан... Софья качкач, берәр атнадан соң, аның янына боярлар думасындагы бүтән башлыклар да килеп җитте. Сергиев монастырена бикләнгән килеш кенә Софья Мәскәүгә көтелмәгән яңа фәрманын юллады. – Мәскәүдәге бунт мәхшәрен туктатырдай бүтән көч юк, дворяннар ополчениесен чакырырга кирәк. Шунсыз стрелецлар гаскәрен хөкүмәткә буйсындырып булмый...

9 Мөнәди – глашатай.

Сергиев монастыре белән Мәскәү арасында чабулап йөрүче олаулар стрелецларның үз гомере һәм ата-анасы белән ант иткән хат вә үтенечләр белән тулды. Алар, чыннан да, баш бирмичә маташкан булып ялгышуларын өстәмә аңлатмаларсыз да сизенә бит. Ирләрне гаскәрдән куып чыгардылармы – аларга хөкүмәт тарафыннан аккан акча елгасы шундук туктаячак. Ә аларның күпчелеге хуҗалык алып барырдай йә сәүдә белән мантырдай эшем иясе түгел. Ниндидер чит илләр өстенә яу белән барасы, гомереңне балта астына куеп, үлем белән алыш-биреш уйныйсы юк. Мәскәүдә яткан өчен, тиктомалдан дигәндәй, акча килеп тора. Ят мич башында ипләп, тыныч кына...

Үкенү тулы хатлар капчык-капчык җыелгач кына, Софья монастырьның үтә яшерен бер бүлмәсендә барча укчылар исеменнән баш иеп килгән кенәз Фёдор Шакловитыйны кабул итте. Боларның яшерен сер алышуы таңга кадәр сузылды, аның каравы, күндәм кунак үз кулына бик кадерле фәрман тотып чыкты.

– Кенәз Фёдор Леонтий улы Шакловитый галиҗәнаплары стрелецлар приказының башлыгы итеп билгеләнә, моннан ары ул – хөкүмәт таянычы. 

Өченче бәйләм

1

Теләкәй морза Фёдорны үз яныннан аткару турында уйлап та карамады. Тәүге көннәрдә, кырыкмаса-кырык яктан сораштырып, ул аның үзәгенә үткән иде инде.

– Син Мәскәүдән Агыйделгә тикле араны ничек исән-сау көе үтә алдың да, ничек бер генә рус сатлыгы да сине үзеңдәй стрелислар кулына илтеп тапшырмады?

– Мин Мәскәүдән чыгып качкан чакта ук бояр ялчылары, төрле калалар янында төнге каравылга чыга торган атлы дозорлар кулына эләгергә һич тә ярамауны чамаладым инде. Рус авыллары яныннан узып барышлый түтәлләрдән кәбестә белән кыяр, бер-ике йорт абзарыннан тавык белән каз чәлдереп тә тамак ялгадым. Безнең кавемдә койма кою дигән тәртип юк бит, аларыннан чәлдерү күп тир сорамады. Ә менә Малмыж белән Кукмара, алардан соң Мамадыш шикелле сезнең татар авылларыннан, дөресе көтүләреннән сарык чәлгән чакта ике-өч урында тотып кыйнадылар. «Мин стрелец бит, стрелецлар башлыгы Васька Голицын фәрманы буенча Уфа каласы ягына хезмәткә барып ятам», дип аклангач кына, бик яман ярсалар да, ахыр чиктә барыбер җибәрделәр. Сезнең халык гаҗәп: патша эше белән йөргән кешеләргә изгеләштереп, фәрештәдәй карый...

Уйланып йөри-йөри дә Теләкәй морза бу качактан Мәскәү хәлләренә әйләнеп кайтмыйча да калмый.

– Менә син Суфия патшабикәгез стрелисларга акча түләү өчен көмеш савыт-саба җыярга фәрман бирде, дидең. Ул алтын-көмешләрне кара халыктан гына җыйдылармы, әллә боярлар да өлеш чыгардымы?

– Җыйды, пычагым! – дип, Фёдор ярып салды. – Кайсы бояр гына үзен талаттыра инде? Аларның берсе дә кул-аякларын арканнар белән бәйләп, суярга егып салган сыер яисә сарык түгел ләбаса. Алар Софья фәрманын ишетеп алуга ук барча алтын-көмешләрен йә базларына төшереп яшерде, йә сандыкларга бикләп, урманнарның иң чытырман җиренә илтеп күмде. Җыйсалар да, шул вак-төяк кенәзләрдән, дворяннар ихатасыннан гына талап чыга алдылар. Софья вәгъдә иткән ике йөз кырык мең урынына йөз мең тирәсе генә түләү тараттылар.

Шушы сүзләрне ишеткәч, хәзер инде Теләкәй ярсып купты.

– Тукта, тукта! Ул явыз патшабикә боярлардан акча җыя алмагач, хөкүмәт бурычын бездәй мөселманнар, беренче чиратта, татар сыртына күчереп салган була түгелме соң? Әнә ул тоткан да татар авылларының биләмәләрен чиркәү илә монастырьларга өләшә башлаган. Шул юл белән казна өчен акча туплый, имеш. Ә чиркәү сала йә монастырь калкыта башлаган авыллардагы татар игенчеләре кая гына барып сугылсын да, кайда төпләнсен, ди? Безнең авылны чиркәүгә биргәннәр дип, алар кайсы гына күршесенең ихатасына йә биләмәсенә кереп сыена ала? Һәрбер адәм баласына, беренче чиратта, үз күлмәге, үз милке кадерле. Шуңа күрә бер үк яланлыкны икегә бүлеп чабарга, бер күлдән биш-алты, хәтта ун гаилә балык тотуларга, йомгаклап әйткәндә, бер бозау тиресен җиде кешегә бүлеп таратырга бер генә татар гаиләсе дә риза булмаячак.

– Әйе, әфәндем, син дөрес сукалыйсың. Софья боярлар сыртыннан затлы тунын салдырып алу урынына, ул тун хакын сездән түләтергә җыена булып чыга. Мәгәр, мәгәр... Фёдор тынды, ә Теләкәй аңа текәлде дә нык сагаеп калды.

– Нәрсә «мәгәр»? Сөйлә, сөйлә, әйдә.

– Мин бу елан кеби явыз Софья сезнең авылларга чиркәү йә монастырь салу белән генә туктамас, дип уйлыйм. Әгәр сезнең халыкны да шул чаңлы чиркәүләр һәм кирмәндәй монастырьлар эченә тартып кертә алмаса, ул аларны шып-шыр далада яисә иксез-чиксез ком чүлендә төзегән кебек була. Чиркәү дә, монастырь да меңәрләгән адәм баласын үз эченә йоту, каршы торганнарны көчләп чукындыру, ахыр чиктә хөкүмәт кубызына биетү өчен кирәк. Чиркәү калыктымы, аның поп вә игуменнары сезнең халыкны мәҗбүриләп чукындырмый калмаячак.

– Ничек итеп, ничек?

– Ысулларын тиз уйлап табарлар. Кемдер менә минем шикелле караклык өстендә тотылыр. Кемдер үзе дә белми-чамаламыйча хатынын яки күршесен сугып үтерер. Сезнекеләр турында «атларны бик оста, аякларына киез урап йә бүрек кидереп тә урлыйлар», дигән дан чыккан бит. Менә шул ат урлаган өчен дә каракларны каен ботагына асып куймаска мөмкиннәр. Кеше үтергән өчен тимерчыбыклар аралап үрелгән камчылар белән тотып ярганнан соң чиркәүдәге атакай каршына китереп бастырырлар. «Йә үзеңне богаулап, Себергә сөрәбез, йә син изге тәрене тагарга ризалашасың», дип, бичара татарларны ике ут арасына кертеп газапларлар. Бәндәләр арасында эченә корт төшкәне, сыгылма биллесе, куркак җанлысы бар. Татарларның һәммәсе дә Теләкәй морзадай башын җуйса да, иреген вә рухын сатмый торган пәһлеваннар түгел. Начарлык юрагандай ялгышудан куркам, әмма синең туганнарың арасында да Коръән урынына тәре үбә башлаячак сатлык җаннар бик күп булыр әле.

Качак Фёдор нотыгын төгәлләгәндәй, тып-тын утырды да янә кыяркыймас кына өстәп куйды:
– Сиңа элегрәк әйтергә кыймаган идем дә, утлы күмерне куенда яшереп йөртүе дә кыен. Мин әле качып киткәнче, Мәскәүдә чагында ук стрелецлар башлыгы Васька Голицын бүлмәсендәге бер сөйләшүне ишетеп калдым. Башыннан азагына кадәр түгел, ярты-йорты гына. Уфада утырган воевода Коркодинов яшь патшалар исеменә атап, хат юллаган. Аны әүвәл юха елан Софья эләктергән, аннары хатны Голицын кулына биргән. Коркодинов татар морзалары өстенә чиләк-чиләк дегет сибеп чыккан. «Морзалар волость старшиналарын да, тулаем халыкны да патша хакимиятенә буйсынмаска, кирәк була калса, корал белән каршы торырга чакыра». Мин бу сүзләрне мич артына кереп баскан җиремнән генә, чак ишетеп калдым. Бу як калалардагы воеводалар, Софья хөкүмәте белән сүз беркетеп, сезгә каршы тагын яңа этлек әзерләмәсә генә ярар иде инде.

– Алар соңгы елларда болай да чамасыз күп этлек кылып өлгерде, – дип, Теләкәй бер учының бармакларын җәйде. – Юри санап карыйк. Чулман аръягында чик линиясен төзибез, дигән булып, Чаллыдан башлап, Сәмәрәгә чаклы ничәмә-ничә кирмән корып куйдылар. Һәр кирмәндә даими гарнизоннар, стрелисләр нөгәре тупланды. Барчасын берьюлы әйләндереп атарга кодрәтебез җитми. Патша бурзайлары татарларга тимерче алачыклары булдыруны, корал ясауны тыйды. Без ат дагалатырга, арба тәгәрмәченә тимер кыршау кидерергә кирәк булса да, йә башкорт, йә чирмеш тимерчеләре алдына барып тезләнәбез. Шул сәбәпле, ахры, һичбер авылда да корал базлары, корал келәте юк. Ә коры кул белән, чамалыйсың булыр, күк йөзен дә төртеп тишеп булмый...    

 Инде аягүрә торып баскач кына, Теләкәй үз күңелендә туган иң зур хәвефне ярып салды.

– Татарлар иленә тагын көчләп чукындыру афәтенең әйләнеп кайтуы бар...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10,2023

Фото: unsplash

Теги: проза тарихи роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев