ТЕЛӘКӘЙ ЧИШМӘСЕ (романның дәвамы)
Барча ирләрнең тәннәре чымырдап куйды, аркалары буйлап салкын тир йөгерде. Әстәгъфирулла! Болар татар морзаларын коллык читлегенә куып кертмәкчеме, әллә һәрбер морза муенына, мәҗбүриләп, тәре тагып чыкмакчымы?
Дүртенче бәйләм
1
Воеводалар оясында – матәм. Бояр Коркодинов сараена уттай хәбәрләр калай түбәгә йодрык зурлыгындагы боз яугыры койган шикелле, бертуктамый агылып кына тора.
– Әгерҗе янындагы Пьяный Бор авылында, Минзәлә белән Уфа арасындагы юлның Ык ярында урнашкан Кәҗә авылында ике ай элек кенә корып куелган чиркәүләрне Сөн елгасы буйларында яшәүче татарлар оештырган отрядлар яндырып юк иткән.
– Ижау белән Әгерҗе арасында, Пәрәү авылы янында корыла башлаган хатыннар монастырен Агыйдел ягыннан килгән татар җайдаклары пыр туздырып аткан.
– Бөре кирмәне янәшәсендәге Андреевка авылында изге Иоан, Чулман елгасы буендагы Березники авылында изге Николай чиркәве барча христианны үзенә тартып вә рух өстәп тора иде, ул ике изге учакны да җайдаклар отряды пыран-заран китереп бетергән. Ике авылга кергән отрядны да йөзенә кара битлек киеп килгән бер пәһлеван җитәкләгән, аның көбәсе дә көмеш тәңкәләр белән генә бизәлгән булган...
Коркодиновның йөзенә корым сөрткән сыман. Уфа урамнарына түгел, хәтта ихатага чыгып күренерлек тәвәккәллек, куәт, абруй да калмаган. Офицерлар яки стрелецлар каршына чыгып бастыңмы, шулары да синең чыраеңа төкерерләр кебек.
Сарай хезмәтчеләре арасында да бер-берсенең йөзенә төбәлеп караучы юк, һәммәсе диярлек, май урлап тотылган азгын мәче сыман, шылт иткән тавыш чыгарырга да шүрләп, шыпырт кына йөри.
Воевода бүлмәсеннән әледән-әле күбенгән сыер сыман уфылдаган тавыш ишетелә. Андрей Михайлович анда берьялгызы. Әле бүлмә буйлап әрле-бирле йөри, әле йомшак кәнәфиенә барып төнәшә дә, йөгәнен салып ташларга җыенган ат шикелле башын чайкап куя.
Эшләр хөрти. Әгәр Уфа биләмәләрендәге буза-фетнә яшь патшалар, аларыннан да бигрәк Софья колагына барып ишетелсә, ул ирдәүкә бичара Коркодиновны ике уйлап тормыйча да воевода кетәклегеннән алып ыргытачак.
Ә кәнәфи бик тә кулай иде әле. Аның воевода сараендагы идән асты келәтләренә берәүнең дә борын тыкканы юк. Коркодинов атлы бояр воеводалык биләмәләрен нинди волостьларга бүлеп бетергән, ул олыс башлыкларының һәркайсына ясак күләмен нинди зурлыкта билгеләгән, моны тәгаен эт тә белми. Ә мөмкинлек чиксез. Әнә, Кошчы олысындагы бер старшина аламасы Бүләр җиреннән качкан җиде-сигез типтәр гаиләсен үз биләмәсенә керткән дә шыпырт кына казна сүлен имеп ятарга җыенган бит, каһәр. Качаклар болай да моңа бушлай гына печәнен чапкан, урман кискән, яхшатланып, хәтта сигез бүлмәле, унике тәрәзәле өр-яңа хором да төзеп биргән. Татарлар үзләре үк: «Симергән саен тавыкның арт ягы бөрешә», – дип юкка гына тәтелдәми. Теге старшина да, бирән, авылның ярты халкыннан җыйган төлке, кеш, кондыз тиреләрен, тәпән-тәпән балны күрше олыс базарларына чыгарып сата башлаган. Ә салымчылар борын күрсәттеме – һаман бертөрле зар:
– Җәй гелән-гелән кире килеп тора бит, әле айлар буе тоташ яңгыр коя, әле аны гына азсынгандай, яңа җәйдә челләдәй корылык китереп бәрә. Халык түл, мая җыя, ә салымын ике-өч ел буена түли алмый. Аларның абзарыннан соңгы сарык бәрәннәрен талап чыгардай кансыз түгел бит инде мин!..
Әле монысы, бизмәннәргә салсаң, хәтәр намуслы старшина. Таш Билбау ягындагы Кәсле волостена хуҗа Макар әнә, үз кул астына тулы бер караклар өере туплаган. «Алар белән күршедәге Саткы юлында бер кенәз олавын көймәле арбага тикле талаганнар, ә Эрбет базарыннан Тубыл ягына таба кайтырга чыккан һәм Кәсле җирендә гаип булган сәүдәгәр Мансур хәзрәтләренең гәүдәсен дә таба алмаганнар» кебек хәвефле хәбәрләр Уфага да килеп җитә иде. Элеккеге воевода Пётр Скуратов та, аның урынына менгән Дмитрий Коркодинов та Таш Билбау ягына баштанаяк коралланган өчме-дүртме хәрби отряд юллап карады. Байтак атналар буе иснәнеп йөргәннән соң гына, кайсыдыр сәүдәгәр олы серне чишкән. Бактың исә Макар старшина биек тау кыясы астындагы мәгарә эченә исәпсезхисапсыз хәзинә кертеп яшергән булган икән. Укчы солдатлар шул кыя тирәли таптанган арада, Макар юлбасар берничә мичкә алтын тәңкәләрен чәлдереп, Төркестан ягына ук чыгып качкан...
Мәгарәдә калган хәзинәне тавыш-тынсыз гына «юкка чыгардылар». Үзбаш старшиналар кысып калдырган ясаклар да әкренләп, воевода келәтенә күчте... Әй, ул уңнан-сулдан бер келәткә аккан инеш-дәрьяларны санап кына бетерерлек идемени?!.
Ниһаять, Коркодинов үз янына ярдәмчесе булып торган кенәз Молоствовны чакырып әмер бирде.
– Дмитрий Пантелееч, бүген үк, хәзер үк Андреевка белән Березники салаларына ике отряд стрелецларны озатырга кирәк. Алар анда эт кебек иснәнсен, борыннары белән казынсын, иллә мәгәр ул битлекле атаманның кем икәнен ачыкламый торып, кире кайтмасыннар. Мондый очракта әрсез татарлар «буш кулны эт тә яламый», дип такылдамый калмый. Ошбу отряд башлыкларына да өч-дүрт кадак көмеш тәңкә биреп җибәрмичә булмас. Әле андый бүләк тә аз, әйдә, биш-алты кадак көмеш биреп җибәрегез. Безгә акча түгел, ә газиз башыбыз вә хәвеф-хәтәрсез тормыш күпкә кадерлерәк.
Молоствовның алай тиз арада аякларын кыймылдата башлавы ошамады бугай, Коркодинов кулы белән кискен ишарә ясады.
– Туктале, туктале син, чабыш аты сыман кая ашыгасың? Сүзем бетмәде бит. Әле ике төбәккә стрелецлар озату гына җитми, аларга өстәп, мәгәр аерым рәвештә биш-алты шымчы җибәрсәк тә, артык булмас иде. Рус крестьяннарын йә Уфадагы һөнәрчеләрне юлласак, хәтта ачыгавыз татарлар да алар каршында туарылып төшмәс. Димәк, димәк, безгә бер-ике сатлыкҗан йә гөнаһка баткан татарны кармакка эләктереп, әле өстәвенә, аларның хатыннары белән балаларын да зинданга бикләтеп, үзләренә мул гына ришвәт-бүләк шикелле акча вәгъдә итеп, кавемдәшләре арасына озату артык булмас. Татарларның елгырлары синең-минем түгел, хәтта стрелецлар алдында да ачылачак түгел. Ә үз кавемдәшенә безнең өчен иң отышлы серне дә ычкындырып куюы бар. Әлеге тарафны да колагыңа киртлә, аңладыңмы, Дмитрий Пантелееч?
Коркодинов бермәлгә туктап калды, үзе пуф-пуф килә. Молоствовның да һичбер ашыгыч эше юк, бар тарафны хуҗа күзалласын, шулай хәвефсезрәк.
– Аннары, аннары, Дмитрий Пантелееч, стрелецлар отряды артыннан ук икешәр-өчәр йөз җайдактан хасил яу отрядлары юлласак та була.
– Каян алабыз соң?
– Әлегә дворяннар арасыннан һәм дә килеп, сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр арасыннан тупларга тотынырбыз. Уфадан кул сузымында гына Благовещенск бистәсе, алагаем рус крестьяннарыннан гына торган Аскын, Богородское, Иглино авыллары бар. Бер яктан үзебез берникадәр акча вәгъдә итсәк, икенче яктан үзләре татар авылларыннан талап кайткан ганимәт тә аларныкы булыр. Ә ул арада...
– Кичекмәстән Казан, Минзәлә воеводалары янына да ярдәм сорап, чапкын юллау кирәк, – дип, ашыга-кабалана сүз кыстырды кенәз.
– Алар тарафына чапкыннар юлларбыз, анысы бездән качмас, – дип, баш кашыды үзбаш воевода. – Әле бу фетнәләр турында яшь падишаһларга хәбәр итмичә дә ярамый бит. Мин кырык төрле бизмәннәргә салдым. Үз биләмәңдә фетнәләргә юл кую өчен баштан сыйпамаслар анысы, мәгәр яшереп калсаң да, яман. Безнең кенәзләр, боярлар, хәтта сәүдәгәрләр арасыннан да берәрсе Мәскәүгә чишми калмас. Ә җинаятьне яшердеңме, аеры кансыз җәза! Нинди хәвеф булып кайтачагын чамалау да читен. Ләкин рапорт язарга кирәк, монысы гел бәхәссез. Анысы миңа кала.
2
Теләкәй ут эчендә. Әле атна-ун көн элек кенә барча сәфәрнең зур гаугасыз үтеп китүенә, «бисмиллалы юлга чыккан инсанның кулына алган балчыгы да алтынга әверелә», дип, күңел юата иде. Хәзер менә Уфа ягыннан Әндери авылына, Әгерҗе ягына юнәлгән җәза нөгәрләре хакында хәбәр алгач, үпкә-бавырлары утта көя кебек.
– Морза хәзрәтләре, Әндери авылына килеп төшкән кораллы нөгәр, җәзага тартырдай инсан таба алмагач, Сөн буена таба юлга чыккан. Хак булса, Ябалак авылыннан качкан бер хөрәсән татар аларга юл күрсәтүче булып ялланган, ди.
Ике җайдак Теләкәй күкрәген тутырып янган утка менә шундый куз китереп өстәгәч, морза инде каударланып, улларына дәште.
– Күчем, Җәүдәт! Тиз генә атларыгызга сикереп атланыгыз да Аештагы Хәсән белән Шәммәттәге Фәрхи янына элдерегез! Дүрт-биш авыл ирләрен җыеп, Сөннең аръягына чыксыннар. Дошман кай тарафка юнәлә, шунда өсләренә карчыга булып кадалырга кирәк. Яшерен тозак корып каршылый белсәләр, анысы тагын да шәп...
Икенче кичтә үк хәбәр кайтты.
– Аеш белән Шәммәтнекеләр Өфе ялчыларын Тыңламас авылы янындагы чокырда тулысынча диярлек кырып салган. Ни үкенеч, бер әфисәр илә теге Ябалак сатлыгы җайдаклардан качып котылган, ди. Ирләр ачыклаган: теге кабахәт җан күршеләренең биш сарыгын урлаган өчен авылдан Өфе ягына куылган җүнсез карак икән...
Теләкәй кызган түбә өстеннән төшеп, биек өянкеләр күләгәсенә кереп утыргандай булды, ләкин күңеле белән сизенә – мең мәртәбә усалрак орышларга чыгу, мең мәртәбә куәтлерәк учакларда яну әле алда иде.
3
Көзге салкыннар юлларны катыруга ук, Уфа тарафыннан күк күкрәгәндәй хорафат яңгырады:
– Воевода Каркадин галиҗәнаплары старшиналарны Казый мәчете янындагы яңа җыенга дәшә. Пайтәхеттәге Иван патша белән Пётр патша татар морзаларына нисбәтле яңа фәрман игълан иткән. Падишаһлар морзаларның ихтыяри рәвештә нәсара диненә күчүен таләп итә. Үз иреге илә килгән морзаларны чукындыру өчен Уфа каласына Мәскәүнең үзеннән махсус епископ җибәрелә. Ә үз иреге илә чукынмаган морзаларның барча биләмәләре тартып алына, аларның кул астында булган крестьяннар иреккә җибәрелә. Ихтыяри хәлдә чукынган морзалар гына үз биләмәсенең хуҗасы булып кала. Морзаларга ахыргача хәл итү өчен ярты ел вакыт!..
Казый мәчете янына барган ирләр кайтып сөйләде, җыелган старшиналарның саны ике йөздән артып китә алмаган. Тәфсилләп тору да артык, күпчелеге яшьләр, алары да үз гомерләрендә тәүге тапкыр чакырылгач, ялтырарга дип тә, кызык эзләп тә килгәннәрдер инде. Әмма бу юлы да Коркодинов үзе күренеп вакланмаган, әлеге дә баягы Молоствовны гына юллаган. Тик ул тезгән нотыкның да атасы-анасы юк, ди. Башны иеп тыңлаганнар инде.
– Иван патша белән Пётр патша тәхеткә менүгә үк, иң беренче булып, менә мондый фәрманга кул куйды. Татар морзаларының нәселләре Казан ханлыгы чорында ук әллә нинди хәйлә белән эләктергән өстенлекләрдән файдаланып яши, элеккеге ханлык белән бүгенге рус дәүләтендә бернинди уртаклык юк. Рус кешеләренә дворянлык яки бояр дәрәҗәләре аларның дәүләт иминлеге, дәүләт бөтенлеге хакына кылган каһарманлыклары һәм үз-үзләрен корбан итүләре өчен бирелә, ә татар морзалары бернинди нигезсез рәвештә үз өстенлекләрен ике-өч хатыннан туган җиде-сигез баласына мендәр, юрган, комган, чиләк рәвешендә тапшырып кына калдыра. Яңа падишаһлар әлеге гаделсезлек белән ризалаша алмый һәм үз фәрманын бирә. Морза дәрәҗәсен йөртүчеләр, үзләренең рус дәүләтенә һәм рус тәхетенә бирелгәнлеген раслау өчен Уфага юлланган махсус епископ каршында ярты ел эчендә чукынырга тиеш. Ярты ел эчендә чукынмаган морзаларның крестьяннары да, биләмәләре дә талап алыначак!..
Барча ирләрнең тәннәре чымырдап куйды, аркалары буйлап салкын тир йөгерде. Әстәгъфирулла! Болар татар морзаларын коллык читлегенә куып кертмәкчеме, әллә һәрбер морза муенына, мәҗбүриләп, тәре тагып чыкмакчымы? Үз иреге белән хатын һәм балаларыннан, көтү-көтү ат, сыер вә сарыкларыннан, ахыр чиктә, үзе аунап үскән чирәмлектән, суын эчеп, тәненә куәт алган салкын сулы чишмәләрдән, үзе колач салып йөзгән күлләреннән, аның өчен генә сайраган тургай-былбыллардан тулысынча баш тарту өчен бер генә морзаның да башына тай типмәгән ләбаса!..
Әтисе Теләкәй кушуы белән иснәнергә килгән Күчем, фәрманны тыңлаган чагында ук игътибар итеп торды – әфисәрне әллә нинди яңа киемле укчы солдатлар озата килгән. Кулларында озын сапка утыртылган ярымайдай балта. Билләрендә юка гына, яланкул сугып та сындырырдай кылыч. Икеме-өчме солдатның билләрендә каеш астына тыгып куйган пистольләре дә бар. Киемнәре дә гади. Аякларында кызыл читекме, әллә кунычлары кызыл төскә манган киез итекме ул? Әмма барча укчылар да карап торышка бик тә кайгыртучанлык вә тәрбия күргән шикелле тоела, өс-башлар ертык түгел, битләре түм-түгәрәк. Мәскәүдән үк килеп җиткән өстәмә полк солдатларымы бу, әллә Өфедәгеләрне шулай өр-яңадан киендереп кенә куйганнармы?
Серне Казый мәчете янындагы бер генә җыенны да калдырмыйча йөргән Сәгыйт хәзрәт чиште.
– Теләкәй узаманга бәйнә-бәйнә җиткер. Коркодин ваевуда Минзәлә илә Казандагы әшнәләре белән бәйләнешкә кереп, тегеләрдән ике йөз иллешәр укчы соратып алган. Аларны Өфедә аерым полкка туплап куйганнар, төрле ысулдагы күнегүләр дә үткәрелә икән. Тегеләр Өфегә арба-чаналарга гына салып йөртә торган, мортира атлы бәләкәйрәк туплар алып килгән, кала читендәге кырларда шулардан атарга да өйрәнәләр, имеш. Мондый хәзерлек чаралары күрелгәч, хәлләрнең катлауланып китүе дә мөмкин. Безгә дә мөселман алайларын алдан туплап тормыйча, яшьрәк егетләрне кылыч илә сөңге орышына, капылт һөҗүм илә бердәм чигенү, дошманга тозак кору, аркан ташлау, янә әллә никадәр алымнарга да өйрәтмичә булмас.
– Син үзең дә минем аша гына эш йөртмәсәң иде, мөхтәрәм Сәгыйт хәзрәтләре. Алайса, бүрәнә аша бүре куган сыман килеп чыга. Безнең атай сине күрүгә һәр очракта шат бит. Әйдә, миңа ияреп китәсеңме, беразданрак ялгыз киләсеңме, безнең тарафны да бер кат ура.
– Сузарга ярамый, синең илә китәм...
(Дәвамы бар)
"КУ" 10, 2023
Фото: unsplash
Теги: проза тарихи роман
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев