Логотип Казан Утлары
Шигърият

Син гел йөрәктә

Күңелгә саркып кердең бит, Яратканымны белеп.

 А.га


Син – озак эзләп табылган

Язмышым бүләгедер.

Күземә төбәп карама,

Өзәсең үзәгемне.

Синең турыда уйласам,

Ут каба йөрәгемә.

Чын мәхәббәт шушы булса –

Ирештем теләгемә.

Ялгызлыгымны белгәнсең –

Туры килдең юлыма.

Күтәреп йөртәсем килә

Китап язган кулыма.
Минем өчен тугансың да,

Минем өчен үскәнсең.

Сөбханалла сылулыгың,

Әллә күктән төшкәнсең.

Нигә газапладың шулай,

Иртәрәк табылмадың,

Теләмәгән идең мәллә

Мәхәббәт кагылганын?

Бер карашың җитә калды,

Йөрәкне алдың телеп.

Күңелгә саркып кердең бит,

Яратканымны белеп.


ЗӨФӘР ДӘҮЛӘТОВ

 

"КУ" 10, 2023

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев