Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сыналу

Зур сынаулар сагалаган, көткән безне дә. Сыналабыз. Бу сынаулар бетмәс тиз генә.

Зур сынаулар сагалаган, көткән безне дә.

Сыналабыз. Бу сынаулар бетмәс тиз генә.

Сыналган дуслар сыналды тагын бер кабат.

Гаҗизлеккә төшермәде – сынмады канат.
Без,  күрәсең, канатлылар – кошлар ыруы.

Сөйрәлүчеләр янында кыен торуы.

Канатлы ат. Еланның да канатлысы бар.

Барска канат куюны кабатлыйсы бар!
 

 

"КУ" 10,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев